Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
7 февраль , 21:55

Гөлсирин КАЮМОВА. Тапталган сафлык

Алар күрә: кыз ялгыз, яклап сүз әйтүчесе дә, өстенә килгән афәттән йолып алучысы да күренми. Егетләр бер-берсен этә-төртә, берсен-берсе уздырып кыз өстенә ташланалар.

Гөлсирин КАЮМОВА. Тапталган сафлык
Гөлсирин КАЮМОВА. Тапталган сафлык

Мин үзем  егерме елдан артык балалар йортында тәрбияче булып эшлим. Аянычлы язмышлы балаларны сыендырырга, ятимлекләреннән курчаларга туры килә. Чөнки сабый бала үскән чакта ятимлек, явызлык, миһербансызлык белән очраша икән, ул аның гомерен тамырыннан үзгәртергә, аны йә каты күңелле рәхимсез бәндәгә, йә йомшак, җебегән, үз көченә үзе ышанмый торган аумакай адәмгә әверелдерергә мөмкин бит. Без аларны шул афәтләрдән сакларга тырышабыз. Ләкин дөньяның ак ягы булган кебек, шулай ук без күрергә теләмәгән кара ягы да була, шатлыгы белән янәшә кайгысы да бергә атлый. Бездә нәкъ шундый хәл булды. Сөйләп бетерерлек түгел. Кала егетләре бездә тәрбияләнгән бер кыз баланы рәхимсез рәвештә мәсхәрәләп көчләгәннәр. Суд юлын озак таптарга туры килде...

Зәмбилә исемле бу кызны безгә өч айлык чагында ук көньяк районнарның берсеннән китереп тапшырдылар. Исерек баштан әтисе әнисен кыйнап үтергән иде аның. Баланың унсигез яшькә кадәрге тормышы күз алдыбызда үтте инде. Дүрт яшендә үк ул шигырьләр язды, матур рәсемнәр төшерергә өйрәнде. Җыр-биюгә дә әвәс булды. Үсә төшкәч исә янә бер уңай сыйфаты ачылды – балалар ярата иде ул. Үзе ихлас күңелле булгач, башкаларның да ихлас булуларына инанып үсте булса кирәк...

«Тиздән тәрбияче булам!» – дип илһамланып педагогия училищесында укып йөргән чагында әнә шундый аянычлы хәлгә юлыккан ул бала.

Анда да мәрхәмәтсез күрәчәге сагалап торган икән ул бичараны. Туган көненнән үк бәхетсезгә шулай гел бәхетсез булырга язган микәнни соң?

Ул кичне әти-әнисе җилкәсендә эшләмичә дә тук яшәргә өйрәнгән кала егетләре өере белән Зәмбиләнең күршесе, тулай торакта исем-аты чыккан Гөлназга килгән булганнар. Гөлназ башта ул ир-егетләргә тәрәзәдән керергә булышкан. Алар белән бергә утырып хәмер эчкәннән соң, үзенә чат ябышып «давай»лый башлаган егетләрне: «Миндә табиблар венерик чир таптылар» дип куркыткан. Үзен берникадәр ашаткан-эчерткән, киендергән егетләр белән араны суытудан куркып аларга, Зәмбиләнең бүлмәсен күрсәткән. Ишеген ачтырырга да ярдәм итешкән хәтта. Бүлмәсенә күзләренә ак-кара күренмәслек хәлгә килгән исерешкән яп-яшь ир-атлар басып кергәч, кыз бала куркып, салкын диварга сыенган. Кызның бер сүз дәшмәве, мөлдерәп каш астыннан сүзсез карап калтыранып торуы егет кисәкләрен тагын да котыртып, дәртләндереп җибәрә, алар кызны капшый, йолыккалый ук башлыйлар. Капкынга болан баласы кебек килеп кергән кызны болай гына җибәрәселәре килми егетләрнең. Бу мизгелдә яшь кызның тыпырчынуын күреп ләззәтлек кичергән һәм шәбәеп алган егетләргә нәрсә эшләсәләр дә килешә кебек була. Алар күрә: кыз ялгыз, яклап сүз әйтүчесе дә, өстенә килгән афәттән йолып алучысы да күренми. Егетләр бер-берсен этә-төртә, берсен-берсе уздырып кыз өстенә ташланалар. Аларның Зәмбиләне караватында әллә ниләр кыландырып әүмәкләтә-әүмәкләтә җәфалауларын хайваный ләззәтлек кичереп күзәткән Гөлназ исә ахирәтенең:

– Кагылмагыз, зинһар, кыз кеше бит мин, – дип өзгәләнеп ялваруларына каршы мыскыллы көлеп:

– Без барыбыз да кызлар идек, обойдешься, стерва,– дип җикеренә-җикеренә аны ерткычлар хөкеменә калдырып, бөтенләй чыгып ук китә.

Төнозыны кәеф-сафа корып тәмам хушланган егетләр иртән тулай торактан «табаннарын ялтыраталар». Ә Зәмбилә бахыр исә кич җиткәнче урын өстендә тәгәрәп ята. Ярдәм сорап кычкырыр иде, этажда бер тере җан иясе дә юк, астагылар да ишетмәсләр дип уйлый ул. Кич көчкә мүкәйләп кенә вахтага төшеп, әбигә үзенең хәлен аңлата ала.

Зәмбиләне «ашыгыч ярдәм» машинасы дәваханәгә алып китә. Авыр операция кичерә ул. Гомеренә җитәрлек тән һәм җан имгәнүенә дучар була. Сихәтләнергә дә өлгермәгән кызга табиблар: «Бала таба алмаячаксың»,– дигәч, ул һуштан яза.

...Судта сөйләгәндә үк үзе дучар булган вәхши күренешләр күз алдына килепмедер, кыз битен каплап калтырана ук башлый иде. Иң газаплысы шул булды: шаһитләр җитми дип, хөкем эшен ел ярымга суздылар.

Суд утырышы саен үзеңне ничек вәхшиләрчә көчләүләре хакында сөйләп кара әле син...

Кемгәдер бәла килсә, без якын-тирәдәгеләр, барыбыз да борчылабыз теләктәшлек күрсәтәбез. Ә инде фаҗигагә юлыгучылар әле үзаллы яшәүгә күчкән генә ятимнәр булса? Алар да кемгәдер таянырга тиештер бит.

Тәүге суд утырышыннан соң кызның күкрәгемә башын куеп:

– Минем хәзер кемгә кирәгем калды инде, апа, – дип тәкърарлап елаулары исемә төшкән саен, Гиппократ анты биргән кайбер табибларның шул дәрәҗәдә миһербансыз булуларына күңелем әрни. Йөрәгемдә мәңге төзәлмәслек яра булып калды ул.

Үзем баккан ятим баланың аянычлы язмышка дучар булуын ишеткән, күргәннән соң күземнең кипкәне юк.

Үксез булсалар да, без бит аларны үз балаларыбыз кебек күреп, кешеләр арасында кимсенеп яшәмәслек итеп тәрбияләргә тырышабыз. Ана булган кеше генә аңлар минем хәлне. Кыз баланың язмышын гарипләгән ул дөнья имгәкләрен стенага терәп ату да бик аз булыр кебек. Ә гадел суд әһелләре аларны нибары бишәр елга гына хөкем итеп, сөендерде генә инде.

Хәер, шул карарларның да бер әтнәкәсе булган икән шул әле. Ярты еллар чамасы төрмә булып төрмәдә дә кара икра ашап «кикереп», көч җыеп «иреккә сусап» яткан теге җинаятьче егетләрнең, ниһаять, теләкләре тормышка ашкан: «папан», «маман»нарының «калын кесәләре» аша законлык сагында торучыларнуң күңеленә юл табылган. Амнистиягә эләккәннәр алар.

Иреккә чыккач та аларның янә тулай торакларга килүләрен, ә «телсез», терәксез кызларның корбанга әйләнүләрен көт тә тор инде.

Зәмбиләнең әйтүенчә, аны көчләүчеләр, билгеле, шул тирәдә яшиләр һәм берни булмагандай «кешнәп» йөриләр – Урамда әниләре очраган саен янәшәмнән көлеп, мыскыллы караш ташлап үтәләр,– дип өзгәләнә кыз.

Әйе, сеңлем, көчлеләр һәм көчсезләр заманы шул хәзер. Акча кешене көчле итә. Хәрам акча бәндәне тилертә, юләрләндерә, сукырайта, җанын, иманын суыра. «Сарыкны кем ашаган?», дигән сорауга: «Бүре ашаган»,– дип җавап биреп булмаган кебек, акчасыз бер мескенне кайчан бәладән йолып, яклап калырга мөмкин икән? Бүген меңнәрчә кешеләрне, бигрәк тә Зәмбилә кебек ятим кызларны рәхәтлектән туеп сикеренгән бай малайларының мыскыл итүенә күз йомып кала килсәк, бу үзебезгә үк иртәгәсе көнгә явыз тирәлек әзерләү була„ бит. Вәхшилекнең, ерткычлыкның, хайваный азгынлыкның моннан гайре чиген күрмим мин. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Хәер, закон колачлаган бу тар дөньялыктан тыш ахирәт тә бар бит әле. Аның үз законнары. Килер бер көн, синең сафлыгыңа орынган тумыштан кабих җанлы ул бәдбәхетләргә Ходай үз җәзасын җибәрер әле сеңлем, җибәрер...

 

Фото: Freepik. Com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: