(Дәвамы.)
Дəртлəнүен дəртлəнде дə ул Сəфəргали карт, тик пен-
сия фондына барырга түгел. Карчыгы аның кəефен
шиклəнүе белəн төшерə алмады. Берəр карарга килер дə,
сере белəн уртаклашыр, киңəшлəшер… Кəефен аз-маз
кырганы шул булды: автобусны алар Гыйльван белəн
бергə көтеп алдылар. Очрашкач, сүз дəшешми булмый
бит.
– Йə, Сəфəргали, кайларга юл тоттың? Тукмаклыгамы,
əллə Уфаның үзенə үкме? Син дə тик ятмыйсың… – диде
Гыйльван, авылдашына тишəрдəй итеп карап.
Сəфəргали, телəр-телəмəс кенə:
– Вак-төяк йомышлар белəн, район үзəгенə, – дип җавап
бирде.
– Мин дə Тукмаклыга барып кайтам əле. Пенсия
билгелəп утырганнарны пыр туздырасым бар.
Сəфəргали карт, ирексездəн, көлеп җибəрде. Ул карчы-
гына, пенсия фондына барам, дип алдап чыгып китте, ə бу
адəм, чынлап та, анда китеп бара икəн. Кызык!..
– Нигə пыр туздырасың аларны, Гыйльван?
Гыйльванның йөзе кызарынды-бүртенде, еларга
җыенган баланыкыдай кыйшайды.
– Көлмə. Ничек була инде бу: бер авылда яшибез, гадук-
ларбыз, син аена унсигез мең аласың, минем унга да
тулмый. Өстəмəсəлəр, Уфага жалу белəн барам, дип кур-
кытам. Курыкмасалар, мул гына ришвəт төртəм. Аңа гына
хəлем җитəрлек минем. Көлмə! “Көлке көлə килə, артыңнан
куа килə”, дилəр. Пенсиямне синекеннəн артыграк ясатма-
сам, исемем Гыйльван булмасын!
– Кулыңнан килсə, ясат соң…
Таяк таянып алган Гыйльван автобуска алгы ишектəн
керде, кешелеккə кия торган костюмына орден-
медальлəрен таккан Сəфəргали – арткы ишектəн. Янəш
утырмадылар. Сəфəргали картның башына капыл кызык
кына фикер килде. Теге кейсны Гыйльванга ачып
күрсəтергə иде. Көнлəшүеннəн йөрəге ярылмас иде
микəн?.. Билгеле, мондый “бəхет” Гыйльванга беркайчан
да элəкмəячəк…
…Аңа элəкмəс, əмма Зөлəйха карчыкка элəкте. Ул, кар-
тын озаткач, кош-кортын карады, яшелчə түтəллəренə су
сипте, иртəнге сөтен, кичкесенə кушып, сепаратордан
үткəрде, икмəк алырга кибеткə барып килде, кичкелекккə
карты кайтуына аш салырга дип, суыткычтан ит алып
куйды. Халык телендə “тавык чүплəсə дə бетми” дигəн
эшлəр дə азмы-күпме вакытка бетеп тора икəн. Хəл алыр-
га дип, ут алачыгы төбендəге эскəмиягə килеп кенə утыр-
ган иде, əллə кайсы төшендə туган шиге тагын күңелен
кимерə башлады. Ахырда түзмəде, остаханə ишеге
төбендəге бусага ролен үтəгəн ташны көч-хəл белəн
күтəрə биреп, ачкыч алды, ишекне ачты. Үзенə дə оят,
күпме гомер итеп, картының кесəсенə генə дə тыгылып
караганы юк иде аның. Анда күзе күнеккəн тəртип: һəр эш
коралы шүрлеклəрдə, үз урынында, Ырынбурдан алып
кайткан электр боравы гына катыргы тартмасыннан алын-
маган, шул килеш верстагы өстендə. Гаҗəп… Сынап кара-
мый ничек түзде икəн? Тагын бер төгəлсезлек карчыкның
игътибарын үзенə җəлеп итте. Карты бит пычкы вагын,
йомычканы иплəп кенə себереп ала да мунча почмагында
утырган зур тартмага аткара иде. Көзен сарымсак
түтəллəренə сибəргə менə дигəн ашлама. Бу юлы аны
җыештырмаган, верстак астында өелеп ята. Карчык
шунда кулын тыкты, шунда ук ниндидер тоткага элəкте,
тартып чыгарган иде – уртача зурлыктагы чемодан.
“Дипломат” та дилəр, “кейс” дип тə атыйлар, ахрысы.
Эчендə нəрсə? Картының Ырынбурдан яшь сөяркəсенə
алып кайткан бүлəгеме əллə? Затлы күлмəкме, джемпер-
фəлəнме? Алтын ялатылган биклəренə ике кулының ике
бармагы белəн баскач, кейс үзеннəн-үзе чылтлап ачылып
та китте, Зөлəйха карчык челтлəтеп күзлəрен дə йомды.
Аларын йомганчы ук күреп калганы да җиткəн иде. Сөяркə
шатландырырлык күлмəк, йə джемпер булса да, ул чаклы
аптыраган да, курыкмаган да булыр иде. Күзлəрен тагын
ачты, егыл да кит, карты яшереп куйган кейста шыгрым
тулы акча! Иллешəрлек белəн йөзəрлек кенə дə түгел, гел
биш меңлеклəр!.. Өстəге рəттə дүртлəп кабы җитми-
җитүен, аның бит калганы да, исəплəсəң, исең китəрлек!..
Зөлəйха карчык, хəзинəне урнаштыргач, аңгы-миңге
килеп, ишегалдына чыкты. Нəрсə уйлап, ничек янар иде
икəн, ярый, пошу белмəс күршелəре Фəйрүз килеп керде.
– Зөлəйхаттəй, Сəфəр бабай кайда? Айчумган ятуына
балыкка барабыз, тəртə озынлык шамбы тотабыз, дигəн
иде…
Карчык акылга бертөрлерəк күршесен беркайчан да
рəнҗеткəне юк. Утыртып сыйлап та чыгара, өстен-башын
да караштыра, серлəре белəн дə бүлешə. Бу юлы аның
җавабы корырак чыкты.
– Сəфəргали бабаң Тукмаклыга китте, Фəйрүз. Шамбыны
синнəн башка да элəктергəн инде ул…
Фəйрүзнең күзлəре маңгаена менде.
– Кит əле, Зөлəйхаттəй! Чынлапмы? Озынынмы? Тəртə
буйлыгынмы?..
– Иң озынын, иң юанын!..
...Автобустан төшкəч, Сəфəргали карт үзəк урам буйлап
районның төрле конторлары урнашкан мəйдан ягына таба
атлады. Анда барып җиткəнче дə əле байтак могҗизага
хəйран калып барды. Кибетлəр, кибетлəр, кибетлəр!
Əйтерсең, гади район үзəге Тукмаклы түгел бу, Американың
Кыргый Көнбатышында унсигезенче йөз башында калкып
чыккан шəһəрчек. Кибетлəренең атамалары гел генə əллə
немец, əллə француз, əллə инглиз телендə. Зур-зур банк-
лар! Алары “Экспресс-займ” атлы кечелəре белəн чират-
лаша. Берсенең башындагы утлы язу гына ни тора!
“Деньги немедленно!” Бу язуны күреп, карт кесəсен
бөтəрлəп тотканын сизми дə калды. Əзмəверлəр йөгереп
чыгарлар да, баштүбəн əйлəндереп, кесəсендəге акчасын
бушатып алырлар кебек тоелды. Анысын исəн-имин генə
үтеп киткəн иде, күзенə икенчесе чалынды: “Деньги
мигом!” Бу юлы курыкмаса да, адымын тизлəтте. “Ваши
деньги здесь!” дигəн язулы бина турына җиткəч кенə
җиңел тын алгандай булды. Бар икəн əле дөньяда игеле-
кле адəмнəр! Аптекалар да күп! Кечкенə шəһəрчеккə нигə
кирəк булгандыр ул чаклы даруханə? Теге акча тəкъдим
иткəн конторга кереп җитəрлек хəтле акча аласың да,
аптекага кереп, күңелеңə ошаган дəва сайлыйсың. Рецепт
язарга табибе-фəлəне дə кирəкми, əнə телевизор үзеңне
ничек дəваларга көне-төне өйрəтə…
Сəфəргали карттан, бигрəк бер катлы, дип көлəргə
ашыкмыйк, кадерле укучыларыбыз. Барысын да күрə,
барысын да белə, барысын да аңлый ул. Əле менə шушы
көлкеле уйлары белəн күңелен генə юата…
10
РОНО мөдире Сиргалин йокысыннан бүген соң уянды.
Башы авырта, күңелендə элеп алып, селкеп салырлык
бер генə юньле фикер дə юк. Кичə Уфада балаларның
җəйге ялын оештыру барышы турында киңəшмə үткəргəн
иде. Мəгариф түрəсенə Тукмаклы районының бу юнəлештə
эшлəп җиткермəве турында əче-əче генə тəнкыйть
сүзлəре дə ишетергə туры килде. Болгакка җиткəч, ике
иптəше белəн кафега керделəр, əлеге “макталу”ларын
ярыйсы ук юдылар… Кайткач, бичəсе Суфиядан каты
гына элəкте. Имеш, ул булдыксыз. Бердəнбер уллары
Эдикны Артекка җибəреп кенə дə ял иттерə алмый.
Хакимият башлыгы Кривоносов менə дигəн йорт төзетеп
куйды. Мəскəү Рублевкасына алып барып утыртса да,
йөзенə кызыллык китерерлек түгел. Аның урынбасары
Чураев йортына да кемнəр генə сокланмый!..
– Соң, җаныкаем, Чураев бит хакимият башлыгының
төзелеш буенча урынбасары… – дип каршылашып маташ-
кан иде дə ир, хатыны аның авызын тиз япты.
Ул – урынбасар гына, ə син директор исеме күтəреп
йөрисең. Күптəн түгел генə РОНО мөдирлəренең вазый-
фасын директор дəрəҗəсенə күтəргəннəр иде. Анысы
дөрес булгандыр, югыйсə, фермада да мөдир, РОНО
хəтле РОНОда да мөдир. Тигезсезлек ич бу! Эш хакларын
да ярыйсы ук күтəреп, бу тигезсезлекне тигезлəп куйды-
лар.
– Соң, малайны ял итəргə Кырымга җибəрү мəсьəлəсе
хəл ителгəн, дидем бит инде…
Суфиясының ачулы йөзе бу хəбəрдəн генə язылмады.
– Ə йортың! Һаман башын яптыра алганың юк. Ə
машинаң? Мəскəүдə генə җыелган “Рено”га утырып чыгар-
га оят, биллəһи! Юньле адəмнəрнең бичəлəре ел саен тун
алыштыра, минем чəшке туныма өч ел тулып, дүртенче
китеп бара…
Бу битəрлəрне Сиргалин көн саен ук булмаса да, көн
аралаш диярлек ишетə. Аек чакта ишетүенə күнегеп
беткəн инде, махмырдан башы чатнап барганда бигрəк
кыен.
Эшенə барып утыргач, секретарь кызына:
– Берəүне дə кертмə, кəгазьлəр белəн эшлисем бар, –
дип əмер бирде.
Кыз, билдəнме, билдəн түбəнрəктəнме сыйпар микəн,
сыйпамас микəн, диебрəк көтеп торасы итте. Сиргалинда
яшь бичəнең биленнəн дə, билдəн түбəн төшеннəн дə
сыйпау кайгысы юк иде. Секретарь моны аңлады.
– Кофе ясап кертимме, Харрас Хафаевич?
– Керт…
Кофе чөмереп, аңгы-миңге килеп утырып, бер сəгать
чамасы вакытын үткəргəндер, алгы бүлмəдə ниндидер
ыгы-зыгы купты. Ул арада ишек “шар” ачылып китте, каби-
нетына озын гəүдəле бер карт килеп керде. Аың артында
секретаре чəбəлəнə иде.
– Мин рөхсəт итмəдем аңа, Харрас Хафаевич!.. Мин…
Түрə секретарена чыгарга ишарə ясады. Йөзенə мөмкин
хəтле усаллык чыгарып сөмсез картны күзеннəн үткəрде.
“Вон минем кабинеттан!” – дип куып чыгарырга чамалаган
иде, күзе картның түшендəге наградаларга төште. Сөмсез
булса да, гади авыл карты түгел икəн. Ə анысы, берни
булмагандай, кулын пинжəгенең кабарыбрак торган
кесəсенə тыкты, аннан нидер чыгарды да түрə өстəленə
салды. Өстəлгə “шап” итеп килеп яткан ике кап акчаның
исе бар бүлмəгə таралгандай булды. Ике кап – тоташлае
белəн миллион!
– Б-бу нəрсə? – диде кабинет хуҗасы, телен чак
əйлəндереп.
– Акча, – диде Сəфəргали карт, йөзенə исе китмəгəн
кыяфəт чыгарып. Сезнеңчə əйтсəк, “бабло” буладыр инде.
– Миңа, намуслылардан намуслы җитəкчегə, ришвəт
төртергə чамалыйсыңмы? – Хəзер ишек ачылып китəр дə
анда кара киемле адəмнəр килеп керер кебек тоелды
директорга. Бүлмəдə азга гына тынлык урнашты. Хокук
сакчылары күренмəде.
– Ришвəт түгел, Сиргалин əфəнде, спонсор ярдəме
генə. Акча җитми дип, Өчкуян мəктəбен тугызьеллыкка
калдырырга җыенасыз икəн. Менə шул җитмəгəн акчагыз-
га Өчкуян авылы халкыннан зур булмаган өстəмə. Əлеге
уегыздан кире кайтуыгызны үтенəбез…
Директор җиңел итеп тын алгандай булды. “Педагогика”
журналы белəн əлеге капларны өстəл тартмасына сыпы-
рып төшерде. Күз алдына нишлəптер капка төбенə чыгып
йодрык болгап калган Суфиясе килде. Йодрык болгаган-
да гына ямьсез ул, елмайса, бар дөнья ямьлəнеп китə.
Кичен кайтып кереп, капларны шапылдатып бичəсенең
бизəнү өстəленə ташласа, елмаймый кала алыр микəн?
Бəлки, берсен генə тоттырыр, ул берсе дə өй башын ябар-
га да, хəлəл җефетенə чираттагы чəшке тун алырга да
җитəр. Икенчесенə диңгез буйларына барып, ярыйсы ук
калкып барган корсагын кояшта кыздырып кайтыргадыр.
Секретаре белəн бергə…
Сиргалин һаман басып торган картка урын күрсəтте.
– Сез кем буласыз, абзый кеше? – диде.
– Утырып озаклап тормыйм, Сиргалин əфəнде, – диде
карт, кул сəгатенə күз ташлап. Мин – элекке “Җиңү”
колхозының элекке алдынгы механизаторы Сəфəргали
Байтимеров. Хаклы ялда булсам да, дөнья мəшəкате
җитəрлек. Əлеге үтенечебезне аяк астына салып тапта-
массыз дип, ышанып килдем.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.