Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
28 гыйнвар , 10:20

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (5)

Əнкəй киткəч, ничек кенə бəрəкəтлəп ашасак та, бер ун көннəн бəрəңгебез бетте. Апа урманга, Тархан акланына балтырган җыярга барып кайтты. Ике көн шуны пешереп, бераз сөт кушкач, ярыйсы булды кебек. Тик үлəн-сүлəн белəн тамакны алдап булмый, корсак кабарса да, тую хисе тоелмый.

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (5)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (5)

(Дәвамы.)

10
Əнкəйне хастаханəдə калдыруы турында Шəрифулла
абый безгə хəбəр иткəн иде инде. Ике атнадан үзе безгə
килеп чыкты. Нəкъ төшке ашка əзерлəнеп йөргəн чагыбыз
иде. Ашыбыз шул: катык та сөтле кабак чəе. Бу юлы безгə
Шəрифулла абый зур буханкалы Красноусол икмəген
алып килгəн. Абый аны икегə бүлде. Зуррак өлешен ашъ-
яулыкка куйды, икенчесен апага бирде: “Монысын кич
белəн үзегез ашарсыз”, – диде.
Ашъяулыктагысын һəммəбезгə, шул исəптəн үзенə дə
тигез итеп бүлде.
Шəрифулла абый, апа оеткан катыкны авыз иткəч:
– Катыгыгыз калай тəмле! – диде.
– Əнкəй өйрəтте катыкны тəмле итеп оетырга, – диде
апа.
– Ашау-эчү мəсьəлəсендə түтəй алтын куллы иде ул, –
диде абый. – Инде больницадан савыгып кына кайтсын
иде.
– Көн-төн шуны телибез инде, абый, – диде апа. –
Усолкы əпəен алып килдегез. Анда булдыгыз мəллə?
– Булдым. Түтəй янына да кереп чыктым. Бу хакта сезгə
əйтми тордым: сезне шатландырырлык хəбəрем юк.
Шешлəре шул килеш. Тик шунысы: сызлауларын баса
торган укол биргəлəп торалар икəн. Түтəй, вакытында
йоклап, бераз хəл җыйган. Ул сезнең өчен борчыла.
“Кайгырма, ярдəм итəргə тырышырмын, аларга берни дə
булмас”, – дигəн булдым инде. Белеп торам: хəлегез мак-
танырлык түгел.
– Бəрəңгебез дə, оныбыз да юк инде. Шушы икенең
берсе булса да бирешмəс идек, – диде апа.
– И иркəлəр, – диде абый кайгылы тонда, – минем дə
сезгə ярдəм итəрлек рəт юк шул əлегə. Тукта, мин колхоз
правлениесенə кереп чыгыйм əле.
Ул колхоз идарəсендə рəисне очратмаган. Əмма абруй-
лы “читават4”ны, Сəгыйдулла Дəүлəтшинны күреп
сөйлəшкəн. Ике фронтовик, күрəсең, уртак тел тапканнар-
дыр. “Читават” ярдəм итəргə вəгъдə иткəн.
Икенче көнне апаны кеше аша колхоз идарəсенə чакыр-
тып, алты килограмм солы онына квитанция биреп кай-
тарганнар. Онны ул келəткə барып алды. Аны илəп,
чынаяк асты зурлык өч күзикмəк пешерде. Өчебезгə –
өчəү. Ул шулкадəр тəмле булып тоелды, булса, берне
түгел, бишне ашар идем. Тик моннан соң апа күзикмəк
пешермəде. Онны ул бик бəрəкəтлəп, кычыткан, балтырган ашлары өчен генə тотты.
Апа бакчаны казыганда табылган черек бəрəңгелəрнең
соңгыларын юып, изеп, өчебезгə берəр көлчə пешерде.
Кайнаган сөт белəн шуны кушып ашагач, стакан белəн
сөтлəп кабак чəе эчеп куйдык. Безнең иртəнге ризыгыбыз
шул булды. Шуннан соң апа, миңа төбəлеп:
– Казан астына ягарга бер чыбык та калмады. Əрəмəдəн
коры чыбык-чабык алып кайт, – диде. – Мин Тəлгать белəн
калам. Өйне җыештырам.
Əрəмəдəн чыбык-чабык күтəреп кайтырга ашкынып тор-
масам да, барырга туры килə. Нишлəмəк кирəк? Ашарга
пешермичə, казан астына, кайчак мичкə дə ут якмыйча
торып булмый.
Мин Сəйфетдиннəргə кердем. Ул балыкка барырга
кармагының җебен рəтлəп утыра. Əрəмəдəн чыбык-чабык
алып кайту турында əйткəч, вəкарь белəн елмаеп куйды:
– Һы, минем əтəйнең кем икəнен белмисеңмени? Кирəк
булса, без утынның иң шəбен ат белəн генə барып алабыз.
Сəйфетдин яныннан ачынып та, көнлəшеп тə чыктым.
Əтилəре кайтканнар утынны да, печəнне дə ат белəн
ташыячак, бакчаны да ат белəн сөрəчəк. Аларның икмəге
дə, башкасы да булачак. Ə безнең хакта, əтилəре сугышта
ятып калганнар хакында кем кайгыртыр? Безгə беркем дə
ярдəм кулы сузмаячак.
Əмирлəргə кердем. Мөшəрəфə җиңги дə өйдə икəн. Мин
əрəмəгə бару турында əйтү белəн Əмир əнисенə карады.
– Бар, улым, син дə, – диде Мөшəрəфə җиңги. – Безнең
дə ягулык мəсьəлəсендə хəллəр хөрт.


11
Əрəмə безнең урам очына, күп дигəндə, чакрым ярым
чамасы. Аның безгə якын төбəгендə коры чыбык-чабык юк
диярлек. Коры-сарыны бездəн башка да җыештыручылар
җитəрлек. Шуңа күрə без əрəмəнең кыйбла ягы буйлап
алга киттек. Куаклыклар янында үскəн үлəннəр арасында
очраган ачы кузгалак, какы, куян тубыгы, кымызлык кебек
үсемлеклəрнең һəммəсен ашап барабыз...
Əрəмə чите эчкəрəк кереп торган бер урынга туктал-
дым. Əмир тирə-якны күздəн кичереп:
– Шушында керəбез мəллə? – дип сорады.
– Бу тирəдə кеше эзлəре күренми. Шушында кереп
карыйк əле, – дидем.
– Əйдə, нəрсə уйлап торырга, – диде Əмир.
Ул əйткəч тə, мин, кыюланып, əрəмə читендəге
гөлҗимеш, балан, эт шомырты куакларын аралап, эчкə
атладым: өч-дүрт адым үтү белəн зур булмаган кашлакка
юлыктым. Берничə адым аска төшкəч, сулык күрдем.
Əмиргə борылып:
– Алда күл, – дидем.
Əмир минем кулбаш аша карап:
– Күл түгел бит, күллəвек кенə, – диде.
Мин кичеп чыгарга кыймый тора идем, Əмир ыштан
балагын бот төбенə кадəр кайтарып, суга төшеп тə китте.
Күллəвек тирəн түгел икəн: тубыктан гына. Иңе ике метр,
буе ун метр чамасы.
Берни уйламыйча, күллəвекне күздəн кичергəндə суда
яткан коры агач кисəгенə игътибар иттем. Ул ничектер
селкенгəн кебек тоелды. Төбəлебрəк карасам, ни күрəм:
чуртан бит, минем кул буе чамасы.
– А-а, – дип кычкырганымны сизми дə калдым.
Шул ук мизгелдə миннəн дүрт-биш метрлап читтə торган
Əмирнең гаҗəплəнү авазы яңгырады:
– Чүкəлəр! Өчəү! Каян килгəннəр монда?
– Җигəннəн инде. Быел ул котырып ташыды бит.
– Ие шул, – диде Əмир, минем белəн килешеп. Ул, чур-
таннарга ишарəлəп: – Боларны алу өчен сөзгеч кирəк бит
инде.
Зөфəр абыем белəн Төпкел күле янындагы күллəвектəн
ничек балык тотканыбызны хəтерлəп:
– Бернинди сөзгеч тə кирəкми. Əйдə, күллəвекне болга-
табыз.
– Нигə?
– Нигə икəнне сорама, əйткəнне эшлə!
Мин күллəвеккə кереп киттем. Əмир дə миңа иярде.
Бер-ике əйлəнеп чыгу белəн күллəвекнең суы сары мəтегə
буялды. Тагын ике урау белəн су куертмакка əверелде.
Чуртаннар бер-бер артлы томчыкларын өскə чыгарды.
Күллəвектə янə унлап чабак та булган икəн. Алар да
калыкты. Һəммəсен җыеп алдык. Мин, куанып: “Бик шəп
булды əле бу”, – дип уйлап алдым.
Чуртаннар бишəү булып чыкты. Тик берсе генə, мин
күргəн “кара агач кисəге” генə терсəк буеннан зуррак, кал-
ганнары аңардан беразга кайтыш.
Əмир балыкларны ике өлешкə бүлде. Бер бəлəкəйрəк
чуртан артыбрак калды: кайсы өлешкə салсаң да тигезлек
югала.
– Əйдə, Əмир, сиңа булсын ул чуртан. Сезнең гаилə
зуррак, – дидем.
– Юк, алай гадел булмый, – диде Əмир. Əлеге чуртанны
бер өлешкə салды да: – Мин борылам, сора! – диде.
Мин зуррак чуртан кергəн өлешкə кулны куеп:
– Монысы кемгə? – дип сорадым.
– Миңа, – диде Əмир.
Теге артык чуртан Əмиргə элəкте. “Монысы гадел
булды”, – дидем.
Кашлак астында коба таллар үтə куе үскəн, араларында
корыганнары да байтак. Без тиз генə шуларны җыеп
бəйлəдек тə кайтырга кузгалдык.
Чыбык-чабыкны күбрəк җыйганбыз икəн. “Артык” дип
бер чыбыкны да калдырасы килмəде. Йөгебезне чак-чак
күтəреп əрəмəдəн чыктык. Үтə авыр. Бер илле-алтмыш
адым барабыз да, чыбык-чабык бəйлəмен җиргə куеп, ял
итеп алабыз. Мулла чабыны белəн Зирек борыны əрəмəсе
юллары кушылган урынга көч-хəл белəн килеп җиттек.
Авылга кадəр бер чакрым чамасы бар əле. Ничек кайтып
җитəргə? Сул якка карыйм: зур гына өем таллык бар.
Күңелемə бер уй килеп, Əмиргə бактым:
– Карале, йөгебезнең беразын анау таллыкка яшереп
китəбезме əллə? Соңыннан килеп алырбыз.
– Нəфесне тыя алмый күбрəк алганбыз шул йөкне.
Калдырыйк булмаса, – диде Əмир, мине хуплап.
Бəйлəмнəребезне сүтəргə дип, урыннарыбыздан тор-
дык. Шулчак озын арбага утырып Зирек борыны юлы
белəн атта килгəн берəүне күрдек. Бу кеше Тугай авылын-
нан килəдер. Безнең яклар анда Зирек борыны аша йөри.
Моннан Тугай бик якын: ике ярым чакрым гына. Атлы якы-
найгач, таныдык: бригадир Фатыйма апа икəн.
Фатыйма апа, килеп җитеп, безне чак кына узыбрак
атын туктатты да безгə елмаеп карады:
– Ял итəбезме, егетлəр? Əллə йөгегез бик авырмы?
– Авыррак шул, Фатыйма апа, – дидем.
Ул, арбасына ымлап:
– Бəйлəмнəрегезне аркылы салыгыз, үзегез минем
артка аркаларыгызны терəшеп утырыгыз.
Арба тəгəрмəчлəре бер көйгə шыгырдый. Юл тигезсез,
урыны-урыны белəн сикертеп тə алгалый. Шулай да
күңелебез күтəренке.
Фатыйма апа башын бераз гына минем якка борып,
балыкларны нəрсə белəн тотуыбызны сорады. Мин: “Кул
белəн”, – дигəч, кеткелдəп көлеп куйды да, мине шаярта
дип уйлады, ахры: “Тотарсың ул балыкларны кул бе-
лəн”, – дип, үзенең ышанмавын белдерде. Мин ачыклап
сөйлəп биргəч, аеруча бер җылылык белəн елмайды:
– Чынлап та, кул белəн тоткансыз икəн. Бу өзеклек
чорында балык – туклыклы ризык ул.
Фатыйма апа карашын алга юнəлтеп, дилбегəсен какты:
“На, əйдə!” – диде һəм туры алаша шəбрəк атлап китте.
Салам ашап кыш чыккан колхозның арык аты юртырга
җыенмый: хатын-кыз кулын тоя, күрəсең.

Мин Фатыйма апа турында уйлыйм. Нинди чибəр, яшь
ханым. Сөйлəүлəренə караганда, унҗиде яшьтə Сəгыйть
исемле озын буйлы, төскə-башка чибəр егеткə кияүгə чык-
кан. Гəрчə егет турында, “сугыш чукмары”, “хəмер ярата”
дигəн хəбəрлəр йөрсə дə, бергə яши башлагач төзəлер,
ярдəм итəрмен, дип уйлаган. Сəгыйть үтə дуамал, эчеп
алса (ə ул еш эчкəн), бернинди чик-чаманы белми икəн.
Урамда ир-ат заты очраса, аның күз-карашы яки берəр
хəрəкəте ошамаса, суккан да еккан. Мəҗлеслəрдə Сəгыйть
булса, мотлак рəвештə сугыш, талаш чыккан. Аның сынал-
ган авыр йодрыгы Фатыймага да төшкəлəгəн. Мондый
хəлгə ханым түзеп тормый, аерыла.
Сəгыйтьтəн Салих исемле улы бар. Буй-сыны белəн
əтисенə тартса да, холкы белəн тыйнак, итагатьле. Кəефе
əйбəт булганда шаярып сөйлəшергə ярата. Аларның өе
бездəн биш өй аша гына. Салих үзлəре тирəсендə малай-
лар булмагач, уйнарга безнең янга килə. “Фатыйма апа
яхшы кеше шул, Салих аңа охшаган”, – дип уйлап алдым
соңыннан.
Фатыйма апа башта Əмирлəргə, аннан безгə тукталып
чыбык-чабык бəйлəмнəребезне бушаттырды. Безгə
каршы чыккан апа ачык йөз белəн:
– Исəнме, Фатыйма апа, – диде.
Фатыйма апа да аңа ягымлы карап:
– Шөкер, исəн-саумын, – диде. – Үзегез ничек яшисез
соң? Əнкəйсез бик кыен түгелме?
– Кыен инде, Фатыйма апа. Больницадан исəн-сау кай-
туын телибез.
– Ашарыгызга бармы соң?
– Əлегə җан асрарлык рəт бар. Колхоз солы оны бирде.
– Ə... теге фуражга тарттырылган солы оныдыр инде.
– Шулайдыр, бик кибəкле. Лəкин ул безгə алтыннардан
кыйммəтрəк.
Фатыйма апа башын чайкап куйды:
– Нишлəмəк кирəк, мөмкинлегебез шулай инде. – Ул
уйлангандай бер мизгел тынып торды да сүзен дəвам
итте: – Карале, Җəмилə, колхоз печəнгə төште. Иртəгə
соңга җыя, кибəн сала башлыйбыз. Тырмаңны əзерлə.
Төшкə итле аш пешерəбез. Капкачлы савыт алып бар,
энелəреңə аш алып кайтырсың. Мин пешекчегə əйтеп
куярмын.
– Ярар, – диде апа.
Фатыйма апа, шаярткандай:
– Ана, энең щүкəлəр алып кайткан. Майда кыздырсаң,
телегезне йотарлык була ул, – диде һəм атын, урамны
уратып, үзлəре ягына борды.


12
Шəрифулла абый, Һəдия исемле кызга өйлəнеп,
Стəрлегə күчеп яши башлады. Аңа, фронтовик буларак,
артык көттерми барактан бер бүлмə бирəлəр. Шунда абый
ун елдан артыграк яшəп, азмы-күпме акча туплап, авылга,
Ялгызкаенга, кайтып, йорт салды. МТСта слесарь, аккуму-
лятор зарядлаучы булып эшли башлады.
Абый белəн җиңги гаҗəп уңган, əйбəт кешелəр иде.
Алар белəн күп кенə еллар аралашып яшəп, бер тапкыр
да ачуланышуларын күрмəдем. Кайчан барып керсəң дə,
йөзлəрендə – күңел нуры, теллəрендə йөрəкне
җылытырлык сүз булды. Туганнары белəн генə түгел,
күршелəре белəн дə тату һəм килешеп яшəделəр. Алты
балага гомер биреп, һəркайсысы институт һəм техникум
тəмамлап, күңеллəре тарткан профессиягə ия булдылар
һəм шул профессия буенча эшлəделəр һəм эшлилəр.
Абыйның гомере кыскарак булды. Сугыштан алып кайт-
кан бронхит чире аның сəламəтлеген əкренлəп какшатты
һəм алтмышын да тутырмый бакыйлыкка күчте. Явыз
фашизм белəн алышның чираттагы корбаны иде ул.
Гадəттə, мин иртүк уянам. Бүген дə шулай булды. Апа
сыерны савып, көтүгə кугач, урынга ятып, йоклап ала. Мин
дə шулвакыт əвен базарына китəм. Ə бүген апа урынына
аварга өлгермəде. Көтү киткəч тə, бригадир Фатыйма апа
килеп керде. Эчкə узмый гына апага эндəште:
– Исəнме, Җəмилə сеңлем? – диде.
Кашаяк ягында сəкедə утырып торган апам:
– Исəн генəбез əле, – диде.
– Җəмилə иркəм, бүген печəн җыярга барабыз инде.
Габəнəй яланына. Əйткəнемчə, савыт алып бар. Төшке
ашны ашагач, бер сəгатьлəп ял итəбез. Шул арада кай-
тып, энелəреңне ашатып килерсең.

(Дәвамы бар.)

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (5)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: