1
Гадилә күзен ачканда, өйдә беркем дә юк иде. Ул, гадәттәгечә, әнкәсенең йомшак тавышын көтте. Йокыдан уянганда ул аны һәркөн: “И-и, минем олы кызым торып килә бит”, – дип, чәчләреннән иркәләп уята. Бүген ул ягымлы тавыш ишетелми.
Кыз башта сабыр гына ятты, киерелде-сузылды, иснәп, авызларын чәпелдәткәләде, күкеле сәгатькә күз төшерде. Сәгатьнең күкесе кычкырырга җыенмый әле. Шулай да өйдәге бер җан иясе бик нечкә генә тавыш биреп куйды. Гадилә аны шундук танып алды. Бу бит – кичә әнкәсе каз астындагы йомыркадан әрчеп чыгарган каз бәбкәсе. Кызга җан кергәндәй булды, димәк, ул өйдә берүзе генә түгел. Бәбкә тагын пипелдәп алды. Менә сиңа тамаша: аңа тагын берничә пипелдек кушылды. Инде тыныч кына утырган каз да, сабыйларын тынычландырырга тырышкандай, кыштыр-кыштыр килә, йомшак кына, кайгыртучан итеп, бәбкәләренә эндәшә.
Тора-бара кыштырдау көчәйде, тавышлар да көррәк чыга башлады. Шулчак тонык кына тавыш ишетелде, ана каз хәвефле аваз бирә башлады. Ә тавыш иясе, йомгактай сары бәбкә, берни булмагандай, муенын суза төшеп, Гадилә яткан карават астыннан кечкенә тәпиләре белән леп-леп атлап килеп тә чыкты, бер дә курыкмый, бер дә шикләнми, идән буйлап китеп тә барды. Аның артыннан тагын ике сары йомгак иярделәр. Кызчыкның сөенече, гаҗәпләнүе чиктән ашты. Ул, башын карават читеннән асылындырып, тын гына боларны күзәтә башлады. Инде бәбкәләр җидәү булды. Ә каз, мескен, оя эчендә нишләргә белми. Гадилә дә, инде әниләре күренер дип, юрганын башыннан ук капларга әзерләп куйды. Чөнки ул каздан бик курка. Әмма ана каз никадәр генә борчылса да, бәбкәләре артыннан чыга алмады. Аның хәле чыннан да мөшкел иде: аны бит кичә Гайникамал әби, “ялан-ялан төшеп интектерә, бу юлы да йомыркаларны чыгар вакыт җиткәч харап итеп бетерә инде”, дип, икенче бер оя белән каплап куйган иде.
Казның тоткынлыкта булуы Гадиләгә кыюлык өстәде. Бик тотып карыйсы килсә дә, кичә әнкәсе аңа бәбкәне тоттырмады. Еларга әзерләнгәч кенә, бик ризасыз гына: “Башыннан сыйпап кына кара инде алайса, әнкәсе ят итә башлый бит аны”, – дип, бармак белән генә кагылдырды. Шундый кызыккан иде бит, югыйсә, Гадилә. Әле ул гынамы, соңгы көннәрдә өйдә гел аяк очында гына йөрделәр. Инде бер кат ун йомыркасы томаланып, икенче тапкыр да бәбкәсез каласы килми иде Гайникамал апаның. Күрше-күлән алдында оят бит. Әле дә ярый, икенче кат булса да утырып, хуҗаларын бәбкәле итәргә уйлады игелекле малкай.
Кыз күп уйлап тормады, теге “уенчыклар” янына атылды. Оядагы каз тавыш куптарды. Бу юлы аның ачыргаланып аваз бирүенә ишегалдындагы ата каз да түзеп тора алмады. Ул инде менә ничә көннәр ана казны көтеп, бик-бик арыган иде. Берсе тышта, берсе өйдә ике казның яу куптаруларыннан куркып, Гадилә, уктай атылып, кире караватына сикерде. Әмма бер килсә килә бит ул. Ата казны тышта ишегалды себереп йөргән бабасы абзарга ук илтеп япты. Ана казны борчымасын, диде бугай. Гадиләне тагын бәхет басты. Җитез генә караватыннан шуып төште дә бәбкәләргә атылды. Тере йомгаклар, матур борыннарын алга сузып, йөгереп-куркышып, тирә-якка сибелде. Ә Гадилә, Гадилә шуларны тотмыймы соң? Бәбкәләрнең әле берсен тотып карады, әле берсен. Кечкенә канатларыннан тотып, биетеп азапланды, идән буйлап кычкыртып куып
йөртте. Ашатырга уйлап, авызларына ипи валчыклары
каптырды. Бәбкәләр, изгелекне аңламый, әллә кайлар-
га качышып бетте.
Әмма алай гына котылырсың Гадиләдән. Ул аларны
күмер чүлмәге торган мич арасына куып кертә дә бик
жайлы гына берәм-берәм эләктереп ала. Арыгач, бала
бәпләгәндәй кочаклап утырды. Ана каз да кычкырып
хәлсезләнде. Бу афәткә әмәл таба алмау кайгысыннан
аның тавышы ыңгырашып-гырлап чыга башлады. Ә
“эшлекле” Гадилә бу вакытта инде ярым хәлсезләнгән,
кайберләре инде җан биргән бәбкәләрне йокларга
салып азаплана иде. Бәбкә тавышлары ишетелми баш-
лагач, мескен ана каз да язмышына буйсынды, әкрен-
әкрен тавышы тынды.
Таһау тыкрыгына бозау бәйләргә барган әнкәсе кай-
тып кергәндә, Гадилә авыз эченнән генә ниндидер бер
көй көйләп, җантәслим кылган бәбкәләрне бер читкә
тезеп салып, өсләренә косынкасын ябып йөри иде.
Ишекне ачып керү белән Гайникамал әби башта ни
булганын аңышмый торды. Косынка астыннан җансыз
бәбкә башларын күреп, кинәт кычкырып җибәрде:
– Чукынып кына киткән нәстә икәнсең, нишләттең
бәбкәләрне? Әстәгафирулла! Әстәгафирулла! Бар
икән күрәселәрем! – дип, аягындагы кәлүшен дә сал-
мый, бәбкәләр янына ташланды.
Гадилә әле үзенең гадәттән тыш начар гамәл баш-
карганын белми иде. Шулай да әбисенең яшелле-
зәңгәрле тавышы аны куырылып мич янына посарга
мәҗбүр итте. Бәбкәләр өстенә ябылган косынканы йол-
кып алып, аларның чынлап та исән түгеллегенә ышан-
гач, әбинең зәһәре бөтенләе белән Гадиләгә күчте:
– Үтереп бетергәнсең бит! Нигә тидең аларга? Ник
тидең дим? – дип, ярсып, Гадиләне качып торган
җиреннән сөйрәп алды да артына бер-икене чәбәкләде.
Кызга шул гына кирәк тә. Күз яшьләренә тыгылып,
менә елап җибәрәм, менә елап җибәрәм дип торган
бала кычкырып елап та җибәрде. Инде аны берни дә
туктатырлык түгел иде. Оныгын кочаклап алып, әби
дә кушылды. Тыштан иртәнге эшен бетереп, җырлап
утырган самавыр төбендә тәмләп кенә чәй эчәргә
өметләнеп кергән Шәйсолтан бабай, эш бияләйләрен
ишек төбендә торган урындыкка куеп, өстенә утыр-
ды да боларга хәйран озак карап торды, аннан гына
читтә тезеп салынган каз бәбкәләрен күреп, сызгырып
җибәрде:
– Мда-а-а, булган икән монда хәлләр...
Беренче сөңге бозлар белән бәбкә чыгарам дип
җилкенеп йөргән ана каз жәл, аннан да бигрәк күрше-
күлән арасында инде бәбкәсез калмасам ярар иде,
дип үрсәләнеп йөргән Гайникамал жәл иде. Ходайның
бирәсе килмәсә, юк инде. Гадиләсенең дә бит аның
җитмәгән бер җире юк, җитезлегенә исең китмәле.
– Я, җитәр сезгә. Баш бетеп күз чыкмаган, нишләтәсең
инде аларны, буласы булган бит инде, ил буып акырыш-
магыз, – диде Шәйсолтан бабай, чарасызлыктан ни
әйтергә белмичә. Бераз һуш җыйгач, үлгән бәбкәләрне
әйләндереп-әйләндереп карый-карый, салмак кына
хәрәкәтләр белән чиләккә тутырды да авыр сулап
чыгып китте.
...Ярар, чәйне умарталыкка баргач эчәр. Болай да
соңга калды. Бригадир да: “Бүген председатель кагыл-
магае умарта бакчасына, чамалабрак тор, Шәйсолтан
бабай”, – дигән иде бит. Вәт сабый, диген. Бөтен
нәрсәдән уен гына эзли торган чагы шул. Яңа йомыр-
кадан чыккан бәбкәләр җайсызрак тотсаң да кәкрәергә
генә тора бит алар. Ә бала чамаламагандыр шул. Менә
кайткан саен арбага утырып, басу капкасына кадәр
озата бара иде, бүген юк. Елаудан күзләре кызарган
оныгын күз алдына китереп, бераз уйланып торды
да, балта, пычкы ише коралларын арбасына җайлап
урнаштырып, олы капканы ачып куйды. Бүген аның
умарталыктагы эше үзгәрәк. Басу белән умарталык-
ны аерып торган инеш аркылы күпер шикелле нәрсә
әтмәллисе бар. Әзерләп куйган агачларын кичтән үк
инеш буена ташып куйган иде.
Шәйсолтан бабай арбага чыгып утырды да атына
чөңгерде. Хәер, аның аты дилбегә какканны көтми,
хуҗасын сүзсез дә аңлый. Бу юлы ул да кечкенә
Гадиләнең уктай атылып чыгып: “Бабай, мин дә”, –
дигәнен көткәндер.
Басу капкасын чыгу белән ат шәбрәк атлап китте,
тәгәрмәчләр дә, басу юлын таныгандай, ниндидер
күңелле көй көйләп, дәртләнебрәк келтери башла-
ды. Иртәнге саф һава тын юлларын ярып үпкәгә тула.
Авылның урынын да сайлый белгәннәр ил картла-
ры. Ике чакрымга сузылган урамның ике ягыннан да
челтерәп инеш ага, һәркем үз сукмагы белән бакча ар-
тына суга төшә, җәй көннәре су керәм дисәң, җәйрәп
яткан күле бар, ул урманы, басулары. Ә умарталык –
авылның иң күркәм урыны. Авыл белән умарталык ара-
сын күпме генә үтсә дә, сокланып туя алмый Шәйсолтан
карт шушы җирнең матурлыгына. Дөнья күрмәгән кеше
булса, бер хәл булыр иде. Кайларда гына булмады,
ниләр генә күрмәде, әмма олы ялан юлы кебек матур
табигать почмагын очратканы булмады аның. Ул аңа
һәркөн игътибар итми, әмма бүген аның күңеле куз-
галды, үзәкләрне өзеп, кызы исенә төште. Ничек итеп
шушы гүзәллекне ташлап, карап туйгысыз сөйкемле
балаңны калдырып кит тә, бер кайтып күренергә җай
тапма? Бердәнбер, иркә бала булу шулай иттеме аны?
Кызының үскәнен дә күрми кала бит. Урнашам да кайтып
алам Гадиләне, дип киткән кызлары, ни сәбәптәндер,
исәнлеген дә белдерми.
Бердәнбер кызын бик яратты Шәйсолтан бабай.
Балалары булмады түгел, булды. Туа тордылар, үлә
тордылар. Нилектән шулай булгандыр, бәлки хәзерге
медицина сәбәбен белә торгандыр, әмма ул заманда
аны уйлап тору булмады. Ходай үзе бирде, үзе алды,
дип кенә куялар иде. Дөньяга килеп тә яши алмаган ба-
лалар саны ундүрткә җитте. Ә бары тик Зөбәрҗәт кенә
яшәп китте. Исемен дә Шәйсолтан үзе тапты.
Зифа буйлы, карап туйгысыз чибәр кыз булып үсеп
җитте ул. Алтын чылбырдай ике толымын аллы-артлы
үреп төшереп, авылда ул заманнар өчен сирәк күренгән
затлы алсу крепдешин күлмәктән бер әйләнеп үтү күп
егетләрне йокысыз калдыргандыр. Үз бәясен белде
ул. Җиде сыйныфны бетерде дә бер көн дә колхозда
эшләмәде. Кечкенә чактан ук ата-ананың кул арасы-
на кереп изалану да гайрәтен чигергәндер, күрәсең.
Шәһәр янындагы бер бистәгә барып эшкә урнашты.
Бер-ике тапкыр күчтәнәчләр төяп кайтып та китте. Кем-
неке дигәндә, Шәйсолтанныкы, дип, горурланды әти
кеше. Ләкин чибәр кыз гүзәллек чәчеп озак йөрмәде.
Күп тә үтмәде, “кияүгә чыгам” дигән хат килеп төште. Ә
бит аңа ул вакытта унҗиде дә тулмаган иде. Әти белән
әни исләрен җыярга да өлгермәделәр, почтальон
хатын туй карточкалары белән шыплап тулы тагын бер
конверт кертеп чыкты.
Кияү кыздан да шәбрәк иде. Дулкынланып торган
аксыл чәч, сөрмәле күз, горур кыяфәт. Зөбәрҗәт үз
тиңен тапкан, диделәр күрше-тирә. Әмма чибәрлек
туйда кирәк, дигәндәй…
(Дәвамы бар.)