Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 февраль , 09:40

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (10)

Сəфəргали карт бу бичə каршында каушап калды.– Бик кирəк иде бит əле, кызым.– Барыгызга да кирəк, – диде усал ханым, битараф тавышы белəн. – Сез – кырым чирүедəй, Чураев – берүзе.– Хастаханəдə ятамы, əллə өендə генə дəваланамы?– Өендə булса, əллə мəшəкатьлəр идегезме? Кешегə юньлəп авырырга да ирек бирмилəр…

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (10)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (10)

(Дәвамы.)

– Шушы хəтле абруйлы ветеран башын иеп килгəч,
уйлап карарга туры килер инде, – диде түрə, тотлыгуын-
нан һаман арына алмый.
– Уйлап карамагыз. Хəл итегез, – диде карт коры гына.
Тракторы белəн басу башына барып туктап, сөрергəме,
сөрмəскəме дип, уйланып торган игенчене күз алдына
китерə аласыңмы? Син дə, ябаргамы, япмаскамы дип,
икелəнеп утырма…
Сиргалин картны озатырга алгы бүлмəсенə чыкты, аңа
кулын сузды. Тик карт кул бирмəде, “Хушыгыз” белəн генə
чиклəнде. Хəрам акча тотып йөреп, аның кулы болай да
пычранып беткəн. Менə хəзер хəрам эш тə эшлəде инде.
Сиргалинның баш авыртуы басылгандай булды, күңеле
күтəрелə төште. Хəтта утырган килеш оенкырап та алды
əле ул. Колагына диңгез шавы, акчарлаклар чыңгылда-
шуы ишетелеп киткəндəй булды. “Егет сүзе бер була”,
дилəр бит. Уйлап, икелəнеп утырмас, Өчтуган мəктəбен
түгел, Максимовка мəктəбен кыскартыр. Өстəн оптимиза-
ция планын төшереп утыручыларга барыбер түгелмени…
– Миңа, кызым, район башлыгы урынбасары Чураев
əфəнде кирəк иде, – дип эндəште Сəфəргали приемный-
да утырган тулы гəүдəле бичəгə. Тулы гəүдəле генə түгел,
чынлап та юан! Адəм ботына торыш белəклəре күлмəгенең
кыска җиңенə чак сыйган, түшлəре, əчетергə куелган
камырдай кабарып, ачык изүеннəн ташып чыгып бара.
Сəфəргали карт бу зиннəтлəргə туры карамаска тырыш-
ты. Ə хатын, башкарып утырган əһəмиятле эшен, тырнак
шомартуын, бүлми генə, бер сүз белəн җавап бирде:
– На больничном.
Мəгариф бүлеге түрəсе каршында каушамаганны,
Сəфəргали карт бу бичə каршында каушап калды.
– Бик кирəк иде бит əле, кызым.
– Барыгызга да кирəк, – диде усал ханым, битараф
тавышы белəн. – Сез – кырым чирүедəй, Чураев – берүзе.
– Хастаханəдə ятамы, əллə өендə генə дəваланамы?
– Өендə булса, əллə мəшəкатьлəр идегезме? Кешегə
юньлəп авырырга да ирек бирмилəр…
Сəфəргали карт югалып калды, əйтер сүз таба алмый
бераз уйланып торды. Башына капыл гына бер хəйлə
килде:
– Мине яхшы белə ул. Үзе: “В любой момент обращай-
ся!” – диде. Дөресен əйткəндə, бу сүзлəрдə арттыру да юк
иде. Быел кыш Тукмаклы районын оештыруга сиксəн ел
тулу хөрмəтенə узгарылган тантанага Курамшин
Сəфəргали картны да алып килгəн иде. Район хакимияте
башлыгы Кривоносов бер төркем ветераннарга, шул
исəптəн Сəфəргали Байтимеровка да, сəхнəгə чакырып,
район хакимиятенең рəхмəт хатын тапшырды. Тантаналы
җыелыштан соң кафеда мəҗлес үткəрделəр. Сəфəргали
картның урыны Чураев белəн янəшə туры килде. Ачык
кеше булып чыкты, сөйлəшеп, мəрəкəлəшеп, көлешеп
утырдылар. Шунда əйтелгəн сүзлəр иде бу.
– Нам не разрешено любому давать адреса, телефоны
руководителей района, – диде бичə, нишлəптер, урысча-
лап.
– Мин сезгə “любой” түгел! Ветеран, “Хезмəт Кызыл
Байрагы”, Октябрь Революциясе орденнары, “Хезмəт
батырлыгы өчен” медале кавалеры Сəфəргали
Байтимеров! Өчкуян чаклы Өчкуяннан килгəч, йомышым-
ны йомышламый кайтып китəсем юк!
Секретарь бичə шунда гына, əлеге шөгыленнəн аеры-
лып, башын күтəрде, картка карады. Алдамый икəн, түше
тулы наградалар. Карт үзе атаганнардан тыш та байтак
əле.
– Адресын бирəм, тик куып чыгарса, үзеңə үпкəлə, –
диде. Улица Сосновая… Нарат урамы, бишенче йорт.
Чуртан күле буенда…
Чураевның күптəн түгел төзелеп беткəн йорты, чынлап
та, табигатьнең иң матур почмакларының берсендə
урнашкан иде.  Соңгы елларда
һəр шəһəр читендə яңгырдан соң гөмбəлəрдəй калкып
чыккан мондый бистəлəрне халык күптəн инде йə
“Дворяннар оясы”, йə “Патша авылы” дип атарга күнеккəн.
Башка йортлар ихаталарында тынлык, бер Чураев
йортының ишеге алдында эш кайный. Биш-алты ир нинди-
дер корылма төзү белəн мəшгуль, “авырып яткан” хуҗа
үзе дə шунда, төзүчелəрен дəртлəндереп йөри. Нарат
ышыгындагы өстəлгə мул гына сый да куелган. Йөзе бай-
так алсулануына караганда хуҗа кеше өмəчелəрен генə
сыйлап чиклəнмəгəн, үзе дə ярыйсы ук сыйланып алган.
Монысы Сəфəргали карт өчен уңай да булды. Кабине-
тында аек утырса, ничек кабул итəр иде əле. Монда янкап-
каны ачып керергəме-кермəскəме дип икелəнебрəк торган
картны кочагын җəеп каршы алды.
– О-о-о! Өчкуян ветераны! Нинди җиллəр безнең яклар-
га ташлады?
– Җиллəр ташламады, Сафа Тайфурович, зур йомыш
белəн килдем, теге вакыт “любой момент” дигəн идегез
бит… Мин, үзегез əйтмешли, Өчкуян ветераны Сəфəргали
абзыегыз булам.
Картның исемен оныткан иде ул, əмма:
– Хəтерлим, хəтерлим, Сəфəргали абзый, теге вакыт-
ны, – дип елмайган булды. Йомышың качмас, очрашу
хөрмəтенə берне тотып җибəр əле.
Эчкечелəрнең гадəтен яхшы белə карт. Андыйлар сыен-
нан йөз чөерсəң, дошманына əйлəнəсең. Шуның өчен
хуҗа белəн чəкештергəн булды, хəтта чак кына уртлаган
хəрəкəт тə ясады.
– Мин монда, Сəфəргали абзый, өмə оештырдым əле.
Больничный алмасаң, форсат тими. Беседкам һаман
эшлəнмəгəн, ə җəй үтеп бара.
Сəфəргали карт ни əйтергə белми аптырабрак торды.
Җəйнең кызу эш көнендə ялган больничный белəн йор-
тында бəйрəм итеп яткан түрəнең, биллəһи, кыска ышта-
нын салдырып, арт ягын чыбыклар иде ул.
– Дөнья булгач, анысы да кирəк инде, – дигəн булды. –
Мин инде бөтен авылдашлар исеменнəн килдем сезгə,
Сафа Тайфурович. Бүлə аша күпер юклыгы халыкны нык
интектерə бит. Проекты да бар икəн. Ничегрəк башлап
җибəреп була соң ул эшне?
– Эш… эш… эш. Гелəн эш! Ял да итə белергə кирəк бит,
Сəфəргали абзый. Кая, тотыйк əле тагын берəрне, – хуҗа
төзүчелəре ягына ишарə ясады. – Алар əйдə эшлəсен-
нəр… Мин бит бушка эшлəтмим, түлим. Белəсеңме, бу
йортны төзүгə күпме акча китте? Тартып-сузып чак
җиткердем. Əле һаман тартам-сузам… Бассейны кирəкме?
Кирəк! Беседкасы кирəкме? Кирəк! Тагын əллə нəрсəлəре
кирəк! Менə шуңа эч поша, йөрəк яна, əйдə тотыйк əле
тагын берəрне. Бу сиңа, Сəфəргали абзый, простой хəмер
түгел, “виски” дип атала ул…
Сəфəргали карт əлеге шул сүзлəрен кабатлаудан узды-
ра алмады.
– Дөнья булгач, барысы да кирəк инде, энем. Безгə ни
шул күпер…
– Булыр ул күпер. Акча җитми бит! Быел булмаса,
килəсе елга булыр. Килəсе ел булмаса, аннан ары.
– Туктале, Сафа Тайфурович, быел булмавы билгеле
инде. Ничек шуны килəсе ел планыгызга кертеп җибəрергə
икəн? Анысын хəзер үк хəстəрлəргə кирəк бит.
– Бу, Сəфəргали абзый, катлаулы мəсьəлə. Күперегезнең
проект-смета документациясе əлегə экспертиза да
үтмəгəн. Күз алдына китерəсеңме-юкмы район бюдже-
тында шуны гына үткəрергə дə акча юк. Əйтергə дə оят!..
– Күпме? – дип ычкындырды карт, үзе дə сизмəстəн.
Түрə “Виски” атлы эчемлектəн аларган күзлəрен картның
йөзенə юнəлтте.
– Нəрсə күпме?
– Əнə шул “икспиртизə” атлы нəрсəгезне үткəрергə
күпме акча кирəк?
– “Акча” дип, авыз тутырып əйтергə дə оят, Сəфəргали
абзый! Всего-навсего один миллион…
Карт җай гына пинжəгенең сул кесəсендə яткан ике
капны китереп чыгарды, аларны сый өстəленə, əлеге
“Виски” шешəсе янəшəсенə урнаштырды. Хуҗаның
күзлəре тагын да алара биреп, көтүдəн кайтып капкасын
танымый торган сарыкныкына охшап калган иде. Ул бай-
так кына сүз дəшə алмый торды.
– Б-бу н-нəрсə?
– Миллион, – диде карт, йөзенə булдыра алган чаклы
битарафлык чыгарып.
Хуҗа капларны кулына алды, аларның авырлыгын
чамалап та, иснəп карагандай да итте.
– Нинди миллион?
– Шыгырдап торган миллион.
– Шыгырдап торган икəнлеген үзем дə күрəм. Каян?
Карт наратлар арасыннан зəп-зəңгəр булып күренгəн
күк ертыгына ишарə ясады.
– Аннан… Əнə шул “икспиртизə”гезне үткəрергə дə
безнең күперне икенче ел планына кертергə.
Аңлашылдымы инде, Сафа энем.
– Шылды, Сəфəргали абзый. Попробуем…
– Пробовать не надо, Сафа энем, эшлəргə кирəк!..
Карт чыгып китте, түрə, кулына ике кап акча тотып,
аптырап калды. Исенə килə биргəч, акчаларны шорты
кесəсенə тыкты, тагын рюмкага хəмер коеп йотты, үз
эшлəре белəн мəш килгəн төзүчелəре ягына күз ташлады.
Алары күреп-нитеп калмадылармы, янəсе. Бу могҗизага
нинди бəһа бирергə дə белмəде. Хызыр Ильяс килеп
китмəде дə инде аның йортына, гади авыл карты.
Аптырарлык! Баш җитəрлек түгел! Кесəсеннəн чыгарды
да бирде… Əлеге шул, “бирəм дигəн колына, чыгарып
куяр юлына”, ди. Шул миллионны кайдан сəрмəргə
белмирəк йөргəн чагы иде аның. Кривоносов быел көз
пенсиягə китə. Өстə бер түрə бар, түрə дисəң хəтере
калыр, зур булмаган чиновник. Вазыйфасы бик зур булма-
са да, җитəкче кадрларга алмашка кандидатлар исемле-
ген төзү, бушаган вакансиялəргə кемнəрне алып барып
тыгу мөмкинлеклəрен чамалау, кирəк чагында, зур түрə
колагына үз тəкъдимен тишү – аның карамагында. Күптəн
түгел генə Чураевны чакырып əңгəмə корган иде.
Соңыннан Чураев əңгəмəгə район җитəкчелəре арасын-
нан тагын бер-ике кеше чакырылуы турында белде.
Əзерлек бара! Озакламый əлеге адəм ялга китəргə җыена
икəн. Форсатын туры китереп, кесəсенə шушы ике капны
тыксаң, бик тə урынлы булачак!.. Чураевның күтəренке
кəефе тагын бер баскычка күтəрелде. Ул җырсыз-моңсыз
үсте, үз гомерендə бер генə җыр откан иде. Өченче сый-
ныфта укыганда Гөлчирə апалары өйрəткəн җыр.
Җырлыйсы килеп китте. Урынлы-урынсыз дип тормады,
авыз эченнəн генə шул җырны көйлəгəн булды: “Куып
җитəрбез, узып китəрбез Американы якын елларда”…


11
Ришвəт алулары авыр микəн, җиңел микəн, алып кара-
магач, Сəфəргали карт анысын белми. Ришвəт бирүлəре,
ай-һай, кыен! Тотсалар, төртүчесен дə, йомучысын да,
юкка гына утыртмыйлар икəн. Түрəлəр алдында үзен
тыныч кына тоткандай итеп күрсəтсə дə, картның аркасы
буйлап кара тирлəре акты. 
Кайтып та керде, карчыгы, чəй кайнатып, өстəлгə район
үзəгеннəн кайткан тəм-томнарны куйганчы, мунчасын
ягып та җибəрде.
– Йомышың булдымы соң, əтисе? – диде Зөлəйха кар-
чык, өстəл артына утыргач. Алачыктагы хəзинəне күреп
көн буе ут йотуы турында башлап əйтəсе килмəде. Үзе
сөйлəп бирер əле, дип өмет итте.
– Булды, əнисе. Исəплəре дөрес икəн, əллə нəрсəлəр
юллап йөрисе түгел. Йөргəн, əнə Гыйльван йөрсен.
Нишлəп син унсигез мең аласың, минеке унга да җитми,
– дип, миңа бəйлəнеп маташа…
– Бер Гыйльван булмады инде ул, ун Гыйльван булды.
Тотасың да шуның белəн элəгешəсең.
– Мин элəгешəммени, ул бит. Яшь чакларда сине
элəктереп кала алмавы белəн һаман килешəсе килми…
– Сəфəргали карт эчен тырнап яткан серен ничек
Зөлəйхасына чишəргə икəн, дип, юлда ук уйланып кайткан
иде. Хəзер эшлəргəме моны, əллə соңракка калдырырга-
мы? Юк, мунча кереп, чабынып чыккач, малларны җыеп
япкач, аш өстəле артында иркенлəбрəк сөйлəшергə уңай
булыр, дигəн карарга килде карт. Сүзен кайданрак,
ничегрəк башларга да чамалады.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (10)
Закир ӘКБӘРОВ. Акча исе. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: