(Дәвамы.)
* * *
Гадилә бик теләп, көтеп алынган бала булды. Бергә
тора башлауларына дүртенче ел дигәндә, Зөбәрҗәтнең
авырлы икәне беленде. Моңа барысы да шатландылар.
Азамат өчен ул кинәт кенә ни өчендер “йөзек кашы”на
әйләнде. Ул сүзне Зөбәрҗәт һич кенә дә яратмады. Ә
Азамат өзлексез “йөзек кашым” дип сайрады. Бу сүз
Зөбәрҗәткә ниндидер ясалмалылык чәчә кебек иде.
– Йөзек кашым, син миңа, һичшиксез, малай алып
кайтырга тиеш, – диде шатлыктан күкләрдә очып
йөргән Азамат.
– Бусы тагын нинди сүз инде? Ходай кемне бирә инде,
җаным. Иң мөһиме – исән-сау гына тусын, – дип, аны
җиргә тартып төшерә хатыны.
Каенанасының исә авырлы килененнән бер генә авыр
эш тә эшләтәсе килмәде. Бакча эше, кер юу, иелеп идән
юу кебек эшләрне әллә нинди риясыз хәйләләр белән
Зөбәрҗәттән алыр иде дә, аңа җиңелрәк эш кушар иде.
“Әни, син бозасың бит мине”, – дип көлә иде моны аңлап
алган Зөбәрҗәт. Өйдә тузан сөртеп, ашарга әзерләп
кенә йөргән хатын, эшкә баргач, рәхәтләнеп киерелеп
эшли. Башта аның бәби көткәнен белмәделәр дә. Измә
тулы чиләкләрне очыртып кына йөртте ул. Штукатур-
лый торган объектның иң җайсыз, хәтәр җирләренә
ул менде. Эшен яратып, күңелен салып эшләде. Аның
кулында шпатель, мастерок ише эш кораллары уйнап
кына торды.
– Зөбәрҗәт, җитте сиңа, кияүгә чыкканыңа инде күпме,
бер бәби алып кайтырга вакыт, кызый, ирең читкә
йөри башламасын. Гаиләнең тоткасы – бала ул, – диде
бер әбәткә туктагач, Хәмидә апасы.
Аның үзенең өч малае бар. Ире Таһир белән бергә
эшлиләр. Шулкадәр дус-тату гаилә. Хәмидәнең әллә
ни матурлыгы булмаса да, ниндидер сөйкемле сөякле
хатын ул. Ире шуңа да бер генә адым да аның артыннан
калмый йөри торгандыр. Чандыр гына ир Хәмидәнең
дә, үзенең дә измә тулы чиләген күтәреп чаба. Хәмидә
аны: “Нәрсә, мин инвалидмыни, үз эшемне үзем эшлим,
ник минекен дә күтәреп чабасың?” – дип битәрли.
– Ә без, Хәмидә апа, заказ бирдек инде, – диде
Зөбәрҗәт, оялып кына.
Кызларга шул гына кирәк тә. Зөбәрҗәтне сырып ал-
дылар, бастырып, әйләндерә-әйләндерә карадылар.
Кемдер сөенде, кемдер котлады, кемдер киңәшләр
бирде. Ә бу вакытта Зөбәрҗәтнең авыры инде төбәлеп,
белеп караган кешегә сизелерлек иде. Ул көнне
Зөбәрҗәт эштән кайтканда үзе генә кайтты. Авырлы
хатынның көйсезләнүе булдымы, үз уйларына бире-
леп мышкылдап та алды. Әйе, аның бәхетенә күз генә
тимәсен: аны ярата торган ире бар, каенанасы дус кы-
зыдай якын күреп тора, яраткан эше бар. Авыр булсын,
ни булган. Мин дә хан кызы түгел, кеше эшләгән эшне
эшлим, авырыксынып эшләмим бит, дип уйлады ул.
Июль аеның соңгы көннәре. Кошлар сайраудан тук-
таган. Ул, гадәттә үтеп йөри торган урман почмагын-
нан тирә-ягына каранып, кызган һавада әлсерәгән
чикерткә сайрауларына игътибар итеп, һавада эленгән
рәшәне күзләп, чүәкләрен салып, кызган юл комын-
нан әкрен генә атлады. Тәнендә рәхәт бер алҗыну,
карынында дөньяга килергә ашкынып ятучы сабые.
Зөбәрҗәт хәзер аны бөтен барлыгы белән ярата, шул
сабые белән генә яши. Дөрес, ул ирен дә бик ярата,
каенанасы да газиз аңа, әмма сабые башка, ул икенче!
Бала тапканда ана җаны кыл өстендә кала, диләр.
Куркынып, шуларны уйлады Зөбәрҗәт. Ул ничекләр
табар? Җаннан җан яралу – иң авыр хәл, диләр. Ниләр
күрер бу газиз башлар?.. Түзәр Зөбәрҗәт, ничек тә ба-
ласы хакына түзәр. Бала хакына аналар ниләр генә
эшләми. Бала – җан җимеше, дия иде әнкәсе.
Уйга чумып атлаган хатынны урман читенә чыгып хәл
алып утыручы каенанасы белән китапханәдә эшләүче
күрше Камалия апа көтеп алдылар. Чираттагы ялдагы
каенанасы Камалияне шомыртка барырга күндергән
икән. Чүмәкәй тулы чиләкләрен тотып, кап-кара авыз-
ларын ерып каршы алдылар аны.
– Бигрәк күп җыйгансыз, – диде Зөбәрҗәт, исе китеп,
чиләктәге шомыртка үрелде, – кайдан җыйдыгыз?
– Менә, чишмә ягында әрәмәлек башлана, шунда
егылып уңган инде шомырт, – диде хатыннар.
– Кайту белән шомырт бәлеше пешерербез, Аллаһы
боерса, – диде каенанасы канәгать кенә. – Аша,
Зөбәрҗәт, авырлы кешенең күзе төшә ул ризыкка.
Ни генә ашыйсың килсә дә, кыенсынып торма, бер-
бер кимчелек белән тумасын, борынгыдан ук шулай
дигәннәр. Әбиләр белми әйтмәс.
Әй ярата иде Зөбәрҗәт тә балачакта шомырт җыярга.
Ул олы яландагы шомыртның күплеге, аның эреле-
ге. Тирә-яктагы урмансыз авыллардан да киләләр
иде анда. Бер шулай күрше кызы белән шомыртка
бардылар. Инде җитү кызлар иде. Җырлый-җырлый
җыйдылар, агач күләгәсендә урманның мең төрле хуш
исенә исереп, әллә нинди кызыклар сөйләп утырды-
лар. Чиләк аз гына тулмый калды. Аны тутыру өчен иң
тәмле, иң эре шомырт агачын эзләп, сайланып озак
йөрделәр. Чөнки кайту белән әнисе ашап карый: кызым
шомыртны сайлап җыя белде микән?
Алар күңелләренә ошаган шомырт агачын тапкан-
да, кояш кызарып урман артына качарга җыена иде.
Кызлар әллә нинди рәвешләргә кереп кәкрәеп авыш-
кан агачка менеп утырды да, шәп агач табуларына
сөенеп, чыркылдашып, җырлый-җырлый җыярга да
кереште. Нинди туктамый җырлау булгандыр. Агачның
шыгырдаганына да, шырт-шырт итүенә дә игътибар
бирмәгәннәр. Бервакыт, әллә кызлар җайсыз хәрәкәт
ясап, әллә агачның үз вакыты җитеп, дөбердәп сынып
та төштеләр. Күрше кызы: “Әләй, малай, беттек бит!” –
дип кенә әйтә алды...
Камалия апасына да искитмәле яңалык булган икән
Зөбәрҗәтнең хәле. “Зөбәрҗәт җанашым, янымда
эшләгән китапханәче кыз китте, балчык, кирпеч ара-
сында каткан чалбар киеп йөрү булмас, кил үз яныма.
Начальство белән үзем сөйләшәм”, – дип, чат ябышты.
Каенанасына шул гына кирәк тә: элеп алып, селкеп
салды: “Шулай булмый ни, кызым, шундый урын барын-
да ике дә уйлама. Алга таба укырсың да менә дигән
эшең булыр, ичмасам”, – диде.
* * *
Октябрь аенда Зөбәрҗәтләр китап укучылар конфе-
ренциясе үткәрергә уйлады. Моның өчен унынчы “а”
сыйныфыннан да кулае юк, дип, сыйныф җитәкчесе
Зөлхәбирә белән сөйләшеп тә куйдылар. “Бу сыйныф-
та кызлар да бик күп һәм бик актив сыйныф ул”, – диде
Камалия. Бар нәрсә дә әзер булгач, көнен билгеләргә
Зөбәрҗәтне җибәрде Камалия апасы.
Зөбәрҗәт мәктәптә Зөлхәбирәне очрата алмый
кайтты, аны район үзәгендә, диделәр. Кичен Азамат,
гадәттәгечә, тимерьюлчылар клубына эшкә китте, ә
Зөбәрҗәт Зөлхәбирә тора торган укытучылар тулай то-
рагына юнәлде, исәбе – укытучы кызны күреп, конфе-
ренция турында сөйләшеп кайту иде.
Тулай торакның утлары ялт итеп янып тора.
Тәрәзәләрдә ап-ак челтәрләр. Тик тышкы ишекне ачып
керү белән коридорда караңгылык каршы алды аны.
Кереп, бераз торгач кына түрдәге тәрәзәдән төшкән
лампочка яктылыгы белән ишекләр шәйләнде. Беренче
ишекне шакып: “Зөлхәбирә кайсы бүлмәдә тора?” – дип
сорады. Чем-кара чәчле, кечкенә гәүдәле, ирләрнекенә
охшаш калын тавышлы математика укытучысы, бик
ипле генә итеп, Зөлхәбирәнең кайсы бүлмәдә торганын
аңлатты да ишекне япты. Ә Зөбәрҗәт әлеге тавышның
“хатыны килгән” дигән сүзен ишетеп алды. Кемнең ха-
тыны килгән, ник килгән – Зөбәрҗәткә ул кызык түгел.
Бөтен уе – коридорның теге башындагы ишеккә ничек
барып җитәргә. Сыгылып торган идән такталарына кур-
ка-курка басып, әкрен генә атлады ул. Диварга тотынып
барып, иң соңгы ишекне какты. Эчке яктан чыркылдап
көлгән тавыш ишетелә. Ә ир-ат тавышы берөзлексез
нидер сөйли. Зөбәрҗәт сак кына ишекне тагын шакы-
ды. Хатын-кыз, көлә-көлә, килеп ишекне ачты. Ул ачкан
ишектән Зөбәрҗәт Азаматны күреп калды. Ире, өс
киемнәрен салып, үз өендәге кебек, караватка сузылып
ятып, нидер сөйли иде.
3
Телеграмма алу белән Шәйсолтан юлга әзерләнә
башлады. Казыла башлаган бәрәңге яртылаш алын-
ган килеш бакчада ятып калды. Анык кына берни дә
әйтелмәсә дә, кызы берәр машина белән килергә
кушкан иде. Гомер яшәгән сизгер күңел үзенчә нәтиҗә
ясады: барып чыкмады кызының тормышы. Гайникамал
да төн буе пошыргаланды, көне буе эндәшми йөрде-
йөрде дә: “Атасы, булмаса, алып кына кайтырсың инде”, –
диде. Шәйсолтан да шуның өчен барасын сизенә.
Хатларында Зөбәрҗәт каенанасы турында, Гадилә
турында бик матур, бик җылы язса да, кияү хакында
сәламнән башка һичнәрсә язмады. Аннан соң, Актирәк
тә җир читендә түгел бит барган-килгән кешеләр дә
бар. Хәбәрләр күңелгә ятышлы түгел иде.
– Булмаса, иртәгә кузгалырмын, карчык, – диде дә
Шәйсолтан, авылдагы бердәнбер машинаны сорарга
рәис янына китте.
– Ярар, атасы, шулай итәрсең. Хәерле булсын, без
күрәсен кем күрсен, үз сөягебез үзебезгә кадерле, –
дип, юлга кирәк-ярак җыеп калды карчыгы.
Машина ике көннән соң гына булды. Капка төбеннән
колхозның йөк машинасы кузгалып киткәндә, Гайникамалның
бәгыреннән кан саугандыр. Көне буе өенә
кермәде ул, бертуктаусыз үзалдына сөйләнеп йөрде:
“Хәзерге яшьләр бик мәзәк инде. Ничек итеп, ике-өч ай
күрешеп-сөйләшеп йөр дә, ата-анасын, нәсел-нәсәбен
белмичә, тот та кияүгә чык. Чыгып күрсәттеләр ләбаса.
Түбән оч Гыйлай кызы да чыкты, Нәсибә малае да
өйләнде. Аныкы, ичмасам, үзе бер гыйбрәт булды, атна
үтмәде, качып кайтып китте. Килгәндә үзе риза булып
килгән. Саный китсәң, күп әле ул, бик күп. “Оясында ни
күрсә, очканында шул булыр”, дип, белми әйтмәгәннәр
инде ул. Кан барыбер үзенекен итә инде, нишләтсәң дә.
И бәхетсез башкайлар, бәхетсез башкайлар. Күрше-
күкертләргә ничек күренерсең, туган-тумачага ниләр
дип аңлатырсың, нәселдә булмаганны. Шулай була ул,
борыныңны күккә чөеп, авыл егетләрен санга санамый
йөрсәң! Гайникамал кызын бер ачуланды, бер жәлләде.
Берара үзен-үзе тынычландырырга да тырышты:
“Ярар, нишлисең инде. Күз чыкмаган, баш исән булсын.
Үз яныбызда булса, абынырга ирек бирмәбез моннан
соң, Аллаһы бирсә”, – дип, язганы белән килешергә
мәҗбүр булды.
Пошаланып, берничә тапкыр бакча башыннан да
урап керде. Күршеләр бәрәңге ала иде. Ул аларга
күренмәде. Үзе генә чыгып көрәккә тотынса, аптырар-
лар, Шәйсолтан абзый кая, дип сорасалар Зөбәрҗәтне
алырга китте, дип тә әйтә алмас. Ярар. Берничә көнгә
берни дә булмас. Бәлки, әле бик әйбәттер, аның өчен
чакырмагандыр. Билгесезлек ике төрле бит, я тегеләй,
я болай. Өченче төрле булырга да мөмкин. Анысын
уйлап табарга башы җитмәде Гайникамалның.
Кереп-чыгып, анда бәрелеп, монда сугылып йөри тор-
гач, бер фикергә килде: түбән очка төшеп, килендәше
Бибисарага бәрәңге алышырга кирәк. Шуннан да ях-
шысы булмас. Бердән, ялгыз кешегә азмы-күпме ярдәм
булыр, икенчедән, бик акыллы төпле карчык ул, бер-
бер күңел тынычландыргыч сүз әйтмәсме...
Әбиләр чуагы үтсә дә, тымызык сүрән көн, бәрәңге
алырга менә дигән вакыт. Килендәшенең дә бер генә
дә бәхете булмады. Уйлый китсәң, уйның һич очы
юк. Таза гәүдәле тимердәй нык, колхозның бар авыр
эшен сытып эшли торган ирен иң беренче итеп сугыш-
ка алдылар. Бибисара итәк тулы бала белән тавык
кетәклеге кадәр өйдә калды. Сугыш беткәнгә күпме
еллар үткән, килендәше һаман шул кетәклектә яшәп
ята, балалар таралышкан, ә хөкүмәтнең анда һич гаме
юк, ә бичара килендәш зарланып кемнеңдер тупсасын
таптый торган түгел. Булганына мең шөкер, дип, шөкер
итә, җитмәсә. Кәлҗемәне ханнар сыедай күреп яшәгән
буын шул без, дип, аның юкә бау белән бәйләнгән
җил капкасын ачып керде Гайникамал. Ишегалдында
бистә бикәләредәй ап-ак тавыклары җырлашып йөри.
Бакча башында малларына кышлык курмысы да хәтәр
мулдан күренә. Җитмәсә, бәрәңге сабагын да чабып,
киртәдән куыш ясап, кибәргә җайлаган. Кышның убыр
авызыннан бер ни дә артмас, дигәндер.
Күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәләренә кыстырып,
гәпләшә-гәпләшә, көн буе бәрәңге алды килендәшләр.
Гайникамал көтү чишмә өстендә күренгәч кенә кайтыр-
га чыкты, күңелен тырнап торган борчуын килендәшенә
барыбер әйтергә йөрәксенмәде.
Бүгенге көнне үткәрде, ә менә төнне ничек
үткәрерсең? Ире кайтып күренмичә, аңа тынычлану юк
та юк иде инде.
* * *
Зөбәрҗәт яңа эштән кайтып кергән каенанасы белән
кичке ашны ашарга җыенып йөри иде. Алтынчы ае
белән бара торган Гадилә дәү әнисе белән үзенчә
сөйләшергә азаплана. Капка төбенә йөк машинасы
килеп туктады, аннан, аякларын яза-яза, Зөбәрҗәтнең
әтисе күренде. Зөбәрҗәт җиңел сулап куйды.
– Исәнмесез! Исәнлекме-саулыкмы бу йортта? – дип
килеп керде Шәйсолтан.
Зөбәрҗәт әтисен көткән иде. Ничектер, бүгеннән
дә калмас кебек тоелды аңа. Менә аның килен булып
төшеп, яратып өлгергән бу нигездән аерылыр ми-
нутлары да җитте. Шушында аны Азамат җитәкләп
алып кайтты, шушы нигезнең хуҗабикәсенә – чит-ят
кешегә – иң газиз кешегә генә әйтелә торган “әнкәй”
дип эндәште. Аны монда яраттылар, үз иттеләр. Бу
йортка ул газиз баласын күтәреп кайтты. Матур якты
өметләр белән яшәде... Һәм кинәт бер мизгелдә
матур өметләргә төренеп бөреләнгән бәхет төенчеге
нәзек нәфис лампа куыгыдай уалып чәчелде дә юкка
чыкты. Ул, ачы рәнҗешле күз яшьләренә төелеп, кирәк-
яракларын, бала киемнәрен әзерләп куеп, тәрәзәне
күзләде. Каенанасының бер генә дә җибәрәсе килмәде
аларны. Үзе дә ирсез, дөнья йөген берүзе тартып
интеккән Сәрбиҗиһан килененә “китмә” дисә дә, киле-
нен аңлый иде. Улы бит аны бала табу йортыннан да
барып алмады. Зөлхәбирә белән тулай торакның бер
бүлмәсендә яшәп яталар әнә.
– Аллаһыга шөкер. Ничек килеп җиттең, әтекәем? –
дип, сөенеп кочаклап алды аны Зөбәрҗәт.
Сулыгып, ябыгып калган кызын кочагына кыскан-
да, күңеле йомшап китүен чак сиздереп ташламады
Шәйсолтан. Кодагый тиешле кеше дә түр яктан чыгып,
бик җылы гына күреште. Улы өчен, балаларның барып
чыкмаган тормышлары өчен ниндидер кыенсыну
сизелә иде кодагыйның килеш-кыяфәтендә.
– Әйдүк, кода, түрдән узыгыз, – дип, бер басасын
биш басып каршы алды.
Кызы өстәл әзерләү белән мәш килгән арада
Шәйсолтан өс киемен салып, түр якка узды. Зөбәрҗәт
кияүгә чыгып шушы көнгә кадәр яшәгән кодагый йор-
тын күздән кичерде. Йорт беренче күргәндә ничек
булса, шул килеш иде: кияү кыл да кыймылдатмаган.
Югыйсә, кулы эшкә ятып тора бит, дип уйлады ул. Әнә
аның белән килгән шофер Шамил ике ел элек өйләнгән
иде, киләсе яздан яңа өйгә тотынырга йөри. Ә бит,
ишетүенчә, Зөбәрҗәттә дә өмете булган, дигәннәр иде.
Җигелеп дөнья көтә торган нәсел шул. Ярар, Ходай яз-
ганнан ары сикереп булмас, дип көрсенде хатын.
Бала караватында ятсынып еларга җитешеп яткан
Гадилә дә ияләшеп өлгерде бугай. Үзенчә, ниндидер
авазлар чыгарып, уенчыклары белән әвәрә килә баш-
лады. Берсен алды, берсен атты. Бабасына карап ел-
маерга да тырышып карады. Әмма ул эндәшеп кулын
сузгач, артын куеп, йөзе белән мендәргә капланды.
Аш өстәле артында да әллә ни җәелеп сөйләшеп
китә алмадылар. Хәер, сөйләшәсе сөйләшенгән, була-
сы булган. Тик каенана гына үзен-үзе кая куярга белми
бәргәләнде. Зөбәрҗәт аларның тупсаларын атлап
кергәннән бирле, телгә килешү түгел, бер-берсенә
кырын да карашмады бит алар. Яратып, үз итеп, кызы-
дай кабул итте ул аны.
– И Зөбәрҗәт, бер генә дә җибәрәсем килми бит.
Ничекләр яшәрмен сездән башка? Бигрәкләр кызым
кебек идең бит, – дип, мышкылдап, күз төпләрен
сөрткәләде каенана. – Киләсе җәйдә Гадиләмне алып
килеп күрсәтерсең, берүк, Зөбәрҗәт. Мине ул бәхеттән
дә мәхрүм итмә инде, кызым, – дип, капка төбендә елап
калды ул.
4
Күрше Сәлимәттәйләрдән чыгуга, Гадилә үзләренә
кунак килүен аңлап алды. Баскыч төбендәге елты-
равыклы туфлинең иясен тизрәк күрәсе килү теләге
белән кулындагы кечкенә көянтә-чиләкләрен шал-
тыр-шолтыр өйгә үк күтәреп керде. Гадиләгә өстәл
артында гөрләшеп чәй эчеп утырган әнкәсе белән
теге матур апа икесе берьюлы борылып карадылар.
Озын чәчен ике якка үреп салган, бик тә матур күлмәк
кигән. Гадиләнең андый матур күлмәк күргәне юк. Аның
әнкәсе гел зәңгәр җирлеккә ак кыңгыраулар төшкән
күлмәк кия. Тагын яшел күлмәге дә бар. Кунакка бар-
ганда, теге җиләклесен кия. Ә менә бу апаныкы шикел-
лесе юк. Әмма әнкәсенең күлмәкләре барыбер матур.
Кызчыкның кызыксынуы көчле булса да, ятсынып-ни-
теп тормады:
– Әнкәй, без хәзер Вәсимә апа белән инешкә суга
төшәбез. Ул чиләкләрен генә алып килә дә, – дип, керә-
керешкә ашыга-ашыга сөйләп китте.
Гадилә килеп керү белән әллә нишләп китте Зөбәрҗәт.
Менә бит аның йөрәк астында яралган, теге вакытта ул
чыгып киткәндә генә күкрәк сөтеннән аерылып түр ка-
раватта, мендәр өстендә “әннә” дип елап калган сабые.
Я Ходаем, ничек үскән! Нәкъ Азаматның бәләкәй ча-
гындагы рәсеме. Ут чәчеп, чабулап килеп керде – Аза-
маттай кыю булмакчы. Аягындагы “чеби”ләренә кадәр
килешле.
– Ай Аллаһым! Эшем иясе, бармыйсың әле беркая да.
Әнә бабаң сине эзләп чыгып киткән иде. Кайда йөрисең
син? Әле генә тыз-быз чаба идең, шул арада юкка да
чыккансың, – диде әбисе, кызны җиңелчә шелтәләп.
– Суга барабыз, дим бит, бабай менә көянтәне дә
ясап бетерде инде, – диде кыз үтә эшлекле кыяфәттә.
– Өлгерерсең, бәбкәчем, кил әле яныма. Әнә әнкәң
кайткан. Мин сиңа, әниең кайта, сиңа матур-матур
күлмәкләр алып кайта, дигән идем бит, дип, – дәү
әнисе, үз итеп, шапылдатып аркасыннан сөйде.
Гадилә аптырап калды. Чынлап та хак сөйләде микән
әнкәсе? Ничек була соң әле бу? Кешенең ике әнкәсе
була микәнни? Бәриянеке дә берәү, Илүзәнеке дә
берәү. Ә минеке ник икәү?
Гадилә чәчүргечен бөтерә-бөтерә, әнкәсенең итәгенә
килеп сыенды да, сынаулы карашы белән матур апаны
күзәтә башлады. Булмас, әнкәсе шаяртадыр. Бу апаны
Гадиләнең күргәне дә юк. Әниләр бит балалары белән
бергә яши. Менә үзенең әнкәсе аның белән яши, аны
куенына алып йоклый, еласа, юата, тыңламаса, чыбык
белән артына эләктерә. Чыбык эләксә, Гадилә әз генә
елый да шундук оныта. Ә бу… бу – матур апа гына.
Әнкәсе белән утырып чәй эчәр дә китеп барыр.
Гадиләнең күзе өстәлдәге тәм-томга төште. Анда
ниләр генә юк иде: алма, чия, конфет! Ах, авызга үзләре
керергә тора. Менә бәхет! Мондый тәмле әйберләрне
Гадилә беренче тапкыр күрә. Ул теге матур апа турын-
да бөтенләй исеннән чыгарды. Хәзер әнкәсе, мә кызым,
дип, берсен алып бирәчәк. Инде тәмле әйберләрне
бер-бер артлы ашарга әзерләнгән Гадиләне матур апа
бүлдерде: “Кызым, Гадиләм! Бик сагындым бит мин
сине, кил инде!” – дип, кочагын җәйде. Аның күзләренә
яшь тулган иде. Нигә елый инде бу? Моның елавы
да матур икән, дип уйлады кызчык. Һәм, аптырап,
әбисенең итәк арасына ныграк елышты. Ә ул, бар инде,
бар, балам, әниең бит, – дия-дия, теге апага таба этә.
– Ю-юк! Минем әнкәй бар бит инде! – дип, артка тар-
тылды кызчык. – Ике әни булмый инде.
Гадилә әбкәсенең итәк арасына ныграк кереп, муены-
на сарылды. Нишләргә соң? Елап утырган бу матур апа
да кызганыч. Ул елаган өчен генә ник мин аның кызы
булыйм инде. Әнкәйнең кызы кем булыр?
Матур апаның ирексездән иреннәре калтырый башла-
ды, куллары хәлсезләнеп тезенә төшеп ятты. Ул яшьле
күзләрен сөртте дә, әкрен генә торып, чемоданыннан
зур бер курчак тартып чыгарды. Менә бу, ичмасам, кур-
чак! Гадилә кадәр бар. Күзен йома, аягына туфли кигән,
чәчендә зәңгәр бантигы да бар. Кыз курчакны алырга
омтылды. Үзе, алыргамы-юкмы, дигәндәй, әбисенә кае-
рылып карады. Гайникамал күзләре очкынланып янган
Гадиләне үсендереп җибәрде:
– И-и кызым, үзең кадәр бит бу! Күр әле, әнкәң нинди
бүләк алып кайткан сиңа. Бигрәк ярата инде үзеңне. Ко-
чаклап үп инде үзен, менәтерәк, агай, – диде, Гадиләне
кызыктырып.
Гадилә икеләнә калды, аннан әнкәсенең итәк арасын-
нан чыкмыйча гына үрелеп курчакны алды:
– Рәхмәт апа, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә.
Матур апа башкача түзә алмады, аны күтәреп алып,
күкрәгенә кысты. Елый-елый үпте. Ычкынырга теләп
тыпырчынган балада эше юк. Ул шулкадәр сагынган –
бу кечкенә, үз җаныдай кадерле затны, кайтып җитеп үз
күзләре белән күргәнче аңламады. Ә күргәч, аңардан
башка яши алмаячагын сизде.
Гадилә исә бу вакытта иң бәхетле бала иде, чөнки
мондый матур курчак беркемдә дә юк. Менә кызыгыр-
лар, ичмасам! Ул бик озак тыпырчынгач, һәрхәлдә, аңа
шулай тоелды, ниһаять, матур ападан ычкынды да, кур-
чакны күрше кызларына күрсәтергә йөгерде. Әнкәсе
белән матур апа яшьләренә чыланып, чәй эчүләрен
дә оныттылар. Ишегалдында ул чак бабасына килеп
бәрелмәде. Бәхет баскан бала:
– Бабай, кара! – дип кычкырды да, капкасын да япмый,
уктай урамга атылды.
– Баштарак әбекәй дип йөри иде, күрше кызлары
“әнкәй” дигәнне ишетептер инде, “әнкәй” дия башла-
ды. Бабасына “бабай” ди, – дип сөйләп китте Гайни-
камал, яшь тулы күзләрен алъяпкыч итәгенә сөртеп.
– “Әбекәй” дип әйт дим, юк, син бит минем әнкәй, ди.
Соң, алайса, бабаңа ник “бабай” дисең дим. Аның са-
калы бар, бабайлар сакаллы булалар бит, ди.
Өлкәннәр дөнья борчуларына күмелеп аһ-зар
килгәндә, Гадилә күршеләренең утынлыгында үз
ишләре белән бүләк-курчакны киендереп-чишендереп,
күзләрен йомдырып мәш килә иде.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.