(Дәвамы.)
“Ваклашмыйк, кадерлем!” –
егетнең карары нык иде. Тик,
тиешле кәгазьләрне тутырып кас-
сага түләргә баргач кына, карта-
дан түләп булмаганлыгы билгеле
булды. Бер кабынгач, сүнү юк
инде! Индирага кредит рәсмиләштерергә
тәкъдим иттеләр.
Эдислав моңа да каршы иде, тик,
уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл
эшен бетерер дигәндәй, кыз кре-
дитка кул куеп та өлгерде.
Хастаханә үз мәшәкате белән
яшәвен дәвам итте. Палатадагы
кешеләр кимемәде дә, артмады
да. Малайларның җөйләре төзәлеп
бетеп бара. Мансур (каракайның
исеме шулай икән) Индирага
“бәйләнү”дән туктады. Ул Фаягөл
янында уралырга ярата хәзер.
Ильяс кына, авызына ризыкны
якын да китерми. Авыртудан
курка, күрәсең. Чәбәләнә,
карыша. Аңа карап, әнисе ашаудан язды.
Фаягөлнең дә түземе бетә баш-
лады. Кичә кичке аш вакытында,
гаҗизләнеп улына карап утырды
да, баласының кулларын җәймә
белән урап куеп, кочаклап алды-
на утыртты һәм акырта-акырта
ашатырга тырыша башлады.
Ильяс дөнья бетереп кычкырып
елый. Эре-эре күз яшьләре бот-
касына агып-агып төшә. Боларны
елардай булып күзәтеп торган
Мансур, тиз генә караватыннан
җәймәсен суырып алды да, шуңа
уранып, Ильяс янына барып
утырды, янәсе, мин дә синең
белән, димәкче. Тегесе, аптыра-
выннанмы, кычкыруыннан туктап,
авызын ачып, Мансурга борылды.
– Балакайларым, күз яшьләрегез
белән буталган боткала-
рыгызны әле сабый чакларыгызда
ашап бетерегез, үскәчкә калма-
сын! – Фаягөл шулай сөйләнә-
сөйләнә, әле Мансурга, әле
улына ботка каптыра башлады.
Наташа, юешләнгән күзләрен
кул артына сөрткәли-сөрткәли
көләргә кереште:
– Хәзер үзеңне җәймә белән
бәйләп куеп ашатырга кирәк инде!
Индираның да операциягә
кадәр билгеләнгән процедурала-
ры бетеп бара. Иренендәге
ялкынсыну кими төште кебек. Тик
һаман операция көнен
билгеләмиләр. “Табиб белән
сөйләшенгән, тиешле сумма
кесәсенә салынган”, – дигән иде
Эдис, шуңа гына сабыр итә.
Фаягөл белән Наташа ятсыннар
әнә ышанып, искиткеч талантлы
табиб, операция өчен акча сорап
та аптыратмый, дип. Әллә юри
шулай сөйлиләрме? Биргәнне
алмый калучы бар микән ул бу дөньяда?
Палатадаш хатыннар белән
аралашып китә алмады Индира.
Үзенең дә бик теләге булмады,
тегеләр дә үз түгәрәкләренә
кертергә бик тырышып бармады.
Балаларын карап яткан бу ике
хатын, ак белән кара кебек,
бөтенләй капма-каршы холыклы
булсалар да, аларны
берләштергән нәрсә – балалары,
аларның үзенчәлекле хәле бар.
Моң-зарлары уртак. Әле берсе үз
хәлләрен сөйләп бер була, әле
икенчесе. Индирага, теләсә дә,
теләмәсә дә, аларны тыңлап
ятарга кала.
– Беренче операцияне ясаткан-
да мондый условиеләр юк иде, –
Фаягөл, улы йоклап киткәч,
хатирәләрен барлый. – Ильяс
яшь ярымлык кына иде. Кышның
язга авышкан чагы. Безнең якта,
бураннан соң атналар буе авыл-
дан чыга алмый яткан чаклар
була. Юлга чыгар вакыт җиткәч
кенә буран башланды. Авылны
күмеп китте бөтенләй. Өч көн тук-
тамый өйде карны. Ул туктаган-
чы, юлны кардан арчылаганчы,
атнадан артык вакыт узды.
Чакырылган көнгә барып булма-
ды. Шулай да, юлга чыктык.
Авылдан олы юлга кадәр биш
чакрым араны барыбер машина
йөрерлек итеп ача алмадылар, ат
белән чак чыктык. Район үзәгенә
барып җиткәнче көн кичкә авыш-
ты. Автобуслар китеп беткән, так-
систлар да таралышкан. Соңгы
автобус та Себергә вахтага
китүчеләр белән тулы булып
чыкты. Ярый, шоферы, басып
барырга риза булсагыз, дип, алды
безне. Баланы, юл буе диярлек,
әтисе белән алмаш-тилмәш
күтәреп, басып барырга туры
килде. Килеп җитәрәк кенә берәү
төште, шуның урынына утырдым.
Фаягөл тыныч кына,
тавышына кызгандыру галәмәте
чыгармыйча, зарланмыйча гына
сөйли хәбәрне. Шуңадыр,
тыңлавы да авыр түгел, ялкыт-
мый. Шулай да, аның урынына
үзен куеп караса, борыны
җыерыла Индираның. Ник кияүгә
чыга бу кыз-кыркын, ник табалар
ул балаларны, бигрәк тә чирле-
чорлысын?! Ник яшиләр шул
мәңге юньле юллары, яшәргә
шартлары булмаган авылларда?
Кеше хәзер үзе өчен яшәргә
тиеш! Бигрәк тә хатын-кыз. Ул
матурлык өчен яратылган.
Үзалдына зур максатлар куярга,
шуңа омтылып яшәргә тиеш!
Ярый, үстердең дә ди малаеңны
кырыкмаса кырык ямау салды-
рып, шуннан? Кем булып чыга ул?
Бу кыяфәте белән кемне үзенә
карата алыр да, кемгә өйләнер?
Кеше чибәр булсын ул! Чибәрлек
– ярты эшне эшли торган корал.
– Без килеп җиткәнче поликли-
никада эш сәгате беткән, бер
кеше заты калмаган. Киттек ста-
ционарга. Прием покойга барып
хәлләрне сөйләгән идек, яшь
кенә сестра, пыр тузып тора, мин
сезне ничек кертәм, кулыгызда
направлениегыз юк бит, ди.
Минем инде, кире кайтырга түгел,
монда басып торырга да хәл юк.
Ярый, безнең бәхеттән, дежур
врач кешелекле булып чыкты.
“Иртән оформиться итәрсез”, –
дип, безне палатага урнаштырып
куйды. Ирем төнгә каршы попутка
белән кайтып китте. Аның өчен
бер көйдем, иртәгә ничек булыр
дип бер көйдем.
Икенче көнне яңадан поликли-
никага барып, анализлар бирдек,
берничә врачка кереп чыктык,
направление алдык, бетте хәлләр!
Психиатрда кызык булды.
Олы гына яшьтәге врач. Ильясның
врачлардан коты очып беткән бит
инде, ишек төбеннән китми, мине
дә җибәрми, түлке чыгып китүне
каера. Ничек итеп тикшерер
микән инде бу, дип уйлыйм. Теге
кулындагы чүкечен Ильяска
күрсәтеп, “Мә, улым, чүкечне
сиңа бирәм, мин уйнап туйдым
инде”, – дигән иде, алданды бала,
йөгереп барып чүкечне алды.
Алды да кашларын җыерып
бүлмә буйлап йөри башлады.
Йөрде-йөрде дә, кушетканың
чыгып торган кадагын күреп
калып, аны шак-шок кагарга
кереште. Өстәлне, урындыклар-
ны карап чыкты да врачка уры-
ныннан төшәргә куша. Тегесе,
олы башын кече итеп, урынды-
гыннан төште. Ильяс бу урындык-
ны да “көйләп бирде”. Без көләбез!
Индира тагын танавын җыерып
куйды: моның нәрсәсе кызык инде!
– Сеңлем, бәхетегез, мондый
балалар күбесенчә акылга
зәгыйфь булучан, ә Ильясның
үсеше үз яшенә тап килеп тора.
Сезгә Аллаһ ярдәм бирсен, бар-
лык операцияләрне дә җиңеллек
белән үткәрергә язсын. Менә
дигән егет булып житешер әле! –
дип, имзасын куйды.
Направлениены күтәреп хирург-
ка кергән идем, баланы алып
калабыз, үзегезгә не положено,
балагызга яшь ярым булган инде,
ди. Аптыравымнан каттым да
калдым, ни “а” ни “б”, авыз эчендә
телем әйләнмәс булды. Яшь
ярымлык баланы ничек берүзен
калдырмак кирәк!
Индираның үтереп йокысы килсә
дә, тыңлап ятуын дәвам итте.
Авылча гадилек белән сөйләгән
бу хатынның кичерешләре
белән бераз кызыксына башлаган иде ул.
– Оставила да ушла бы! –
Хатыннарның икенчесе чыдамый,
усал тавыш белән сүзгә кушыла.
Үзе булса, чынлап та шулай итәр иде.
– Аны үзем дә уйлыйм,
нишләрләр иде икән? Укол гына
кадый башласалар да, тотып
торырга бер кеше кирәк бит! Ә
монда укол гынамыни, операция
тикле операция бит.
– Ну и что дальше?
– Басып торган җиремнән
идәнгә башымны ордым да, акы-
рып елап җибәрдем: “Нинди эш
бар, барысын да эшлим, берүк
мине кайтарып җибәрмәгез, мин
аны болай үзен генә калдыра
алмыйм!” – дип ялвардым.
– Бер караганда, аларга да ачу-
ланып булмый, кая карама, кыскарту
бит инде. Техничка хезмәтен
тулысынча миңа йөкләп, карават-
ка, ашауга, тем более зарплатага
дәгъва кылмаска ант иттереп,
дигәндәй, калдырдылар. Көнгә
ике тапкыр палата идәнен юам,
өч тапкыр ашханәдән ризык алып
киләм. Палатада унике детский
карават. Ике кыз бала унике-унөч
яшьләр тирәсендә, калганнары –
өч-дүрт яшьлек балалар. Ильясны
караватка салам, үзем идәнгә
утырам да караватка башны салып йоклыйм.
Моннан соң ниләр булганын
ишетә алмады Индира, йоклап
китте. Төн буе саташып, бастыры-
лып чыкты. Ул – Фаягөл, имеш.
Менә улына операция ясап
чыгардылар. Улы теге кара малай
икән. “Әни-и-и!” – дип Индирага
кулларын суза. Индира качарга
тырыша, малай аның саен: “Әни!”
– дип, аның кулларына ябыша…
Төш кенә булса да куркыныч.
…Фаягөлнең йокысы качкан
иде. Палатада тынлык. Ара-тирә
кара күзле малайның саташып
сөйләнеп алуы ишетелә. И-и
сабый, әнисен чакыра. Чиләбе
якларыннан, диделәр. Әнисе
тугач ук ташлап калдырган аны. Ә
бит малайның иреннәре генә
китек. Бер операция җитә “кеше
итәргә”! Ул якта мондый балалар
бик күп туа икән. Фаягөлдән дә,
Чиләбе ягында яшәмәдегезме,
дип сораганнар иде, Ильясны
тапкач. Юк, Чиләбедә дә булма-
ды, ире дә эчми дә тартмый да,
икесе дә спорт белән шөгыльләнә
иде. Бер-берсен ихлас ярату
белән яратып кавыштылар.
Баланы яратып, көтеп алдылар…
Тугач та баланы өч көн буе
Фаягөлгә бирмәделәр. Дүртенче
көнне ул, хәл белеп, ишеккә
юнәлгән табибларның юлына
аркылы басты. “Нигә миңа улым-
ны бирмисез? Исән түгелмени?
Бирегез миңа аны, зинһар! Минем
аны кулыма алып сөясем килә!
Ул бит минеке, нигә бирмисез?” –
дип такмаклады. Шул ук көнне
яңадан консилиум җыйдылар.
Баш табиб бүлмәсенә Фаягөлне
дә чакырып алдылар. Бүлек
мөдире – чал чәчле табиб, аңа
кызганып карап торды да:
– Уважаемая, у вашего ребенка
двусторонняя расщелина твердо-
го неба, верхней губы и альвео-
лярного отростка, – дип сөйли
башлаган җиреннән, саф татар-
чага күчте: – Сеңлем, сез яшь
кеше, күтәрерсез, мин дөресен
сөйлим: баланы карый алуыгыз
икеле. Баланы әле зонт
ярдәмендә ашатабыз. Беренчедән,
ул имчәкне кабып имә
алмый. Икенчедән, хәтта имә
алса да, аның ризыкка тончыгып
үлү куркынычы зур. Сез ирегез,
туганнарыгыз белән киңәшегез…
Белмим, әлегә кадәр елаудан
башкага көче җитмәгән яшь
хатынга нинди ышаныч, нинди
көчләр өстәлгәндер, ул, ун бала-
сын аякка бастырып унберенчесенең
язмышын хәл иткән
анадай, үтә дә катгый, ышанычлы
тавыш белән:
– Без ирем белән сөйләштек.
Хәзер медицина көчле, без аны
бергәләп кеше итәчәкбез! – диде.
Тәвәккәлләделәр…
Реанимация бүлеге әзерлек
хәленә китерелде, шәфкать туташларына
тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Фаягөл дә әзерләнеп көтте.
Күкрәк сөтен савып, пенициллин-
нан бушаган шешәчеккә салды,
аңа имезлек кидерде дә, сабые
кергәнче суынмасын дип, учына кысты.
“Әй Аллаһым, ярдәм ит безгә”…
Ананың теләге Аллаһыга туры-
га барып ирешәдер ул…
Аллаһ Үзе биргән сынауларга
сабырлык күрсәткәннәрне
ярдәмсез калдырмыйдыр ул…
Фаягөл сабыен шәфкать тута-
шы кулыннан каударланып, тар-
тып диярлек алды да, аналарда
гына була торган наз белән
күкрәгенә кысты. Шулчак сабый,
әнисенең күкрәгенә авызын
сузып “ых, ых” килә башлады.
Палатада авыр тынлык урнашты.
Булса, менә хәзер була, булмаса – юк…
Фаягөл, изүләрен ачып,
күкрәген нарасыеның авызына
каптырырга җайлап куйды.
Сабый, башларын боргалап, бар
көченә имчәкне кабарга тыры-
шып өзгәләнде.
– Бисмилләһ!
Фаягөл, әллә нинди ныклы
тәвәккәллек белән, учында кысып
тоткан имезлекне баланың авы-
зына каптырды.
Малай, алма кебек кызарып
чыккан йомшак битен әнисенең
сөт тулы күкрәгенә терәп,
ләззәтләнеп имә башлады.
– Имә…
Бүлмәдәгеләр барысы берью-
лы шулай дип пышылдашты. Ана,
шатлык катыш борчу тулы
күзләре белән елмаеп кабатлады:
– Имә! Чәчәми!
“Илгә чыксаң, игелекле кешеләр
очрап кына тора”, – дип әйтергә
ярата Фаягөлнең әнисе. Менә
Ильясының каты аңкавын да
тектеләр. Бик курыккан иде бу
операциядән. Бу Идрис Илдус
улына ничекләр рәхмәт әйтсәң
дә, әйтеп бетереп булмас! Ире
бер килгәндә, табибка дип атап
бер савыт каймак, бер литрлы
банка белән бал алып килде.
Шуларны гына бирә алса да,
күңеленә рәхәт булыр кебек.
Хирург кабинетында үзе генә
иде, Фаягөлнең нинди йомыш
белән йөргәнен белгәч, елмаеп куйды:
– Болай барса, ришвәт алырга
да өйрәнеп китүең бар!
– Ә мин сезнең ришвәт алмага-
ныгызны беләм.
– Тагын ниләр беләсез минем
турыда? – Табибның кәефе яхшы иде.
– Башка бер нәрсә дә белмим
шул, ә беләсе килә. Ничек курык-
мыйча шушы һөнәрне сайлады-
гыз? Уйлап карасаң, уелып
китәрлек эш бит!
Идрис Илдус улына бу сорауны
еш бирәләр. Тагын, шәхси клини-
ка ачсаң, күпме байлык туплар
идең, диючеләр дә бар.
– Бу һөнәрне мин туу белән
сайладым… – Табиб ишек
төбендә пакетын күтәреп тапта-
нып торган Фаягөлгә үз итеп
карап куйды. – Узыгыз, утырыгыз.
– Бу, баласы өчен өзгәләнеп,
камыш кебек кенә калган ханым
белән сөйләшәсе килә иде аның.
– Мин дә бит туганда Ильяс
кебек идем.
Фаягөлгә бу хәбәр яңалык иде.
Ул, сиздерми генә, аның иреннәренә
күз салды.
(Дәвамы.)
Фото: freepik.