Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль , 12:20

Гөл Мирһади. Уйланулар. Әниле-кызлы (2)

Көн саен шалтыратышып торабыз торуын. Ə ярты елга бер кызымнан хат килə.

Гөл Мирһади. Уйланулар. Әниле-кызлы (2)
Гөл Мирһади. Уйланулар. Әниле-кызлы (2)

Кызым без яшəгəн авылдан
бик еракта, зур шəһəрдə төзүче
һөнəре ала. Ярты елга бер генə
өйгə кайта. Алты ай бик озак үтə.
Туймазы белəн Уфа арасын Питер
поезды шуышкан кебек. Кызым
кайтып өйдə торган көннəр бик
тиз уза да китə. Самолетта очкан
кебек кенə. Сагынабыз.
Көн саен шалтыратышып то-
рабыз торуын. Ə ярты елга бер
кызымнан хат килə. Хөкүмəт дүрт
бала тапканга биргəн ярдəмне
алыр өчен уку урыныннан
белешмəлəрне яңартып кына то-
рырга кирəк. Беренче курсның
башы. Кызымнан хат килеп
төште. Элекке, телефон булма-
ган замандагы дулкынлану белəн
конвертны ашыгып ачтым. Эчен-
дə – кечкенə өч кəгазь, коры до-
кумент. Кош теледəй генə язу
эзлəдем. Юк.
Кызым шалтыраткач:
– Их, нигə бер-ике юл хат та
язып салмадың? – дидем.
– Əнкəй?! – дип үзенə генə
хас шаян интонация белəн
җавап бирде кызым. – Көн саен
сөйлəшеп бетереп торабыз бит.
Нəрсə языйм?
– Миңа рəхəт булыр иде...

Соңгы сүзлəремне əллə ишетте,
əллə юк. Яшьлек ашыга инде ул
шулай...
Икенче, өченче курсларда да
ярты ел саен документларны
җибəреп торды. Юлда бик озак
йөри ул хат. Көтеп алабыз.
Дүртенче курсның икенче семе-
стры. Безнең абзар кыегындагы
ояга сыерчыклар кайтты. Беренче
көнне оя өчен ике пар сугышып
маташты. Кызык бит: кесə теле-
фоным белəн видеога төшердем
бу тамашаны. Яз. Кояшлы җылы
иртə. Сыерчыклар сайрый. Əтəч-
лəр кычкыра. Кара җирне күреп,
куанып тибенергə чыккан та-
выклар җырлый. Сыерчыклар-
ны якынайтып ничек төшерергə
өйрəтеп янымда икенче кызым
чуала. Бу тавышлар барысы да
“Сыерчыклар сугышы”на язылып
барды. Мəш килдек...
Йортта эшлəнгəн эшлəрнең,
өйдəге үзгəрешлəрнең фотола-
рын сорап ала кызым. Җибəреп
торабыз. Сыерчыкларны да Пи-
терга “очырырга” булдым. Ватцапп
аша бик уңайлы икəн, яшьлəрнең
өйрəткəнен көтеп торасы түгел.
Бераздан кызым шалтыра-
та: ”Əй, матурлар! Əй, сайрый-
лар! Əй, əтəчлəр кычкыра! Шəп!
Нигə шунда сыерчыклардан соң
үзегезне дə фотога төшермəдең
инде, əнкəй?..”

Гөл Мирһади. Уйланулар. Әниле-кызлы (2)
Гөл Мирһади. Уйланулар. Әниле-кызлы (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: