Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 март , 10:27

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең... (1)

Эдис-Эдислав аның хыялында йөргән әкият герое, җитез лачын, ак аттагы принцның үзе иде! Ничектер барысы да җайлы гына килеп торды. Алар танышты, хыяллары белән бүлеште. Кызның тележурналист булу хыялы егеткә бик ошады.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең... (1)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең... (1)

Үзенә төбәлгән күз карашын күтәрә
алмый уянып китте Ин-
дира. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге
малай караватка терәлеп
үк килеп баскан да, кап-кара
күзләрен кыса биреп, аңа карап
тора.
Иртәнге процедуралардан соң
бераз черем итеп алмакчы булган
иде, йоклап ук киткән икән. Төн
буе йокысы йокы булмады.
Палатадагы ике балага да опера-
ция ясадылар кичә. Берсенеке
җиңелчә булды, күрәсең, наркоз-
дан тиз айныды, соңыннан да бик
тавышы чыкмады. Ә менә берсе
инде, төн буе йоклатмады.
Операциядән соң реанимация
бүлегендә яткандыр, кич белән
генә палатага чыгардылар. Бераз
вакыт үтеп, инде йоклап киттем
генә дигәндә, әнисе бөтен хастаханәне
аякка бастырды. Аның:
“Ул тын алмый! Ул тын алмый!” –
дип бар көченә кычкыруына
монда ятучылар гына түгел,
бөтен шәһәр халкы уянгандыр,
валлаһи!
Хатынның шашып кычкырып
чыгып йөгерүе булды, күз ачып
йомганчы, палатага ак халатлы-
лар кереп тулды, әйтерсең ишек
төбендә әзерләнеп көтеп торган-
нар! Мондый хәлне беренче күрүләре
түгелдер, каударлан-
мый, паника куптармый гына
балага ярдәм күрсәтә башладылар.
Бала зәп-зәңгәр булган…
Ай-һай… Индира үз уйларыннан
үзе куркып китте. Коткаручылар
алай уйламый иде, күрәсең, үз
эшләрен дәвам итте. Берсе
баланың аякларыннан тотып
баштүбән күтәрде, икенчесе җилкәсенә
учы белән суккалый баш-
лады. Бала укшыгандай итеп
көчәнеп куйды һәм косып
җибәрде. Идәнгә шап итеп укмаш-
кан кан кисәге килеп төште. Берсе
йөгертеп “груша” дип аталган
нәрсәне алып килде. Тамагыннан
калган каннарын да суыртып
алгач, ниһаять, гырылдап булса
да тын ала башлады. Барысы да
җиңел сулап куйды. Бер кечкенә
кешенең гомер җебе, инде
өзеләм, дип тартылган җиреннән
өзелми калды…
– Тамак төбенә кан җыелып
укмаша башлаган, ярый, вакы-
тында күреп өлгергәнсез, – дип,
әни кешегә аңлата башлады табиб.
Шул чакта гына диварга терәлеп
агарып каткан хатынга игътибар
иттеләр. Ул әле генә булган
хәлләрдән тәмам һушсызланган,
баласының тын ала башлаганын
күргәч, йомшак камыр кебек,
идәнгә шуып төште.
Аны тиз аңына китерделәр.
Табиб, хатынның салкын суны
калтыранып эчеп бетергәнен
көтеп торды да, бу яңадан һушын
җуймасын, дигән кебек, аңа күз
сала-сала, сак кына тавыш белән
күрсәтмәләрен бирде:
– Бөтен ышаныч сездә хәзер.
Без эшнең яртысын эшлибез,
сез – калган яртысын! Чалкан
салмагыз. Ашатканда сак булы-
гыз. Бәрелүдән, егылудан сакла-
гыз. Авызына каты әйбер каба
күрмәсен. Ул йоклаганда үзегез
ял итәргә тырышыгыз!
Табибны ишеттеме, аңладымы
хатын, баласыннан күзен алмый-
ча, “ярар” дигән кебек баш кагып
утырып калды.
Төн буе ут сүндерү булмады.
Берсе керде, берсе чыкты.
Малайларның
теге тыныч дигәне
дә берара шыңшып борчылып
алды. Марҗаның исе китеп бар-
мады: “Хватит! Замолчи!” – дип
кычкырып кына куйды да, әйләнеп
ятып, тәмләп йоклап та китте. Ә
Фаягөл исемлесе төн буе керфе-
ген керфеккә дә тидермәде булса
кирәк. Индира ничә уянса да, ул,
баласының караватына иелгән
хәлдә, ике кулын яңакларына
терәп, улыннан күз дә алмый,
аның һәр сулышын тыны белән
тартып алгандай утыра бирде.
Белмим, күпмегә чыдар.
…Кара күзле малай, аның уян-
ганын күреп, елмаеп куйды.
Берүзенең авызына, бер Индираның
медицина маскасы белән
капланган иреннәренә төртеп
күрсәтеп, нидер сөйләнде.
Ишекнең уң ягындагы карават
буш иде, шунда салганнардыр бу
каракайны. Ул һаман, үзенә бер
әңгәмәдәш тапканына ихлас
ышанып, сөйләвен дәвам итте. Я,
Рабби, нинди телдә сөйләшә соң
бу бәйләнчек кара борын? “Син
дә минем кебек”, – диме икән?
Бу яңа кергән малай да, кичә
генә операция өстәленнән төшкән
теге икәве дә туганда ук ертык
иренле булып туганнар. Шуңа
аларның сөйләшүләрен аңларлык
түгел. Бу хастаханәгә ятарга туры
килмәсә, дөньяда мондый хәлләр
бар икәнен белмичә яшәр иде кыз.
Төн буе йоклатмаган малайның
исеме Ильяс икән. Аның иреннәре
генә түгел, каты аңкавы, алгы
уртлары да ике яклап китек бул-
ган. Кичә аның каты аңкавын теккәннәр.
Операция бик катлаулы,
шуңа да озак булган.
Шулайдыр, катлаулы булган-
дыр, әнә, әнисенең битенә карар-
лык түгел – каны качкан. Кәгазь
кебек ап-ак нурсыз йөзендә төпкә
баткан күзләре үтә дә сагышлы,
борчулы күренә. Күпмегә чыдар…
Моңа кадәр каты аңкауга опера-
цияне бала унике-унөч яшькә
җитеп, үзен-үзе карарлык хәлгә
килгәч кенә ясый торган булган-
нар. Әлеге яшь хирург бу методи-
каны хупламый икән. Хатыннар-
ның сөйләшүенә колак салсаң,
алар табибка бик нык ышана.
Ниндидер бик билгеле Биссарионовның
укучысы икән ул. Бу 
методика белән чит ил клиника-
лары да кызыксына, ди.
Индирада журналист комарлы-
гы уянды. Блокнотына берничә
сорау сызгалап куйды. Тик әлегә
гәзиттән икәнне белми торсалар
әйбәт. Әрсезләнеп, тегене яз,
моны яз дип бәйләнә башларга
да күп сорамаслар! Барысы да
үзен “йолдыз” итеп тоя бит хәзер!
Институтны тәмамлау белән
 гәзитләренең берсенә бик җайлы гына эшкә
урнашып алды ул. Әлбәттә инде,
әтисенең сүзе бер адым алдан
йөрде. Эше дә бик күңеленә
ятыш, кызыксынуларына бәрабәр
булды: гәзитнең яшьләр өчен
атнага бер чыгып барган кушым-
тасында “Йолдызларда серләр
бар” рубрикасын алып бару
йөкләтелде аңа. “Өйрәнеп киткәч,
җитдирәк вазыйфага да урнашты-
рырмын, әлегә монысы да ярап
торыр”, – диде әтисе. Ул кызын,
мөхәррир үк булмаса да, югары-
рак вазыйфада күзаллады. Ә
Индираның хыял атлары башка
якка борып җигелгән иде.
Теләге – тележурналист булу, “йолдызлар” кат-
нашлыгында төрле кызыклы
тапшырулар, ыгы-зыгылы ток-
шоулар үткәрү. Тик урындагы
“йолдыз”лар белән бу эшне май-
тарып булмаслыгын тиз аңлады
кыз.  Их, башкалада ияшәсәң иде ул! Менә
анда җилкәнне җилгә киерергә
булыр иде!
Бу уйлары матур бер хыял
булып аны гел алга дәшеп торды.
Һәм бу хыял менә-менә тормышка ашарга тора!
Эдислав…
Ул исенә төшкәч, бу ыбыр-
чыбыр бала-чага, авыртыну-сыз-
лану белән тулы тынчу бүлмәдән
чыгып качасы килде кызның.
Урам буйлап хәлең беткәнче
чабасы иде дә, егетнең кочагына
барып сарыласы иде!


Иреннәрең – Идел дулкыннары,
Иреннәрең – ике күбәләк!


Әнә шулай диде ул Индираны
беренче күргәндә. Индира үзенең
чибәр икәнен белә иде.
“Йолдыз”лар арасында да аңа күз
атучылар аз булмады. Тик берсе
дә кызның күңел талына сандугач
булып оялый алмады. Ә Эдис-
Эдислав аның хыялында йөргән
әкият герое, җитез лачын, ак атта-
гы принцның үзе иде!
Ничектер барысы да җайлы
гына килеп торды. Алар таныш-
ты, хыяллары белән бүлеште.
Кызның тележурналист булу
хыялы егеткә бик ошады.
“Телевидениедә синең кебек
гүзәл кешеләр эшләргә тиеш!” –
дип хуплады ул. Хуплап кына кал-
мады, җаен табып, аны  билгеле бер продюсер
белән таныштырды. Ул яңа теле-
проект өстендә эшли һәм аңа
нәкъ Индира кебек үзе сылу, үзе
матур итеп сөйли белгән кеше кирәк икән.
Арбаны кузгатып җибәрү генә
авыр, бер кузгалса, тәгәри дә
тәгәри ул. Продюсер кызны сай-
лап алу турына чакырды. Йөздән
артык кыз арасыннан бер аны –
Индираны гына сайлап алды! Бу
хыялланырга да мөмкин булма-
ган хәл иде! Йөздән артык
берсеннән-берсе сылу кыз ара-
сыннан – бер аны!
– Сез искиткеч гүзәл һәм зыялы,
безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде…
Бүлмәсенә сөйләшүгә чакыр-
гач, кыздан күзен алмый, сынау-
лы карап бик озак торды да:
– Тик бер бәләкәй генә нюанс…
Иреннәрегезгә чак кына бер
штрих җитми… Хәер, бу төзәтеп
булырдай эш…
Эдис бу хакта ишетергә дә
теләмәде. “Син нәрсә, матурым,
иреннәрең – дөньядагы иң камил
иреннәр, аларга беркемнең дә
тияргә хакы юк!” – дип, бик озак
үгетләде кызны. Тик Индира бер
карарга килгән иде инде. Чигенү
юк! Башкача мондый мөмкинчелек
булмаячак! Кызның тәвәккәллеге
алдында егет тә биреште. “Тик
клиниканы үзем табам, мин сине
теләсә кем кулына бирмим”, –
дип, бу эшне үз өстенә алды.
– Тик “үрдәк авыз” ясап куйма-
гыз, – дип кисәтте Эдислав, кызны
үзе тапкан клиникага алып кил-
гәч, – аның иреннәренең үзенчәлеге
сакланырга тиеш!
Операция өчен түләүне дә үз
өстенә алды егет. Ә түләү хакы
аздан түгел иде! Индира берара
икеләнеп тә куйды – аның еллык
эш хакы бит! Әтисе ярдәм итәр
иде, әлбәттә, тик бу хакта әти-
әнисенә әйтү юк! Якын да
килмәячәкләр.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Автор турында:

Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова 1961 елның 2 гыйнварында Илеш
районың Кужбакты авылында туган. Шунда ук урта мәктәп
тәмамлаганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-
математика факультетында белем ала. Бөтен гомерен балалар укыту-
га багышлый. Борай районының Иске Бикмәт авылында башлангыч
сыйныфларны, татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Нәниләр һәм өлкәннәр өчен әсәрләре район һәм республика матбуга-
тында басылып тора. Казанда үткән берничә конкурста әсәрләре җиңү яулады.

Башкортстан “Китап” нәшриятында балалар өчен
“Мәктәбем, укытучым”, “Сипкелле малай” исемле китаплары дөнья күрде.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең... (1)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: