Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 февраль , 09:40

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (11)

– Син нəрсə, əтисе? Хəрам акчаны мəчеткə?.. Былтыр мəчетебезгə газ үткəрергə халыктан акча җыйган идек бит.– Əйе, йорт башыннан меңəр сум.Хафиз муллага кемдер: “Гыйльваннан күбрəк алырга кирəк, аның байлыгы мулрак”, – дигəн икəн. Хафиз хəзрəт: “Ул əлеге меңен дə бирмəячəк. Бирсə дə алмыйбыз. Риба белəн шөгыльлəнеп таба ул байлыгын, ə риба – адəм баласы тарафыннан эшлəнелə торган иң зур гөнаһларның берсе. Хəрамны кертəсем юк изге йортка”, – дигəн.

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (11)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (11)

(Дәвамы.)

Җəйге көн искиткеч озын бит ул. Районда йөреп кайтты.
Кайткач, бергəлəп күпме вак-төяк эш башкардылар. Мунча
кереп чыктылар. Ниһаять, өстəлгə тəмле ислəр чыгарып,
бəрəңге белəн ит утыртылды. Əле былтыргы тозлы-моз-
лысы да бетмəгəн иде, аларына да урын табылды. Җитеш
яшилəр, Аллаһка шөкер. Кунак чакыру да түгел, өстəл
тулы азык. Тик Сəфəргалинең күңелен һаман да шул
бернəрсə иги. Карчыгының да, күрсəтмəскə тырышса да,
кəефе юграк тоела.
– Əнисе, – диде карт, утырышкач. – Шкафта бер калган
нəрсə бар иде бугай? Китер əле шуны, əз-мəз тамак чыла-
тасым килеп китте.
Зөлəйха картына аптырап карап торды. Гомердə булма-
ган хəл!..
– Чылатасың килгəч, тор да үзең ал. Намазга баскан
мөслимəгə хəмер шешəсенə тотыну гөнаһ була ул.
– Əй, шулай бит əле. Гафу ит инде, сине чак кына хилаф
эшкə этəрмəдем. Үземнең дə тамагым кычытуы үтте… Бер
мəзəк ишетеп кайттым əле.
– Ишетеп кайткач… сөйлə соң.
– Имеш, бер адəм сеңлесе аның туган көненə бүлəк
иткəн лотореяга бик күп акча откан. Əллə ун миллион,
əллə инде йөз миллион. Беркөн шул бичə абыйсы белəн
җиңгəсенең өенə йөгереп килгəн. Абыйсы өйдə юк икəн,
яхшы хəбəрне хуҗабикəгə җиткергəн. Эштəн кайтуына,
хуҗаны ничек шатландыру турында уйлашалар икəн.
Хуҗабикə хафа белдергəн. Иренең йөрəге бик үк сау
түгел, капыл əйтеп ташласалар, инфаркт-фəлəн булма-
гае. Җайлап əзерлəгəч кенə, иплəп кенə əйтергə кирəк,
дигəн фикергə килгəннəр. Телгə оста булуын күздə тотып,
бу вазыйфа сеңел кешегə йөклəтелгəн. Ир кайтып кергəн,
ашарга утырганнар. Бик ерактан сүз башлый икəн теге:
дөньяда булып яткан хəллəр, миллиардерлар өлешенə
төшкəн көмешлəр, зур байлыкның телəсə кем кулына
уйламаганда килеп кергəн очраклар һəм башка, һəм баш-
калар… Ахырда абыйсына əлеге отыш турында əйтергə
базнат иткəн. Абый кеше нишлəр икəн дисəлəр, аңын
югалтып та егылмаган, сикереп биергə дə төшмəгəн.
“Алай булгач, сеңел, отышның төгəл яртысы сиңа ин-
де”, – дигəн. Кызның күзлəре маңгаена менгəн, авызы
ачылып киткəн, аңын югалтып егылган. Мескенне инфаркт
суккан. Чак коткарып калганнар…
Көлəр микəн, дип, карт карчыгына карады. Анысы чак
кына елмайгандай итте дə:
– Чемодан тутырып алып кайткан акчаң турында миңа
əйтсəң, егылып җан тəслим кылырымнан курыктыңмы
əллə? – диде.
Аптыравын да, куркуын да күрсəтми, авызын ерып
утыра мəлгунь карчыгы. Сəфəргали картның үз авызы
ачылып китте, капкан ите тамагына утыра язды. Менə
яшер син аңардан!..
– Соң, мин бит инде курыкмасын, саулыгы белəн теге-бу
булмасын дип өч көн сиңа əйтергə кыймадым, əнисе. Өч
көн берүзем җан атам. Менə əлеге сөйлəшүне мəзəктəн
башлавым да шуңардан. Гафу ит инде, үзең дə белеп
алгансың икəн. Сөйлим…
– Сөйлə соң. Ырынбурда банк бастыңмы? Юлда кеше
таладыңмы? Əллə премия-фəлəн бирделəрме үзеңə?
– Премия? Андый зур премия буламыни?
– Ник булмасын. Нобель премиясе миллион доллар
чамасы, ахрысы. Синең кейсыңда да шул чама акча, подо-
ходный налогын тотып алып калганнан соң…
Сəфəргали карт башыннан үткəн маҗараларны түкми-
чəчми карчыгына сөйлəп бирде. Карчыгы озак кына дəшми
утырды.
– Ике миллионын бүген туздырып кайттым дисең инде,
əтисе?
– Туздырдым…
– Калган кырык сигез миллионын нишлəтергə җыенасың
соң? Сиңа ул акча кирəкме?
– Ни пычагыма миңа алар! Сиңа кирəкме соң?
– Минем дə хəрам акчага иманымны сатар чарам юк.
Болай да бүген, капларын санап утырып, кулымны пыч-
раттым. Җитмəсə, исе сасы…
– Нишлибез соң?
– Син – ир кеше, əтисе. Син уйла…
– Юлда кайтканда бераз чамалый биреп караган идем
инде. Авыл халкына таратып бирергəдер, дим. Колхоз
таркалгач, халык бөтенлəй кыен хəлдə торып калды бит.
– Ярар, тараттык ди. Син моны ничек күз алдына
китерəсең? Йорт башына буламы ул, кеше башынамы?
Барысына да тигез бүлəргəме, əллə матди хəленə карап
өлеш чыгарыргамы? Аннары, һəр кеше башында,
Сəфəргали картка каян килгəн бу акчалар, дигəн сорау да
туачак бит əле…
“Ходай хатын-кыз затына матурлык белəн акылны тигез
бүлми”, дилəр. Имеш, чибəр бичəнең акыл ягы сайрак
була, акыллы бичə төсе-кыяфəте белəн алдыра алмый.
Бу дөрес түгел. Сəфəргали карт гомере буе эченнəн генə
авылның иң чибəр кызына өйлəнүе белəн горурланып
яшəде. Тормышларында килеп туган четерекле
мəсьəлəлəрне дə бергəлəп хəл итə килделəр. Бервакытта
да буш хəбəр сөйлəмəде, кешегə юньсез киңəш бирмəде.
Унынчыны гына тəмамлап кияүгə чыгуына карамастан,
белемсез, һөнəрсез калмады ул. Читтəн торып укып
китапханə техникумын тəмамлады, гомере буе авыл
китапханəсендə эшлəде, җəмəгать эшлəреннəн дə
читлəшмəде: колхоз партия оешмасы агитаторы, авыл
Советы депутаты, хатын-кызлар советы рəисе…
Сəфəргали картның мəктəп белеме белəн генə чиклəнеп
калмавы да Зөлəйханың эшчəнлегенə бəйле. Гомер буе
өйлəрендə китап, гəзит булды.
– Кызык, əнисе… – дип куйды Сəфəргали карт, бераз
уйлана биреп утыргач.
Зөлəйха карчык өстəлдəн савыт-саба җыештыру белəн
мəшгуль иде.
– Нəрсəсе кызык? Бəлки, кызганычтыр…
– Əйе, синеке дөрес, кызганыч та… Кайсыбер адəмнəр
гомерлəре буе алдапмы, урлапмы, талапмы байлык җыя.
Гыйльван кебеклəрне əйтүем инде…
Зөлəйха карчык, көтмəгəндə, кычкырып көлеп җибəрде.
– Ташла əле шул Гыйльваныңны, əтисе. Байлыгын
əйтим инде: алты почмаклы йорты да, өч сыеры, биш баш-
магы…
– Банкадагы акчасы да байтактыр əле аның.
– Банктагы?
– Юк ла, өч литрлы банкада, диюем. Банкта тотмый ул,
акчасының янарыннан курка.
– Ярар, Гыйльван булмаса, Остап Бендер ди. Хыялына
иреште генə дигəндə, байлыгы юкка чыга…
Зөлəйха карчык, өстəлне җыештырып бетеп, карты кар-
шысына килеп утырды.
– Моның белəн ни əйтергə телисең? Без гомеребез буе
зур байлыкка омтылмадык, зур байлык безне үзе килеп
тапты, хəзер шуны нишлəтергə белми аптырап утырабыз,
дипме?..
– Өстенə бастың, əнисе. Мəчет карамагына тапшырып
кына куйсак инде? Я булмаса, əллə кайлардан балкып
күренеп утырган мəчет төзетсəк? Каранай авылында
туып-үскəн бер адəм газга хуҗа зур түрə булып киткəн дə,
мəчет төзеткəн бит, “Мең дə бер кичə” əкиятлəрендə тас-
вирланган хан сарайларына биргесез…
– Син нəрсə, əтисе? Хəрам акчаны мəчеткə?.. Былтыр
мəчетебезгə газ үткəрергə халыктан акча җыйган идек
бит.
– Əйе, йорт башыннан меңəр сум.
Хафиз муллага кемдер: “Гыйльваннан күбрəк алырга
кирəк, аның байлыгы мулрак”, – дигəн икəн. Хафиз хəзрəт:
“Ул əлеге меңен дə бирмəячəк. Бирсə дə алмыйбыз. Риба
белəн шөгыльлəнеп таба ул байлыгын, ə риба – адəм
баласы тарафыннан эшлəнелə торган иң зур гөнаһларның
берсе. Хəрамны кертəсем юк изге йортка”, – дигəн.
– Əйе, процентка акча биреп тору – мохтаҗ адəмнəрне
талау була шул.
– Ярар, əтисе, ятыйк инде, соң бит. “Иртə кичтəн
хəерлерəк”, ди халык.
…Сəфəргали картның башында төне буе саннар кай-
нашты. Акчаны авылдашларына бүлеп бирсə, гөнаһы зур
булмас, ахрысы. Авылда ике йөз йорт, кырык сигез милли-
онны йорт башына бүлсə, ике йөз кырыгар мең чыга
түгелме? Дөньяларының бер ертыгын ямарга ярап куя.
Авылның бу як очыннан төшсə. Сабир белəн Хатимə
йорты. Əле кырыкка да җитмəсəлəр дə, биш балалары
бар. Ире колхоздан калган иске “Беларус” тракторын
ямаштырып, кораштырып йөреп ята. Кемгə бəрəңге җире
сөрə, кемгə печəн чаба, кемгə утын китерə. Авылдаш-
ларына да ярдəм, үзенə дə файда. Хатыны мəктəптə
җыештыручы булып эшли. Балаларын ач-ялангач тот-
мыйлар. Дөньяларын да бик бөтəйтеп җибəрə алмый-
лар… Үткəн атнада гына Сəфəргали карт, алданрак
белешеп куйыйм дип, печəнен чаптырып алу турында сүз
кузгалткан иде.
– Иң тəүдə сиңа чапмый, кемгə чабыйм ди инде,
Сəфəргали абзый, мине эшкə өйрəткəн кеше син бит! –
диде Сабир киң елмаеп. – Их, пресс-подборщик алырга
хыялланам да соң, җиткереп булмый. Аны алып җибəрсəм,
печəнеңне чабып кына ташламас идем, җыеп, тыгызлап
бəйлəп, йортыңа ук китереп аударыр идем…
– Ярар, энем, чабып бирүең дə зур ярдəм булачак, –
диде ул чакта карт.
Менə хəзер көтмəгəндə кулына əлеге ике йөз кырык мең
килеп керсə, хыялын тормышка ашырмас иде микəн
Сабир?
Бире килик, дип уйлады Сəфəргали карт. Сəрхүш Вəли
йорты. Үзе дə эчкече, ирен чыгарыннан чыгармас өчен аңа
кушылып эчкəн хатыны Вəсимə дə эчкече. Ярый əле
Ходай аларга бала бирмəгəн. Бирсə, балалары ачлык-
ялангачлыкта көн күрер иде. Яшьрəк, əле алай ныклап
эчмəгəн чакларында, дөньяларын ярыйсы ук бөтəйткəннəр
иде, сатып эчеп бетеп баралар. Телевизорларын сатты-
лар, суыткычларын саттылар, хəтта өй түбəсен алышты-
рырга алган калайларын да сатып эчтелəр…
Йə, шуларга бирде ди Сəфəргали карт ике йөз кырык
меңне, биллəһи, хəмергə тончыгып үлəчəклəр…
Вəлилəр янəшəсендə Габдерəхим карт белəн карчыгы
Сəлимə яши. Габдерəхим карт, унҗиде яшендə генə
фронтка алынып, Ерак Көнчыгышка элəккəн, японнарның
Квантун армиясен тар-мар итүдə катнашкан. Хəтта “За
победу над Японией” дигəн медале дə бар. Сугыш
тəмамлангач, туган авылына җиде ел хезмəт итеп кайт-
кан. Сугышта, бəлки, əллə ни батырлыклар да кыла алма-
гандыр, əмма соңгы призывлар җилкəсенə шул җиде-сигез
ел хезмəт элəккəн. Ə хəзер кайсыбер юньсезрəк егетлəр
бер ел хезмəт итүдəн дə качып йөри. Сəфəргали карт
үзенең Коми якларында тулы өч ел хезмəт итеп кайткан
чакларын исенə төшерде. Рядовой булып кайтмады бит
ул, ефрейтор да түгел, өлкəн сержант булып кайтты.
Взвод командиры ярдəмчесе булып хезмəтен тəмамлады.
Юкка гынамы Зөлəйха Гыйльванны түгел, Сəфəргалине
сайлады.
Габдерəхим гомере буе колхозның трактор бригадасы
хисапчысы булып эшлəде. Чыгымчырак булса да, гадел
эш итте ул, булганын киметмəде, артыгын язмады.
Былтыр, халыкны клубка җыеп, авылда сугыш ветеранна-
рыннан берүзе генə торып калган Габдерəхим Иштуганов-
ның туксан еллык юбилеен билгелəделəр. Аны котларга
хəтта Сəфəргали картка да сүз биргəн иделəр. Ул матур
гына сүзлəр тапты булса кирəк. Котлавы азагында хəтта
шаяртып та алды: “Габдерəхим абзый, безнең телəклəр,
Аллаһ боерыгы белəн син əле озак яшəргə тиеш. Йөзеңне
дə бəйрəм итəрбез, йөз дə уныңны да, йөз дə егермеңне
дə… тик жəл анда инде без булмабыздыр”…

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (11)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: