Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль , 09:40

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (13)

Сəфəргали карт соңгы өч-дүрт көн эчендə башыннан үткəннəрне сөйлəп бирде. Кунак авызын ачып тыңлады.– Суга салдың? Ничек салдың? – дип аңгыра сорау ычкындыруын сизми дə калды Əнвəр карт, хикəят тəмам булгач.Бу сорауга Сəфəргалие ни əйтсен?– “Чуп” итеп калды… – диде.

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (13)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (13)

(Ахыры.)

12
Таң белəн Сəфəргали картның кесə телефоны шылты-
рады.
– Тəмле төшлəр күреп йоклыйсыңмы, əллə уяндың
дамы?.. – Трубкада аның балалык дусты Əнвəр тавышы
иде. Калын, азрак карлыккандай тоелган тавыш,
һичкемнеке белəн бутый алмассың. Əнвəрнең генə
əңгəмəне менə шулай, сəлам биреп тормый, башлый тор-
ган гадəте бар.
– Без, авыл кешелəре, иртəн торып ярты эшебезне
тəмамладык инде. Сез генə анда, шəһəрдə, төшкə чаклы
йокы симертəсездер.
– Йокы симертсəм, рульдə булмас идем əле. Төне буе
дип əйтерлек борсаланып яттым-яттым да иртəн бор-
салануымның сəбəбен ачыкладым. Баксаң, кичекмəстəн
Өчкуяныма кайтарга кирəк икəн дə, сезнең белəн
күрешергə, яшьлек сукмакларыма аяк басарга…
Сəфəргали абзый шатлыгыннан чак биергə төшми
калды.
– Чынлапмы, Əнвəр дус?
– Минем кайчан буш хəбəр сөйлəгəнем бар? Санап
карасам, кайтмаганыма да биш ел үтеп киткəн… Ярар,
“дөл-дөл”ем яшь айгырдай уйнаклап тора, дүрт сəгатьтəн
кайтып җитəрмен.
Сəфəргали абзый күңелле хəбəрне Зөлəйхасына
җиткерде.
– Əнисе, син камыр ашларыңны карый тор. Мин, чатан-
лый дип, ак сарыкны көтүгə җибəрмəгəн идем, шуны
чалам. Кадерле кунакны суыткычта туңдырылып ярты ел
яткан ит белəн сыйлап булмый бит. Куллама пешерерсең,
шашлык кыздырырбыз. Аның бит əле өстəлгə əчесе дə
кирəк… – дип сөйлəнде ул.
– Аш-суын карармын əтисе, йөзеңə кызыллык китермəм,
шашлыгы белəн əчесе инде – синең хəстəр, – диде
Зөлəйхасы.
Бергə, бер кашыктан ашап дигəндəй, үстелəр алар
Əнвəр белəн. Сугышта əтилəре ятып калган ил балалары
нинди нужалар татыса, алар да шуны татыдылар. Алабута
икмəге, бəрəңге кəлҗемəсе ашап, балтырган шулпасы
чөмергəн чакларын һичкайчан онытасылары юктыр. Ун
сыйныфны бергə тəмамладылар. Сəфəргали авылда
төплəнде, Əнвəр, Свердловск шəһəрендə юридик инсти-
тут тəмамлагач – Уфада. Судта да эшлəде, прокуратура-
да да. Укыганда ук өйлəнешкəн марҗасы белəн тату яшəп
өч бала үстерделəр. Марҗасы күптəн вафат, балалары да
төрле якларга таралышты. Берүзе көн күрə. Авылда
туганнары калмагач, нигезе беткəч, бик еш кайтып та йөри
алмый.
Йортлары тəңгəленə соры төстəге “Вольво” килеп тукта-
ганда, Сəфəргали абзый, капкасын ачып куеп көтə иде
инде. Кунак машинасыннан төште, кочаклаштылар.
Сəфəргали – озын, чандыр гəүдəле, Əнвəр – тəбəнəк,
юан, туп кебек. Сəфəргалинең бөдрə чəче һаман да кеп-
касына сыеп бетə алмый, Əнвəрнең яшьтəн үк пелəш-
лəнгəн башы кояшта көзгедəй ялтырый. Сəфəргалинең
тырпаебрак торган мыегы бар, Əнвəр түгəрəк итеп сакал
үстереп җибəргəн. Холыклары да төрле аларның.
Сəфəргали җайрак кузгалып, ырамлырак эшли торган-
нар нəселеннəн. Əнвəрне дə ырамсызлыкта гаеплəрлек
түгел, əмма ул – бик тиз кабынып китə торган ир. Тик эш
төс-баш, холык охшашлыгында гынамыни? Уй, фикер,
күңел дулкыннары бер яссылыкта тирбəлə аларның.
Менə шушы нəрсə гомерлəре буена тугры дуслар итеп
калдыра да инде.
– Их, Зөлəйха! – диде кунак, чəй өстəле артына утыргач.
– Бигрəк чибəр, бигрəк уңгансың инде. Сəфəргали чосрак
булып, сине алдан элəктермəсə, үзем аладыр идем бит
сине!..
Əнвəрнең болай əллə чынлап, əллə шаяртып əйткəн
сүзлəренə күнеккəн инде алар.
– Син авылдан чыгып киткəндə, мин үсмер кыз гына
идем. Ничек алыр идең икəн?
– Анысын ничек тə чамалар идем əле…
– Йə, очрашу хөрмəтенəме, синең ирешə алмаган
максатың кайгысыннанмы, берəрне тотабызмы? – диде
Сəфəргали, табын уртасында балкып утырган шешəгə
ишарə итеп.
Əнвəр бу сыйдан баш тартты.
– Белəсеңме, Сəфəргали дус, хезмəт юлымда ул шай-
тан төкереген бушка чөмерергə күпме мөмкинлеклəр
булды: командировкалары, банкетлары, фуршетлары,
шашлык-машлыклары… Барысында да авызымны
шапылдатып утырсам, күптəн алкашка əйлəнер идем, я
булмаса, бөтенлəй юкка чыгар идем. Яшь чакта ук үземə
сүз бирдем. Сəгать кичке алтыга чаклы авызыма да
алмас ка, кичен дə ике рюмкадан арттырмаска…
– Ярар, кичен, шашлык белəн сыйланганда, карарбыз соң.
Төштəн соң хуҗа белəн кунак йөрергə чыктылар. Тəүдə
авылның теге башына үттелəр, аяк киемнəрен салып,
балакларын сызганып, Бүлə аша чыктылар, калкулыкка
күтəрелеп, зират капкасын ачып керделəр. Мал таптама-
гач, зиратны чия басып бара. Əнилəренең каберлəре,
берсе астарак, берсе өстəрəк, чиялек арасында торып
калган иде инде. Ярый əле Сəфəргали, яз саен килеп, үз
əнисенекен дə, Əнвəрнекен дə чүп-чардан тазарта,
кирəкмəгəн үсентелəрдəн арындыра. Былтыр буявы уңган
рəшəткəлəрне ачык яшелгə буяп та куйган иде.
– Рəхмəт, дус, – диде Əнвəр, – анасы кабере янында
озак кына сүзсез торгач. – Монда сукмакны суытмаганың
өчен рəхмəт…
Кайтырга чыккач, мəктəпкə сугылдылар. Типовой проект
белəн төзелгəн ике катлы мəктəп алар укып бетеп байтак
еллар узгач кына төзелде əле. Алар укыганы биш-алты
иске агач биналарда урнашкан иде. Кыш булса, суык, яз
җитсə, түбəлəреннəн класс идəненə “тып-тып” тамчы
тама. Шулай да нинди күңелле булган ул чаклар! Көн
кичкə авышып баруга карамастан, директор урынында
булып чыкты.
– Əссəламегалəйкем, Габит туган!
Яшь булса да, итагатьлек калыпларын белə ул.
“Исəнмесез”, дип, заманча сəлам бирмəде.
– Вəгалəйкем-əс-сəлам, абзыйлар! – дип, урыныннан
ишек янына килеп күреште. – Сəфəргали абзый белəн еш
очрашып торабыз, сезне, Əнвəр Гарифович, күптəн күргəн
юк. Нинди җиллəр ташлады?
– Нинди җиллəр дип, Габит энем, туган авылны сагыну
җиллəре инде. Кайтмаганыма биш ел булып китте…
– Ешрак кайтырга да кирəктер, Əнвəр абзый. Менə өч
елдан мəктəбебезнең сиксəн еллык юбилеен үткəрергə
җыенабыз, тантанабызның түрендə булырсыз дип өмет
итəбез. РСФСРның атказанган юристы бит сез,
мəктəбебезнең горурлыгы…
“Мəктəп горурлыгы”, хəйлəкəр елмаеп, Сəфəргалигə
караш ташлады. Директор бу ишарəне яхшы аңлады.
– Сəфəргали абзый турында əйтеп торасы да юк, аның
урыны болай да һəрчак түребездə.
– Уку елы тəмамланган, нишлəп əле директор болай
соңлап эш бүлмəсе саклап утыра? – диде Сəфəргали,
сүзне икенчегə борып.
– Таң белəн Сиргалин чакыртты! – дип шат елмайды
директор.
– Түрə чакыртканга шатланалар димени, энем, дип, –
хəйлəкəр елмайды Сəфəргали дə. – Пешерергə, утлы
табада бастырырга чакыртадыр?..
– Юк, алай булмастыр. “Күрше авыллардан килə торган-
нарын да исəпкə кертеп, өлкəн сыйныф укучыларыңның
исемлеген төзе дə, килеп җит”, – диде. Тел төбенə кара-
ганда, теге юньсез карарыннан баш тартырга җыена,
булса кирəк.
– Бу, Сəфəргали абзый, синең тырышлыгың булса
кирəк?
– Куй əле, энем, мине, пенсиядəге механизаторны,
хəзерге заманда кем санга суксын? – дигəн булды карт.
Авыл хакимиятенə дə сугылдылар.
Кəгазьлəргə күмелеп утырган Корманаев аларга ачык
йөз күрсəтергə тырышты. Əмма, кул сəгатенə күз ташлап,
вакыты тыгыз икəнлеген белдерүдəн дə тартынмады.
– Их, абзыйлар! – диде ул, көчлəп елмаеп. – Рəхəтлəнеп
утырып əңгəмəлəшергə… Ə, бəлки, Бүлə буена чыгып
кəеф-сафа корып та утырырга иде дə соң, эш бит! Таң
белəн Чураев чакырткан. Булачак күпернең проект-смета
документациясен алсын да, килеп җитсен, дигəн. Əле
менə шуны барлап утыруым. Бер капчык кəгазь!..

13
Пөхтə ишегалды почмагындагы шомырт агачы
янəшəсендə сыйлы өстəл, шул өстəл белəн өй арасында
йөгереп йөргəн йорт хуҗабикəсе, читтəрəк каен күмеренең
сыек яктысын һəм кызган сарык итенең тəмле исен тирə-
якка тараткан мангал, күктə яңа гына калыккан тулы ай,
эскəмиядə мунча кереп чыккан ике дус – дөнья төгəллеге
өчен тагын ни кирəк? Серлəштелəр, сөйлəштелəр,
көлештелəр, хəтта җырлап та алдылар.


Ай югары, ай югары,
Айга менəсем килə;
Айга менеп, түбəн карап,
Сине күрəсем килə…


Авылның кичке авазларына колак салып, бераз утыр-
гач, Сəфəргали карт бозды тынлыкны:
– Безнең хəллəрне сораштың да, безнең хəллəрне
сораштың, Əнвəр дус. Ике самавыр чəй эчкəч, исəнме,
кодагый, кебегрəк була инде, үзең ничек яшисең соң?
Пенсия акчасы гына ашап ятасыңмы, əллə берəр җирдə
эшлисең дəме? Берүзеңə кыендыр бит, əби тапмадыңмы?
Кунак көлеп җибəрде.
– Сиксəнне куганда өйлəнгəннəр дə бардыр дөньяда.
Мин, Сəфəргали дус, андыйлар токымыннан түгел.
“Беренче хатын – Ходайдан, икенчесе – шайтаннан”,
дигəн əйтем бар, мин шуңа ышанып яшим. Бергəлəп шат-
лыкта яшə-яшə дə, əкияттəге кебек, икəвең бер көндə үл
дə кит икəн. Тормышта алай түгел шул ул. Менə син миңа
караганда бəхетлерəк…
– Без дə Зөлəйха белəн бер көндə китмəбез бу дөньядан.
Мин алдарак китсəм, дөресрəк булыр, дип телим
Аллаһыдан.
– Кыен чаклар булгалый, шуның өчен үземне эш белəн
юатам.
– Нинди эш?
– Мактанып та алыйм əле. Мин бит отставкадагы өлкəн
юстиция советнигы гына түгел, юридик фəннəр кандида-
ты да. Студентларга белем бирəм.
– Син укыдың шул, ə мин… – дип авыр сулады Сəфəргали
карт.
– Борыныңны югары тот, дус. Нəрсə генə димик, икмəк
үстерүдəн дə изге эш бар микəн дөньяда? Ə “Русиянең
атказанган механизаторы” исемен телəсə кемгə бирмилəр.
– Ярар, Крылов бабай мəсəлендəге Əтəч белəн Күке
кебек, бер-беребезне макташып утырмыйк əле, тагын
берəрне күтəреп, шашлык ашап алыйк та, мин сиңа бер
мəзəк сөйлим.
Əнвəр картның кызыксынучан холкы озак көтəргə ирек
бирмəде.
– Йə, сөйлə инде, диде ул, ике-өч кисəк итне кабалан-
кабалан чəйнəп йоткач.
Сəфəргали карт соңгы өч-дүрт көн эчендə башыннан
үткəннəрне сөйлəп бирде. Кунак авызын ачып тыңлады.
– Суга салдың? Ничек салдың? – дип аңгыра сорау
ычкындыруын сизми дə калды Əнвəр карт, хикəят тəмам
булгач.
Бу сорауга Сəфəргалие ни əйтсен?
– “Чуп” итеп калды… – диде.
– “Чуп” итеп калды? Ха-ха-ха!
Кунагының сыны катып көлүенə Сəфəргали карт та
кушылды. Бу кызыкка хəтта өендə табак-савыт юу белəн
мəшгуль Зөлəйха карчык йөгереп килеп чыкты.
– Нигə бар авылны йокыдан уятырлык итеп хихылдый-
сыз ул?
– Кызык бит, – диде кунак.
– Нəрсə кызык?
– “Чуп” итеп калган!..
– Дөрес эшлəгəнменме? – диде Сəфəргали карт, кыен-
лык белəн тынычлангач.
– Дөрес тə, дөрес түгел дə. үзеңə калдырмавың, авыл-
дашларга таратып бирмəвең минем карашка да дөрес, юк
итүең дөрес түгел. Телевизор карыйсың бит инде?
Реклама өлешендə тоталар да ил халкының күзлəренə
тилмереп карап яткан балаларны күрсəтəлəр. Тегесенə
чит илдə операция ясату өчен өч миллион акча кирəк,
монысына – биш миллион, тагын берсенə – ун миллион!
Байлар бик биреп бармый. Хəерче халыктан тиенлəп
җыябыз. Бу бит – ил өчен хурлык!
– Акча сиңа элəксə, ни эшлəр идең соң?
– Авыру балаларга ярдəм итəр өчен хəйрия фонды ачар
идем. Синең хəрам дип суга батырган акчаң шуның баш-
лангычы булыр иде, аннан спонсорлар таба-таба тулы-
ландыра барыр идем.
– Бик мəслихəт! – диде Сəфəргали карт, ни əйтергə
белмəгəннəн.
– Мəслихəт! Менə бит исемен дə таптың. “Мəрхəмəт”
атлы хəйрия фонды бар, “Мəслихəт” атлысы нишлəп бул-
маска тиеш? Исеме табылды да ул, Сəфəргали дус, акча-
сы гына юк.
– Нишлəп булмасын, бар! – дип кычкырып җибəрүен
сизми дə калды хуҗа кеше.
– Айчумган ятуындамы?
– Айчумган ятуы – ул безнең сбербанк икəн дип исəплə.
Сакларга салдык, кирəге чыккач – тартып чыгардык. Əнə,
абзар башында озын багор ята, киттек…
Картларның көлешүеннəн Фəйрүз йокысыннан уянып
капка төбенə чыгып утырган иде. Күрше абзыйсы белəн
аның кунагы, аякларына резин итеклəр киеп, багор алып,
Айчумган ятуы ягына чыгып китүен күреп, егет, мине
алмый гына тəртə озынлык шамбы каптырырга киттелəр
инде болар дип, уфтанып калды.
…Кунак икенче көн таң белəн үк юлга чыгарга җыенды.
– Ай күрде, кояш алды гына булды бит инде бу кайтуың.
Əнвəр абый. Ичмасам, өч-дүрт көн генə булса да ял итəр
идең. Сəфəргали белəн икəүлəп, Фəйрүзне дə ияртеп,
балыкка барыр идегез…
– Бардык инде, балыкның иң зурын каптырдык… –
Картлар тагын икəүлəшеп көлеп җибəрделəр. – Иртəгə
студентларымнан имтихан аласым бар шул. Югыйсə…
Кунак руль артына утырды. Ишеген япмаган иде əле,
дустына эндəште:
– Миңа ышанасыңдыр бит, Сəфəргали?
– Юк сүз сөйлисең, Əнвəр.
– Шулай да һəр эштə тəртип булырга тиеш. “Мəслихəт”
фонды идарəсенə əгъза итеп сине дə кертəм. Күпме
кергəн, күпме чыккан, ничə тиен кайда һəм ничек тоты-
нылган – квартал саен отчет җибəреп торачакмын…
Үзегез миңа кунакка килегез!..
Машина кузгалды. Карт белəн карчык капка төбендə,
бер-берсенə сыена биреп, торып калдылар…

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (13)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (13)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: