Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 февраль , 12:25

Син кайда? (Башы)

Нинди язмыш соң бу? Əллə ялгышмы? Ялгыш булса, кайда һəм кайчан ялгышты соң алар? Ничəмə еллар шул сорауга җавап бирүче, “Нурия, син аны башкача уйлама, онытырга тырыш” дип əйтүче кеше юк. Һəркем үз дөньясына бирелеп, көндəлек тормышы белəн мəш килə. Тик ул гына көннəр, айлар, еллар инде оныта алмый, җавап эзли... Аның сөйгəне, гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлаган, балаларының атасы, Давыты юкка чыкты.

Син кайда? (Башы)
Син кайда? (Башы)

Күкне йолдызлар чуарлаган.
Йолдызларны тагын да матурлар
өчен алар янына ай да чыккан,
гүя аларсыз яши алмый. Озак
кына карап торсаң, ай елмая, ə
йолдызлар, җем-җем итеп, күз кыса
сыман. Төн шундый матур, тирə-
якта шылт иткəн тавыш та юк.
Нурия болдырга чыгып, җемел-
дəшкəн йолдызларга карап, уйга
баткан. Нинди язмыш соң бу? Əллə
ялгышмы? Ялгыш булса, кайда һəм
кайчан ялгышты соң алар? Ничəмə
еллар шул сорауга җавап бирүче,
“Нурия, син аны башкача уйлама,
онытырга тырыш” дип əйтүче кеше
юк. Һəркем үз дөньясына бирелеп,
көндəлек тормышы белəн мəш
килə. Тик ул гына көннəр, айлар,
еллар инде оныта алмый, җавап
эзли... Аның сөйгəне, гомерлек
тор мыш юлдашы итеп сайлаган,
балаларының атасы, Давыты
юкка чыкты. Ике баласын, сөйгəне
Нурияне калдырып, бер нəрсə
əйтмичə кинəт юк булды. “Эшкə
киткəн”, дип ирен көткəн Нурия
ничəмə еллар билгесезлектə яши.
Һаман җавап көтə. Ни өчен? Нигə?
Ни өчен? Син кайда?
...Алар институтның беренче
елында ук бергə яши башладылар.
Давыт Баймак районы егете иде.
Гаилəдə бишенче бала булып
туды ул. Өч абыйсы һəм апасы
белəн əти-əни назына күмелеп,
яшəделəр. Давыт абыйлары бе-
лəн далага чыгып, малайлар
белəн ат ярыштырып, төннəрен ат
каравыллап, елгада су кереп, чыр-
чу килеп, чыныгып үсте. Язларын
сабан туйларында көрəш батыры
исемен яулый иде. Үз тиңнəре ара-
сында иң озын чибəр егет булып
буй җиткерде. Давытка гашыйк
булмаган кыз калмады, тик ул гына
нигəдер бер кызны да үз итмəде.
Үзенең хыялындагы кызны эзлəде
ул. Армия хезмəтеннəн кайткач,
институтка имтихан бирергə бар-
ды һəм анда кечкенə буйлы, озын
чəчле, бик чибəр кызны күрде. Үз
уенда йөрткəн кызны əнə шулай
очратты ул һəм аны читтəн генə
күзəтə башлады. Бу кыз гүя фə-
рештəгə тиң иде. Озын буйлы Давыт
янында курчак кебек кенə.
Кызның исеме Нурия иде, татар
кызы, күрше өлкəдəн. Дүрт кыз
арасында иң өлкəне, ə иң кече
сеңлесенə җиде яшь. Əнисе –
укытучы, əтисе – механизатор. Əти-
əнисе эштə чакта өч сеңлесен карау
Нурия җилкəсенə төшə иде. Əле дə
уенда тик имтиханнарны биреп,
укырга керү генə. Янында уралган
кара бөдрə чəчле, тыныч холыклы,
аз сүзле егетне күрмəде дə.
Имтихан биреп чыккач, кыз тулай
торакка юл алды. Аны көтеп торган
Давыт та кыз артыннан иярде,
кая барасын белəсе килде. Кыз
Давыт торган тулай торакка кереп
китте. Əнə шулай итеп алар бер
институтта укып, бер тулай торакта
яши башлады.
Шушы кыз ничəмə ел аның хыя-
лында йөрде бит, хəтта төш лəренə
керə иде. Шатлыктан кыч кы расы,
бөтен дөньяга Нурияне табуын
хəбəр итəсе килə иде. Ул башка
нəрсə уйлый алмады, уенда – шушы
кызны үзенə карату, үзенə гашыйк
иттерү генə иде. Нурияне кинога
чакырды, паркларга алып барды.
Аны кочаклап аласы, күтəреп
йөртəсе килде, лəкин ярамый. Кыз
да үзен бик ипле тотты, тəрбияле
җирдə, яхшы гаилəдə үсүе əллə
каян күренеп тора.
Иртəн күзен ачуга Давыт Нурияне
уйлый башлый. Нурияне уйлап
йокыга тала, ансыз яши алмас
дəрəҗəгə җитте. Кызның һəрбер
сүзен тыңлап, аның авызына гына
каян торды, ансыз тормыш кызык
түгел иде.
Җəйге ялга кайтыр вакыт җитте,
имтиханнарны биреп бетерделəр.
Давыт, бүлмəдəшлəре белəн сөй-
лəшеп, бəйрəм үткəрергə бул-
дылар. Бүлмəлəренə кызларны
чакырып табын оештырдылар.
Бəйрəмнəн соң Нурия үзлəренең
бүлмəсенə кайтырга булгач, Давыт
аны озата китте. Бүлмəсенə ияреп
керде. Нурияне кочагына алып:
“Ничек синсез җəй буе яшим соң?”
– дип, аңа төбəлде.
Алар кочаклашып, сөешеп туя
алмыйча, төнне бергə чыктылар.
Давыт Нуриянең колагына өзлексез
пышылдады:
– Син минеке, мин сине генə сөям,
синсез яши алмыйм, мин сине генə
яратам, хыялымдагы мəхəббəтем
минем, сине эзлəп таптым, хəзер
син минеке генə!
Икенче көнне дə бер-берсеннəн
аерыла алмыйча, озак-озак йөр-
гəннəн соң, кыз белəн егет авыл-
ларына, җəйге ялга, кайтып кит-
телəр, бер-берсенə хатлар язып
торырга дип сүз куештылар.
Давыт җəй буе үз-үзен кая куярга
белми, Нуриясен сагынды. Соңгы
бергə булган төнне уйлады. Көннəр
əкрен уза сыман тоелды. Авылда,
əтисе йортында, эш күп иде. Башын
басып эшкə кереште, онытылып
торыр өчен, туктамый эшлəде.
Əти-əнисе улларының ир корына
кереп баруына куандылар, тик аның
берүзе калып, уйга чумып, бер
ноктага текəлеп ятуы гына сəер
тоелды. Сорашсалар да, Давыт
аларга җавап бирə, үз хəлен аңлата
алмас иде.
Җəйге ял үтеп китте. Менə алар,
ниһаять, очрашты. Нурия үзгəреп
киткəн иде, йөзе агарып, үзе арып
талган төсле тоелды. Иптəш кызы
килеп җитмəгəн, бүлмəдə үзе генə
иде.
Егет аңа ярдəмлəште, идəнне
юып чыгарды. Нурия тузаннар
сөртте, тəрəзəне чистартты. Икəү-
лəшеп кичке аш ашадылар һəм
Давыт Нурия янында куна калды.
Кыз аңа үзенең авырга калганын,
теге төннең алар язмышын
үзгəртəчəген əйтте. Давыт кинəт
торып утырды, аягына торып басты.
Нурияне урыныннан күтəреп алып,
əйлəндерə башлады. Нурия аныкы
гына! Давыт аны өзелеп сөя! Ул
ансыз яши алмый!
Ə Нурия үзенең авырга калуын
белгəч, нəрсə эшлəргə, нəрсə
уйларга белми гаҗиз булган иде.
Егетнең нəрсə əйтерен газапланып
көткəн иде. Ə Давыты бу хəбəргə
бик куанды, аны күклəргə чөйде.
Баланың күп мəшакəть тудыра-
чагын алар аңлап та бетерми, лəкин
сөюлəре көчле иде.
Шул көннəн алар тулай торактан
икесенə бер бүлмə алып яши
башлады. Давыт өйдəгелəргə хəбəр
итеп, бер ялда кызны үз лəренə
таныштырырга алып кайтты.
Икенче ялда Нуриянең авылына
киттелəр. Авыл бик зур, матур,
төзек, татар авылы. Өч чакрым
озынлыгында, өч урам булып, елга
буена тезелеп салынган, биек зур
өйлəр. Əлеге көндə дə мəчетлəре
бар, бай авыл икəне күренеп тора.
Давытны бик яхшы каршы алды-
лар. Нуриянең əнисе, кызлары
белəн, йөгереп йөреп табын əзер-
лəделəр. Кызлар һəрберсе үз
эшен белеп эшли, өйдə тынычлык.
Əнисе генə өзеп сөйлəште: “Эшне
бозгач, тиз төзəтегез, килəсе атнага
əти-əниегез танышырга килсен,
яңадан ике атнадан туй эшлибез.
Мин – укытучы кеше, йөземə
кызыллык китердегез, безгə бу
авылда яшисе, эшлисе бар!” – дип,
кыска гына вакыт бирде. Егетнең
кыздан өлкəнрəк булуын да əйтеп:
“Акыллырак булырга кирəк иде,
унтугыз яшенə ана булачак бит.
Икегез дə укыйсыз, минем кызым да
бала белəн өйдə ятмас, укыр, укуын
дəвам итəчəк – шуны да белегез.
Бергə эшлəгəч эшне, укуыгызны да
бергə бетерəсез”, – дип өстəде.
Ике як əти-əнилəр дə туйны зурлап
уздырды. Яшьлəр бергə яшəп, бəби
көтə башлады. Давыт кəлəшен бик
саклап, җитəклəп йөртте. Кечкенə
буйлы Нурия йөген авыр күтəрде,
тиз арыды, өстəвенə, имтиханнарга
да əзерлəнергə кирəк.
Менə көткəн көн килде. Нурия
имтиханын биреп чыгуга, бала
табу йортына илттелəр. Ул ир бала
тапты. Давытның башы күккə тиде.
Аның улы бар, улы туды. Давытка
охшаган малай, кара чəчле, кара
күзле, теремек иде улы. Нурияне
бала белəн Баймакка, əтилəренə
алып кайтты. Бала ике айлык
булгач, Нурия укуын дəвам итте.
Давытның əнисе баланы алып
калды, чөнки ул эшлəми, өйдə
генə иде. Бала алты айлык булгач,
аны Нуриянең əнилəренə китереп
калдырдылар. Һəм əти-əнисе укып
беткəнче, улы авылда, Нуриянең
əти-əнисендə үсте. Өч сеңлесе һəм
əнисе алмашлап бала карадылар.
Кызлары беренче сменада укыса,
үзе икенче сменада укытты. Əнə
шулай итеп, оныкны үстереп
җибəрделəр, кызлары Нурия укуын
бетерсен, артта калмасын дип
тырыштылар.
* * *
Еллар үтə торды, Давыт белəн
Нурияне Чилəбе өлкəсендəге
район үзəгенə эшкə җибəрделəр.
Дипломлы ике укытучы эшкə килеп,
бер мəктəптə эш башлады.
Нурия – математика, Давыт
физика укытты. Яңа зур фатир
бирделəр. Яхшылап бүлмəлəргə
ремонт ясап, җиһазлар алып, матур
итеп яши башладылар.
Кызлары туды, гаилəдə хəзер
ике бала үсə. Тормышлары җитеш,
əти-əнилəренə кунакка кайтып
торалар. Ун еллап укыткач, Давыт
совхозга баш энергетик булып эшкə
күчте. Уллары Нур икенче курста
институтта укый, кызлары Гүзə-
лия – сигезенче сыйныфта. Нурия
инде ничəмə еллар шул ук мəктəптə
математика укыта.
Совхоз берничə авылны бер-
лəштерə, Давытның эш белəн иртə
чыгып китсə, төнсез дə кайтып
кермəгəн көннəре күп. Гаилəсе моңа
өйрəнеп беткəн. Кайчак ут сүнсə,
төннəрен дə чыгып китə иде. Һəм,
уйламаганда, башка сыймаслык хəл
килеп чыкты. Егерме еллап бəхетле
аккан гаилə тормышы челпəрəмə
килде: март аенда Давыт суга
чумган кебек юкка чыкты!

(Ахыры бар.)

Фото: freepik.

Син кайда? (Башы)
Син кайда? (Башы)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: