Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
29 гыйнвар , 19:37

Фәрит ГАБДРӘХИМ. Буйдак егетләр һәм тол ирләр

Яшәүмени инде ул ялгыз башың?!

Фәрит ГАБДРӘХИМ. Буйдак егетләр һәм тол ирләр
Фәрит ГАБДРӘХИМ. Буйдак егетләр һәм тол ирләр

Хәл белергә дип Әмирҗаннарга кергән идем. Сүз иярә сүз чыгып, ир белән хатын һәм гаилә мөнәсәбәтләренә кереп киттек. Әмирҗанның хәләл җефете Икълимә – үзенең дә, башкаларның да кимчелекләре хакында турысын әйтә торган хатын.

– Беркөнне Әмирҗан белән санап утырдык – авылда өйләнеп хатын белән торырлык утыз буйдак егет, тол ир бар икән, – ди Икълимә, шаклар катып. – Җә инде, яшәүмени инде ул ялгыз башың?!

Әмирҗан, мут елмаеп, сүз кыстыра:

– Хатыннар, сансынмый шул ир-атны...

– Сансынмый, имеш! – дип Икълимә карщы тешә, – Миңа төрттерәсеңме? Минем апаем гына икәнеңне онытма, яме!

Икълимә Әмирҗаннан өлкәнрәк икән бит. Берничә айга. – Юк, алар бер-бөрсен ихтирам итеп, һәрхәлдә, аңлашып гомер кичерделәр. Икесе дә колхозда эшләде. Хәзер, әнә, гаиләдә бер-ике бала, ә күпме моң-зар! Икълимә белән Әмирҗан өч кыз, өч малай үстерделәр. Элек бит балаң фәлән яшькә җиткәнче өйдә яткырмыйлар иде. Балаңны кабык бишекле арбага саласың да басуга теркелдисең. Икълимә түтинең шул чаклары исенә төшкәндер инде:

– Хәзерге хатыннарны да әйтер идем инде. Иренен кызартып, бизәнеп-төзәнеп йөриселәре генә килә. Койрыкларын сыртка салалар да шәһәргә сыпырталар. Әйтерсең барсын да әзерләп куйганнар анда.

– Ызначит, атта да, тәртәдә дә бар, – дип нәтиҗә ясагандай итте Әмирҗан.

Мондый гайре табигый хәл бер безнең авылга гына хас булса, ул кадәр зур бәла булмас иде. Бу бит күпчелек татар авылларына хас. Димәк, моның сәбәпләре зур, җитди, тирәндә, моны аракыдан гына күрү тулы хакыйкатьне ачып бетерми. Иң төп сәбәп кешеләрдән иман качуда түгел микән?! Ә динсез иман була алмый, бу авыруның барлык сәбәпләрен ачмаган, ашыгыч рәвештә дәваламаган тәкъдирдә, Гаяз Исхакыи искәрткән инкыйразңың раска чыгуы бик тә ихтимал...

Югарыда Икълимәнең турыдан яруы хакында әйткән идем инде. Үзенекеләр турында да тел яшереп тормый ул.

– Әнә безнең Ришат та, хатыны вафат булгач, әллә ничә ел өйләнми йөреде, – ди Икълимә шелтәләгән сыман, Өйләндерергә булдык әле үзен.,.

Чынлап та, Ришат яңа гаилә корып җибәрде, Димәк, авылда тол ирләр, буйдак егетләр егерме тугызга калды. Бу исемлек әнә шулай кыскарганнан-кыскара барыр әле дип йөргәндә... Тагын бер гаилә җимерелде. Теге исемлек утыздан кимемәс микәнни?! Әллә артып китәрме?!

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: