Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
5 февраль , 20:24

Фәрит ГАБДРӘХИМ. Күз буяу

Кара урман чите, ай, мәтрүшкәлек, илаһым, Юктыр андый җирләр хуш исле. Тутырып карадым да күзләремне шунда, Аһ, Ходаем, һуш китте.

Фәрит ГАБДРӘХИМ. Күз буяу
Фәрит ГАБДРӘХИМ. Күз буяу

Авылдан биш-алты чакрым ераклыкта, “Корбанай” урманында зур аклан бар. Шәмсетдин кискән бүрәнәләрен авылга алып кайтып тормады, бураларны әнә шул акланда бурарга булды. Берничә кеше яллады. Һәм кыска гына вакыт эчендә осталар ике зур бураны күтәреп тә куйдылар. Исәп сатарга иде. Алма, пеш, авызыма төш дип кул кушырып утыра торган заман түгел, Бөр пенсиягә генә карап торыргамы?! Дөнья көтүләре ифрат авырлашты, диләр. Аның җиңел чагы бар идеме соң?! Әмма вә ләкин хәзер төрлөчө кәсеп итәргә юл ачылды, Иренмә генә. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Өч-дүрт көн саен Шәмсетдин бураларына күз салып кайта иде, Соңгы вакытта атна буе өзлексез яңгыр яуды – өйдән чыгарлык булмады, Күк йөзе ачылып, юл кипшенү белән, Шәмси теге акланга китте. Барып җиткәч, уз күзләренә үзе ышанмый торды. Алып киткәннәр! Әнә, тәгәрмәчләре ярылып ята – Йолдызлы авылы тарафыннан, асфальт юл ягыннан килгәннәр һәм шул якка киткәннәр.

Шәмсетдин кайтып кергәндә Туры аты ак күбеккә баткан иде. Эшнең нидә икәнен белгәч, катыны Фәния тыныч кына киңәш бирде:

– Энең Рәхим белән сөйләшергә кирәк. Мин барыйммы, әллә үзең барасыңмы?

Шәмсетдин Уфага үзе китте, Бәхеткә, Рәхим командировкада-мазарда түгел иде, Шулай да аның янына үтә алмады Шәмси. Сакта торучылар якын да җибәрмәделәр. Квартирасына китте, Килен өйдә иде, Бүтән көннәрдә бик соң кайта торган Рәхим бүген адәм вакытында кайтты, Хәл-әхвәл сорашканнан соң Шәмси нинди йомыш белән килүен әйтте, Энесе ачык итеп, ышандырырлык итеп әйтте;

– Абзыкай, борчылма! Җиде кат җир астына төшеп яшеренсәләр дә, ул бәндәләр да, бураларың да табылачак. Обещаю!

Шуннан соңгы вакыйгалар дөтөктив әсәрләрне хәтерләтә иде. Уфадан кайтуының икенче көнендә үк милиция башлыгы Заманов үзе килде авылга. Әлбәттә, беренче чиратта Шәмсетдин белән сөйләште. Тагын кемнәр беләндер. Аннары җинаять эшләгән урынга – акланга китте. Кем әйтмешли, шактый “иснәнеп” йөрде.

...Урман тын. Хозурлык. Кошлар сайраша. Урман авызына җитәрәк Шамил тагын да моңая төште. Әтисе мәрхүм печән чапканда ниндидер бер җыр җырлаган иде. Бер куплеты гына истә калган.

Кара урман чите, ай, мәтрүшкәлек, илаһым,

Юктыр андый җирләр хуш исле.

Тутырып карадым да күзләремне шунда,

Аһ, Ходаем, һуш китте.

Җырның башка сүзләрен хәтерләми Шамил. Көен дә исенә төшерә алмый. Ниндидер бормалы-бормалы озын көй. Ул көйдә урман чәчәкләренең хуш исе бар кебек, урман шавы, ялгыз торнаның ачыргаланып кычкыруы ишетелә кебек, гомернең үкенечле мизгелләре чагылып китә кебек. Шамилнең башкача бервакытта да ишеткәне булмады бу көйне. Бик борынгы җыр булса кирәк. Әнә шулай моңаеп-ямансулап кайтып керде өенә урманчы. Ә өйдә пошаманга калган хатыны каршы алды.

– Сине иртәгә милициягә чакырдылар,– диде. Ни өчен аны чакыралар?! Аңлашыла: бураларның югалуы турында ишеткән иде Шамил, шул хактадыр. Чөнки теге аклан Шамил биләмәсендә бит. Әлбәттә, ул Шәмси бураларын сакларга ялланмаган, Әмма Шамил урманны гына түгел, авыл хәлләрен, кемнең ни белән шөгыльләнгәнен дә бик яхшы бөлә. Күңел күзе белән күрә, күңел “колагы” белән ишетә, Полковник Заманов Шамилне төрлечә сөйләндереп карады, Башта ул урманчы “эше” бу дип фараз кылган идө. Сөйләшә-сораша торгач, әлеге уеннан кире кайтты. Нишләргә? Министрлыктан ачык итеп шалтыраттылар: җинаять һичсүзсез ачылырга тиеш! Бу – хуҗа әмере. Монда буралар түгел, ә полковникның үзенең язмышы хәл ителә. Кинәт Замановның башына бер шәп уй килде, Шуннан ул Шамилне култыклап кабинетының арт бүлмәсенә алып көрде, Суыткычтан терле нигъмәтләр, коньяк шешәсе алып өстәлгә куйды,

– Бу бүлмәгә теләсә кем керә алмый,– диде кабинет хуҗасы, көлемсерәп,– Бик внимательно тыңла. Башта ук кисәтеп куям, безнең мондагы сөйләшү ике арада гына калырга тиеш. Мондагы сөйләшү башкаларга ишетелсә – үзеңә үпкәлә. Аңлыйсыңдыр, я нө шучу!

Аңлый, бик яхшы аңлый Шамил, Болар кулына зләксәң, җенеңне юллаячаклар, абзыкаем.

Йә, ничек булып бетте буралар тарихы, дисезме? Табылды бит буралар! Ерак урман зчөндәгө акланга барып чыкканнар, имеш, Шәмсетдингә тиз генә хәбәр иттеләр, Барып карады Шәмсетдин бураларны. Әллә үзенекеләрдән дә шәбрәкләр инде, Минекеләр түгел дип ник бер сүз әйтсен. Шамилгә бик нык мәшәкатьләнергә туры килде, әлбәттә, Менә шушы була инде “бүре дә тук, сарыклар да исән”. Җинаятьләрне ачу проценты әнә шулай да үстерелә икән, җәмәгать. Әйе, бүре дә тук: күпмедер вакыт үткәч, безнең Шерлок Холмсыбыз, ягъни полковнигыбыз калага күчерелде, югарырак урынга куелды. Әй, кала караклары, сезгә көн бетә хәзер!

Мөнир ВАФИН фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: