Бер кинофильм караган идем.
Көчле рухлы хатын турында. Ба-
лаларын ялгызы карап үстергəн.
Аларны тимердəй ныклы кулы
астында тоткан. Барысының да
язмышлары, йөргəн юллары, хəтта
уй-ниятлəре белəн җитəкчелек
иткəн. Бер минут та тынгы белми,
зур һəм көчле гаилə кланы төзегəн
һəм аның башында торган ул.
Оныклар, аларның балалары Ана
белəн киңəшлəшми адым да атла-
маган. Кече буын тормышны аның
сүзеннəн башка күз алдына да
китермəгəн. Һəм бервакыт… Ана
балаларына яшəргə комачаула-
вын аңлаган. Үзлəренчə яшəргə,
ялгышырга, дөреслек эзлəргə,
яратырга, алданырга комачау-
лавын. Ул беркемгə берни əйтми
күчеп киткəн. Кадерлəп төзегəн
гаилəсенə ирек биргəн, балала-
рын үзеннəн азат иткəн...
Артыгын кыланып яклап, бу-
лышып, авырлыклардан ара-
лап, үзлəре мохтаҗлыкны сизеп,
сорап өлгергəнче үк акча биреп,
без дə балаларыбызны бозабыз.
Бу – хак. Эшли алганның барысын
да унсигезлəре тулганчы эшлəп
өлгерергə кирəк: өйрəтергə,
үстерергə, иркəлəргə, булдыра
алган кадəр тəмле ашатырга,
булдыра алган кадəр (!) матур
киендерергə, сəлəтлəрен ачарга,
укытырга, тəрбиялəргə. Иренми
эшлəргə кирəк боларны. Шушы
елларның гомереңнең иң бəхетле,
шау-шулы, тулыканлы, гөрлəп
торган чагы икəнен белеп-тоеп
яшəргə кирəк. Балаларыңның тə-
гəрəшеп үскəн вакыты – синең
егəрле чагың – кирегə əйлəнеп
кайтмаячагын белеп, аңлап, һəр
минутыңның кадерен, кыйммəтен
белеп яшəргə кирəк бу елларда.
Балаларыңа килəчəк өчен нигез
булырлык акыл бирергə, үзең ана
булу рəхəтен алдагы картлыгыңа
җитəрлек итеп татып калырга...
Бер сулышта уза да китə ул
авыр еллар. Сине картайткан,
балаларыңның канатын үстергəн
еллар. Соңгы телəклəреңне əй-
тə-əйтə, үгет-нəсыйхəтлəреңне
укый-укый, зур сумкаларга əйбер
төягəндə, ашалып бетмəгəн ри-
зыгы көтеп торсын дип, яңа
гына мичтəн чыккан икмəкне
тешлəткəндə, туган өй ишегеннəн
уң аягын атлатып чыгарганда,
яшькə буылып та үзеңне тыярга
тырышып (янəсе, бала күңеленə
авыр булмасын!) тагын бер кабат
газизеңне күкрəгеңə кысканда,
тамак төбеңдəге төерне йота-
йота, кузгалып киткəн машинага
кул болгап елмайганда сагышлы
халəткə түзəрлек түгел. Авыр!
Күтəреп булмас, өйрəнеп китеп
булмас кебек хəтта. Баланы кинəт
кенə үзеңнəн өзеп, аерып, очырып,
җибəреп булмый. Алдан ычкын-
дыра башларга кирəк икəн: ирек
дилбегəсен азлап-азлап йом-
шарта барырга, ана белəн бала
арасын ерагайта торырга, үзеңне
шушы көнгə əзерлəргə кирəк икəн.
Акрынлап кына. Аңлап. Акыл
белəн. Олы кызымны озатканда
аңладым моны.
Бүген кече улым Мирасны авыл-
га, зур əнилəренə җибəрдем.
Күкрəк сөтемнəн аерырга була.
Артык якын арабызны ерагайта
башлауның беренче адымыдыр
бу...
(Дәвамы бар.)