Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 февраль , 09:40

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (12)

Əбисе белəн пенсияне яхшы алалар икəн. Сəфəргали картның кеше кесəсендəге акчаны саный торган холкы юк. Берчак аның колагына бу хəбəрне Гыйльван тишеп китте: “Белəсеңме, Габдерəхим белəн карчыгы аена күпме пенсия ала? Егылып китə күрмə, алтмыш мең!”

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (12)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (12)

(Дәвамы.)

Ə нишлəп егылып китим инде мин? Лаек булганнар икəн, əйдə
алсыннар…” Пенсия күп алалар, дип, аларны да урап үтеп
булмый бит. Алтмыш янəшəсенə ике йөз кырык та өстəлсə,
эчлəрен тишмəс. Хəер аларга инде ни генə кирəк? Пенсия
алган көннəренə туры китереп Ырынбурдан кайтып йөргəн
уллары, оныклары шатланыр. Вəли алкашка өлеш чыгару
дөрес түгел. Əмма юньлəп əти-əнисен тəрбиялəмəгəн,
авылга өч тиенлек тə файдалары тимəгəн адəмнəргə
өлеш чыгару дөрес булырмы?
Габдерəхимнəрдəн бирерəк – Сəфəргали картның
күршесе, Аллаһ бəндəсе Фəйрүз. “Илдə чыпчык үлми”,
дилəр. Фəйрүзнең дə ач-ялангач йөргəне юк. Хəер, андый-
ларны хөкүмəт тə рəнҗетми, ай саен пенсиясен биреп
бара. Берəү булса, аз бирəлəр дип, зарланыр иде, Фəйрүз,
аена җиде мең түлилəр, дип, мактангалап та куя.
Өйлəндерəсе иде егетне. Гаилəле булса, ничек тə үз
көнен үзе күрер иде əле. Тик аңа нинди кыз килсен? Ничек
булса да, аны өлешсез калдырырга ярамый. Кулына
тоттырсаң, Вəли кебеклəр алдап алып бетерəчəк. Аныкын
Сбербанкка урнаштыру дөрес булыр.
Менə шулай, уйланып ятып, Сəфəргали карт ярты авыл-
ны үтеп чыкты. Пенсиялəре бəлəкəй карт-коры, Себердə
эшлəп йөргəн яшь-җилкенчəк, авылда айлык эш хакы
алып эшлəгəннəр… Барысы белəн беррəттəн Корма-
наевка да ике йөз кырык меңме? Байтакларның яшəү
чыганагы кыенлык белəн асраган мал-туарына кайтып
кала, Корманаев яхшы эш хакы ала…
Əле бит акча өлəшкəндə күпме көнчеллек, күпме үпкə,
күпме талаш булачак! Ə шул акча чыганагы турында
гайбəтлəр!.. Сəфəргали карт тəмам буталды. Тигезлəп
бүлеп бирү, шул адымы белəн авылдашларын шатланды-
ру уе, иртəнге томандай сыегаеп, юкка чыкты. Төшлəре-
саташулары да бик буталчык булды…
Зөлəйха карчык берни белми йоклаган дисезме?
Өегезгə текəтеп салынган алачыкка илле миллион акча
алып кайтып куегыз да, хəлəл җефетегезне тыныч кына
йоклатып яткырыгыз! Юк, ул акчалар аңа, чынлап та,
кирəкми. Балалары, оныклары да имин яши. Əлеге шул
авылдашларын шатландыру, авылдашларына ничек тə
ярдəм итү уе йоклатмады аны.
Акыллы хатын – акыллы хатын шул. Йорт башына түгел,
кеше башына бүлеп бирү фикерен куəтлəде аның аңы.
Авылда алты йөз кеше яши, кырык сигез миллионны
шуларга бүлсəң, җан башына сиксəншəр мең туры килə.
Авыл очы Вəлинең гаилəсендə җиде кеше, димəк, аңа –
биш йөз дə алтмыш мең. Пресс-подборщик кына ала əле
ул бу акчасына. Пенсиядəге китапханəченең заман техни-
касы турында хəбəрдарлыгы аптыратмасын укучыбызны.
Аның тормыш иптəше кырык ел стажы булган механизатор ич!
Вəли белəн Вəсимəгə – йөз алтмыш мең. Алар нинди
уңышлары белəн лаек бу бүлəккə? Эчеп бетерəчəклəр…
Габдерəхим карт белəн аның Сəлимəсенə – йөз алтмыш
мең. Ничек була инде бу? Алкаш Вəлигə дə, сугыш вете-
раны Габдерəхим картка да йөз алтмышар мең?.. Фəйрүз
берүзе, аңа – сиксəн. Бирсəң куаныр, бирмəсəң –
үпкəлəмəс. Гыйльванга да йөз алтмыш мең өлеш чыга-
рырга туры килер микəнни? Чыгармасаң, низаг куптарыр,
шикаять язар, Тукмаклыга чабар, Тукмаклы белəн генə
чиклəнмəс, Уфа юлларын таптар… Авылга əллə нинди
тикшерүлəр китертер. Əле өлеш чыгарсаң да: Ə нигə
Вəлигə биш йөз алтмыш мең, миңа йөз алтмыш кына
мең?” – дип бəйлəнер. Үз көчең белəн тапкан хəлəл акча
җитəр-җитмəс яшəгəндə генə рəхəт икəн ул. Юктан бар
булган хəрам байлык, картларны котыртып, яшьлəрне
аздырып, əлегə чаклы син дə мин яшəп яткан авыл хал-
кын əллə нинди бəлаларга тарытыр сымак тоелды
Зөлəйха карчыкка.
Таңгы эшлəрен башкаргач, икесе ике бүлмəдə йокысыз
төн үткəргəн карт белəн карчык, тамакларына азык барыр-
лык булмаса да, чəй табынына утырдылар. Ясап куелган
чəйгə тотыныр алдыннан бер-берсенə караштылар.
Зөлəйхага картының йөзе суырылып киткəндəй тоелды.
Сəфəргали картка əбисенең йөзендəге җыерчыклар
ишəйгəн сыман күренде. Бераз эндəшми утырганнан соң
хуҗабикə:
– Шулай… – дип авыр тын алды.
Хуҗа аз булса да җанланып киткəндəй булды:
– Син шулай уйлыйсыңмы, əнисе, мин дə шулайрак
уйлыйм, – диде.
Хуҗабикəнең дə караңгы йөзе ачыла төште.
– Ничегрəк уйлыйсың соң?
– Синең кебек уйлыйм инде… Юк итəргə кирəк!
Бəласеннəн башаяк!
Азга гына тынлык урнашкандай булды. Аннары икесе
бергə кычкырып көлеп җибəрделəр. Менə бит бергə,
чөкердəшеп, ярты гасырдан артык яшəү гыйльлəсе!
Катлаулылардан катлаулы мəсьəлəне сүзсез-нисез
дигəндəй чиштелəр дə куйдылар… Бары ничек юк итү
турында гына уртак фикергə килəселəре калды.
– Мунча мичендə яндырам, – диде карты, йөзенə
тəвəккəллек хисе чыгарып.
Карчыгы уйланып торасы итте.
– Ул бит сиңа əрдəнəлəп өелгəн, җəй буе киптерелгəн
каен утын түгел. Кара төтене, сасы исе бар авылга тара-
лыр. Ул мунчабызда арытаба үзебез ничек чабынырбыз,
тазарынырбыз? Əллə җиргə генə күмəсеңме, əтисе? Бүлə
буена чыгарып, тирəн кабер казып…
– Язгы ташкын актарып китереп чыгарсын да, бездəн
соң килер əллə кемнəрне акылданмы, юлданмы яздыр-
сын, дипме? Суга батырсак, дөресрəк булмасмы?..
“Кояш Җир тирəсендə əйлəнми, Җир Кояш тирəсендə
əйлəнə!” – дип ныкышкан Галилео Галилейны ничек җəзага
тарттыру турында киңəшне инквизиторлар озак кордылар
микəн – анысын тарих кына белə. Сəфəргали белəн
Зөлəйха хəрам акчалардан котылу юлын тиз хəл иттелəр.
Айчумган ятуына батырырга! Анда яшəгəн тəртə буе шам-
быларны моңа чаклы тоту гына түгел, берəү дə күрмəгəн
икəн, акчалы кейсны да берəү дə күрмəс тə, белмəс тə. Бу,
билгеле, көпə-көндез башкара торган эш түгел, караңгы
төшкəнне, халык көндезге эшлəреннəн йончып йоклаган-
ны көтəргə кирəк.
…Җəйнең көннəре озын. Шуның өчен, “аның бер көне
кышны туйдыра”, ди халык. Эшле кеше эшен көннəрнең
озынлыгына, аязлыгына шатланып башкара. Төннəрен
кырын юлда йөрер бəндəлəр кич булдыра, караңгы төшерə
алмый зарыга. Кулына эш бармагач, Сəфəргали карт та бу
көнне изаланып үткəрде. Ниһаять, эңгер төште, Мəзин
тавы артыннан тулы ай калыкты, җайлап авылның гадəти
кичке авазлары тынды. Сəфəргали карт капчыкка кейс,
Николай патша заманыннан калган бер потлы гер, алты
миллиметрлы тимерчыбык кисəге урап салып, авыл
артындагы сукмактан Айчумган ятуы ягына таба атлады.
Җилкəсендəге капчыгы авыр, күңелендəге уйлар авыр…
Тымызык төннең силлеге генə əлеге хəлен бераз
җиңелəйтə төшə.
Айчумганны халык гадəт буенча гына “яту” дип йөртə.
Чынында күл ул, зур һəм тирəн күл. “Яту” дип атауның үз
сəбəбе бар: Бүлə елгасы аның төньяк читенə коя, көньяк
читеннəн агып чыга да Каспий диңгезенə таба юлын
дəвам итə. Килеп җиткəч, Сəфəргали карт капчыгын җиргə
куеп хəл алды, хозур күренешкə соклана биреп басып
торды. Күл читен биек камышлар камалый, эчтəрəк
төнбоеклар, керфеклəрен йомып, йокыга талган, суда
тулы ай битен юа. Ямьле күренешнең төгəллеге өчен
алтын тарагы белəн озын чəчен тарап утырган Су анасы
гына җитмидер кебек.
Карт тимерчыбык белəн кейс тоткасына гер ныгытты,
еракка ташларга кирəкми иде, хөкемгə тарттырылган
акчалы тартманы күлнең текə яр астындагы иң тирəн
төшенə чумдырды.
Авылга йөгерə-атлый кайтты ул. Су анасы артыннан
төшəр дə: “Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!” – дип,
йортына чаклы куар төсле тоелды.
Тормыш иптəшен шулчаклы хəвефле бурыч башкарыр-
га җибəргəн юньле хатын тыныч кына йоклап ята аламы?
Зөлəйха апа йокламаган иде əле.
– Йə, ничек, əтисе? – дип, сынаулы карашын иренə
төбəде ул.
– “Чуп” итеп калды, – диде йорт хуҗасы, йөзенə бита-
рафлык хисе чыгарып. Яхшылык эшлə дə суга сал, халык
күрмəсə, балык күрер, дилəр бит...
– Нинди яхшылык ди инде анысы?..

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (12)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: