Шулай күпме торгандыр елгага карап...
“С Вами все хорошо?” Дертлəп
китте. Янында патруль машинасы
тора, яшь кенə полиция лейтенанты
килеп туктаган икəн. Ярый, ичмасам,
бер җан иясе табылды хəлен сорар-
га. Лейтенант татарчалап əйтеп
куйды: “Нəрсə булды?” – “Бернəрсə
дə...” – “Сез китүдəн беркемгə дə
рəхəт булмас”... “Китəргə җыенмыйм
да ул. Күперне узуы авыр”.
Шундый болытлы чаклары иде
Чулпанның – тирə-ягындагыларга
күтəрелеп карыйсы килмəгəн, юл аша
чыкканда көчкə аякларын сөйрəгəн
мəллəре. Соңгы вакытта аның
дөньясы гел югалтулардан гына тора
сыман. Башта бер-бер артлы якынна-
рын, туганнарын югалтты. Аннан соң
– карынындагы баласын.
Бəхетсезлеклəр бер-бер артлы да,
берьюлы да килə торды. Ни кызганыч
– тормыш дигəнең синең планнарың
белəн əллə ни исəп лəшми икəн шул.
Ахирəтлəре дə телефоннарын
алмады. Якыннарына, дусларына
җан җылысын бирергə омтылган
Чулпанга нəкъ киресе əйлəнеп кайт-
ты – битарафлык, арттан сөйлə-
нүлəр... Беркатлы иде – баштарак
аңламады, тора-бара төшенде: күңел
киңлегеңне – беркатлылык, күңел
йомшаклыгыңны – җебеклек дип
исəплəргə дə мөмкиннəр. Əгəр əлегə
кадəр шуны да аңламагансың икəн,
монысы инде – синең проблемаң.
Аның ихтыяр көчен җимерер, рухын
сындырыр өчен менə шулар да җитте.
Əлбəттə, яңа танышлары ярдəм кулы
сузды. Тик кешелəргə ышанычы
югала башлаган иде инде Чулпанның.
Бу кичне өенə көчкə кайтып керде
ул. Итеклəрен генə салды да диванга
барып ауды. Ауный-ауный, ярсый-
ярсый елады. Ə иртəн инде тиешле
вакытта уянды да эшенə юнəлде.
Без əзер дөньяга килəбез, аның
кануннары без туганчы ук язылган.
Бик тырышсаң да, ныклап үз -
гəртермен димə бу тормышны. Инде
үзгəрттем, дип тынычланырга да
өлгермисең, барысы да кире үз уры-
нына кайткан булып чыга.
Эшеннəн Таулыярдагы бүлеккə
командировкага җибəрүлəренең
сəбəбе дə шулдыр – авыр уйларын-
нан арынып, бераз онытылып тор-
масмы, дию лəредер...
Командировкасы да авыр гына иде.
Җыен ир-ат арасында алар – ике
хатын-кыз. Гел тикшерү, гел эзлəнү.
Мөмкин булса – урынында ук
төзəттерергə тырышты, тик
җи тешмəгəне дə була шул аның.
Чит кала я районга килеп төшкəч,
үзен бераз үгисетелгəн итеп тоя
Чулпан. Башта барысы да читлə-
шəлəр, хуҗалар – урынбасарларына,
урынбасарлар – бүлек җи тəк -
челəренə, тегелəре белгечлəргə сыл-
тана. Монда да шулайрак булды. Тик
көннең икенче яртысында эш бары-
шына сиздермичə генə яңа урынба-
сар килеп кушылды. Илдар Илгизович
башкалар сыман рəсми кыланмый,
кабаланмый, сабыр гына җавап бирə,
аңлата. Инде хəзер башка җитəкчелəр
иркенлəп тын алды сыман – бу ханым
арытаба бəйлəнеп азапламас янəсе.
Район үзəге əллə ни зур түгел – бер
объекттан икенчесенə җəяү дə барып
була, урынбасарның исəбе –
белгечлəрен җибəрү иде Чулпан
белəн. Тик тегелəр төштəн соң кайсы
кайда таралышкан – үзе озатып
йөрергə мəҗбүр булды.
Башта сүзсез генə бардылар.
– Сезнең якта табигать матур.
Кешелəр дə...
Илдар – шушы районныкы иде. Аңа
мондый сүзлəрне əйтүче сирəк.
Аралашкан кешелəре дə якташлары
бит, аңа күбрəк аһ-зар белəн килəлəр,
ошамаган якларны сөйлилəр.
– Таулар, күллəр...
– Аларга игътибар иткəн дə юк, гел эштə.
– Ə эштəн соң?
Урынбасар тəү тапкыр Чулпанга
күтəрелеп карады – Чулпанның
күзлəре күл төсендə – яшькелт-
зəңгəр иде...
Бердәнберем, дияр идем...
Хикəя
Таулары биек, кылганлы. Тауга
күтəрелгəн Чулпанны Илдар тау
итəгендə көтəргə булды. Аннан чабып
диярлек төште тегесе – көн
караңгылана башлаган иде, җитмəсə,
болытлап тора. Урынбасар елмайган
да, гаҗəплəнеп дигəндəй, Чулпанны
күзəтə – бер сəгать элек кенə артык
җитди, хəтта усал тоелган ханыммы
бу? Битлəре алсуланган, сулышы
капкан, үзе бертуктаусыз нидер сөйлəнə...
Командировка азагына якынлаш-
канда барысы да ару гына арыган,
йончыган иде. Тик əллə инде кабинет-
тан котылып торганга, əллə яңа
җирлəр, халык белəн аралашу килеш-
те – Чулпанның күз карашлары
җанланып китте. Башта кайчан гына
кайтып китəрбез, дисə, азакка таба
өйрəнде ул яңа шартларга. Ничек
кенə булмасын – кайтыр юлга
күтəренке кəеф белəн кузгалды,
авыр уйлары да бераз саегайды
сыман. Əллə ни озак та булмады бит
инде Таулыярда. Ə менə никадəр җан
тынычлыгы, яшəргə дəрт алып кайтты.
Шундый онытылмас көннəр бу -
ла – тулы бер гомергə бəрабəр. Тау-
лыярда үткəн көннəр шундый иде.
Башкалага кайтты да эшкə чумды,
эш белəн дөньяның калган
мə шəкатьлəре онытылгандай була.
Чумды, дип... Командировкадан кайт-
кач, телефонга төшкəн фотоларны
компьютерына күчергəндə ныклап
игътибар итте янындагы ир-атка. Ни
гаҗəп – менə шулай кем белəндер
парлап төшкəн фотолары да юк икəн
бит аның. Фото тау елгасы буеннан
иде: тыйнак кына елмаеп торучы
Чулпан, аның янында – Илдар.
Язмышын, килəчəген очраклы гына
бер фото үзгəртəчəген белгəн булса икəн!
Аннан фотоны телефон экранына
куяр булып китте. Иртəн эшкə килгəч,
аны башкасы белəн алмаштыра,
эштəн соң – кире куя. Кеше-кара
күрмəсен. Күңелсез тоелган опера-
тивкаларда шул сурəткə карап ала,
ачуы килгəн чакларда шул очрашуны
искə төшерə дə – күңеле күтəрелеп
китə. Хəтта үз алдына елмаеп йөри
башлады ул. Бер уйласаң, адəм
баласына күп тə кирəкми икəн бит.
Бары тик игътибар, җылы караш,
ягымлы сүз...
Телəсə телəмəсə дə юксына иде ул.
Күңеленнəн генə үзен əрлəп тə таш-
лый – юк белəн башыңны бутама,
болай да катлаулы тормышыңны
тагын да катлауландырма... Тик оны-
тылып китеп я фотоларга, я озаклап
стенасына беркетелгəн респуб лика
картасына карап тора – таныш район-
ны эзли иде.
Эштəгелəр дə игътибар итте –
Чулпан ничектер матураеп китте.
Йөзеннəн елмаю төшми башлады.
Күзлəренə нур керде. Кием-салымы
электəн үк зəвыклы булды, тик аны
бит ул шул кешедəн ким булып
күренмəс, тиеш булган өчен генə сай-
лый, төрлəндерə иде. Ə хəзер тагын
да затлырак киенə башлады.
Кайдадыр онытылып яткан муенса,
белəзеклəре тартып чыгарылды
(элек такмый иде аларны – имеш,
эштə алай йөрмилəр). Энесе чит
илдəн алып кайткан кечкенə күн
сумка да кайдадыр яшеренгəн булган
икəн. Хезмəттəшлəре белəн ачылып
китеп аралаша башлады. Əллə инде
ерактан ук елмаеп килгəнен күреп,
үзлəре аңа тартыла идеме.
...Дүшəмбе оперативка тəмам-
ланган гына иде, кесə телефоны
шылтырады:
– Чулпан Азатовна, мин –
Таулыярдан. Исемем – Вəкил.
Чулпан көтелмəгəн шылтыратудан
каушап китте. Онытмаганнар икəн
аны Таулыярда.
– Əйдəгез, сагындырып кына
килəсез.
Ишектə таныш водитель күренде.
Ниндидер бер тартма суза. Тартма
эчендə флешка иде. Таулыярдан
кайткач кына искə алган иде ул аны
онытып калдыруын.
– Ə Илдар Илгизович үзе?
– Үзе əле Башйортта калды.
– Шулкадəр арадан килгəнсез,
хəзер чəй куям.
Күптəнге танышлардай, ашыкмый
гына гəплəшə-гəплəшə чəй эчтелəр.
Һава торышы, җир җилəге, җəйге
яллар турында сөйлəшеп алдылар.
– Отпускыга китеп булмас инде,
Илдар Илгизович быел гына яңа
вазыйфага күчте бит. Гел башкалага
чаба.
Чулпан елмаеп куйды: гел башка-
лада, ə башкалада без дə бар бит!
Урынбасар китешли шылтыратты:
– Минем водитель белəн тəмлəп
чəй эчкəнсез, дип ишеттем.
– Əйе. Сезнең вакыт юктыр, –
Чулпан тиз генə үзен кулга аласы
итте. – Без тикшергəннəн соң бик
ачуланып калдылармы инде?
Тегесе əйе дə, юк та димəде, эш бит
инде, дип чиклəнде.
Алар кабат очраклы гына очрашты-
лар кебек. Җитəкчелəре Чулпанга үзе
урынына бер җыелышка барырга
кушты. Башка чакта, юк, бармыйм,
кем начальник – шул барсын, дип
кырт киссə дə, əле Чулпан нишлəптер
шундук күнде.
Республиканың төрле төбəк-
лəреннəн җыелган халык арасында
Илдарны тиз танып алды ул. Илдар
да Чулпанны шундук күрде. Ул тəү
очраткан Чулпан бүген башкачарак
иде. Үз-үзен тотышында командиров-
кадагы киеренкелек юк. Тирə-
ягындагылар белəн үз итеп исəнлəшə,
кемгəдер шаяртыбрак та сүз куша.
Сөйлəшергə, аралашырга телəүчелəр
күп иде Чулпан белəн. Гадəттə, андый
җыелышларда урын алдан
билгелəнгəн була. Алар мондый
рəсмилекне исəпкə алып тормады.
Сүзсез генə елмаеп исəн -
лəштелəр дə янəшə урнаштылар.
Киеренке шартларда барды
җыелыш. Кисəтүлəр, кисəтүлəр
белəн килешмəү, аңлату-аңла-
шулар... Əйтерсең халыкны шуның
өчен генə чакырганнар. Илдар
Илгизовичка да элəкте. Яңа гына
вазыйфага кергəннəргə шулай элəгə
ул. Урынбасар каршы да əйтмəде,
башкалар кебек сүз дə көрəш термəде.
Кирəк дип тапканын язып алды,
кирəкмəгəненə əллə ни колак салма-
ды сыман. Кулына янында урнашкан
Чулпанның белəге тиеп китте. Ялгыш
кына идеме бу кагылу... Җанына
рəхəт бер дулкын йөгерде – бик үк
күңелле булмаган җыелышлардан,
мəшəкатьлəрдəн тыш та тормыш бар
əле ул...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Зөһрə ЗАМАНОВА Туймазы районында туып-үскəн, Башкорт дəүлəт университетын тəмамлаган. Башкортстан Республикасының Матбугат һəм киңкүлəм мəгълүмат чаралары агентлыгы белгече.