Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 февраль , 10:20

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (Ахыры)

Мин бу көнне түземсезлек белəн көттем. Шəрифулла абый алып биргəн чалбарым бераз пычранган, тəпəрлəнгəн иде. Əнкəй аны юып, үтүклəп кидерде. Иске киндер күлмəкне ташлап, Һəдиябану түти тегеп биргəн күлмəк тə бик килеште. Өстемə карап бер куансам, мəктəпкə баруыма тагын бер куанам.

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (Ахыры)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (Ахыры)

(Ахыры.)

Почтальон китте. Энем əлеге извещение белəн кызык-
сына:
– Мин калаем əле, – диде. Ул извещениене алып,
əйлəндергəлəп карады да кызыктырырлык нəрсə тапма-
ды бугай, миңа кире бирде. Мин аны, өйгə кертеп, шкафка
куйдым.
Абыйдан акча килүе мине куандырды, дəртлəнеп энем
янына чыктым да:
– Əйдə, “Качышлы” уйнаек, – дидем.
– Уйнаек, – диде энем.
Аның белəн бу уенны берничə тапкыр уйнаганыбыз
булды. Без аны, əлбəттə, бераз гадилəштерəбез.
– Мин гөр-гөр итəм, син кач, – дидем.
Капканың чыганак баганасы янында урамга карап,
битемне каплап: “Гөр-гөр-гөр...” – дип бер ун тапкыр кабат-
ладым. Сизеп торам: энем абзарга качты, капкасы шыгыр-
дап куйды.
Мин энемне эзлəгəн булып бакча ягын, абзар артларын
караштырдым да абзар янына килдем. Ачык капкасын
бераз ачыбрак карадым. Анда караңгы, лəкин кешене
шəйлəргə мөмкин. Мин эчкə карадым да, энемнең анда
икəнен белсəм дə: “Монда юк”, – дигəн булдым һəм капка-
ны яба башладым. Ул шунда ук: “Мин монда”, – дип качып
торган почмагыннан килеп чыкты.
– Хəзер син гөр-гөр итəсең, – дидем.
Энем миңа карап:
– Мин гөл-гөл итəм? – диде.
– Итəсең. Бар капка баганасына.
Без шулай рольлəрне алмашып уйный торгач, төшке
ашка əнкəй кайтып килде. Ул өйгə керү белəн, шкафтан
алып, извещениене аңа бирдем. Ул башта: “Нəрсə бу?” –
дип аптырап торды. Аннан, əйлəндергəлəп карагач: “И
улым, исəн-саусың икəн, безне дə онытмагансың. Рəхмəт
инде”, – дип үз алдына сөйлəнде. Шулчак капкада апа
күренде. Ул, чалгысын чоланда калдырып, өйгə керү
белəн, əнкəй извещениене күрсəтеп:
– Менə, абыегыздан акча килде, ике йөз илле сум, –
диде.
– Əйбə-əт. Бик вакытлы, – диде апа.
– Əйе, – диде əнкəй. – “Анау заем өчен илле сумны каян
табарга икəн?” – дип аптырап йөргəндə, Ходай бирде.
Кызым, син бəрəңге алып пешерə тор, мин, почтага
барып, акчаны алыйм. Кайтышлый магазинга да кереп
чыгармын.
Энем: “Мин дə балам”, – дип, иярергə телəгəн иде, əнкəй
аны: “Мин хəзер кайтам, күршелəргə генə кереп чыгам”, –
дип хəйлəлəп, шəп-шəп атлап китеп барды. Ул əллə ни
озак йөрмəде: бəрəңге кайнап чыгуга кайтты. Такта чəй,
минем йодрык зурлык ике кисəк шикəр, үзенə күлмəклек
зəңгəрсу ситсы алган.
Əнкəйнең күңеле күтəренке иде:
– Йөз дə егерме ике сум акчам калды. Заемга түлəрбез.
Калганы белəн Рəшиткə аяк киеме хəстəрлəрбез. Итекче
Шакир агай белəн сөйлəшергə кирəк булыр. Əтиегезнең
дусты. Ботинка кебек берəр нəрсə əтмəллəп бирер.
Əнкəйнең бу сүзлəреннəн минем башым түшəмгə
тигəндəй булды. Эчемдəге куанычымны ялгыз гына кичерү
өчен тышка күтəрмəгə чыгып утырдым. Кояш күтəрмəгə
төшə башлады. Төш авуга бара дигəн сүз. Минем
күңелемдə дə кояш нурлары балкый кебек. Ниһаять,
мəктəпкə барачакмын! Өстем бөтен булачак!..
Шулчак энем, өй ишеген ачып:
– Абый, ашалга кел, – диде.
– Хəзер, – дидем. Мин, хыялымда кап-кара ялтыр ботин-
камны күреп, куанып утыра идем. Күптəн ашыйсым килсə
дə, шатлык күңелеңне билəгəндə ачыгу онытыла икəн.
Гадəттəгечə, бəрəңгене катык белəн кушып ашадык.
Аннан такта чəйне шикəрлəп эчтек. Əнкəй, каты шикəрне
ватып, һəрберебезгə минем баш бармак башыдай
кисəклəрне өлəшеп чыкты. Ай, тəмле шул шикəр! Мондый
ун кисəк булса да, “һə” дигəнче суырып, шытырдатып
ашап бетəр идек. Юк шул. Əле монысы өчен дə шатланыр-
га кирəк. Əнə, энем үз кисəген җəһəт юк итте дə: “Əннə,
шикəл бил”, – дип сорады. Əнкəй төпчек улына тəүгесеннəн
бəлəкəйрəк кисəкне тоттырды да: “Шикəрне күп ашамый-
лар. Күп ашаудан файда юк. Чəй эчкəн саен əз-əзлəп кенə
капсаң, бик шифалы була, зур булып үсеп китəсең”, – диде.
Бу сүзлəр энемə генə түгел, миңа да тəэсир итте. Əнкəй,
бəлки, бəлəкəй улының нəфесен басар өчен генə
əйткəндер. Ə бəлки, дөресе дə шулайдыр.
Əнкəй эшенə китəргə дип, сəке йөзлегендə утырган
урыныннан торгач:
– Кызым, син төштəн соң нəрсə эшлəргə уйлыйсың? –
дип сорады.
– Мин төшкə кадəр Зирек борынының əрəмə буенда
печəн чаптым. Ныклы ике арба булыр. Төштəн соң да
шунда барып, шулкадəр үк чабам.
– Əйбəт, – дип башын какты əнкəй. – Безгə кышка пул-
ный җитə.
Əнкəй энемнең тəрəзə төбендə ни белəндер мавыгуы-
на күрсəтеп, иплəп кенə чыгып сызды. Апа да, ашъяулык-
ны, савыт-сабаны җыештыргач, чалгысын күтəреп, Зирек
борынына юлланды.
Мин дə озакламый, энемне җитəклəп, Җигəн буена,
Иске Кырчынга балык кармакларга киттем. Август аза-
кларына таба суалчанга балык аеруча əйбəт кабучан.


* * *
Энем Тəлгать əйбəт, эшчəн егет булып үсте. Авылда
урта мəктəпне тəмамлаганга аттестат алгач, бераз кол-
хозда эшлəп, армиягə китте. Мəскəүдə хəрби училищеда
рядовой солдат булып хезмəт итте. Юрий Гагаринны
шунда берничə тапкыр күрүе турында сөйли иде.
Армиядəн кайткач, Салават шəһəрендə төзелештə
эшлəде, фатир алды. Əмма хатыннан уңмады. Фатирын,
дөньясын ташлап, Урта Азиягə, Навои шəһəренə барып,
гади эшче булып төзелешкə урнашты. Шунда читтəн
торып төзелеш техникумын тəмамлады; яхшы эшче була-
рак, партиягə кабул ителде. Шул ук төзелеш оешмасында
берничə ел партия комитеты секретаре, аннан директор
вазифасына үрлəтелде.
Биш-алты ел əлеге вазифада эшлəгəч, энемнең туган
якка кайтасы килде. “Эш хакың əйбəт, абруең югары,
тагын бераз эшлəле”, – дип киңəш итсəм дə, күнмəде.
“Башкортстаныбызны, үзебезнең татар-башкорт
моңнарын, əнкəйне сагындым”, – диде. Һəм гаилəсе
белəн Уфага кайтып, йорт сатып алды, төзелешкə прораб
булып эшкə урнашты, əнкəйне авылдан үзлəренə чакы-
рып китерде. “Əнкəй безнең белəн тор, читтə гел сине
сагынып яшəдем”, – диде. Тик энемнең гомере кыска
булып чыкты. Уфада нибары ел ярым яшəде. Көтмəгəндə,
йөрəк чире белəн кырык өч яшендə бакыйлыкка күчте.
Əнкəй генə түгел, энебезне Зөфəр абый да, апа да, мин
дə ярата идек. Гүзəл холыклы, эшлекле, кайнар йөрəкле
кеше иде ул.


22
1нче сентябрь дə килеп җитте. Кояш җиргə юка гына
болытлар аша карый, эссе дə, суык та түгел. Күлмəкчəн
рəхəтлəнеп йөрерлек.
Мин бу көнне түземсезлек белəн көттем. Шəрифулла
абый алып биргəн чалбарым бераз пычранган,
тəпəрлəнгəн иде. Əнкəй аны юып, үтүклəп кидерде. Иске
киндер күлмəкне ташлап, Һəдиябану түти тегеп биргəн
күлмəк тə бик килеште. Өстемə карап бер куансам,
мəктəпкə баруыма тагын бер куанам.
Əнкəй мине мəктəпкə озатырга чыкты. Ул Һəдиябану
ахирəте тегеп биргəн зəңгəрсу күлмəген кигəч, йөзе ачы-
лып, матурланып киткəн. Урамда Мөшəрəфə җиңги белəн
Əмирнең безгə якынлашып килүлəрен күреп, көтебрəк
тордык. Тегелəр якынлашкач, əнкəй, елмаеп:
– Исəнме, Мөшəрəфə килен! Яңа уку елы белəн! –
диде.
– Рəхмəт, Фатыйматтəй! Балаларыбызның бəйрəме
безнең дə бəйрəм инде ул.
– Шулай, килен.
Əнкəй Мөшəрəфə җиңги белəн сөйлəшə-сөйлəшə
янəшə атладылар. Əмир белəн без алгарак киттек.
– Үткəн ел син укырга бармагач, мин дə бармадым.
Шатмын, быел бергə укыячакбыз, – диде Əмир.
Мин, дулкынланып:
– Укыячакбыз, Əмир. Сөенеп укыячакбыз, – дидем.
– Бергə барып, бергə кайтып йөрербез. Кирəк чакта
бер-беребезне яклашырбыз да...
Мəктəп безгə якын шул, килеп тə җиттек. Ул бер катлы,
бер-берсенə терəп, бүрəнəлəрдəн салынган биш
бүлмəдəн тора. Тактадан төзелгəн озын коридор. Аның
урта төшендə киң генə ишек. Бөтен сыйныфларга, укыту-
чылар бүлмəсенə шуннан кереп-чыгып йөрилəр.
Без, беренче сыйныфка килгəн балалар, шул
коридорның сул ягындагы стена буенда өелешеп тордык.
Əти-əнилəр дə бездəн бер-ике адымда танышып,
əңгəмəлəшеп, уку елы башлануга багышланган тантана-
лы линейканы көттелəр...
Яшел күлмəк кигəн, аксыл чəченə кызыл бантиклар
таккан курчактай матур кызчык коридордан кыңгырауны
зыңгырдатып килеп чыкты да төркем-төркем торган
малайларны, кызларны урап йөгереп əйлəнде дə
зыңгырдатуын туктатмыйча коридорга кереп китте. Бу
кыңгырау тавышы, минем уемча, мəктəптə укулар башла-
нуын хəбəр итү иде. Шуның соңында ук коридордан соры
костюм кигəн, бераз гына туткыл, түгəрəк йөзле кеше
килеп чыкты. Аңа берничə хатын-кыз ияргəн иде. Соры
костюмлы ир: “Һəр сыйныф үз урынына тезелсен”, – дип
команда бирде. Укучылар үз урыннарын белə икəн.
Шундук тезелешеп, карашларын əлеге иргə юнəлттелəр.
Ə безне ак кофта, кара итəк кигəн, йөзендə сирəк кенə
шадрасы булган ачык чырайлы апа, һəрберебезне дияр-
лек кулыннан тотып, укучылар тезмəсенең сул канатына
тезеп бастырды. “Уку елы тəмамланганчы, урыныгыз
шушында булыр”, – диде. Əнкəйлəр аерым төркем булып
артыбызда торды.
Линейка каршысына баскан əлеге соры костюмлы һəм
берничə хатын-кыз арасыннан озынрак борынлы, өчкел
һəм кара-кучкыл йөзле апа бер-ике адым алгарак чыгып:
– Мəктəбебезнең мөдире Габдрəхим Сафый улы Га -
фаровка бүгенге бəйрəмебез уңаеннан котлау һəм алды-
бызда торган бурычларны искəртү өчен сүз бирелə, – диде
дə, чигенеп, үз урынына басты.
Соры костюмлы дигəнебез мəктəпнең мөдире икəн,
безнеңчə башлыгы була инде. Ул да сүз бирелү белəн
линейкага якынрак килеп басты. Укучыларны сынагандай
башта уңга, аннан сулга карап алды да чак кына карлык-
кан тавыш белəн сүз башлады:
– Кадерле балалар, олы бəйрəмебез – яңа уку елы
башлану уңае белəн ихлас котлыйм һəм үрнəкле тəртип
һəм яхшы уку өчен көрəштə зур уңышлар яуларсыз дип
ышанам.
Быел беренче сыйныфка килгəн балаларны
мəктəбебезгə аяк басулары, укучыларыбыз булулары
белəн тəбрик итəм. Сез дə үзегезнең тырышлыгыгыз,
уңышларыгыз белəн укытучыларыгызны, ата-аналары-
гызны да шатландырырсыз дип уйлыйм...
Мин шулчакта артыма əйлəнеп карадым. Əнкəй мине
күреп елмайды һəм сизелер-сизелмəс башын селкеп
куйды. Ул гүя: “Син күптəн укучы булырга хыяллана идең,
телəгең тормышка ашты”, – ди иде. Мин тирəн дулкынла-
ну кичердем. Шушы тантаналы линейкадан башланган
мəктəп тормышы ун ел буе дəвам итəчəк. Аннан армия,
университет, төрле матбугат органнарында, Язучылар
берлегендə йөзеп эшлəп, ниһаять, илле елдан артык
хезмəттəн соң, 2011 елда, җитмеш дүрт яшемдə авылыма
яшəргə дип кайттым. Шул елда Ялгызкаен авылы
мəктəбенең йөз еллыгында чыгыш ясап, тəүге тапкыр
башлангыч мəктəпкə килүемне, мəктəп мөдире Габдрəхим
Гафаров абыйны, беренче укытучым Зөлəйха апаны
сагынып искə алачакмын...

 

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (Ахыры)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: