(Ахыры.)
– Әти белән әнигә мин дә бераз
борчу китердем шулай… Сезгә
карыйм да, әниемнең яшь чагын
күргәндәй булам. Мине кеше
итәргә тырышып, ул да сезнең
кебек борчылгандыр. Мин ашый
алмаган өчен аның да тамагын-
нан аш үтмәгәндер. Инде аларны
борчымый гына яшәп булса ярар иде…
Бик озак сөйләште алар. Беркемгә
дә болай ачылып китеп
хисләрен бушатканы юк иде Идриснең.
Беренче операцияне Уфада
эшләткәннәр аңа. Ул бик уңышсыз
булган. Җитмәсә, икенчесенә,
каты аңкавын тегәргә, унике яшь
тулгач кына килергә дигәннәр.
– Әти белән әни килешмәгәннәр
моның белән. Дөнья бетереп,
башка дәваханә эзли башлаган-
нар. Ул вакытта әлеге кебек
бәйләнеш чаралары булмаса да,
“чыбыксыз телефоннар” аша
Екатеринбургта шундый клиника
бар икәнен белеп алганнар. Күп
уйлап тормый, төянеп, мине алып
юлга чыгып та киткәннәр.
Миңа анда дүрт яшь иде. “Ярый
килгәнсез, юкса вакыты соңарып
бара инде”, – дигәннәр. Миңа опе-
рацияне Биссарионов Александр
Георгиевич ясады. Соңыннан,
медицина институтын тәмамлагач,
мин аны эзләп таптым. Ул
мине исендә тоткан! Беләсезме,
ни өчен? “Ун бала яткан палатада
бер син әниле идең, калганнар
барысы да ташландык балалар
иде”, – ди. Чынлап шулай иде.
Кайчан карама, шул малай-кыз-
лар әнине уратып ала. Әни әкият
сөйли, мин көнләшәм! “Китсеннәр
үзләренең әниләре янына!” – дип
үртәлә идем.
Менә шул остазым өйрәтте
мине бу методика белән эшләргә.
“Бала мәктәпкә кергәнче бар
дефектлар да ябылып бетәргә
тиеш”, – дип әйткәне белән, чын-
лап та, килешми мөмкин түгел бит.
Табиб яныннан канатланып
чыкты Фаягөл. Аның улы да
шулай матур булып, кирәкле
кеше булып үсәр әле! Бирешмәскә
генә кирәк! Нык булырга! Алда
тагын берничә операция көтә
аларны. Ләкин монысы – иң
авыры. Ул артта калып бара.
Хатынга көч өстәлгәндәй булды.
Иң мөһиме – табиб ышанычлы кеше!
…Хастаханә тормышы кадәр
ялкыткыч тормыш бар микән?
Көннәрнең берсе өчкә тора,
валлаһи! Ярый әле телефон
уйлап тапканнар. Индира күп
вакытын шуның белән үткәрә.
Эдислав белән ватцапп аша
сөйләшеп туя алмыйлар. Бу юлы
тавышы бигрәк ягымлы, сагыну-
лы ишетелде: “Җаныем, әгәр
табиб операциягә
тәвәккәлләмәсә, кайгырма,
монда бик яхшы кли-
ника таптым, тик әле генә килешү
төзергә мөмкинчелегем юк.
Кредитыңны тулысынча каплат-
тым. Әгәр уйласаң, менә бу счет-
ка әлегә йөз мең күчереп тор,
калганын соңыннан, операцияне
ясаткач, үзем түләрмен.
Мине югалтма, акча килгәндә генә килә
ул, бик төшемле эш килеп чыкты!
Иреннәреңне авырттырмый гына үбәм!
Иреннәрең – тулып пешкән чия,
Иреннәрең – ике йөрәк гүя!..
Эх, Эдис-Эдислав, син яраткан
иреннәрне кире үз хәленә кайта-
рып булса иде! Булып үткән
хәлләрдән соң беренче тапкыр
кызның йөрәген үкенеч өтеп
алды. Хыялына артык ашкынды
бугай! Тик инде үкенүдән файда
юк. Теге вакытта Эдисны тыңлап,
операция ясатмый торса булыр
иде! Ашыкты!
Операция ук түгел, төзәтү-
коррекция булып чыкты ул, һәм
бик озак вакытны алмады.
Салкыннан сакланырга кушып,
шунда ук кайтарып та җибәрде-
ләр. Көн салкынча иде. Җылы
шарф белән яхшылап капланып
кайтса да, җил тигәндер, күрәсең,
икенче көнгә иреннәре ару гына
кабарып чыккан иде. Көзгедән
үзен күргәч, башына күсәк белән
суккандай катты да калды кыз.
Кеше күзенә күренерлеге калма-
ган иде аның. Эдислав та
монда түгел бит, ичмасам!
Әтисе белән әнисенә әйтми
чара калмады.
Аларның шул минутта ничә
учлам чәчләре агаргандыр, бер
Аллаһ белә. Тиргәп туйгач, әтисе
бу хәлдән чыгу юлларын эзли
башлады. Башта, әлбәттә, теге
клиникага бардылар. Анда “Ну
вот, простудили! Мы же вас пред-
упредили!” – диюдән ары китмәделәр.
Әтисе тавыш күтәреп
караган иде дә, ике яклы килешүне
чыгарып салдылар. Анда “Миңа
күрсәтелгән медицина хезмәтеннән
ризамын, бернинди дә
дәгъвам юк” дигән сүзләр астын-
да Индираның имзасы куелган иде.
Шәһәр буйлап, барлык шундый
клиникаларны йөреп чыктылар,
берсе дә башкалар эшләгән хата-
ны төзәтергә атлыгып тормады.
Менә шулай, аптыраганнан килеп
эләкте Индира бу дәвалау
учреждениесенә. Кире какмады-
лар алай, салып куйдылар кызны.
Тик бу хирургка да ышанычы
кимегәннән-кими бара. Ачык кына
берни әйтми, аңлатмый. Аңа
“үзенең” авырулары гына кадер-
ле. Обходка кергәч, туп-туры
Ильяс янына үтә. Бик озаклап
хәлләрен сораша, киңәшләр
бирә, нидер сөйләп шаяртып та
ала. Аннан шулай ук тәфсилләп
хәл белешә, аннан кара күзле малай белән
озаклап әңгәмә кора. Аннан соң
гына, ә, син дә бар бит әле, дигән
кебек, чыгып барган җирдән
Индира ягына карап бер-ике сүз
ата. Гадәттә, “бераз көтик,
шешләре кайтсын” диюдән узмый.
Көн дә бер үк хәл!
Җитте! Түземлеге бетте
Индираның! Ул тәвәккәл адым-
нар белән табиб бүлмәсенә
юнәлде. Я эшен эшләсен, я акча-
сын кире бирсен! Азаккы трамвай
түгел әле! Әнә Эдислав тапкан
клиникага барыр һич тә булмаса.
Мәскәү – Мәскәү булыр әле!
Чебен кызса, тәрәзә ватарга
тырыша, дигәндәй, Индираның
ярсып кычкырганыннан чынлап
та тәрәзәләр ватылыр кебек
булып торды. Белсен кем белән
эш иткәнен! Кыз атна буе җыелган
бар ачуын бер тында табиб
өстенә очырды. Иреннәрендә
кимчелек табып, бу юлда йөрергә
мәҗбүр иткән продюсер кисәгенә,
алдын-артын карамый риза бул-
ган өчен үзенә, иң кирәк чакта
янында булмаган Эдиска һәм,
гомумән, бөтен дөньяга булган
ачуы, утлы сүзләр булып табиб
өстенә ябырылды.
Идрис Илдус улы бу ут өермәсенең
тынычланганын башын
аска игән хәлдә сабыр гына көтеп торды.
– Утырыгыз… – Ул ярсуыннан
истерика чигенә җиткән кызга
сулы стакан сузды.
– Тынычланыгыз…
Кая инде тынычлану!
– Кулыгыздан килми икән, туры-
сын әйтегез. Тик, операция ясамаска
булсагыз, Эдислав
биргән акчаны кире кайтарыгыз!
– Хатын табиб утырган өстәлне
ике куллап төя үк башлады. –
Беләсезме аның кем икәнен?
Хирург, аска карап утырган
җиреннән күзен күтәреп кызга
карады. Карашында ачу да, акча-
дан коры калам, дип үкенү дә юк,
киресенчә, кызгану, хәлгә керү
кебек бер хис чагыла иде. Ул
алдында торган компьютерының
мониторын кызга каратып борып
куйды.
– Бумы?
Индира, өстәл төеп торган
җиреннән экранга карап катып
калды – аннан аның Эдиславы
карап тора иде!
Табиб сүзсез генә башка битне
ачты. Анда Индира кебек иреннәре,
битләре шешенгән берничә
кызның фотосурәте урнаштырыл-
ган иде.
– Ке-ке-кемнәр болар? Ә при-
чем монда Эдис? Ә продюсер?
Жавап булмады. Юк, җавап
кирәкми аңа… Ахмак түгел, бары-
сын да аңлады! Кыен…
Кыз, башын учлап, өстәлгә ауды.
Баласы өчен бәгыре теленгән,
ашавыннан, йокысыннан язган
Фаягөлгә дә бу кадәр кыен түгелдер!
Ул моны үзе теләп алмаган.
Аңа кыен… Әнисе ташлап кал-
дырган Мансурга да шулкадәрле
кыен түгелдер! Ул әле әнисен
табарына ышана. Аңа нык кыен…
– Булдыра алсагыз, гафу итегез!
Кыз, кинәт калкынып, чыгарга
юнәлде. Табибның:
– Иртәгә операция. Кичке про-
цедураларыгызны иртәрәк
эшләтерсез, – дип әйткәнен
ишеткәч, башын иеп, ишек
төбендә туктап калды.
– Рәхмәт сезгә… Мин сезгә
ышанам…
…Ә бу вакытта, төскә-биткә
кызларның һушын алырдай чибәр
Эдис-Эдислав, инде “Эльман”га
әйләнеп, чираттагы сылуның
башын әйләндерә иде:
– Иреннәрең…
Фото: freepik.