Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 февраль , 10:20

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (9)

– Шулай, җиңги. “Менə үлəм, менə үлəм”, – дип ятканда, энемнең кайтуы, мине больниска салуы, анда яңа дару килеп чыгуын Ходайның хикмəте дими, нəрсə дисең? Мин көн-төн савыгуымны Аңардан сорадым. Ул мине ишетте...

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (9)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (9)

(Дәвамы.)

19
Иртəнге чəйдəн соң апа ындырга китте. Əнкəй савыт-
сабаны юып, сөртеп, шкафка яки сəкегə урнаштырып
маташканда Фатыйма апа килеп керде. Əнкəй эшеннəн
туктап, ишек ягына борылу белəн Фатыйма апа аны кочак-
лап алды:
– Адаш апакаем, сəламəтлəнеп кайтуың белəн! – диде
ул, ихлас елмаеп. – Мин бик шатмын. Бигрəк бетеренгəн
идең бит. Кайберəүлəр: “Кеше булалмас”, – дигəннəр иде.
Балаларыңның бəхетенə, исəн-сау кайткансың. Шөкер.
Балаларың бик əйбəт. Шулар белəн куанышып яшəргə
язсын!
– Шулай булсын! Аякка бастым, Аллаһка шөкер! Инде
Ходай мондый чирне бирə күрмəсен.
– Бирмəс, Аллаһ боерса...
Шул рухта бераз сөйлəшкəч, Фатыйма апа үзенең төп
сүзенə күчте бугай.
– Адаш апакаем, кайчанрак эшкə чыгарсың икəн? – дип,
əнкəйнең күзлəренə карады.
Əнкəй, əзрəк уйга калып торгач:
– Бер унбиш көн ял итим əле, – диде. – Ике ай ярым
больниста ятып, буыннар бик йомшаган. Ризыклары да
анда бик накыс иде. Ярый əле, бераз энекəшем ярдəм
итте.
– И апакаем, бик тыгын вакыт. Һəр кеше – алтын урыны-
на. Бер ун көннəн чыкмассыңмы эшкə?
– Синең сүзеңне һич егасым килми. Əзрəк хəл керсə,
чыгармын, иркəм, – диде əнкəй. – Монда да ашау-эчү –
əл-йөл генə бит инде.
– Ə, онытып торам, – диде Фатыйма апа. – Синең
кайтачагыңны ишеткəч, ярдəм итү турында председатель
белəн сөйлəшкəн идем. Ул болай диде: “И Фатыйма, үзең
белмəгəн ни эш бар. Ярдəм сораучылар байтак: фронто-
виклар, өзлеккəн гаилəлəр... Райкомга шылтыраттым шул
турыда. Алар болай дилəр: “Башта планнарыңны артты-
рып үтə. Аннан, бəлки, ярдəм итəргə мөмкин булыр:
фронтовикларның күбесе калага кача”. Нишлəргə дə
белгəн юк”.
Шулай да сезнең хакта председатель белəн тагын
сөйлəшеп карармын. Бəлки, балаларыгызга ярдəм итəр.
– Рəхмəт, иркəм. Балаларым болай да синнəн ярдəм
күргəн инде.
– Апакаем, сине ныклап аякка бастырып, эшкə чыгара-
сым килə. Бодай басуының яртысы да əле урылмаган.
Фатыйма апа саубуллашып чыгып киткəч, энем шундук
торды. Уянып, тыңлап кына яткан икəн. Ул сөйлəшүлəрдəн
нəрсə аңлагандыр. Əмма əнкəйгə сорау бирə салды:
– Син больниска китмисеңме?
– Юк, улым, юк, беркайчан да китмим. – Əнкəй энем
янына килеп, аны күтəреп, аркасыннан сөйде дə миңа
борылып: – Мин Һəдиябану ахирəтемə барып килəм. Сиңа
күлмəклек берəр нəрсə булмасмы? Энеңне юынырга
алып чык, əйбəтлəп ашатырсың. Мин... – ул күзе белəн
Һəдиябанулар ягына ишарəлəде, – канатланам.
Энем, юынып кергəч тə, күзлəрен тупайтып11, өй эчен
байкады:
– Əннə кая?
Мин аны шаяртырга телəп:
– Больниска китте, – дидем.
Энем йөзен бозып шыңшырга ук кереште:
– Мине калдылга-ан...
Мин шунда ук, хатамны төзəтеп, энемне кочаклап
алдым да:
– Юк, больниска китмəде, күршелəргə генə керде. Хəзер
кайта ул, – дидем.
Балыкны сөягеннəн аралап, энемне ашатканчы, кайна-
ган сөт эчкəнче, əнкəй кайтып та керде. Үзе генə түгел,
Һəдиябану ахирəте белəн.
Һəдиябану əнкəйдəн ике-өч яшькə кечерəк. Йөзе бераз
тутлы, бит алмалары чак кына кызарып тора, чəчлəре
дегет кебек кара. Буйга əнкəйдəн ару гына калкурак.
Əнкəй кулына зур булмаган төргəк тоткан. Һəдиябану
тегү машинасын күтəргəн. Ул бераз гына тегүчелек белəн
шөгыльлəнə. Күрше-тирəдəге халыкка күлмəк-сəлмəк,
ыштан, бала-чагага чалбар да тегə.
Əнкəбез кайткач, энем шатланып: “Əннə! Əннə!” – дип,
кочаклап алды. Əнкəй аны ихлас яратып сөйде дə сəкегə
утыртты: “Син карап кына утыр, яме. Мин менə түтəңə
ярдəмлəшəм”. Əнкəй əлеге алып кайткан төргəген сүтте.
Ул хатын-кыз бишмəтенең эчлеге иде. Тышлыгының,
күрəсең, рəте калмагандыр.
Һəдиябану түти əнкəй кулыннан эчлекне алып, иңемə,
буема, белəклəремə таманлап үлчəп чыкты да: “Җитə
бу”, – диде. Тиздəн ул машинасын кулы белəн келтер-кел-
тер əйлəндереп тегə дə башлады һəм төш җитүгə күлмəк
əзер дə булды. Киеп карадым: тап-таман. Шатлыгым
эчемə сыймады. Ниһаять, өстемдəге киндер аламасын
ташлыйм. Чын күңелдəн:
– Һəдиябану түти, рəхмəт! – дидем.
Ул миңа елмаеп:
– Афəрин! Əйтүеңə рəтлəп, – диде.
Əнкəй ахирəтенең хезмəтенə түлəү турында сүз башла-
ган иде, Һəдиябану түти аны шундук бүлдереп:
– Бу хакта авызыңны да ачма! – диде. – Улыңның
рəхмəте миңа җиткəн, ахирəтем. Синең коточкыч чирдəн
котылып кайтуыңа шатмын. Озак еллар бергə-бергə
яшəргə язсын!
– Шулай булсын, ахирəт! – диде əнкəй.
Һəдиябану түти китəргə дип урыныннан торган иде,
шунда минем чалбарыма күзе төште:
– Карале, чалбар балакларың озын бит. Килгəч тə
күргəн идем, онытып җибəргəнмен. Кыскартырга кирəк.
Түти шунда ук үлчəгечен алып, ике аягымның да буен
үлчəде; балак очларын таманлап мел белəн сызды да
чалбарымны салырга кушты. Нишлəргə белми тирə-
ягыма карандым. Хəлне аңлап, алдында энемне йоклат-
кан əнкəй ишек янындагы чөйгə эленгəн зур сырмага
күрсəтте:
– Олы күфəйкене ябын.
Əтидəн калган, тышы каешланып каткан шул “күфəйкене”
ябынып, чалбарны салып бирдем. Һəдиябану түти
балакларның артык өлешен кисте дə, машинасын
келтерəтеп, манжетларын ясап, “һə” дигəнче тегеп тə
бетерде.
Чалбарны сырма астында кидем: тап-таман иде. Мин
түтигə чиксез рəхмəтле идем. Тик бу сүз минем тойгыла-
рым янында бик бəлəкəй, төссез кебек. Лəкин мин олы
хислəремне чагылдырырлык башка сүз белмим шул.
Һəдиябану түти мине аңлады шикелле. Ул, елмаеп,
аркамнан кагып сөйде.


20
Мин йөгемне утынлык янына ташлап, өс-башымнан
коры-сары чүплəрен каккаладым да өйгə кердем. Түрдə –
əнкəй, аның янында – энем, сəке йөзлегендə əнкəй ягына
борылыбрак Хəмидə əби утыра. Мине күрү белəн, алар
сүздəн туктап, карашларын миңа төбəде. Əбигə олы ихти-
рамымны сиздереп:
– Исəнме, Хəмидə əби, – дидем.
– Ару əле, улым, – диде əби сизелер-сизелмəс
көлемсерəп.
Мин сəкегə килеп утырдым. Кулбаш сөяклəре, бил
тирəсе бераз сызлап тора иде. Əнкəй минем башымнан
сыйпап:
– Ахры, улым, күбрəк күтəргəнсең: капкадан кергəндə
шуны шəйлəп калдым, – диде.
– Корыган коба таллар, балан, эт шомырты куакларын
күбрəк җыйганмын. Калдырасы килмəде.
– Шулай инде без. Печəнгə, утынга барсак та үз чама-
быз турында онытабыз. Башкача, улым, авыр күтəрмə, йə
үсмəссең.
Əнкəйнең соңгы сүзлəре мине борчып ук куйды. “Авыр
күтəрмə, йə үсмəссең”, – ди бит. Ə мин үсəргə, көчле
булырга телим. Килəчəктə, əнкəй телəгəнчə, көчем җиткəн
кадəр генə күтəрергə кирəк.
Хəмидə əби мин кергəнче сөйлəшкəн сүзлəрен ялгап
алып китте шикелле:
– Ходай Тəгалəнең кодрəте чиксез аның, килен.
“Сəламəтлегеңне Аңардан сора”, – дигəн идем. Менə
балаларың бəхетенə савыгып кайттың. Ходайга шөкер!
– Шулай, җиңги. “Менə үлəм, менə үлəм”, – дип ятканда,
энемнең кайтуы, мине больниска салуы, анда яңа дару
килеп чыгуын Ходайның хикмəте дими, нəрсə дисең? Мин
көн-төн савыгуымны Аңардан сорадым. Ул мине ишетте.
Бик тə рəхмəтлемен Ходай Тəгалəгə.
Хəмидə əби урыныннан торды. Үзенең бигүк яңа булма-
ган, лəкин чиста соры күлмəгенең изү тирəсендə
бөгəрлəнгəн урынын сəрмəп төзəтте дə:
– Шулай, килен, Ходайга һəрвакыт рəхмəтле булыйк, –
диде. – Ул ишек ягына бер-ике адым атлагач, туктап,
əнкəй ягына борылды: – Əйткəндəй, килен, иртəгə заемга
яздырачаклар икəн. Əхтəм абыең анда комиссиядə катна-
шачак. Сине мөмкин кадəр яклар ул. Борчылма. Сау булыгыз!
Хəмидə əби китте. Ə əнкəй заем турында ишеткəч тə
борчыла башлады: “И илаһым, бүгенге көндə бер тиен
акчабыз юк. Килер җире дə күренми. Өченче елдан бирле
Рəшиткə, үземə күлмəклек акча җиткереп булмый. Тапкан-
тарыган шул каһəр суккан заемга йə налогка китеп
тора. – Шулчак энем əнкəйнең алдына килеп утырды: –
Менə бит, бала туганнан бирле киндер күлмəк белəн
йөри”.
Энем аны ишетеп:
– Əннə, миңа матул күлмəк килəк, – диде.
– Əйе, улым, кирəк шул. Алырбыз, Аллаһ боерса, – диде
əнкəй, энемнең башыннан сыйпап.


* * *
Əнкəйне иртүк заемга язылырга бер хатын-кыз заты
чакырып китте. Мин əле тормыйча, уяулы-йокылы ята
идем. Иске палас астыннан башымны ачып карамадым.
Иртəнге чəйне эчкəч, əнкəй апага:
– Кызым, син Харрас бабаңа барып, чалгыны таптат.
Мин хəзер заемга язылырга китəм. Аннан чабынлыкка
китəрбез. Кичə аны карап килдем. Бəхеткə, үлəне бик
əйбəт. Бəлки, өч ат йөгенə тартыр.
Апа əнкəйне җөплəп:
– Мин дə шулай чамаладым, – диде.
– Əйдə, алайса кузгалыйк, кызым.
Апа, чалгы күтəреп, Харрас бабайга китте. Бабай безнең
нəсел-ыру ул. Кирəк чакта ярдəмнəн баш тартмый...
Заемга яздыручы комиссия “Кызыл яр” колхозының
келəте каршысына – чирəмгə урнашкан. Кладовщикның
зур гына өстəленең бер башына киң йөзле, тупак борын-
лы җирəн кеше – уполномученный Шəрəй Барыевич утыр-
ган. Аның бер ягында авыл Советыннан Əхтəм бабай,
колхоз рəисе Галимҗан Нуриевич, икенче ягында брига-
дир Фатыйма апа, участок инспекторы Сабир Шəяхмəтов
– чандыр буйлы, озынча йөзле кеше урын алган. Шəрəй
Барыевичның каршысында, өстəлнең икенче кыры килгəн
кешелəр өчен ачык калдырылган. Авылның карты-яше
шушы урында, уполномученный каршысына басып, аңа
тəкъдим ителгəн сумманы киметү өчен даулаша.
Даулашмый нишлəсен? Күплəрнең уполномученный,
комиссия куйган сумманы түлəрлек мөмкинлеге юк. Авыл
коточкыч ярлы. Шəрəй Барыевич кешелəрне сүгə, əрли,
телəсə ничек кимсетə, əмма телəгенə ирешə алмый.
Безнең күрше Əсəн картның уполномученный белəн
сөйлəшүен күплəр мəзəк итеп сөйлəп йөрде. Ул Чапайча
мыек үстергəн, кыш көннəрендə башында Чапайныкы
кебек бурка, аякларында кырыкмаса-кырык тапкыр
ремонтланган хром итек. Үзенең Чапаев дивизиясендə
хезмəт итүе белəн горурлана һəм кайчак мактанып та ала.
Янəсе, ул Чапай белəн дус булган. Имеш, аңа Чапай
əйткəн: “Миңлебаеч, син – батыр солдат, килəчəктə мин
сине янарал итəм”. “Урал елгасында аклар пүлəсеннəн
үлмəсə, мин янарал буласы кеше идем”, – дип сөйлəгəне
булды.
Менə шул карт уполномученный алдына килеп баскач,
аңа теге сораулар биргəн:
– Син, карт, ничə сумга языласың? Биш йөзгəме, əллə
мең сумгамы?
– Биш йөзгə дə, мең сумга да язылырга мөмкин.
– О-о, син, Əсəн Миңлебаевич – герой, патриот, – дигəн
уполномученный, дəрте кабынып. – Сине гəзиткə мактап
язарга була.
– Рəхмəт, – ди Əсəн. – Тик минем бер шартым бар.
– Нинди шарт? – дип кызыксына Шəрəй Барыевич. –
Хəзер үтəрбез ул шартны.
– Рəхмəт яхшы сүзеңə. Шартым болай. Минем өйнең
сəке түрендə көндезлəрен, бигрəк тə кояшлы көндə,
сиксəн биш яшьлек карчыгым утыра. Төнлə, əлбəттə,
йоклый. Хəзер өченче ел шул сəкедəн төшкəне юк. Шуны
төшереп, ул өч чакрымдагы Тугай авылына кадəр йөгереп,
əйлəнеп килсə, сез əйткəн мең сумга кул куям.
Комиссия əгъзалары елмаешып ала. Тик упол-
номученныйның яссы җирəн йөзенə кызыл таплар калка.
– Син... Син, карт, тузга язмаганны сөйлəп, башны
катырма. Языл хəзер үк 500 сумга!
– Эшкə ярамаган карчык белəн инде сиксəн алтыны
узган карттан акча таптыру тузга язганмыни? – дигəн
Əсəн карт.
Бераз əреплəшкəннəн соң уполномученный түзми:
– Бар кит, карт хайван, – дип җикергəн...
Əсəн карт белəн карчыгы бернинди пенсия, ярдəм
алмый, кош-корт, мал асрамый ничек көн иткəннəрдер?
Өйлəренə кергəнем булды. Иске-москы кием-салымнан
башка, күзгə күренерлек бер əйбер дə юк иде.
Заемга язылырга əнкəй борчылыбрак киткəн иде. Тəмам
тынычланып кайтып керде. “Аллаһка шөкер, хəлебезне
аңлаган кешелəр бар икəн”, – диде...

______
*Əл-йөл – диал. Җиңел-җилпе, бик əз генə.

**Тупайту – диал. Əйлəндереп.

Дәвамы бар.

Фото: freepik.

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (9)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: