Фәһия аерым квартирада ялгызы гына яши. Дуслары күп күплеккә, килеп тә йөриләр, кунгалап та китәләр. Күңелсез түгел алай. Эшли дә бит әле, эч пошарга вакыты да юк. Менә бәла: көннәрдән бер көнне телевизоры ватылды. “Кинескопы янган, ремонтлап азапланма, лучше яңаны алуың”, – диде таныш мастеры. Артык-мортык әйберләрен дә саткалап, тырышып-тырнашып дигәндәй, акча җыя башлады Фәһия. Отпуск вакытында да ял итмичә, профилакторийгә җыештыручы булып китте. Аннан да бераз акча эшләп кайтты. Шулай, авыздан өзеп дигәндәй, телевизорлык акча җыелды. Әлеге таныш мастер белән кибеткә барып, очсызрагын сайладылар. Акча алырга дип кайтса, акчасыннан җилләр искән. Сумкада гына иде бит, и Ходаем, ни хикмәт икән? Эзләмәгән урыны калмады, юк кына, хет үкерепләр ела! Нишләргә? Кичә бераз гына дус-ишләрен чакырып алган иде. Шуларның берсе эләктерде, ахры. Мөгаен, Зиләдер. Күңеле аңа йөгерде. Фәһия соңгы вакытта бик дингә бирелеп киткән иде. Нахакка аңа уйлап, гөнаһлы була күрмим, дип борчылды үзе. Бу югалтуга туганнары, дуслары күрше-күлән бик кайгырыштылар. “Урлаган кешенең кулы корысын, ачка каклансын, теге дөньяга баргач тәмуг кисәве булсын”,– дип каргадылар. Җанына һич тынычлык тапмады Фәһия. “Зиләгә сылтап әллә гөнаһлы булам микән?”– дигәч, бер дусты: “Алай булгач, күрәзәгә барып кара. Акчаңны кайтарып бирмәсәләр дә, ниндирәк кеше алганын әйтер”,– дип киңәш бирде. Тәкъдим ителгән күрәзә еракта яши икән, акчаны да күп сорый, имеш. Юлга да, күрәзәгә дә бирерлек акчаны бер туганыннан бурычка алып, юлга чыкты Фәһия. Әллә күпме көтеп, арып-алҗып, көч хәл белән күрәзәгә керергә чираты җитте. Тегесе аны каршысына утыртып, озак кына күзләренә карап торып, бераз сөйләндергәннән соң: “Әйе, акча югалткансың икән шул. Аны үзеңнең бер танышың алган. Ул 40 яшьләрдә, иреннән аерылган. Чәче кыска итеп киселгән, җирән төстә. Үзе какча, урта буйлы”, – дип тезеп китте. Шулай хәтта кигән киемнәренә кадәр сөйләп бирде. Менә могҗиза, шушы кадәр белә, исең китәрлек. Бәй, бу бит Шура! “Китер акчамны!” – дип әйтә алмаса да, болай гына калдырырга ярамый, куркытыйм әле дип, аулакта булган вакытны туры китереп: “Мин хәзер акчамны кем урлаганын точно белдем, барыбер хәрам малдан игелек күрә алмаячак”, – дип тезеп китте. Үзе Шураны күзәтә. Ничек тәэсир итәр, янәсе. Ләкин, ичмасам, чак кына кыенсыну, курку әсәре чыкса икән йөзенә. Карале, нервылары нинди нык!..
Фәһиянең башында гел бер уй, төннәрен рәтле йоклый да алмый башлады. Ни гөнаһларым өчен Ходаем миңа бу бәлане бирде соң әле? Күңелбез уйларның иге-чиге юк. Дус-ишләреннән дә шикләнеп, өенә дә чакырмый башлады. Тынгысыз уйлар йончытты, хафалы көннәр үтә торды. Менә көз дә килеп җитте. Тышта яңгыр катыш кар ява. Җылы итекне кияргә кирәк дип, шкафтан алып кия генә башлаган иде, ниндидер кәгазьләр шытырдап шуышкандай булды. Караса – акчасы! Ничек куйса, шулай торган. Ә бит югарыда сөйләгән, баштан үткәннәрнең дөреслегенә бер тамчы шиге юк иде.
Ә күрәзә? Дуслары арасыннан шундый берәү барлыгын каян белгән ул? Урлаганнар, ди бит? Чыннан да урлап, соңыннан куркып китереп куйган дияр идең, ул башкача килмәде. Үзенең дә итек эченә куйганы тапкач исенә төште. Нинди могҗиза, нинди чишелмәс табышмак бу? Булгач та була икән шундый хәтер ялгышуы.
...Фәһия акчасын тапкач та миңа килгән иде. “Акчамны таптым, Шурага сылтап зур гөнаһлы булдым. Нишлим хәзер, киңәш бир. Шурага барып гафу үтенимме?” – ди. “Башлап тынычлан әле. Син бит аңа, син генә урлагансың, бир акчамны дип әйтмәгәнсең. Аллаһу Тәгаләдән гафу үтен! – дидем. – Акчаңның табылуы турында хәзергә кычкырмый торсаң да ярар”,– дип өстәдем. Нигәдер, тиз генә, анык кына киңәш бирә алмадым. Катлаулы очрак. Шушы соңгы җөмлә артыннан нокта куйдым куюын, ә күрәзәнең белү-белмәвенең серенә төшенәсе килү теләгемне тыя алмыйм. Ничек аның күз алдына Шура сыны килеп басты соң әле? Әллә Фәһия үзе Шурага ошаганмы? Әллә акчаң үзеңдә бит дип өзеп кенә әйтә алмаганмы? Чагыштырам: Шура Фәһиядән 10 яшькә кечерәк. Монысын да күрәзә файдасына борырга була. Чөнки Фәһия яшь күренә. Чәч кыскалыгы да туры килә. Гомумән, охшаш яклары да, охшамаганнары да бар. Кыскасы: мәңге җавап табып булмаслык сер булып калды...
Сәйканә РИЯНОВА
Фото: Freepik. Com