(Дәвамы.)
Магазин күтəрмəсендə басып торганнар арасыннан
кара костюм кигəн, ачык чырайлы, кыска гына калдырып
тигез итеп кистерелгəн чəчле агай алга чыгып, бөтен
халыкка ишетелерлек итеп тамагын кырып алды да сүз
башлады:
– Хөрмəтле авылдашлар, кадерле балалар, бөек Сталин
җитəкчелегендə Совет армиясенең немец-фашист
гаскəрлəрен тар-мар итеп, сугышны тəмамлавын билгелəп
үтəргə җыелдык. Бүген бөтен Совет халкы өчен чиксез
куанычлы көн. Моңа кадəр тиңдəше булмаган авыр һəм
канкойгыч сугышта армиябезнең батырлыгы горурлык та,
соклану да уята.
Шушы уңай белəн сүзне хəзер Ялгызкаен авыл Советы
председателе Рəшит Хисаметдиновка бирəм.
“Əһə, минем адаш икəн яңа председатель”, – дип уйлап
куйдым. Күргəн-белгəн кешем түгел. (Соңыннан ише-
түемчə, районыбызның Зирекле авылыннан икəн). Озын
буйлы, утырма якалы хəрби китель, галифе чалбар кигəн,
хром итектəн. Башында гражданский яшел фуражка.
Миндə: “Ихтимал, сугышта офицер булгандыр”, – дигəн уй
туды. Ерактан йөзе кояшта янгандай күкселрəк күренə.
Карашы зур ихтыяр көченə ия булган кешенекедəй сабыр.
Əмма миндə барыннан да бигрəк өстендəге хəрби киеме
ышаныч һəм ихтирам тудырды.
– Ялгызкаен авылы гражданнары, – дип башлады сүзен
Хисаметдинов күтəренке матур тавышы белəн. Аз гына
тын алгандай туктап торды да дəвам итте: – Ир-атлар,
хатын-кызлар һəм укучылар, һəммəгезне бөек Сталин
җитəкчелегендə героик Кызыл Армиябезнең гитлерчы
фашистик гаскəрлəрен данлы җиңүе белəн котлыйм. –
Халык, шул исəптəн балалар да шаулатып бердəм кул
чапты. – Бу җиңү безгə җиңел генə килмəде. Биш ел буе
Совет солдатлары тиңдəшсез батырлыклар күрсəтеп,
көчле, тəҗрибəле дошманны килгəн юлыннан зур югалту-
лар белəн кирегə сыпыртырга мəҗбүр итте. Рейхстаг
гөмбəзендə илебезнең кызыл əлəме җилфердəде. Безнең
көч, җиңү билгесе!
Ялгызкаеннан киткəн сугышчылар ил йөзенə кызыллык
китермəде. Алар фашистлар белəн батырларча алышты.
Ранен булып яу кырыннан кайтканнарның күплəре
илебезнең орден, медальлəре белəн бүлəклəнгəн.
Һəммəгез дə белəсездер, авылдан ике кешегə –
Əхмəтҗанов Зəйнетдин Низаметдин улына, Əсфəндияров
Зəкəрия Лотфрахман улына Советлар Союзы Герое дигəн
исем бирелгəн.
Мин адаш председательне игътибар белəн тыңлыйм:
əтиебез турында да сүз булмасмы? Аңа кара печатендə
“батырларча” дип язылган бит. Минем аңлавымча, “батыр-
ларча” дигəн сүз “герой” сүзенə бəрабəр кебек.
Хисаметдинов сугыш елларында колхозларда ал-ял
белми эшлəгəн кешелəр турында сөйлəүгə күчте. “Кызыл
яр”, “Туры юл”, “Кызыл бүлəк” колхозлары җиңүгə зур өлеш
керткəн икəн. Байтак хезмəт алдынгылары телгə алынды.
Мин янə əнкəйнең исемен əйтергə онытуларына ачынып
куйдым. Ул авырып егылганчы “Кызыл яр” колхозының
300 баш сарыгын карады. Бу эштə аңа апа да, абый да,
мин дə булыштык. Дүрт елга якын бу сарыклар җəй дə,
кыш та безнең өстə булды. Колхоз 100 башка 120 бəрəн
алырга йөклəмə алса, без аны 140-145 башка җиткереп
үтəдек. Бу зур хезмəт нəтиҗəсе иде. Əнкəй һəр бəрəнне
бала урынына карады, үлү, хəтта чирлəү очрагы да булма-
ды. Хезмəтебез өчен колхоздан бер тиен акча, бер грамм
иген алмадык. Бушка эшлəдек. Əнкəй беркайчан да риза-
сызлык белдермəде. “Фронт өчен, җиңү өчен көч түгəбез
бит”, – дияр иде. Авырып егылгач, аны мактап телгə алуны
кирəк санамаганнардыр инде.
Адаш Хисаметдиновтан соң урта мəктəп директоры
Сəйфиев фамилияле, уртача буйлы, базык гəүдəле,
түгəрəк тулы йөзле кеше чыгыш ясады. Ул укучыларның
колхоз кырларында, ындырларда, печəн əзерлəүдə актив
катнашуларын, Җиңүгə шулай ук үз өлешлəрен кертүлəрен
билгелəп китте.
Янə “Кызыл бүлəк” колхозы председателе, “Туры юл”
колхозы бухгалтеры, “Кызыл яр” колхозыннан Фатыйма
апа Шəфыйкова чыгыш ясады. Алар җиңүне якынайту
өчен хөкүмəткə күбрəк иген, ит, сөт, йомырка һəм башка
продуктлар тапшыру өчен зур фидакарьлек белəн
эшлəгəн кешелəрне искə алды. Фатыйма апа байтак
кешелəрнең, шул исəптəн Мөшəрəфə җиңгинең, Азкар
дустымның əнисе Маһира җиңгинең, Хəмидə əбинең урак-
та, молотилка белəн иген сукканда тырышып эшлəүлəре
турында əйтеп китте. Ə минем əнкəйгə аерым тукталды:
– Адашым Фатыйма апа Сабитова сугышның иң авыр
елларында колхоз сарыкларын карады. Ул һəр йөз башка
уртача 140 бəрəн алуга иреште. Бу колхоз тарихында
рекорд иде. Илдə һəм тормышыбызда үтə авыр хəл бул-
ганлыктан аның хезмəтенə тиешле игътибар булмады,
тəҗрибəсе өйрəнелмəде. Каты чир аны аяктан екты.
Шушы гүзəл бəйрəмебезне, кызганычка каршы, безнең
белəн уртаклаша алмый.
Фатыйма апаның əнкəйгə карата сүзлəре миңа бик
ошады. Шөйлə колхозның элекке сарык караучысын
бөтенлəй үк онытмаганнар икəн əле.
Кара костюмлы, ачык чырайлы кеше янə алга чыкты,
янə тамак кырды:
– Туганнар, озакламый авылыбызга исəн калган фрон-
товиклар кайтыр. Колхозларыбызны ныгытуда, баетуда
алар зур таяныч булачак. Əмма безгə тынычланырга
иртəрəк. Дошман оккупациясендə булган җимерек авыл-
калаларны торгызу, һəр җəһəттəн сəнəгатьне, икътисад-
ны үстерү безнең ярдəмебезгə мохтаҗ. Тыныч тормышта
җиң сызганып, дəртлəнеп эшлик, дуслар. Шуның белəн
митинг тəмам.
Əмир белəн кайтырга чыктык. Сəйфетдин белəн Салих
безне куып тотты. Сəйфетдиннең кəефе аеруча күтəренке
иде. Митингта аның əтисен Хисаметдинов зурлап əйтеп
китте. Безнең авылдан ике геройның булуы зур горурлык
иде. Лəкин мин бу тойгыны кичермəдем. Ни өчен дигəндə,
якын иптəшемнең əтисе – герой, исəн-сау, ə минем əти
сугышта үлеп калган. Аны берəү дə телгə алмый. Ул
шулай онытылачактыр инде...
Əмир дə, уйларымны аңлагандай:
– Безнең əтилəр кайтмас микəнни? – дип, миңа төбəлде.
– Əллə... “Кара печате килгəннəрнең кайтуы икеле
инде”, – ди минем əнкəй.
Салих, көлемсерəп, минем кулбашка шапылдатып
сугып алды:
– Кайгырмагыз, малайлар. Бүген олы бəйрəм.
Шатланыйк. Безнекелəр фашистларны кыйраткан...
Сəйфетдин дə безнең күңелне күтəрергə телəгəндəй:
– Сугышта төрле хəллəр була, ди. Сезнең əтилəрегез
дə, бəлки, кайтып килер, – диде.
Əмир дə, мин дə тынып калдык.
6
Үзебезнең тəңгəлгə җиткəч, малайлардан аерылып, кап-
кабызга атладым. Күңелемдə борчылуга якын уңайсызлану
тойдым. Апа, ачуланып: “Нигə озак йөрдең?” – дип əйтер
кебек. Мыштым гына, өйгə керми, туры бакчага киттем.
Кече капкадан керү белəн апа белəн янəшə җир казучы
Шəйдə апаны күрдем. Шунда ук көрəклəре белəн күпме
мəйданны əйлəндереп чыкканнарын чамаладым: байтак
ырытканнар2 икəн.
Шəйдə апа буйга ападан калкурак. Йөзе озынча, ябык,
туры борынлы. Чəче, кашлары кара. Минем карашка,
төскə матур. Бигүк яңа булмаса да акка зəңгəр чəчкə
төшкəн күлмəге үзенə килешеп тора.
Апа, мине күрү белəн:
– Озак йөрдең, малай, – диде ачусыз гына.
– Мин сельпо янында митингта булдым, – дидем.
– Нəрсəлəр сөйлəделəр? – дип кызыксынды апа,
эшеннəн туктап.
– Җиңү турында инде.
– Билгеле инде анысы.
Хисаметдиновның чыгышыннан берничə җөмлəмне,
Фатыйма апаның сүзлəреннəн əнкəй турындагысын
сүзмə-сүз диярлек əйтеп биргəч, Шəйдə апа,
гаҗəплəнгəндəй:
– Хəтере əйбəт икəн Рəшитнең, – диде.
– Хəтере яхшы аның, – диде апа. – Шигырьне ике-өч
тапкыр укып чыктыммы, ул инде ятлап та ала. Ярый, бар,
өйгə кереп тамак ялгап чык. Ачыккансыңдыр.
Өйгə кердем. Əнкəй-бичара тегендə-монда мамыклары
чыккалаган, күп кенə урынга ямаулыклар салынган иске
юрганын ябынып ята. Хəле элеккечə, ыһылдап ала.
Янында Тəлгать энем утыра. Ул нəрсəдер быгырдый. Мин
аны тыңларлык хəлдə түгел идем, ачыкканмын. Əнкəй
минем йөземне күрү белəн:
– Улым, ана, мичтə чүəтə белəн бəрəңге. Ашлауда –
катык, – диде.
Мин ашарга утырган идем, яныма энем килеп җитте.
– Бəлəңге бил, – дип, миңа кулын сузды.
“Кит моннан”, – дип əйтмəкче булып аңа караган идем,
миңа төбəлгəн яшел күзлəрен күреп, көлəсем килеп китте
һəм энемə бер кисəк бəрəңгене тоттырдым. Ул аны “ə”
дигəнче ашап бетте дə:
– Бил! – дип кулын сузды.
Бу юлы мин ачусыз гына:
– Вəт гуҗ! – дидем дə энемə калак тоттырдым: – Мə,
катык эч!
Энем агач кашык белəн агач чүəтəдəн катык эчеп
булашкан арада мин дə катык белəн бəрəңгене сыпырып
куйдым. Туймадым, əлбəттə, лəкин без туймыйча əппəр
итəргə өйрəнгəнбез.
Ашап, бераз гына тын алгандай иткəч, əнкəйгə митингта
булуымны, аның турында Фатыйма апаның сөйлəгəннəрен
сүзмə-сүз əйтеп бирдем. Əнкəйнең йөзе ачылгандай итте.
– И-и, рəхмəт инде Фатыйма сеңлекəшкə, минем хакта
онытмаган икəн əле, – диде.
7
1945 елның май азакларында фронтовиклар кайта баш-
лады. Аръяктан (авылны урталай бүлгəн чокырның
көнбатыш ягы) ике-өч кешенең исемнəре бөтен авылга
билгеле булды.
Безнең урамда беренчелəрдəн булып сугыштан Əхтəм
бабабыз кайтты. Аны карчыгы Хəмидə əбиебез, ике улы,
өч кызы каршы алды.
Əхтəм бабабыз уртачадан чак кына кайтышрак буйлы
какча ир иде. Ул Хəмидə əби белəн бик тату яшəде. Якын
күрше, нəсел-ыру булгач, аларда еш була идем.
Бабабызның кемгəдер ачуланып, күтəрелеп-бəрелеп
йөргəнен беркайчан да күрмəдем. Авыл Советында озак
еллар сəркəтип булып эшлəде, безнең төбəктə абруе
югары булды. Аның сугыштан исəн-сау кайтуы безнең
өчен дə куаныч иде. Əтиебез яу кырында калгач, Əхтəм
бабабыз бердəнбер яклаучыбыз да иде.
Икенче булып ут күршебез Яхъя дустымның əтисе Сəхи
бабай кайтты. Аз сүзле, кырысрак кеше иде. Кара-
кучкылрак яссы йөзе, яшел күзлəре ничектер ачулы кеше-
не хəтерлəтə иде. Əмма Сəхи бабай намуслы, гадел зат
иде. Сугыштан кайту белəн үз һөнəре буенча эшкə кереш-
те. Колхозның терлек, хуҗалык биналарын аякка бастыру,
яңаларын төзү белəн шөгыльлəнде. Эш арасында
кешелəргə рамнар, утыргыч, шкаф кебек əйберлəр ясады.
Аның кулыннан үткəн һəрнəрсə фабрикадан чыккан кебек
балкып торыр иде.
Күплəр Сəхи бабайдан өй салдырырга тели иде. Бу
яктан да аның эше үрнəк булырлык. “Ул салган йортлар
курчак кебек”, – дип мактый иде авылдашлар. Аның эшенə
колхоз бер тиен дə түлəмəде, Сəхи бабай үз һөнəре белəн
халыкка хезмəт итеп көн күрде, зур гаилəсен туйдырды,
бөтəйтте.
Өченче кеше булып сугыштан Барый бабай кайтты. Аны
ач-ялангач биш кызы, авыру хатыны – Хəдичə əби каршы
алды. “Таякка” эшлəтүче колхозга исе китмəде. Тиз генə
талдан мурда, кəрзин, каз, тавык оялары үрде. Күп итеп
балык тотты, үргəн ояларын сатып, бераз сəрмая тупла-
ды. Вак балыкларны да чилəклəп күршедəге урыс авылы
Баранауга алып барып сатты. Шулай итеп, ачлыктан
йөдəгəн гаилəсенең тормышын көйлəде. Кышын Барый
бабай, тозак салып, бик күп куяннар тотты, чабата үреп
сатты. Гомер буе кəсепчелек белəн шөгыльлəнде. Колхоз
эшеннəн баш тартты. Хатыны, янə бер кызы чирле булган-
гамы, аңа бəйлəнмəделəр.
(Дәвамы бар.)