Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 февраль , 09:30

Зөһрә ЗАМАНОВА. Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (2)

Киңəшмəлəр залыннан чыктылар да, лифт-мазар көтмəстəн, җəяү генə баскыч буйлап беренче катка юнəлделəр. “Эш бит инде. Бергəлəп төзəтербез. Мөмкин булганча мин дə ярдəм итəрмен”. Ир-ат ничек кенə үзен көчле зат итеп тоймасын, аның да барысы да кулыннан килмəскə мөмкин. Андый вакытларда яныңда терəк булырдайлар кирəк.

Зөһрә ЗАМАНОВА. Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (2)
Зөһрә ЗАМАНОВА. Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Илдардан гел генə талəп итəлəр. Ул һəрчак
тиеш. Югарыдагыларга да, кул астын-
дагыларга да. Башка вакытта əллə ни
игътибар бирмəсə дə, əле исə менə
шул гап-гади сүзлəргə мохтаҗ ул.
Урамда иделəр инде – Илдарның
водителе шылтыратты. Каядыр китеп
өлгергəн дə хəзер юлда бераз тоткар-
ланыр бугай. Илдар, елмаеп,
Чулпанга карады – менə нишлисең
инде алар белəн... Чулпан ул тəү
күргəннəн соң йөзгə дə, гəүдəгə дə
бик нык тартылган иде. Кием-салымы
да, төсе-башы да үзгəрə төшкəн.
Күзлəре дə зураеп киткəн. Карашы
гына элеккечə – акыллы һəм уйчан.
Сагыш тулы моңсу.
– Сез башкачарак икəнсез бит...
Əгəр дə урамда күрсəм, танымый да
узып китəр идем.
Чулпан Илдарның күз карашын
тəненең һəр күзəнəге белəн тойды
сыман. Ымсындыргыч җылы иде ул
караш.
Кыенсынып кына əйтеп куйды:
– Бүген караданрак киенгəн идем.
Безнең зам əйтмешли – фам фаталь...
Җəяү генə атладылар. Җəйге яңгыр
каян гына килеп чыккандыр, əмма
аны туктатырмын, димə инде. Хəзер
бераз явачак. Ышыкланыр урын... Тик
берсенең дə ышыкланасы килми шул.
Башланган икəн – яусын.
Иртəн генə аерылыштылар.
– Эшкə кайтып өлгерерсеңме?
– Тырышырмын.
– Килəсе атнада да башкалада
буласыңмы?
– Килергə туры килер, ахры.
Гомумəн алганда, без эгоистлар
инде ул. Тəү чиратта үзебезнең,
якыннарыбызның мəнфəгатен кай-
гыртабыз. Ни гаҗəп – соңгы вакытта
Чулпанның шушы ир-атны кайгырта-
сы, аның мəшəкатьлəре белəн яшисе
килə. Иртəн озатасы, кич каршы
аласы. Командировкадан соң инде
башка очрашмаслар кебек иде
(андый командировкалар квартал
саен), ə хəзер...
Үзе элек аралашканнардан ул туры
сүзлелеге, əйт кəнендə торучанлыгы
белəн аерыламы. Сафсата сатып,
акыллы булып кыланмавы белəнме.
Мактанчык, бəйлəнчек түгел...
Əлбəттə, тискə релеккə əйлəнердəй
үзсүзлелеге, усаллыгы да бар.
Чулпанның көенə генə тормый.
Чулпан ара лаш каннарның күбесе –
аның кул астында эшлəүчелəр, кай-
берсе аңа конкурент буларак карый,
кайсы – аңардан куркыбрак тора.
Чулпан да аларны гел генə елмаеп-
көлеп каршыламый, гадəттə, җитди,
кырыс ул. Əрлəшергə дə туры килə.
Йом шаклыгыңны сизеп алсалар,
көтеп кенə тор: сүзеңне тың ламыйлар,
əйткəнеңне – үтəмилəр. Иң кыен
шартларда да үз дигəнеңдə торырга,
көчле зат дип исəп лəнүчелəрдəн
икелəтə көчлерəк булырга тиешсең.
Илдар белəн ул азга гына булса да
көчсез булып ала. Тегесе аңа кисəтү
дə ясарга мөмкин, шаяртып кына
əрлəш терергə дə. Тик тавышы йом-
шак шул Илдарның, бертөрле моңлы.
Гадəттə, Чулпан үзе башкаларны кай-
гырта, ə хəзер инде аның үзен кай-
гыртучы да бар иде.
Бергə булган чакларында дөньяның
бар мəшəкате онытылгандай була.
Хəер, сөйлəшкəннəре шул күбрəк
мəшəкать турында гына инде. Уртак
мəсьəлəлəр җитəрлек. Чулпан теге
командировкадан соң Таулыярга
башка бара алмады. Əмма андагы
хəл-вакыйгалардан хəбəрдар,
ихтыяҗларын да яхшы күзаллый, ул
төбəкне ныклап өйрəнгəн иде.
Оперативка вакытындагы каты
гына бəхəслəрнең берсендə: “Ə менə
минем Таулыярда...” – дигəнен
ислəми дə калды. Башлыклары мыек
астыннан гына елмайды – сизеп
торабыз инде, Чулпан Азатовна.
Шулай итеп, төбəктəге бүлекнең
бəлəкəй генə бер таянычы булып
китте. Инде Илдар гына түгел, таулы-
ярдагылар да аңа шылтырата,
йомышлары төшкəндə кереп чыга.
Вакыт узу белəн Чулпанның да,
Илдарның да уртак танышлары бар-
лыкка килде. Эшем иялəренə бер-
берсе белəн бəйлəнеш булдырырга
кирəк. Аннан соң аралашу даирəсе
дə шул бер тирə, бер чама, шуңа күрə
Чулпанга мин – Илдар Илгизовичтан,
Илдарга – Чулпан Азатовнадан, дип
килүчелəр байтак. Ə менə Чулпан
Уфадан Таулыярга үзеннəн башка
кемнеңдер баруын телəми. Төбəк
аныкы булырга тиеш кебек.
Таныш-белешлəре, эштəгелəр
аларның мөнəсəбəте хакында белде-
ме-сизендеме – Чулпанга барыбер иде.
Эштəгелəргə дə барыбер кебек
Чулпанның кем белəн аралашуы.
Аннан соң аның кемгəдер гашыйк
була алуы башларына да кереп чык-
мый бугай. Боздан каты, кардай суык
бит ул. Башында – саннар һəм отчет-
лар, мониторинг, исəп-хисап.
Əлбəттə, кемедер бардыр, булмый булмас.
Чулпан гомер буе җаваплы эш-
тə – кабинет бəрелешлəрен яхшы
өйрəнгəн. Башкала, тармактагы
хəллəрне – үткəннəрен дə, хəзер-
гесен дə белə, ни-нəрсə көтелəсен дə
күзаллый. Илдар башта төшенмирəк
аптырады – бер нəрсə турында
сөйлилəр, бөтенлəй икенчесен
эшлилəр. Производствода халык
алай түгел иде. Анда сүзлəр эштəн
бик аерылмый. Бер тапкыр вазыйфа-
сыннан китəргə дə уйлаган иде,
Чулпан туктатты. “Кулыңнан килмəс
эшмени? Башкалар да əллə кем
түгел. Тирə-яктагыларга да, үзеңə дə
талəплəрне югарыдан куйма. Туган
районың бит, анда тəртипне син
түгел, мин урнаштырмам инде”.
Кайнар баштан вазыйфасыннан
китəргə дə уйлаган иде – тик үзен
җаны-тəне белəн яратучы хатын
алдында булдыксыз булып күренəсе
килмəде.
Еш кына аларга төрле чараларда
бергə булырга туры килə. Баштарак,
аралаша башлаган гына чорларда,
Чулпан чыгыш ясаса, Илдар ничектер
дулкынлана иде. Хəер, дулкынланыр-
га сəбəп тə юк сыман – үз эшен яхшы
белə бит инде ул. Киресенчə, аннан
куркыб рак торалар əле – инде тагын
ни əйтер дə, бүген ни ишетербез. Юк,
Чулпан беркайчан да чəбəлəнмəс,
тавыш күтəрмəс, əллə нинди катлау-
лы мəсьəлəне дə гади генə итеп аң-
латып бирə, чишелеш юлларын аң -
лата. Кешелəрне дə таный, белə. Тик
тискəре якларны, гаделсезлек күрсə,
йөзлəренə бəреп булмаса
да – əйтми калмый туктамый.
Нишлəсен соң – җитəкчелəре авыр-
рак мəсьə лəлəрне башкаруны, күңел-
сезрəк хəбəрлəрне əйтеп ишеттерүне
нəкъ менə Чулпанга тапшыра шул.
Аңа да каршы чыгучылар,
килешмəүчелəр бар. Чулпан ул үзе
кемгəдер ярарга тырышмый да кебек.
Без бит инде монда шул
килешмəүчелəрне килештерер өчен
куелган, дип кенə əйтə торган.
Чираттагы чараларның берсендə
берəү əйтеп куйды – хатын түгелдер
бу, җен, шайтан таягы. Ну, барыбер
үзебезнеке инде, диде икенчесе.
Монда əрлəсə дə, чит-ятлар арасын-
да яклый, күргəн бар. Илдар үз алды-
на елмайды – монда Чулпанга
битарафлар юк иде сыман. Соңга
таба иялəште, күнекте ул – Чулпанның
тимер кебек каты яңгыравык тавышы-
на да, халыкның аңа карата
мөнəсəбəтенə дə. Аның назлы тавы-
шын ишетсə шул Илдар гына ишетə
торгандыр. Кайчагында игътибар
иткəне дə бар – эш турында сөйли
башласа, тавышы үзгəреп китə – каты
гына итеп, тиз-тиз тезə башлый
сүзлəрен. Шунысын да белде Илдар:
мондый җыелышларда кемгəдер
катырак бəрелсə, азактан озак кына
кайгырып йөрергə мөмкин Чулпан.
Алар тора-бара уртак фикер йөртə
башлады сыман. Чулпан баш-
каларның сүзенə ныграк колак сала
торган булды, Илдарга исə үзенең
эшен дə, тормыш тəҗрибəсен дə
бəялəгəн кеше туры килде.
Əлбəттə, Чулпан Илдарга да озак
йомшак, басынкы булып күренə
алмады. Гомер буе усаллашып
өйрəнгəн бит инде ул. Атна буе
бəйлəнешкə чыкмаска да мөмкин.
Аның – үз дөньясы. Еш кына Илдарга
Чулпанны башкалада көтеп алырга
туры килгəне дə бар – я эшендə тот-
карлана, я алдан планлаштырылган
ниндидер чарага китеп бара.
Онытырга, аралашуларын туктатыр-
га уйлаган чаклары булды. Тик Чулпан
ябышып бармый, гадəттə үзе башлап
шылтыратмый, əллə ни игътибар
талəп итми. Ничек кенə булмасын,
ниндидер серле көче бар сыман.
Очраштылар исə – аерыласы килми.
Иртəн озатасы, кич каршы аласы,
уртак мəшəкатьлəр белəн яшисе
килсə дə, Чулпан аңлап тора:
килəчəктə дə менə шундый кыска
очрашулар белəн генə канəгать-
лəнергə тиеш булачаклар. Кеше ара-
сына да бергəлəп чыга алмыйлар.
Аларның икесен бергə күрүче –
Чулпан йортында урнашкан кибет
сатучылары гына инде. Артларын нан
авыр сулап озатып калалар. Чул-
панның йорт эшлəрендə ярдəм чесе
Ринат бар. Утны-суны карап, тикше-
реп торучы егет. Тора-бара ул да
белде Чулпанның серен. Хəер,
Чулпан элек тə аның белəн ачылып
китеп аралаша иде. Тегесе күңел
салып тыңлый, фикерлəрен əйтə,
киңəшлəрен бирə. Беркөнне Чулпанга
килгəч, тегесе тиз генə ир-ат чүəклəре
тартып чыгарды – идəн бик чиста
түгел, җитмəсə, салкынча. Ринатның
авызлары ерылып китте – димəк,
Чулпан Азатовнаның йортына
аңардан башка ир-ат та аяк баса
башлаган. Чулпан көлеп җибəрде.
“Үзегез карагыз инде. Ə болай, минем
карашка, əллə ни кырын гамəл дə
кылмыйсыз кебек. Очрашасыз икəн,
аннан кемгə зыян. Гаилəсеннəн китми
инде ул”.
Чулпан артыгына өметлəнми дə.
Ватцапптан бер-ике матур сүз, көтеп
алынган очрашулар. Кайчагында
көтеп-көтеп тə очраша алмаган
чаклары була. Я Чулпан башкалада
түгел, я Илдар тиз генə районына
кайтып җитəргə тиеш. Берчак Чулпан
Илдарга “Югалдың”, дип язган иде.
Тегесе уенын-чынын бергə кушып:
“Юк, урынымда”, – дип җаваплады.
Анысы шулай инде. Илдар да, Чулпан
да үз урыннарында. Тик җаннарына
гына урын таба алмый интегəлəр.
Чулпанга бер тапкыр Илдарны тəүлек
буена көтəргə туры килде. Таулыярда
ниндидер көтел мəгəн хəл булып,
алдан килешен гəнчə юлга чыга алма-
ган, шылтыратырга онытканмы –
Чулпан кайгысы да булмагандыр
инде андый чакта. Я оперативка-
мазар уздырган мəле булыр, я йор-
тында чагы – Чулпан үзе
шылтыратмады. Ут йотып көтте –
юлда ни булмас. Үпкəлəргə дə иткəн
иде, тик Илдарның ватцапптан “Гафу
үтенəм” дигəн сүзлəрен укыгач, тама-
гына төер тулды – əлегə тиклем
ир-атның аңардан җитди итеп гафу
үтенгəне юк иде.
Чулпан, гомумəн, Илдар белəн
үткəн һəр минутын, сəгатен кадерлəп
кабул итте. Һəр очрашу аңа соңгысы
булыр кебек иде. Аерылышу вакыты
җитə башласа, хафага төште, очраш-
кач ук сəгатькə карап бил гелəп куя
иде – ун сəгатьтəн соң аерылышача-
клар, унике сəгатьтəн соң Илдар
үзендə булырга тиеш. Кайчагында
Илдар башкалада чакта, ичмасам,
буран, я булмаса, күз ачкысыз давыл
да чыкмый, кайтып китə алмас иде,
дип уйлаганы да бар иде инде. Болай
да Илдар районнан чыгып өлгерми,
эзли башлыйлар үзен. Электрон
почтадан хатлар ява, ватцаппка гына
язучылар да байтак. Чулпан барысын
да аңлап тора, “Син бит миңа гына
түгел, башкаларга да кирəк”, – ди
андый чакларда. “Аларга ныграк та
кирəксең əле...” Ə үзе соң, күз карашы
белəн генə тартып алыр да, яныннан
ерак җибəрмəс кебек.
Кызык, бу тормышта матди яклары
тулы булганнарга көндəлек, иң гади
тоелган кыйммəтлəр – игътибар,
җылы караш, ягымлы сүз җитми.
Аларын бернинди акчага да сатып
алып, əллə нинди абруйга да алмаш-
тырып булмый шул.
Ял көннəрен яратмый иде Чулпан.
Бəйрəмнəрне əйткəн дə юк.
Булганыннан булмаганы артык кебек
андый көннəрнең. Бəйрəм итəргə бар
шартлар да бар – иркен фатир, шəһəр
янындагы бистəдə – бер дигəн йорт.
Тик бəйрəм итəр өчен болар мөһим
дə түгел, яныңда якын кешең булма-
гач. Илдарның гаилəсе бар, бергə дə
була алмаячаклар. Дөресен генə
əйткəндə, Илдарны Таулыярыннан
аерасы да түгел. Башкалага килсə,
төссезлəнəчəк ул. Аннан мондагы
шартларга да яраклашасы килмəс.
Шушыларны тагын бер уйласа, җаны
өзелеп китə. Дөрес түгелдер инде
болай чит-ятка ымсыну... Тик чит-ят,
дип... Алар бергə очрашканнар икəн
– юкка түгелдер ул.
Илдарны озаграк күрми торса,
Чулпан үзен яраланган җəнлек кебек
хис итə – кая барып бəрелергə белми.
Бар дөньясын ташлап олагасы иде
дə, җан яраларын дəвалыйсы иде.

(Дәвамы бар.)

Зөһрә ЗАМАНОВА. Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (2)
Зөһрә ЗАМАНОВА. Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: