Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 февраль , 10:41

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Кара сумка

Башта әниемнең бертуган сеңлесенә тукталабыз, анда бер-ике көн кунак булгач, яңадан әллә нинди урманнар аша үзеннән ике-өч яшькә олы апасына юллана торган идек. Ярый әле,  теге авыр кара сумка әзрәк бушый иде. Көн эссе, тамак кибә мин елыйм, әнием юата. Үзебез белән алган бер шешә су бик тиз бетә.  Юл өстендә җыелган су күрсәк, яулык аша сөзеп эчәбез. Әйе, бар иде заманалар!

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Кара сумка
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Кара сумка

Элек, без беләкәй чакларда, әти-әнинең кунакка гына йөри торган кара брезент сумкасы була торган иде. Ул мескен сумканы “хәерче сумкасы” дип тә атыйлар иде. Ул үзе бик артык зурдан түгел, ә шулай да эченә бик күп нәрсәләр төяп була иде. Безнең әти үзенә бик таман гына итеп, эш сумкасы теккән иде.  Аның эченә көн озынлыгына җитәрлек ризык төялә, банка тутырып су алына. Эченнән бөтен көнкүреш әйберен табып була иде. Тәлинкәсе, кашыгы, кружкасы, тәмәкесе, шырпысы, тастымалы –  барсы да шунда төялә.

Ә эштән кайтканда, ул сумка эчендә катгый рәвештә куян күчтәнәсе булыр иде. Без әтинең эштән кайтканын дүрт күз белән көтеп ала торган идек. Әни пешереп җибәргән йомырка, бик тәмле тоелган ит, кыр җимешләре дә ияреп кайта. Әтиебез, үзе ашамыйча, безне куандырыр өчен алып барган ризыкларын, бүлеп, күчтәнәч итеп алып кайтыр иде. Хәзер андый сумкаларны музейлардан эзләсәң дә табып булмастыр, мөгаен.

Без дә әни белән шул сумкага адәм күтәрә алмаслык күчтәнәчләр төяп, әнинең туган авылына кунакка бара торган идек. Ул вакытта бернинди дә техника заты юк, 40-50 чакрым араны җәяүләп үтеп, арып-талып, хәл бетеп барып егыла торган идек. Мине, бик бәләкәч кенә булсам да, әнием үзе белән иптәш итеп алгандыр инде, күрәсең.

Башта әниемнең бертуган сеңлесенә тукталабыз, анда бер-ике көн кунак булгач, яңадан әллә нинди урманнар аша үзеннән ике-өч яшькә олы апасына юллана торган идек. Ярый әле,  теге авыр кара сумка әзрәк бушый иде. Көн эссе, тамак кибә мин елыйм, әнием юата. Үзебез белән алган бер шешә су бик тиз бетә.  Юл өстендә җыелган су күрсәк, яулык аша сөзеп эчәбез. Әйе, бар иде заманалар. Ярый ул чакларда аю, бүре-фәлән очрамый иде, әллә безнең урманнарда алар булмадылар микән? Анда-санда кыр куяннары күренеп кала иде. Берчак шулай юл буенда өтәләнеп беткән бер төлке юл аша өстерәлә-өстерәлә чыгып китте. Бахырың, ул бик жәл тоелды миңа.

Ул чакларда туган туган белән аралашып яши белгән. Ара ерак, техника юк, дип тә утырмаганнар. Кунаклашулар бар иде, бер-ике елга бер кунаклар килә торган иде. Әниемнәр үзләре дә кунакка йөрер иде. Бер йортта кунак булса, күрше-күлән дәшеп алып, кунак итә торганнар иде, ә кичен кунаклар янына күршеләрне дә дәшеп алалар. Халык ярлы яшәсә дә, ярлы булуларына карамастан, күңелләре бай иде. Хәзер кунаклашулар бетте, хәтта күрше күршесенә керми, әллә ниләр булса да, ишетми дә калулары бар. Кызганыч ки, күңелләр ярлыланганнан-ярлылана бара.

Эх, шул элеккеге вакытлар кире кайтсын иде дә, тагын әнием белән шул кара хаерче сумкасына күтәрә алмаслык авыр итеп күчтәнәчләр төяп, җәяүләп генә әниемнең туган якларын урап кайт иде ди. Менә хәзер үзем дә әниемнең яшенә җиттем, Аллаһыга шөкер, тик менә туганнарым гына бу фани дөнья белән хушлашып бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһының рәхмәтләрендә була гына күрсеннәр инде, Раббым!

Әйе, туганнар исән чакта бер-береңнең кадерен белеп,  хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?!

Караидел районы.  

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Кара сумка
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Кара сумка
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: