(Дәвамы.)
Əйе, бер-берсен сагынып, бер күрешүгə зар-интизар
булып йөрүче дуслар түгел болар. Əлеге шул байлык
бүлешүчелəр токымыннан… Аюы кача – Кабакбашы куа,
Кабакбашы куа – Аюы кача. Сəфəргали капчыгында урын
алган кейс өчен микəнни? Вəт галəмəт! “НТВ” каналында
көне-төне күрсəтелгəн атыш-үтерешле сериалларың бер
яктарак торсын… Карт кышның озын кичлəрендə аларны
караштырып утырырга да форсат таба, китап укуны да
кечкенəдəн яратты ул. Теге вакытларда мөмкинлеге бул-
мады, дип əйтерлек, хəзер сайлап-сайлап кына китабын
да укыштыра. Быел кыш Ильф белəн Петров дигəн
əдиплəрнең “Унике утыргыч”ы белəн “Алтын бозау”ын
укыды. Остап Бендер атлы яһүднең маҗараларын көлə-
көлə, иң кызык җирлəрен əбиенə ишеттерə-ишеттерə
укыды. Ул чакларда да булган, хəзер дə. Тик ул чактагы
бур үзе билгелəгəн кагыйдə чиклəреннəн чыкмаска
тырышкан. Хəзергелəр өчен бернинди кагыйдə дə юк.
Акча исе аларның нəфесен аздыра, акылдан яздыра…
Атсалар аталар, киссəлəр кисəлəр, морадларына ирешү
өчен бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйлар…
Сəфəргали карт əлеге маҗараны авылдашлардан
берəрсе күзəтеп тормады микəн, дип, як-ягына каранды.
Юк, əле юлга кузгалып өлгермəгəннəр икəн. Ул, капчыгын
җилкəсенə салып кайтып барганда гына өч-дүрт авылда-
шы очрап сəлам бирделəр.
– Əссəламəгалəйкем, Сəфəргали җизни.
– Вəгалəйкемсəлам, каениш.
Монысы Зөлəйханың икетуган энесе Зəбир булды.
– Исəнмесез, Сəфəргали бабай.
– Саулармы, саулармы, балалар…
Болары – мəктəп укучылары. Күрəсең, район үзəге
Тукмаклыга йомышлары төшкəндер. Ə бəлки əле,
Ырынбургадыр да. Хəзер олысы-кечесе йөреп ята.
Олысы-кечесе дə ул, тик Тозкүз Гыйльванга юлда ни кал-
ган? Өендə генə акча сугып ятмыйча…
– Сəлам бирдек, колхоз алдынгысына, – диде ул,
мыскыллы карашын көндəшенə төбəп.
– Өчкуян банкирының сəламенə сəлам белəн җавап
бирдек, – диде Сəфəргали коры гына.
– Таңлап каян кайтып килəсең?
– Менə Ырынбурга бардым əле, капчык тутырып урак
алып кайтып килəм.
Иртəн көтү куганда гына очрашканнарын Гыйльван
оныткан да иде, булса кирəк.
– Кит əле? Нишлəтəсең ул чаклы уракны?
– Сатам. Борынгы заман эш коралы булса да, хуҗалыкта
бик кирəк нəрсə бит. Үзебездə юк, Ырынбурда берсе йөз
тəңкə. Йөзгə алдым, өч йөзгə сатам. Саф табыш – ике йөз.
Байлык синең кесəңə генə агарга тиеш, димəгəн ич. – Карт
мыек астыннан гына елмайды да ары китте. Гыйльван
авызын ачып торып калды.
Карчыгы кибеткə чыккан иде, булса кирəк, анысы уңай
булды. Нəрсə алып кайттың, печəнең кайда, дип төпченеп
маташмас. Верандага текəтеп эшлəнгəн остаханəсе бар
аның. Анда верстагы, чүкече белəн балтасы, пычкысы
белəн ышкысы, башка эш кораллары… Шунда керде.
Ашыкмый гына кейсны капчыктан чыгарды. Ничек ачыла
икəнен чамалап торды. Нəрсə икəн бу серле кап эчендə?
Дəүлəт əһəмиятендəге документлармы? Булмас... Ул
кəгазьлəрнең иминлеген бандитлар тəэмин итəргə тиеш
түгел. Алтын-көмешме, асылташлармы? Монысы булырга
мөмкин. Сəфəргали карт үз гомерендə кеше байлыгына
кызыкмады. Шуның өчен кейсны ачып карамаска да хəл
иткəн иде инде. Бүген, йə булмаса иртəгə, диде ич. Килер,
алып китəр, шуның белəн эш тə бетəр. Бəласеннəн баш-
аяк. Ул кейсны, верстак астына урнаштырып, йомычка
белəн күмеп куйды да, чыгу ягына юнəлде. Тик инде ише-
ген биклəргə җыенганда хəвефле уй башына китереп
суккандай булды. Теге бəндəлəр гади бандитлар гына
булмый, террорчылыр булса? Əлеге капта шартлаткыч
матдə ятса? Яки хəрбилəрдəн берəр секретный җайланма
чəлдергəн булсалар?! Галəмəт!
Сəфəргали карт кире борылды, остаханəсенең ишеген
эчтəн биклəде, кейсны верстак өстенə алып куйды, тагын
уйланып торгандай итте. Ике йозакның ике төймəсенə
басканда, ирексездəн, күзлəрен йомды. Шартласа, ичма-
сам, күзлəре мəхшəрне күреп өлгермəсен. Биклəнмəгəн
дə булган, йозаклар “челт” итеп ачылды, шартлау тавышы
яңгырамады, ут, төтен борхымады. Карт күзлəрен ачты.
Тартмада... Тартмада шыгрым тулы акча иде…
Остаханə эче ят ис белəн тулды. Акча исе… Сəфəргали
картның күзлəре, төтен əчеттергəн кебек, яшькə чыланды,
куллары пешкəндəй булды. Ул, тартманы ябып, тиз генə
верстак астына тыкты, алачыгын ябып биклəп алды, капка
төбенə чыкты, хəзинəле тартманың хуҗасы күренми
микəн, дип, олы юл ягына күз ташлады. Юк, юлда
җилдергəн машиналар бихисап, аклары да, каралары да
җитəрлек, теге өч җиделе ак джип кына күренмəде. Менə
хəзер көтеп утыр көне буе бүген дə, иртəгə дə аның
килəсен. Чыгып китсə, ул юкта килер дə, карчыгының
котын алыр.
3
Оскар Ефимович Сац – бай кеше. Сац фамилиясе
йөртсен дə, ниндидер Ивановлар, Петровлар, Сидоровлар
кебек, хəерчелектə көн күрсенме? Юк, кайсыбер тукса-
нынчы еллар бандитлары кебек, юл басмады ул, базар
сатучыларын да таламады. Чубайс, “ваучеризация” атлы
галəмəт игълан итеп, үз кешелəренə “акция” атлы кəгазь-
лəр рəвешендə бушка дип əйтерлек таратып биргəн ил
байлыгыннан өлеш кенə элəктереп кала алды. Тəүге мəл-
лəрдə бу хикмəткə хəтта үзе дə аптырап бер булды. Кичə
генə башкалада фəнни-тикшеренү институтларының бер-
сендə аена йөз дə ун тəңкəгə кече гыйльми хезмəткəр
йөген тарта иде. “Йөк” дисəң хəтере калыр, ни эше, ни
ашы. Шуңа Мəскəүдə дүрт кешелек гаилəңне асрап кара…
Хəтта, бик аптырагач, бер иптəшенең киңəшен тыңлап,
Кавказ төбəклəрендə урын-җир кирəк-ярагы дефицитка
əверелүеннəн файдаланып, сəүдə белəн шөгыльлəнергə
дə маташып карады. Ике зур чемодан җəймəдер, мендəр,
юрган тышлыгыдыр төяп, барып төште ул андагы бер
шəһəргə. Күрəсең, законсыз сəүдə белəн шөгыльлəнергə
телəгəн адəм бер ул гына булмагандыр да милиция бу
эшкə күз йомып карамагандыр. Вокзалда ук элəктереп
алдылар да чемоданнары-ние белəн урындагы милиция
бүлегенə китереп бастырдылар.
– Əһə, – диде милиция кече лейтенанты, озын борынлы,
зур мыеклы кавказ кешесе. – Каптыңмы, спекулянт!
– Спекулянт түгел мин, иптəш майор… – дип мышкыл-
дады галимлеккə кандидат. Куркудан микəн, капыл гына
томаулап китеп, кəкре борыныннан маңка ага башлаган
иде. – Мин…
– Нəрсə син? Мин – тегү фабрикасы директоры, дип
əйтергə телисеңме?
– Юк, мин НИИда кече гыйльми сотрудник.
– Если и сатруднык, мышками прастыня таскать? Знаеш,
на сколко тянет твой прыступлыние. Чытыре года, сядеш
как мыленкый…
Спекулянтлыкка кандидат кесəсеннəн кулъяулык чыга-
рып, күз яшьлəрен сөртте, бүлмəгə яңгыратмаска тыры-
шып, борынын сеңгерде.
– Иптəш майор…
– Майор түгел, кече лейтенант кына…
– Сез барыбер майор булачаксыз.
Милиционерның кырыс йөзе ачыла бирде.
– Иптəш лейтенант… Ике бала… хатын… йөз ун тəңкə
зарплата… Утыртмагыз, зинһар! Бер юлга гафу итегез,
зинһар!..
Кече лейтенантның да йөрəге таш түгел икəн.
– Пырвый – паслыдный раз!.. – диде ул каты итеп. – Да
вычера штоб тваий наги здес не было! Поезд – в сымнад-
цат нол нол.
Сацның тормышы зур һəм кече вакыйгаларга бай булды.
Тик Нью-Йорк – Мəскəү самолетында уйланып килə тор-
гач, ул нишлəптер шушы кечкенə вакыйганы исенə
төшерде. Кечкенə, əмма исенə төшергəн саен, һаман да
каратут йөзе кызылга манчыла. Нинди мескен хəлгə кал-
ган иде бит ул анда.
Ə хəзер ул кем? Сац əфəнде! Оскар Ефим улы
галиҗəнаплəре! Тупланган байлыгы җитəрлек, җылы
океан буендагы вилласында шуны ашап кына ятса да,
булыр иде. Тик, өстəлеп тормаса, зур байлык та кими бара
шул. Җитмəсə, улы белəн кызыннан да рəт чыкмады.
Аларның томанлы Альбионда белем алулары белəнмени.
Акча исен тоемламагач, акча эшлəргə өйрəнмəгəч…
Хатыны да, картайганда тыртайган, дигəндəй. Ел саен
машина алыштыра, миллион, миллион ярымлык кына
булса бер хəл. Соңгысы бит унбиш миллионга төште. Ə
туннар, ə башка затлы киемнəр... Чəшке тун гына ярамый,
аңа шиншилла кирəк!..
Шулай булгач, эшлəргə туры килə шул. Федераль
дəрəҗəдə дə урнашкан булыр иде дə ул. Андагы
министрларның тормышын энə күзеннəн үткəреп кенə
торалар, түбəнгəрəк бик игътибар биреп бармыйлар.
Сацка өлкə хөкүмəтендəге финанс министры вазыйфасы
да бик ярап ята. Төшеме тегелəрнекеннəн ким түгел, ə
җаваплылыгы азрак…
Уйларының күңелсез юнəлеш алуын чамалап, ул янын-
да “мыш” та “мыш” йоклап килгəн юлдашына күз ташлады.
Яшь, чибəр! Кашыкка салып йотарлык. Кемнеке – аныкы!
Сацның сөяркəсе нəкъ шундый булырга тиеш! Диңгездə
су коена-коена йончыган, мескен. Əйдə ял итсен. Кайткач,
йончыдым, дип, ялындырып торырлык булмасын… Күптəн
түгел ишеткəн анекдот исенə килеп төшеп, аны елмаерга
мəҗбүр итте. Бер əһел, имештер, хатынын ияртеп, зур
мəҗлескə барган. Берсеннəн-берсе дəрəҗəле, берсеннəн-
берсе бай халык. Көмешкə чөмереп, тозлы кыяр ялап
йөргəн чакларын онытканнар. Аксөяк булып кыланалар…
Анекдот герое хатынын аларның тəрҗемəи хəле белəн
таныштыра икəн. “Əнə теге сары чəчле, юантык гəүдəле
даманы күрəсеңме? Ул – безнең боссның сөяркəсе!”
“Ничава гына икəн”, – дигəн бичə, босс сөяркəсенə сынау-
лы караш ташлап. “Ə монысы, – дигəн ире, кара чəчле,
кара күзле яшь хатын ягына ишарə ясап, – безнең креатив
директорның сөяркəсе…” “Бусы да ярыйсы сөяркə…” –
дип бəһалаган тегене хатын. Мондый гадел бəһалар
ирнең аңын томалаган, булса кирəк. “Бусы – минем
сөяркə!” – дип ычкындырган ул ялгыш. Хатыны да уйлап
тормаган, ире күрсəткəн бичəнең барлык зиннəтлəрен
тишəрдəй карашы белəн барлап чыккан да: “Ə безнең
сөяркə барысыныкыннан да чибəррəк!” – дип кычкырып
җибəргəн, имеш.
Финанс министры, сөяркəсен фатирына кертеп калды-
рып, туры Золотаревкадагы дачасына кайтып төште.
Анда аны күңелсез хəбəр көтə иде. Сакчыларының берсе,
иң ышанычлылардан саналганы, юкка чыккан. Аның белəн
бергə “Явыз Иван улын үтерə” атлы картина артына
яшерелгəн сейфта сакланган акчалары да… Картинасына
килгəндə, Илья Репин үзе төшергəн рəсем түгел ул. Аның
укучыларының берсе тарафыннан эшлəнгəн күчермə
генə.. Шулай булса да, кыйммəт хакка алынган нəрсə. Ə
сейфы – менə шушы дүрт катлы йортында яшерелгəн
дүрт хəзинə тартмаларының берсе. Ул хəтле үк искитəрлек,
чəч йолкырлык югалту түгел. Тегелəрендə – алтын-
көмешлəр, асыл ташлар, долларлар, евролар…
Мо нысында – күптəн түгел бер бизнес “акула”сыннан кае-
рып алган агач акчалар…
Оскар Ефимович байлыгын ышанып калдырган сакчы-
лар түрəсе Кувалдага тишəрдəй карашын төбəде. Аның
шакмаклы гəүдəсен, йомыркадай такыр, зур тəрəзəлəрдəн
төшкəн кояш нурларын көзгедəй чагылдырган башын
күздəн үткəрде.
– Мин бит сиңа ышанган идем, Кувалда…
Сакчы битеннəн буй-буй булып агып төшкəн тирлəрен
сөртергə кыймады.
– Шеф! Зинһар өчен гафу итегез. Мин дə Аюга ышана
идем. “Доверяй, но проверяй”, – дип əйтүлəре дөрес шул.
Сейфларыгызның урынын, кодын мин дə белмим. Ул
мөртəт ничек тапкандыр да ничек ачкандыр?.. Мин аны
табачакмын, җанын алачакмын. Болай гына алмам, тире-
сен энə белəн тунармын, урлаган бар акчаларны каны
белəн косачак ул!..
Кац югалтуын бик авыр кичермəде, əмма гарьлəнде.
Кемнекен бит! Сацныкын урлаган!..
– Тап! – диде ул хезмəтчесен. – Костыр! Үзен тапкан
җиреңдə юк итəргə мөмкин. Миңа ул өч тиенгə дə кирəкми.
За кордон расчитывает податься, наверное, подлец?! Фин
границасына, йə булмаса Белоруссия белəн Украинага
тыгылмаячак. Анда безнең үз кешелəр. Аннары сумнарны
доллар, йə еврога алыштыру проблемасы да бар бит
əле…
Кувалданың кара йөзе яктырыбрак киткəндəй булды.
– Шеф! Аның бит Уралда туганнары бар. Чилəбедə дə,
Уфада да, Ырынбурда да. Наверное, туда сунется? А
оттуда до Казахстанской границы рукой подать. Перейдет
границу, затеряется в казахских степях – ищи ветра в поле…
(Дәвамы бар.)