(Дәвамы.)
8
Безгə бер хəрби киемле кеше килеп керде. Башында
йолдызы алынган картуз, өстендə яшел китель, яхшы
материалдан тегелгəн галифе чалбар, яловый итеклəр
кигəн.
Йөзе кызгылт-сары, какчарак, ябык та, симез дə түгел,
борыны туры, күзлəре соры. Буе уртачадан калкурак
кебек.
Əнкəй керүчене күрү белəн урыныннан чак-чак
күтəрелде. Теге, кабаланып, сəке кырына килде, ике
кулын əнкəйгə сузып:
– Нихəл, түтəй? – дип күреште.
– Исəнме, Шəрифулла туганкаем. Сау-сəламəт кайтуың
белəн! – диде əнкəй, гадəттəгечə, шым гына; күзлəреннəн
яшьлəре тəгəрəп чыкты. – Минем хəллəр, энем, макта-
нырлык түгел инде.
Шəрифулла абыйның йөзе борчулы төс алды:
– Белəм, түтəй, ишеттем. Сине иртəгə үк больницага
илтəм.
Аннан ул Зөфəр абый турында сорашты. Аның Кузбасска
китүе турында əйткəч:
– Китмəскə кирəк иде аңа. Гаилəнең таянычы булыр иде
ул.
– И иркəм, бездəн сорап торалармыни хəзер? Мəҗбүр
иттелəр аны.
– Ə Җəмилə кая?
– Ул урман акланына балтырган җыярга китте.
Абый, йоклап яткан энемə ымлап:
– Бу мин киткəч туган бала инде. Исеме ничек?
– Тəлгать, – диде əнкəй.
– Ə теге, – диде абый миңа карап. – Рəшиттер инде. Мин
армиягə киткəндə бер яшьлек бала иде.
– Ие, үсте. Апасы белəн икəүлəп дөнья көтəлəр инде, –
диде əнкəй көч-хəл белəн.
Ул урынга ятты, “ыһ” дип ыңгырашып алды. Энесенең
сугыштан исəн-сау кайту шатлыгыннан озаграк та утырып
ташлады. Шəрифулла абый, аның сызлануын күреп,
башын чайкап куйды.
– Түтəй, мин киттем. “Урал” колхозының председате-
ле – минем яшьлек дустым. Мөгаен, миңа ат бирер. Бүген
шуны хəл итеп куярга кирəк...
Икенче көнне Шəрифулла абый җигүле ат белəн иртəн
үк килеп җитте. Озын арбага мул гына итеп яшел печəн
салган. Шуңа палас җəеп, əнкəйне яткырдылар. Өстенə
яңарак паласны яптылар.
Шəрифулла абый арба алдына утырып, дилбегəне кагу
белəн кузгалып киттелəр. Моңа чаклы тыныч торган энем:
– Мин дə утылып балам, – дип, арба артыннан йөгерде.
Мин аны кулыннан тотып алып:
– Озакламый кайта алар, – дидем.
Энем бераз шыңшыды да тынды. Əнкəй киткəч, апаның
күзлəрендə яшь күренде. Минем дə пошынумы, борчылу-
мы күңелемне кырды. “Əнкəй тизрəк савыгып кайтсын
иде”, – дип телəдем.
Өйгə кердек. Апа, кул сырты белəн күзлəрен сөртеп:
– Əнкəйне больницага алсалар, тиз генə кайтмас, –
диде. – Тик без ничек яшəрбез? Базда күп дигəндə ике
бидрə бəрəңге калды. Анысы да шытып, йомшап беткəн.
Апа бу сүзлəрне мине олы кешедəй күреп сөйли. Нəрсə
əйтергə дə белмим. Шунда Хəерниса əбинең сүзлəре искə
төшеп:
– Ходай ярдəм итəр əле, – дидем.
– Син əйткəнчə, тик Ходайга ышанырга гына кала
инде, – диде апа.
9
Шəрифулла, күбесенчə, атны атлатып барды. Авыру
түтəсен борчудан саклады. Красноусолга унөч чакрым-
лап урман юлыннан барыла. Юл бигүк начар түгел. Лəкин
урыны-урыны белəн чокыр-чакырлы җирлəр очрый.
Агачлар ике яклап та юлга якын үскəн. Өстəн яфраклар
каплаган, күлəгə һəм җилəс. Атка да, арбадагыларга да
əйбəт. Колхоз аты юртырга ашкынып тормый, башын иеп,
атлап баруын белə. Арык шул: кабыргалары акыраеп
шəйлəнеп тора, аркасы кылыч сырты кебек. Шəрифулла
атны жəллəп, яшь чагыннан үзенə таныш акланда туктат-
ты; тугарып, үлəнгə җибəрде: “Берəр сəгать ашап алсын
əле, төшке аш вакытында больницага барып җитү
уңайсызрак булыр”, – дип уйлады Шəрифулла. Арбасына
килеп, аягын салындырып утырды да:
– Хəлең ничек, түтəй? – дип сорады.
– Төнлə, сызланып, керфек тə какмаган идем. Монау
урманга кергəч, бераз тынычланып, бер ярты сəгатьме,
артыгракмы черем итеп алдым.
– Əйбəт булган, түтəй. Больницада ятып дəвалансаң,
бөтенлəй савыгырсың əле. Мин шуңа өметлəнəм.
– И иркəм, өмет үлми ул. Җизнəңнең кара пичəте килсə
дə, аның тере булып, гаилəбезгə кайтуына өметемне
өзгəнем юк.
– Шулай, түтəй. Мондый зур сугышта нинди генə хəллəр
булмый... Ярый, түтəй, син черем итəргə тырыш. Мин атны
сугарып килəм.
Шəрифулла кола бияне җитəклəп əлеге тукталган уры-
ныннан илле адым чамасындагы сөзəк кенə ярлы чокырга
алып төште. Аның төбендə чиста сулы инеш агып ята. Аңа
килеп җитү белəн ат суга үрелде. Сусаган, ахры. Бəлки, ат
караучы иртəн дə эчермəгəндер. Шəрифулла инешкə
карап уйга бирелеп торды. Кайчандыр ул əлеге акланга
əтисе белəн печəн чабарга килгəн иде. Бераз эшлəгəч,
Шəрифулла шушы инештəн су алып килеп, чəй кайнатып
эчтелəр. Ул вакытта əтисе алтмыш яшьлəрдəге бик
сəламəт карт иде. Əнисе дə үтə теремек карчык иде.
Аларның кайчан да булса бакыйлыкка китəчəге турында
Шəрифулла уйлап та карамады. Ə инеш, күпме еллар
үтте, үзгəрешсез ага бирə. Чыганагы корымаса, ул мəңге
агачак. Кеше гомере чиклəнгəн шул. Аны озайтырлык
чыганаклар юк. Бар гына гомерне кешечə, адəм рəтле
яшəргə иде...
Кола бия башын күтəрде. Эчеп туйды, ахры. Шəрифулла
аны бераз көткəндəй итте дə тезгеннəн аклан ягына тарт-
ты. Ат каршылыксыз егет артыннан иярде. Ачыклыкка
чыккач, үлəнгə җибəрү белəн умырып ашый башлады.
“Мондагы сусыл үлəнне ур əйдə”, – диде Шəрифулла,
атына карап елмаеп куйды. Ат ярата иде ул. Бəлəкəй
чагында үзлəренең аты бар иде. Əтисе берничə ел кол-
хозга кермəде. Үзаллы хуҗалык белəн яшəде. Лəкин
хөкүмəт андыйларга күтəрə алмаслык налог, салым чəпи
иде. Карт шуннан соң сукрана-сукрана колхозга керергə
мəҗбүр булды. Əтисе үзлəренең атын күмəк хуҗалыкка
тапшыргач, егет чын-чыннан йөрəк əрнүе кичерде...
Шəрифулла апасы янына килде. Авыруның күзлəре
ачык иде.
– Түтəй, йокламадыңмыни? – дип сорады ул.
– Шешлəрем сызлады, йоклый алмадым, – диде
Фатыйма.
– И түтəй, сызлануларыңны басар өчен, кулымнан
килсə, нилəр генə эшлəмəс идем, – диде Шəрифулла,
йөзендə ачынуын чагылдырып.
Бер ярты сəгатьтəн Шəрифулла юлга кузгалды. Кола
бия дə дəртлерəк атлап китте. Алар нəкъ Шəрифулла
телəгəн вакытка, көндезге сəгать икегə хастаханə алдына
килеп туктады. Төз матур бүрəнəлəрдəн буралган бер
генə катлы зур бина икəн. Унбишме, егермеме бүлмəсе
бар. Көн җылы булгач, күпчелек бүлмəлəрнең тəрəзəлəре
ачып куелган. Хастаханə алдында эреле-ваклы агачлар
үскəн, алар янында берничə эскəмия бар. Шуларда авы-
рулар, алар янына килгəн кешелəр сөйлəшеп утыра.
Шəрифулла хастаханəнең коридорына керү белəн үтеп
барган медсестрага эндəште: “Сеңлем, авыру китергəн
идем. Кемнəр кабул итə?” Шəфкать туташы: “Хəзер дежур-
ный врачка əйтермен. Ул чыгып карар. Нишлəргə кирəген
əйтер”, – диде дə медсестра коридор буйлап ары китте.
Шəрифулла, түтəсе янына чыгып:
– Түтəй, врач килер хəзер, – диде.
Чынлап та, тиздəн ишектə урта буйлы, ак кəгазь кебек ак
йөзле какча кеше күренде. Ул күтəрмəнең ике басмасын-
нан төшеп, җиргə аягы тию белəн Шəрифуллага төбəлеп:
– Здравствуйте. Я – дежурный врач Петухов, – диде. –
Посмотрим больного.
Шəрифулла чак кына читкəрəк тайпылып, табибка авы-
руны карарга тулы ирек бирде. Табиб аягындагы коточкыч
шешне күреп, ахры, җирəнеп, башын читкə борды.
Янбашларындагы ике шешкə күз генə салды да кулбашта-
гыларын карап тормады, кул гына селтəде.
– Понятно уже, – дип, Шəрифуллага борылды. – Агай, –
диде “г” авазын үтə нечкəртеп, – мы не можем принять
вашу больную. Во-первых, в больнице нет свободного
места. Во-вторых, – ул чак кына иелеп Шəрифулланың
колагына пышылдады, – она безнадежная.
– Сначала надо лечить, потом скажете, можете или не
можете вылечить, – диде Шəрифулла, килешмəвен бел-
дереп.
– Я специалист, знаю, что говорю.
– Но все же надо попробовать лечить. У нее муж погиб
на войне, четверо детей, трое – несовершеннолетние.
– Понимаю вас, но не могу брать на себя ответствен-
ность.
– Тогда я больную оставлю вот здесь, на крыльце. Если
её не будете брать и лечить, тогда вам придется отвечать!
Табип Петухов шартлардай булып кызарынды, ачуын-
нан, үзенең кемлеген онытып, җикеренде:
– Убирайтесь со своей больной, которая умрет через
несколько дней. Иначе я позову милицию.
– Позовите, – диде Шəрифулла салкын канлылык бе-
лəн. – Я – фронтовик, позавчера только приехал. Милиция
на моей стороне будет, надеюсь.
Шулвакыт хастаханə ишегеннəн каратутлы йөзле,
кысыг рак күзле, озын буйлы, ак халатлы кеше ашыгып
килеп чыкты да күтəрмəдəн төшү белəн Петуховка
төбəлеп:
– Иван Степанович, не будем милицию вызывать, –
диде һəм сул ягында торган Шəрифуллага башын бор-
ды. – Я – главный врач больницы Василий Садофьев. А
вы откуда приехали?
– Из Янгискаина, – диде Шəрифулла, үзенең Урал авы-
лыннан икəнен əйтеп тормады.
– Я из Мраково, Янгискаин от нашей деревни чуть боль-
ше пяти километров. У вас большой базар был. В свое
время я туда часто ходил. Я увлекся разговором, осмотрю-
ка больную.
Табиб Василий бөтен шешлəрне карап чыкты да авыру-
га татарча сорау бирде:
– Кайчан авырый башладыгыз?
Фатыйма ишетелер-ишетелмəс тавыш белəн:
– 42нче елның декабрь аенда, – диде.
– Авырый башлагач та больницага элəксə, бу кадəр кө -
чəймəс иде, – диде Василий. Аның йөзе үтə җитди иде. –
Ну ничего, попробуем лечить. На днях получили новый
препарат, “пенициллин” называется. Ул препарат бу авы-
руга килешергə тиеш. – Василий караңгы кыяфəттə
тавыш-тынсыз басып торган Петуховка дəште: – Иван
Степанович, в коридоре приготовьте место для больной,
завтра выпишется одна женщина, на ее место положим.
Пошли сюда носильщиков.
Табиб Петухов шунда ук хастаханəгə кереп китте.
Шəрифулла урыс телендə дə, татар телендə дə бераз
чуваш акценты белəн сөйлəшүче баш табибны якын туга-
ныдай күреп:
– Рəхмəт, Василий! – диде.
(Дәвамы бар.)