(Дәвамы.)
Шәйсолтан бабай, инешкә җитәрәк, ялгыз имән
төбенә килеп туктады. Атын тугарып, умарталык ягына
чыгарды да, балта-пычкысын алып, эшкә кереште.
Шулай итеп, иртәнге хәлләр онытылды.
Олы ялан ягыннан урман авызыннан агып чыга тор-
ган инеш чытырман куаклар арасыннан тар гына булып
агып килә дә умарталыкка керергә уңай булган шушы
урында, таралып китеп, сазлык ясап ага башлый.
Шәйсолтан бабай уйлап чыгарган шушындый төр күпер
бик туры килеп тора монда. Беренчедән, инеш агач-
лар өстеннән бик матур булып ага, икенчедән, арба
тәгәрмәчен сазлыкка батудан саклый ул.
Киртә юанлыгы гына таза агачларны юынып, ботакларын
чистартып, бер җиргә өйде, аннан шуларны бер-
берсенә туры китереп, ипләп кенә инеш агымы уңаена
тезә барды. Искеләрен басу ягына чыгарды. Саф инеш
суы көмеш тәңкә чылтыраган тавышлар чыгарып, яңа
юнылган агачлар өстеннән сөенә-сөенә ага башлады.
Алдагы күпер-басма да шулай эшләнгән иде. Шомырт-
чиягә йөргән әби-чәби дә, кыз-кыркын да бик ярат-
ты аны. Аркылы чыкканда бит-кул юып, тез тиңентен
итәкләрен күтәреп, арыган аякларын чылатып, мәш
киләләр иде.
Кояш төшлеккә якынлаша башлагач, нык кына тама-
гы ачканлыгы сизелде картның. Башка вакыт булса,
шушында имән төбендә генә капкалап алыр иде. Ә
бүген иртәнге чәй дә эчелмәгәч, умарталыкка менеп,
учакта бәрәңге күмеп, чәй кайнатырга булды. Аннан
соң, кортларының хәлен белүне дә мәслихәт тапты.
Эшкә бирелеп китеп, вакыт үткәне дә сизелмәгән бит.
Учак тергезеп азапланганда ат пошкырган аваз
ишетелде. Бригадирдыр, дип уйлап алды Шәйсолтан
бабай. Әмма килүче зәңгәр күлмәк якаларын җилбәгәй
җибәргән рәис булып чыкты. Күрәсең, умарталыкка ма-
шина белән кереп булмаслыгын чамалап, машинасын
бригада йорты буенда ук калдыргандыр. Ул, аты тук-
тар-туктамас җитез генә тарантастан сикереп, төшкән
шәпкә дилбегәне ат сыртына ташлап, Шәйсолтан ба-
байга таба килә башлады.
– Күрәм, юкка гына “умарта бакчасы” дип сөйләми
халык, бакча ясап бетергәнсең бит син монда,
Шәйсолтан абзый, – диде рәис, исәнлек-саулык алыш-
кач. – Да-а, оҗмах бакчасы бу чынлап та. Быел килгән
юк иде бит әле, ярыйсы, ярыйсы-ы, бабай. Йөз кыза-
рырлык түгел, – диде ул, канәгать елмаеп.
Рәис рәт-рәт тезелгән умарталарны карады, ничек
кышлап чыгулары белән кызыксынып, кортларның
кәефләренә игътибар итте. “Быел да балсыз калмабыз,
боерган булса”, – диде.
Шәйсолтан бабай, рәис мактады дип, бик егылып
төшмәде, аның күңелендә мең төрле гамь: кайсысын
уйларга да белмәгән мәле. Гамьсез ир булмый анысы,
әмма сәламәтлеге артка чигенү үз җилкәсендәге бөтен
дөнья мәшәкатьләрен актарып ташлады да күңелдә
бер тынгылык калмады. Соңгы вакытта ярга ташланган
чабактай хис итә ул үзен.
– Табигате, Шәйсолтан бабай, һавасы нинди! Күрче
бу юкәләрне! Җитмеш төрле чиргә дәва булырлык! –
диде рәис, йөзьяшәр юкәләргә учы белән суккалап,
бабайның уйларын укыгандай.
Шәйсолтан да күрә лә ул матурлыкны.
– Шулай да соң, энем, әмма әҗәл чиренә дәва юк
икән... – диде, салмак кына көрсенеп. – Читтән караган-
да гына ул, чәчәк иснәп яшәгән умартачы мәңге үләргә
тиеш түгел кебек.
– Хак әйтәсең, Шәйсолтан бабай. Умартачы, үлү ту-
рында сөйләү түгел, чирне дә искә алырга тиеш түгел.
Аңа бит шушы кечкенә җан ияләре табигатьнең бар ши-
фасын, сутын җыеп бирә. Көен табучы, телен аңлаучы
булса, алар меңе белән кайтарыр түккән көчеңне, –
диде рәис, карт умартачының тел төбен аңламагандай.
– Бал кортлары – рәхмәтле җаннар. Адәм баласы
гына үз кадерен үзе белми ул. Соңгарак калынды бугай
шул, – диде бабай, ачынып. – Дөнья мәшәкате белән
үзебез турында онытабыз.
Рәис сагая калды. Бу картның бер генә дә төксе чы-
раен, канәгатьсез чагын күргәне юк иде аның. Карап
торышка пөхтә киенгән, килешле сакал-мыегы һәрчак
чип-чиста итеп кырылган булыр. Әңгәмәне дә ипле
генә алып бара белә торган чын авыл карты ул. Көткән
дөньясы да нәкъ үзе кебек: җыйнак кына бүрәнә йорт,
капка-коймалары, абзар-куралары һәрчак төзек. Авыл
халкы мондый йорт-җирне “сандык кебек” дип сөйләшә.
Ишегалдында ялгышып кына төшеп калган бер генә
шырпы кисәге дә таба алмассың. Бу юлы бабай икенче
төрлерәк.
– Нишләп алай дисең, Шәйсолтан бабай? – диде рәис,
карашын юкәләрдән алмый гына, – әллә борчый торган
чирең бармы? Бер дә зарланганың юк иде бугай...
– Бармы, дип, бугаздан алган инде ул, энем. Бөерләр
борчый бит инде. Менә хәзер аяклар шешенде. Көннән-
көн артка. Кеше “файдасы бар” дигәч, менә монда әле
кырмыска оясына да куеп утырып карадым. Бер дә
шифасы гына күренми, – дип, чәчелеп-түгелеп китте
бабай, үзе дә сизмәстән.
Типсә тимер өзәрдәй, алыптай гәүдәле Шәйсолтан
сугышка кадәр авыл сабантуйларының күрке булган
көрәш батыры иде. Ике ел сугышта йөреп, ярым-йорты
гәүдә белән, күксәү картка әйләнеп кайтты ул. Ныклап
карасаң, исән кайтучылар арасында һәммәсе шулай.
Нихәл итәсең инде. Ил белән күрелгән михнәт бит.
– Ала-а-ай. Үтә торган чир булсын, Шәйсолтан бабай,
чирнең аның килүе генә тиз, китә башласа, шулай бу-
газга ябышып тартыша ул, – дия иде минем әткәй,
бирешмә инде син, өметеңне өзмә, – диде җитәкче. –
Үзеңә генә авыр булса, менә берәр ярдәмче дә бирер-
без. Өмет өзеп яталар димени, шушындый хозурлыкта!
Күңелеңне төшермә. Әле күрәм, шәп итеп күперләр
салып ятасың, – дип, үзенчә күңелен күтәрергә тырыш-
ты картның. – Тирә-ягың җиләк-җимеш оясы, юкәлек,
какысы-кузгалагы дисеңме – барысы да үз кулыңда.
Икенче килүемдә: “Терелдем бит, улым”, – диярлек бул,
штубы!
Анысы шулай, хактан да, әле дә кайта алды туган-
үскән якларына. Я кайтырбыз, я кайтмабыз, дип, бер ат
арбасына утырган җиде авылдашы арасыннан берүзе
кайтты бит ул. Ходайга мең рәхмәтле Шәйсолтан.
– Ярар, бер килгәч, күреп чыгыйм гына дигән идем,
Шәйсолтан бабай, чәең дә кайнап чыкты әнә, жәл,
синең белән чәй эчәрлек вакыт калмады инде.
– Ә-ә-ә, улым, чәй эчми җибәрмим инде. Тәмле итеп
чәй пешерәм хәзер, – диде Шәйсолтан бабай чәй
хәстәренә керешеп, – персидәтел кеше көн саен килми
ул умарталыкка. Берәр чынаяк кына шифалы чәй
эчәрсең инде, улым.
– Юк, бабай, ачуланма. Ничек тә бүтән вакыт. Хәзер
китмичә булмый. Үзең беләсең, районнан кунаклар
көтәм. Әле хәл белеп чыгу гына. Басулар карарга чыга-
сы идек, – диде дә, ничек тиз генә килгән булса, шулай
ук китеп тә барды.
Юньле нәрсә, дип бәяли Шәйсолтан бабай рәисне.
Читтән китерелгән булса да, авыл халкының көен
табып, яратып эшли эшен. Аз гына зарланып алу дөрес
булды анысы. Белеп торсыннар, дип уйлады ул, учак-
тагы бәрәңгеләрне чикләвек таягы белән әкрен генә
читкә алгалап, берәр кулы эшкә ятыбрак торган яшь
кеше бирсәләр, үзем дә тынычлармын, Мансур белән
икебез дә яртышар гына кеше бит без. Күп көчләр түгеп
оештырган умарталыгын ышанычлы кулларга тапшы-
расы килә иде аның.
...Табигатьнең, чынлап та, иң күркәм вакыты. Бизәк-
төсләрнең ниндиләре генә юк, аяк асты тулы җиләк
төймәләре, басарга да читенсенеп торырсың. Яры-
ша-ярыша кошлар сайрый, күке кычкыра. Бал кортла-
ры сөенә-сөенә үлән-чәчәк суты ташый, бер-берсенә
кунакка йөрешкән яшь кызлар кебек, йортларына бер
керәләр, бер чыгалар. Атна да үтмәс, каен җиләге кы-
зара башлар. Июнь башы – табигатьнең садә чагы.
Каен сумаласы исе борынны ярып кереп, үпкәләргә
тула. Их, яшисе иде тагын бер ун ел гына, тормышның
ямен, яшәүнең тәмен табып яши башлагач кына…
Шәйсолтан карт чиренең әҗәленә тигәнен белә.
Ай үкенечле дә соң! Яшисе бик тә килә бит. Шушы
гүзәллекне ташлап, ничекләр китәрсең! Сугыш та да
әҗәл белән күпмеләр күзгә-күз очрашты, әмма анда
үлем турында уйларга вакыт булмаганмы, әллә исән
каласына ышанычы көчле булганмы, мондый халәт
кичермәде ул. Гадиләне алып кайткач, яңадан яшәреп
дәртләнеп яши башлады бит алар.
2
Юлга ниндидер бер шикләнү, борчылу белән чыкты
Зөбәрҗәт. Авылда яшәгәндәге газаплы юл мәшәкате
канга сеңгәндер шул. Берәр җиргә барасың булса,
кичтән район үзәгенә колхоз сөтен илтүче тракторчы-
дан сорап белешергә кирәк: иртәгә барамы, юкмы?
Барса, сине алып бара аламы? Таңнан торып, ферма
йортында яки олы юл буенда иртәнге савымның
төгәлләнүен, лаборантканың эше бетүен, сөт
бидоннарының трактор арбасына төялүен көтәргә
кирәк. Әле аннан соң да сәгате-минуты җитү белән
кузгалып китә, дигән сүз юк, кырыкмаса кырык
аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Тракторист,
шул сөтләре төялгән килеш, иртәнге ашын ашарга кай-
тып киләсе булырга мөмкин. Яки берәр авыр хәлдәге
авыруны больницага алып барырга өенә кагылыр-
га кирәгә. Шулай да, таңнан торып, сөт тракторының
салам түшәлгән, бидоннар тезелгән арбасына эләгү –
бу көнне ничек тә район үзәгенә бару мөмкинлеге бар
дигән сүз.
Ташкенттан Бөгелмәгә кайту өчен Зөбәрҗәткә кичке
алтыда тимер юл вокзалына килү җитте. Этешеп-
төртешеп булса да поездга утырды, менә таң атып
килә. Төне буе юлга чыгу шатлыгыннан керфек тә как-
мады ул. Поезд тәгәрмәчләренең ритмлы көе астында
инде Арал диңгезенә дә җитеп киләләр, ахры. Вагонга,
дөя йоныннан бәйләнгән оекбаш сатып йөрүче казах,
нугай хатыннарына ияреп, кипкән балык, диңгез исе
тулды.
Ташкентка килеп урнашу Зөбәрҗәткә икенче дөньяга
атлап керү белән бер булды. Март ае, тирә-якның
әйтеп-сөйләп бетермәслек гүзәллеккә төренгән чагы.
Ә аркылыга-буйга йөреп чыга алмаслык базарлары!
Йә Ходаем, бар икән җирдә гүзәл урыннар, оҗмах
күрәм дигән кешегә әллә кая барасы юк икән, шушын-
да гына киләсе! Беренче көн базарга чыккач берни дә
ала алмый кайтты ул. Көне буе карап кына йөрде. Әле
карап йөрергә дә бирмәделәр.
Базарда сату итүче үзбәк халкы алтын чәчле, зәңгәр
күзле Зөбәрҗәтнең каян килгәнен бик тиз генә сизеп
алалар да, тотыналар тауарларын мактарга. Узып китә
башласа, җиңеннән тартып, яннарыннан җибәрми би-
мазалыйлар. "Алың, алың! Күрче, ай-һай-һай, чырай-
лы!” – диләр. Кызыксынып, хакын сорасаң башлаган
хактан гел төшеп бетәләр. Әллә ниләр алырдай булып
йөрде, әмма яңа килеп урнашкан кыз, кесә хәлен уйлый
да, әйдә ярар, эшли башлыйм инде, аннан иң-иңнәрен
алырмын, дип, үз-үзен юатып китә. Әмма сатучылар ан-
дый-мондый гына түгел, киткән җиреннән кире борып
алып килеп тагын кыстый башлыйлар.
Зөбәрҗәтне бу якларга ияртеп алып киткән Сәлисә
апасы аны өйрәтте: “Син, Зөбәрҗәт, нинди дә булса
ошаган әйбер күрдем дип, шаккатып карап торма,
болар – шома халык, бер тиенсез калырсың. Эшкә
урнашып акча эшли башласаң, әллә ниләр алырсың,
базар – кача торган урын түгел”, – дип, тиз-тиз йөртә
башлады. Ә Зөбәрҗәт булмаган акчасына күңеленнән
инде әллә ниләр алып бетерде. Аллы-гөлле атлас,
сатин, ефәк чүпрәк-чапрак, һушларыңны алырдай,
әллә нинди бизәкләр төшерелгән яулыклар, камзул-
түбәтәйләр, читек-чүәкләрнең ниндиләре генә юк!
Хәтта башы әйләнеп, күңеле болгана башлады. Ә
базарның җиләк-җимеш сатыла торган өлешенә килеп
чыккан саен, авызында төкереге кибеп интектерде. Ул
аларны ашап карау түгел, күргәне дә юк бит. Алар ба-
рысы да бик-бик тәмлеләр, ахрысы. Сәлисә апасы са-
тучы үзбәкләр белән сатулаша-сатулаша, берничә төр
җимеш алды да кайтырга кыстый башлады. Ә Зөбәрҗәт
мондагы хәлләргә вәйран булып, өйдә туган авылында
калган кызы белән әти-әнисен уйлады. Их, күрсәтергә
иде аларга да менә шушыларны! Аларның бит моны
төшләрендә дә күргәннәре юк. Ашатырга иде мондагы
җимешләрнең иң-иң тәмлеләрен генә, кидерергә иде
мондагы асыл киемнәрне аларга да!
Кайтырга бик тәфсилләп әзерләнде Зөбәрҗәт. Кы-
зына дигән бүләк-күчтәнәчләр генә дә бер чемодан
булды. Аннан әнкәсенә, әткәсенә, туган тумачага,
күрше-күләнгә дә бүләкләр, күчтәнәчләр төяде. Поезд-
га тиклем дус кызлары китереште, әмма Бөгелмәдән
ничек кайтырмын, дигән борчулы уй һич ташламый
инде. Ике кулына – ике чемодан, ике төенчек. Берәр
мәрхәмәтле юлдаш очраса ярар иде, дип тели менә.
Алганда аласы килә, берсен дә калдырасы килми. Бер
кайткач, каенанасын да күрәсе килә, аңа да бик матур
кашемир яулык алды. Ләкин атна-ун көнгә генә кайтып,
Актирәккә дә бару икеле.
Актирәк, Актирәк... Исемең бик матур булса да,
Зөбәрҗәт күңелендә бер генә җылы хисләр уятмыйсың
шул.
* * *
Актирәк бистәсенә килеп урнашу белән Зөбәрҗәтне
штукатурчылар бригадасына өйрәнчек итеп куйды-
лар. Эшче кулларның күп кирәк булуын исәпкә алып-
тыр инде, яшәү өчен вагоннар куйганнар иде. Алардан
кечкенә шәһәрчек барлыкка килгән. Шул вагоннарның
берсеннән Зөбәрҗәткә дә торыр урын бирделәр. Әти-
әни канаты астыннан чыгып өйрәнмәгән бала башта
куркыбрак калды. Сагыну, юксыну хисләре дә тынгылык
бирмәде. Ни генә әйтсәң дә, монда кайгыртучан әтиең
белән йомшак күңелле әниең юк шул инде. Колхозның
сыер бозаулары арасында кайныйсың килмәсә, менә
сиңа таш, балчык эше. Җаны теләгән елан ите ашаган,
ди. Ничек булса да булсын, барыбер түзәм, диде ул, үз-
үзенә үҗәтләнеп. Җәмәгать мунчасына барып, мунча
керә алмый кайтуы үзе бер тамаша булды. Хәзер генә
көлке ул, ә ул чакта…
Бер ялда иптәш кызы белән мунчага киттеләр.
Хәмдия дә беренче тапкыр бара. Ишектән килеп керү
белән чиратка басып, бер сәгать торгач, билет алып,
чишенү бүлмәсенә керделәр. Зур гына бу бүлмәдә
эзләнеп йөри торгач, икесенә бер буш урын табып,
чишенә башладылар. Пыш-пыш килеп, әкрен генә
тирә-якка күз ташлап, чишенеп маташучы хатыннар,
әниләренә ияреп йөргән, мәктәп яшенә якынлашып
килүче, күзләрен тасрайтып карап йөрүче малайлар,
чәчләрен-башларын тузгытып елап утыручы балалар,
ниндидер бер кием өчен шар ярып талашып ятучы ике
марҗа түти – әле болар кыямәт каюмының алгы ягы
гына булган икән.
Ничек кирәк алай, мең бәла белән мунчаның юыну
бүлмәсенә барып кергән Зөбәрҗәт белән Хәмдия
берара ни булганын аңышмый тордылар. Я Аллаһ,
ап-ак пар эчендә берни күрерлек түгел. Симез-симез
хатыннарның юеш тәннәре белән килеп орынуыннан
кая барырга белми шактый тордылар. Аларны шул
шәрә тәннәр әле бер якка ияртеп алып киттеләр, әле
икенче якка. Бераздан, күз ияләнә башлагач күргәннәре
дә тәнең тартылмыйча юынып йөрерлек түгел иде. Бер
җирдә таслар тоткан шәрә хатыннар озын чират торса,
икенче якта бөтен мунчасына бер булган, өстән агып
торучы душка этеш-төртеш.
Бервакыт, кызларның каршысында диярлек, кем-
дер ташлапмы, төшеп калганмы бер кечкенә сабын
кисәгенә басып егылып киткән әби шәрран ярып ба-
кыра башлады. Кемдер шул егылып яткан карчыкның
кулына басып китте. Ярдәм итәм дип, карчык ягына тар-
тылган Зөбәрҗәтне бер хатын ялгыш этеп җибәрде. Ул
да чак егылмый калды. Шул мәшхәрдә алар ничектер
теге душ астына барып керделәр. Салкын су тәннәрен
өтеп алгач, бер-берсенә карашып алдылар да, тиз генә
ишеккә йөгерделәр. Шул булды шәһәр мунчасы. Бакча
уртасында ыс исе, хуш исле каен себеркесе исе аңкып
торган авыл мунчасында юынып үскән кызлар моннан
соң ул мунчаны урап уза торган булдылар.
Авылдан килгән кыз бала, кулга акча керә торган эш
булгач, түзде, тырышты. Бер өйрәнеп киткәч, үзбаш
булып та эшли башлады. Эшне һәрчак җанын-тәнен
биреп, булгач булсын, дип эшли ул. Ничек булса да
булсын, тик авылда гына калмыйм, дип антлар эчте
бит. Дуслар да тапты үзенә. Керәшен кызы Галя һәрчак
терәк булды Зөбәрҗәткә. Бер бригадада эшләгән, бер
вагонда янәшә койкаларда йоклаган кызлар аерылмас
булып дуслаштылар. Кичләрен генә Галя егете белән
чыгып китә, ә Зөбәрҗәт чыгарга бик яратмый. Яратмаудан
да бигрәк, кызлар үзләре генә чыгарлар иде, әнә
ташчылар бригадасына төрмәдән берәү кайткан ди –
Веня исемле. Аңа кич очраса-а-аң, кыяфәте көндез дә
юлның икенче ягыннан әйләнеп узарлык.
Шулай да тимерьюлчылар клубына берничә тап-
кыр кинога барып кайтты ул. Анысында да Галя
мәҗбүриләп үзләре белән алды: “Әллә монда вагон
сакларга килдеңме? Яшь чак бер генә ул, – диде бел-
декле кыяфәттә. – Шундый чибәрлегең белән кешедән
качып ятасың. Әллә сиңа тиң булырлык егетләр юк,
дип беләсеңме тирә-якта? Берәрсен үзеңә каратсаң,
яклаучың булыр менә”.
Зөбәрҗәтнең егетләр белән йөреп караганы юк та юк
инде анысы. Авылда да Зөбәрҗәт дип төкерекләрен
йотып йөрүчеләргә әйләнеп тә бакмады ул. Үзенә тиң
булырдай дип санамагач, нишләсен инде.
Галяның егете бар менә. Егет дисәң дә егет. Тимерьюлчылар
клубында баянчы булып эшли ул. Үзе шушы
бистәнеке. Аксыл чәчле, эре сөякле, карап кына торыр-
дай сөйкемле, җитмәсә, сүзгә шулкадәр оста. Ни дә
булса сөйли башласа, авызыңны ачасың да аңа карап
катасың. Зөбәрҗәт, үзе дә сизмәстән, егетең булса,
шундый булсын икән ул, дип уйлады.
Поезд тәрәзәсеннән каршы йөгергән авыл-
шәһәрләрне, дала-куакларны карап кайту үзеннән-үзе
үткәннәрне искә төшерә. Кая булса да чыгып китәргә,
бары тик авылда гына калмаска, дип ашкынып чыгып
киткән туган төбәк, туган туфрак үзәкләрне өзеп үзенә
дәшә. Торган җире җәннәт бакчасы булса да, туган җир
белән бәйләп торучы күренмәс җепләр, шулкадәр ки-
ерелеп, тартылып, бәгырьне кыса, күкрәк читлеге бу
киеренкелеккә түзми шартлар кебек. Поезд әз генә тиз-
леген арттырып, тыкылдавы җитезрәк ишетелә баш-
ласа, Зөбәрҗәтнең дә йөрәк тибеше “тизрәк-тизрәк”
дигән аваз чыгара кебек.
Азамат һәр яктан да егет солтаны булып күренсә дә,
Зөбәрҗәтнең иң якын дустының егетен тартып алырга
исәбе юк иде. Моңа Галя үзе сәбәпче булды. Һәрхәлдә,
Зөбәрҗәт шулай уйлый.
Галя белән Азамат берәр җиргә барырга җыенсалар,
Азамат кызлар торган вагонга килә дә Галяның
җыенганын көтеп утыра. Ирексездән, Галяның җан
дусты Зөбәрҗәт белән сүз алышырга туры килә. Ә
Азаматның телгә осталыгы, юк кына нәрсәне дә матур
итеп сөйли белүе Зөбәрҗәткә кызык. Ул Азаматның һәр
сүзеннән тәгәри-тәгәри көлә, аның тагын килүен үзе дә
сизмәстән көтеп йөри. Азамат килеп керсә, кояштай
балкый, сөенече йөзенә бәреп чыга. Ә бу Галяга бер дә
ошамый башлады.
“Син, кызый, минем Азаматка күзеңне бик алартма,
беткәнме әллә сиңа үзең кебек авыл боламыклары!” –
диде беркөнне Галя бик эре генә. Башка вакытны дус
итеп йөрсә дә, үзенең өстенлеген сиздерүе бу, ни дисәң
дә, Галя – укыган штукатурчы, бригадир.
Зөбәрҗәт тә мин-минлекне бик кичерә торган түгел.
“Авыл боламыгы” дигән сүзне ул үлсә дә күтәреп
йөрми. Галя үзе дә шәһәрдән чыккан кыз түгел. Бел-
сен Зөбәрҗәтнең кем икәнен. Азаматны бөтенләй тар-
тып алу максаты булмаса да, Галяны ирештерү өчен,
үҗәтләнеп, Азамат янында бөтерелә башлады ул һәм
ник шулай эшләвенә мең кат үкенде. Азаматка шул
гына кирәк тә, сагыз булып ябышты. Галя аңа әллә бар,
әллә юк. Читкә кагылган Галяның дулавының чиге-ча-
масы булмады. Зөбәрҗәткә чамасыз һөҗүм башланды.
“Бел, кызый! Әгәр дә Азаматны миннән тар-
тып алырга уйлыйсың икән, – диде ул, үтемле генә
итеп, – мәңге бергә була алмаячаксыз, алай гына да
түгел, бәхетнең чыраен да күрмәячәксең! Мин уйнап
сөйләшмим”, – диде. Һәм сүзендә торды да: иң берен-
че итеп Зөбәрҗәтне еракка йөреп эшли торган брига-
дага күчертте. Аннан бер вагонда яшәгән кызларны
аның белән аралашудан тыйды. Ерак-ерак авыллардан
җыелган, акны карадан аерырга өйрәнмәгән беркатлы
авыл кызлары ут янып торган бригадирдан шүрли иде.
Тора-бара коменданттан Зөбәрҗәтне фатирга күчәргә
мәҗбүр итте.
Зөбәрҗәт тә бер яңагына сукканда икенчесен куеп
тора торганнардан түгел шул. Башта, Азамат килгән
саен, дус кызыңның егетен тартып алуны начар гамәл
дип караган булса, хәзер, Галяга ачу итеп, аның янын-
нан Азамат белән юри җитәкләшеп узып китә башла-
ды. Шулай итеп, китте-китте, август аенда алар туй да
ясап куйдылар. Галя такмаклый-такмаклый елап, куш
йодрыклап мендәрне төйде: “Барыбер яшәтмим, бары-
бер яшәтмим!” – дип бәргәләнде.
Ул чактагы беркатлы унҗиде яшьлек кыз Зөбәрҗәт
Галяның “барыбер яшәтмим” дигән сүзен колагына
да элмәде. Ә ул буш сүзләр булмаган икән. Азамат
белән берничә ел яшәгәч, авылдан чыгып киткәндә
әнисе: “Башларыңны мамык мендәрләргә салып
йокла, балам”, – дип биргән мендәр эченнән бала йодрыгы
кадәр бер төенчек табып алды. Андый бозым-
китемнәргә ышанмаганга, шикләнә белмәгәнгә ул аны
ишегалдындагы бүрәнә өстенә куеп актарды. Эченнән
чыккан чәч, тырнак, кыска йон, тагын шуның ише
нәҗес-шапшак нәрсәләрне күргәч, куркып, ишегалды-
на сибеп җибәрде. Әмма күңелдә ниндидер бер шик,
курку калды.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.