(Дәвамы.)
Кичə Шəрифулла абый алып килгəн кара икмəкнең
яртысыннан əзрəген, төп-төгəл өчкə бүлеп, сөтле кабак
чəе белəн кушып ашадык. Туймадык, əлбəттə. Шулай да
тамак ялганландай булды.
Апа, тырма күтəреп, эшкə китте. Мин энем белəн өйдə
калдым. Ул башта: “Əйдə, уйнаек”, – дип мине борчыды.
Тик минем уйныйсы килми, буыннарымда хəлсезлек тоям.
Хəзер ничə көннəр туйганчы ашаганыбыз юк. Шуның
хикмəтедер. Энем дə элеккечə хəрəкəтчəн түгел. Ул, мин
уйнамагач, түрдəге тəрəзə төбенə утырды да каяндыр
өйгə кергəн кызыл тараканны тотып, тегелəй-болай
йөртə, үзе, мыгырдап, нəрсəдер сөйлəнə. Мин өскə ябын-
мыйча гына мендəргə башымны терəп, энемне күзəтəм.
Ул таракан белəн күпмедер мавыккач, мүкəлəп,
минем янга килде.
– Абый, мəммəм, – диде.
Мин энемнең аркасын җиңелчə кагып:
– Тиздəн апа мəммəм алып кайта, – дидем.
Энем шыңшыгандай итте, күзлəрендə яшь мөлдерəде:
– Əннə кайтмай-й, – диде ул, “мəммəм” турында онытып.
– Əннə озакламый кайта ул, – дидем дə аны үз яныма
əйдəдем: – Əйдə, иркəм, ят минем белəн.
– Əннə кайтмай-й, – диде ул, “мəммəм” турында онытып.
– Əннə озакламый кайта ул, – дидем дə аны үз яныма
əйдəдем: – Əйдə, иркəм, ят минем белəн.
Энем мендəргə башын терəү белəн кочаклап алдым. Ул
да бəлəкəй, йомшак куллары белəн мине муенымнан
кочаклады. Аны якын итүдəн, яратудан йөрəгем кысылып
куйды. Бераздан ул, тынычланып, йоклап китте. Мин бер-
аз пошыргаланып яттым. Күз алдына Сəйфетдиннəрдəге
икмəклəр килде. Ачынып: “Нигə берəүлəр тук, икенчелəр
ач? Нигə колхоз эшлəгəнгə хет бераз иген бирми? Гел шулай ач
яшəрбез микəнни?..”
Шулай уйланып ятып, үзем дə йоклап киткəнемне сизми
дə калганмын. Күпме йоклаганмындыр. Бервакыт тышкы
ишекнең шыгырдап ачылуына уянып киттем. Апа кайтып
керде. Ашыккан, ахры: тирлəгəн, аның текə маңгаенда,
хəтта танау очында тир тамчылары күренə. Ул бер кулын-
дагы яндавын, икенче кулындагы бəлəкəй генə төргəген
сəкегə куйды да ашъяулыкны бөклəп җəя башлады. Мин
торып утырдым да энемне уяттым. Ул бик тиз күзлəрен
ачты. Мин: “Мəммəм”, – дидем. Энем, җəһəт торып:
“Мəммəм”, – дип мине кабатлады. Без инде апа эндəшмəсə
дə, ашъяулык кырына килеп утырдык.
– Хəзер, иркəлəр, аш бирəм, – диде апа, чак кына елма-
еп.
Савыт-сабалар арасыннан ике агач чүəтəне алып,
икебезнең алга куйды. Без инде түземсезлек белəн
көтəбез. Апа агач балауник белəн яндаудан ашны сосып
алып чүəтлəргə салды. Мин яраткан умач ашы икəн, куе
һəм икебезгə дə бер турамчык ите элəккəн. Бəлəкəй генə
төенчектəн ике телем ипи чыгарып, безнең кулга тоттыр-
ганда апа хуш күңеллелек белəн:
– Бу ризыклар өчен Фатыйма апага рəхмəт əйтегез, –
диде.
– Рəхмəт инде, – дидем мин.
– Элəхмəт, – диде.
Шуннан соң агач кашыкларыбызны эшкə куштык.
Ул арыш оныннан пешерелгəн умач ашы, ул ит турам-
чыгы, ул икмəк телеме – һəркайсысы үзенчə тəмле,
лəззəтле, əйтеп аңлатырлык та түгел. “Их, шундый ризык-
лар көн саен элəксə икəн”, – дип уйлап куйдым.
13
Апа безне ашатып, эшенə киткəч, кармагымны алып,
Җилəн буена барырга җыендым. Кармак сабын һəм
бəлəкəй чилəкне уң кулыма тотып, сулы белəн энемне
җитəклəп, Иске Кырчынга киттек. Елга безнең урамга, күп
дигəндə, ярты чакрым чамасы.
Җəй уртасы. Кояш кыздыра. Шулай да юк-юк та сизелер-
сизелмəс бераз гына салкынча җил исеп куя да ачык
изүлəрдəн тəнгə үтə, җанга бер рəхəтлек биреп ала.
Авыл урамыннан чыккач та Иске Кырчынның ярлары
күренеп тора, тик елгасы биек яр астына яшеренеп ага.
Азрак баргач, Җигəн күз күреме җирдəн, Ташлытау астын-
нан көмеш тасмадай сузылуы шəйлəнə. Кояш нурлары
астында елгабыз бигрəк матур балкый шул.
Җигəн Иске Кырчынга җитəрəк икегə аерыла; ике арада
киңлеге егерме-утыз, озынлыгы йөз метр чамасы утрау
хасил итеп, янə үзəннəре кушыла да борыла-сарыла
Агыйделгə ашыга.
Яр буена килеп җиттек. Сул яктагы агым сай һəм кояш
нуры астында елкылдап, вак кына дулкыннары белəн
сырланып, үзенчə бер көйгə җырлап агып ята.
Энемне җитəклəп, тəүге үзəнне кичеп, утрауга чыктым.
Икенче үзəннең түбəнге агымында, утрауның оч ягына
якын гына кармак салырга булдым. Монда бераз тымыг-
рак. Су читенə якын гына эреле-ваклы ташбашлар өере
күзгə ташланды.
Энемне кайнар комга утырттым да:
– Ничек кармакка балык каптырганны карап кына тор.
Урыныңнан беркая да китмə, яме, – дип үгет бирдем.
– Ялал, – диде энем.
Энемнəн ун адым чамасы читтə кармагымны суга таш-
лавым булды, калкавычым батып та китте. Шундук тартып
алып, зур гына күкйөнне ташлыкка ташладым. “Əһə, сине
көткəн идем”, – дидем куанып. Чилəккə яртылаш су туты-
рып, аны шунда җибəрдем. Энем яныма килеп җитте.
Чилəктəге судан күкйөнне алып, кызыксынып карый баш-
лады: “Мату-ул!” – диде, елмаеп.
Мин, чак кына ачуланып:
– Кулда озак тотсаң, үлə бит ул. Җибəр күкйөнне, –
дидем.
Бəлəкəй булса да бик хисле ул энем. Нинди тон белəн
əйткəнне шундук сизə. Үпкəлəгəн кебек, чилəк яныннан
китеп, үз урынына барып утырды.
Мин янə кармагымны җимлəп, суга ташладым. Бу юлы
калкавычымны нəрсəдер батырып-батырып алды, башка
балыклар кебек су төбенə алып китми. “Ни хикмəт бу?” –
дип кармагымны күтəргəн идем, чəнчə бармак зурлык
кына ташбаш килеп чыкты. “Ах, син наян, зур гына селəүне
йотмакчы булдыңмы?” – дип, əлеге ташбашны, кармактан
ычкындырып, суга җибəрдем: “Атаң-анаң килеп капсын!”
Шуннан соң, телəгем кабул булгандай, зур гына алабуга
капты. Дəртлəнеп, бөтен дөньямны онытып, кармак сал-
ганда: “Абый!” – дигəн аянычлы тавышка сискəнеп, шун-
дук энем утырган урынга карадым, ул юк иде. Елгага күз
ташлау белəн, энемнең су өстендə күлмəген күреп кал-
дым. Хəлне аңлап, кармагымны ташладым да шул
тəңгəлгə йөгереп барып, суга омтылдым. Сайлыктан
капыл тирəнəя икəн бу урын. Агым мине эчкə тарта, су
култык астан узып бара. Аңа карамыйча, энемнең су
төбенə төшеп барган күлмəген элəктердем. Аны үземə
тартып, энемне кулыма алдым. Ул муенымнан кысып
кочаклады. Аны күтəргəч, агымның тарту көче кими төште.
Мин əкрен генə түбəнли-түбəнли елга буена чыктым.
Энем су йотарга өлгермəгəн иде. Куанычымнан күзлəремə
яшь килде. Аны кочагымнан төшереп:
– Нигə, иркəм, суга кердең? – дип сорадым.
Ул, елгага күрсəтеп:
– Анда күп балыклал күлдем. Шулалны кулым белəн
тотолга телəдем, – диде.
Җигəнебезне кечкенə чактан ук яратам. Əмма аның
йөзə белмəгəн кеше өчен үтə хəвефле булуын да аңладым.
14
Кармак колгасын чолан почмагына сөяп, өйгə керсəм,
нəкъ ишеккə каршы сəке йөзлегендə Шəрифулла абый
утыра. Туганлык өчен генə түгел (əлбəттə, бу беренче
чиратта), фронтовик буларак, ихтирам итə, ярата идек.
Сугыштан кайтуына ике ай вакыт үтсə дə, хəрби кие-
мен – гимнастеркасын, галифе чалбарын, итеген салма-
ган. Кара-кучкыл чəчен артка тараган. Эше дə җиңелдəн
түгелдер, бераз ябыга төшкəн кебек. Электəн кызгылт-
сары йөзе кояшта янып кызарган.
Шəрифулла абый күптəн түгел килгəндер. Мин кергəч,
апа соңгы сүзлəрен əйтте:
– Менə шулай яшибез инде, абый, ач та түгелбез, тук та
түгелбез.
– Иркəм, нык торыйк, бирешмик, – диде абый, уң кулын
өстəн аска кискен селтəп. – Шушы авыр вакытны ничек тə
үткəрик. Бүген күплəргə җиңел түгел. Минем эшем дə
авыр гына, зарплаталар чамалы. Əлегə өскə гражданский
кием юк. Һəдия җиңгəгезнең дə бер күлмəк тə бер ыштан
дигəндəй. Аны алып китəргə дип кайттым. Барактан бер
бүлмə бирделəр.
Мин тавыш-тынсыз гына абыйны тыңлап тордым. Ул,
ниһаять, миңа игътибар итеп:
– Нишлəп торасың, энем? Үт! Кулыңдагы бидрəңдə
нəрсə, сумы? – дип сорады.
– Балык, – дидем дə абыйга якын килдем. Ул чилəк
эченə күз салды да:
– О-о, əйбəт балыклар. Болар белəн ач булмассыз, –
диде көлемсерəп һəм миңа карады: – Нəрсə белəн
тоттың? Кармак белəнме?
– Кармак белəн.
– Маладис! Быел укырга ничəнче класска барасың?
– Беренчегə генə.
– Шулаймы? Менə мин сиңа искерəк булса да чалбар
алып килдем. – Ул янындагы бəлəкəй капчыктан кап-кара
чалбар чыгарды. Абый “искерəк” дисə дə, миңа ул өр-яңа
кебек күренде. – Мин аны базардан сатып алдым. Үткəн
килгəндə анау тубыклары тузган киндер ыштаныңны
күреп, эчем əрнеп куйган иде. Мə, энем, киеп җибəр əле.
Ничек икəн, күрик.
Түрдəге тəрəзə төбендə ни белəндер шөгыльлəнеп
утырган энем, кинəт борылып:
– Миңа да чалбал килəк, – дип кычкырып калды. Мин
шатлыгымнан башым түшəмгə тигəнче сикерердəй булып
чоланга чыктым. Үземнең киндер ыштанны бер почмакка
ташлап, əлеге чалбарны киеп алдым да өйгə кердем.
Энемне апам кулына алып тынычландырган. Əле аңа
карап: “Хəзер балык пешерəм, сиңа иң тəмлесен бирер-
мен”, – дип, аны сəкегə утыртты.
Абый, кигəн чалбарымны карап:
– Балагы ике-өч иллегə озынрак икəн, – диде.
Минем үзеннəн-үзе ерылган авызымны күреп, апа да
елмайды:
– Абый, балагының озынлыгы комачауламый. Эчкə
бөклəп тегəрбез. Килəсе елга кадəр Рəшит үсə ул.
– Шулаймы? – диде абый, хуплагандай. – Ярый, алайса.
Мин куанычымнан абыйны кочаклап алырдай булсам
да, уңайсызландым. Бары:
– Абый, рəхмəт! – дип кенə əйтə алдым.
Абыйның кəефе күтəрелде шикелле. Ул чак кына
көлемсерəп:
– “Бары белəн – бəрəкəт”, – дилəр, энем. Син шат бул-
саң, мин канəгать инде, – диде һəм урыныннан күтəрелде.
– Ярый, иркəлəр, исəн-сау яшəп ятасыз икəн. Бик əйбəт.
Бирешмəгез! Озакламый əнкəгез кайта. Кичə генə теле-
фон аша Василий белəн сөйлəштем. “Түтəгез савыкты, –
диде. – Тик аягындагы шеше ит үреп бетми. Тəмам
савыккач кына кайтарабыз түтəгезне. Чөнки ул – безнең
тəҗрибə объекты. Бу хакта республика министры белə. Ул
безне бу чирне җиңүебез белəн котлады. Тəҗрибə уртак-
лашырга институт студентлары килəчəк. Шуларны
көтəбез”, – диде Василий.
Абый безне шатландырып саубуллашты. Апа: “Балык
пешерəм, ашап китəрсез”, – дисə дə, калмады. Һəдия
җиңги янына ашыкты.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.