Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 февраль , 12:25

Син кайда? (Ахыры)

Нурия тəүге бер-ике көн бернəрсə уйламады. Эш буенча берəр җиргə җибəргəннəрдер, дип, иренең кайтуын, шылтыратканын көтте.

Син кайда? (Ахыры)
Син кайда? (Ахыры)

(Ахыры.)

Совхозга кирəк-ярак алырга еракка
киткəндер, хəбəр итə алмыйдыр,
машиналары ватылып, суыкта ре-
монтлап интегəлəрдер, март суыгы
бит, өшеп-туңып, өйгə хəбəр итəргə
мөмкинлеге юктыр, дип уйлады.
Өшеп-арып кайтып керер, дип, аш-
суын җылыда тотты.
Үзлəренең машиналары ихатада
тора, ачкычлары да өстəлдə,
ишеклəрен дə биклəмəгəн, маши-
наның документлары да машинада
ята, бик кабаланган, күрəсең. Нурия
нəрсə уйларга да белмəде. Совхоз
директорына шылтыратты, ул үзе
дə аптырап утыра: “Давыт чирлиме
əллə, өченче көн эшкə килми, нəрсə
булды соң?” – дип сорый. “Берəр
җиргə китсə, язу булса да калдыра
иде. Язу да юк, үзе дə юк, машинасы
да йортта. Эчеп, тəртип бозып, эш
калдырып йөрерлек кеше түгел
иде. Нəрсə булырга мөмкин соң?” –
дип, хафаланды хатын. Директор:
“Эше буенча эзлəтеп карыйк, ты-
нычланыгыз, алай хатын-кыз белəн
дə шаярмый иде, сизелмəде”, – дип,
Нурияне юатты.
Баймакка əти-əнилəренə, ага-
энелəренə, үзенең əти-əнилəренə
дə хəбəр итте Нурия. Тик Давыт
берсендə дə юк иде. Өч көн үткəч,
милициягə гариза яздылар. Əти-
əнилəре, туганнары җыелды.
Тирə-як авыллардан, эшлəгəн
җирлəреннəн эзлəделəр. Ни
өчен, нəрсə булган – беркем
белми, берни аңлашылмый. Бар-
лык танышлары, агай-энелəре
аптырауга калды. Радиога, фотосы
белəн телевидениегə игъланнар
бирделəр. Тирə-як район үзəк-
лəренə, авылларга фотосын ябыш-
тырып, хəбəр итəрлек бар җиргə
хəбəр иттелəр.
Дəваханə, моргларга бардылар.
Милиция Нурияне интектереп бе-
терде, төрлечə итеп сораулар алды:
“Начар яшəмəдегезме, əллə үтереп
тыктыгызмы?” – дип тə үзəгенə
үттелəр. Бакчага өеп барган
тирескə тикле чокыттылар. Укыган
җиреннəн улын кайтартып, тизəк
актарганда, суыкта балалары белəн
ничəмə сəгать бастырып тоттылар.
Балалардан, күршелəрдəн, бергə
эшлəгəн кешелəрдəн сорау ал-
дылар. Ул чактагы гарьлəнүлəр, күз
яшьлəре гомердə дə онытылырлык
түгел. Давытның əти-əнилəре,
агай-энелəре дə, төрле шикле
сораулар бирми булмады... ГАИда
эшлəгəн туганнары, милиция бе-
лəн бер булып, эзлəде, лəкин ир
табылмады.
Тирə-яктагы күрəзəчелəр дə
калмады, йөрде Нурия, белəсе
килде ире турында. Барысы да
Давытны “тере” диделəр, “табыла”
диделəр, лəкин Давыт табылмады.
Ничəмə еллар буена, мəетлəр
табылса, Нурияне чакырттылар.
Ничек яшəргə соң шул хəллəрдəн
соң, кем яклар Нурияне, балала-
рын? Кеше сүзлəреннəн, гайбəттəн
кем аралар? Əл дə əти-əнисе, бергə
эшлəгəн мəктəп коллективы аңа
ярдəмлəштелəр, юаттылар: “Сабыр
бул, кайтыр, хəбəр итəр, кеше энə
түгел, югалмас”, – дип, төрлечə
киңəш бирделəр.
Сөйгəн Давыты аны əнə нинди
көнгə калдырды! Бернəрсə сизми,
ышанычлы дип яшəгəн ире, аны
да, ике баласының йөрəген дə
аямады, чыгып югалды. Нурия
башта көннəр, төннəр, айлар буе
эзлəде, кайтыр дип көтте, шылт
иткəн тавыш ишетелсə дə, “кайтты!”
дип, ишеклəрен ачып эзлəде.
Инде бик күп еллар үтте... Улы
да, кызы да институт бетереп, үз
ояларын корып, эшлəп йөрилəр.
Улының улы һəм кызы, ə кызы
Гүзəлиянең ике улы бар. Нурия
үзе, хаклы ялга чыкса да, һаман
мəктəптə эшлəп йөри. Җəен
оныклары белəн балалары килеп,
əнисе янында кунак булып китə,
бəйрəмнəргə килə.
Үзендə, балаларда тормышка,
кешелəргə ышанмау тойгыларын
басарга, башны горур тотып
яшəргə бик күп көч кирəк иде.
Нуриянең əнисе кызын юатты, кай-
чак ачуланып та ала иде. Кызы
җилкəсенə төшкəн авырлыкны
җиңəргə өйрəтте: “Кайтыр Давытың,
эзсез югалырга кеше энə түгел,
йөрер-йөрер дə, балаларын са-
гынса, кайтыр, түз. Сабыр ит,
балам, дөреслекне белмибез бит,
нигə чыгып киткəнлеген белмибез,
сабыр ит, бəлки, гафу итəрлек
сəбəбе бардыр”, – ди иде.
Нишлəде бу Давыт, кайда булырга
мөмкин соң ул? Əти-əнилəре дə,
белмибез, ди. Белəлəрдер, бəлки,
тик нигə болай Нурияне, балаларын
билгесезлектə газаплыйлар соң,
дип тə уйланды Нуриянең əнисе.
Бəлки, сөяркəсенə киткəндер дə
əйтергə оялгандыр? Нурия генə
бернəрсə дə белми яшəгəндер...
Тик бик тыныч яшилəр иде бит.
Ачуланышканнары да юк иде.
Өзелеп сөйгəн Давыты əнə шулай
билгесез югалгач, нилəр генə
уйламады яшь хатын, мендəренə
күпме генə күз яше түкмəде. Яшь
гомерен ут эчендə, газап белəн
үткəрде.
Төшлəренə дə тере килеш керə,
тик кайда икəнен əйтми югала иде.
Əнə кайтып керер, менə кайтып
керер. Ул бит эшеннəн дə безне
сагынып кайта иде, дип көтте
Нурия. Ишектəн килеп кереп:
“Озак күрми тора алмыйм, сез
кайда, сагындым!” – дип, шаяртып
кычкырыр иде. Өстен дə салмыйча
үтеп, муенына ике баласы ике
яктан сарыла иде, аш-су əзерлəгəн
хатыны янына килеп, аны кочаклап
үбеп ала иде. “Ул бит безне ярата”,
дип өметлəнеп, кайтыр дип көтте дə
көтте Нурия.
* * *
Таң аткан саен Давыт елмаеп
тора сыман. Күзлəрен ачса, ялгыз...
Уйларында аңа эндəште. Кайда
югалдың син? Нигə хəбəрсез,
бер язу да калдырмыйча, мине,
ба лаларны билгесезлектə тил-
мертəсең? Шулкадəр безне күрал-
мадыңмыни? Тик шул сорауларга
гына җавап бирсəң иде, Давыт!
Сиңа үпкəм зур, куенымда дошман
булып яшəдеңмени? Ə мин
бернəрсə сизмəдемме? Икенчене
сөйгəн булсаң, аңларга тырышыр
идем, дөнья булгач, төрле хəл-
лəр була дип, сине җибəрер
идем. Балаларың да аңлар иде.
Оялдыңмы əйтергə? Кəлəш алыр-
лык улым бар, дип, оялуыңнан
хəбəрсез чыгып качтыңмы?
Мин – укытучы бит. Эштə бик
авыр булды. Əйтеп чыгып китсəң,
шау-шу кубарып эзлəтмəс идек.
Белгəне белеп, белмəгəне белмичə
дə калыр иде безне ташлап чыгып
киткəнеңне.
Күпме күзлəр күзəтте безне...
Кемнəр нəрсə генə уйламагандыр...
Авыр иде, лəкин яшəргə кирəк.
Балалар хакына яшəргə, өмет-
сезлеккə бирелмəскə. Без сине һəр
көн, һəр сəгать, айлар, еллар буе
көттек, Давыт, син генə кайтмадың.
Ни өчен? Безнең нинди гаебебез
бар иде соң?
Өйдə үзем генə калган чакта,
йөрəгемнəн, шушы сорау ургыла:
“Давыт! Ни өчен? Сине очратып,
синең кара күзлəреңə карап, безне
яратмаганлыгыңа төшенəсем ки-
лə. Син шулай икейөзлелəнеп
яши алдыңмы? Ə мин бернəрсə
сизмəдемме? Күзлəремне томан
капласа да, күңелем соң нигə
сизмəгəн?
Йолдызлы күклəргə багам, тулган
айдан сорыйм, бəлки, алар əйтер?
Алар сине күрə торганнардыр
бит? Əйтегезче миңа – кайда
югалды соң Давыт? Бəлки, аңа
ярдəм кирəктер, бəлки, аны ур-
лап алып киткəннəрдер? Ябып
куйганнардыр? Тоткындамы əллə?
Хəзерге заманда акча өчен урлап
алып китəлəр бит. Бəлки, үз-үзеңне
оныткансыңдыр? Нинди хəлдə бул-
саң да, хəбəрсез, эзсез юк булмас
идең бит, берəр чарасын күрер
идең, син башлы, акыллы идең бит.
Улың, Нурың, көннəн-көн үзеңə
ошый бара. Озын буйлы, киң
җилкəле, аз сүзле. Инде улы, кызы
бар, балаларын бик ярата, хатыны
да Нур дип кенə тора, тату яшилəр.
Улың зур кеше хəзер, зур эштə
эшли. Мəскəүдə торалар. Килен
дə институт тəмамлаган. Ə кызың,
Гүзəлияң, экономист булып эшли,
аның ике улы бар. Зур улы мəктəпкə
йөри, бишенче сыйныфта, алар да
бик матур яши.
Нурга карыйм да, куркып китəм,
бигрəк сиңа охшаган. Ул да синең
кебек чыгып югала күрмəсен, теле-
фоннан гел шылтыратып торам.
Көн саен борчылам. Улың тугач,
исемне дə үзең бирдең: “əнисе
Нурия нурга ия, улым аның дəвамы,
Нур булсын”, – дидең. Кызың тугач,
тагын куандың. Безнең өчебезне
сөюеңне əйтеп, кат-кат кабатладың.
Ə хəзер... “Шулмы синең сөюең?” –
дип сорыйсым килə.
Синең безне оста итеп алдап
яшəвеңне генə аңлый алмыйбыз.
Син югалып байтак вакыт үт-
кəч кенə, бу эшкə əзерлəнгəн бу-
луыңны, кайбер эзлəреңне си зə
баш ладык. Өйдəге кайбер бил-
гелəрне, кирəк-яракларның баш-
качарак итеп эшлəнгəнен, под-
валдагы инструментларның,
электр үткəргечлəрең дə икенче
итеп корылганын, күп нəрсəлəрнең
үзгəргəн икəнен, эзлəнə торгач,
тикшерə торгач, абайлый баш-
ладым. Бөтенлəй эзсез югалмаган
икəн, алдан əзерлəнгəн икəн,
дигəн уйга килеп, өй эчендəге
үзгəрешлəргə игътибар иттем.
Тикшергəн саен үз телəгең белəн
китүеңə ышана бардым.
Еллар үтə торды, хəзер өйдə
үзем генə, балалар читтə яши.
Яхшы балалар табып, яхшы итеп
үстердем, дип əйтə алам, яхшы
итеп тəрбияли алдым, дип куанам.
Чөнки бу авырлыкны балаларым
ничек үткəрер дип курыккан идем.

(Адресым редакциядә.)

Фото: freepik.

Син кайда? (Ахыры)
Син кайда? (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: