Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу
25 гыйнвар , 10:20

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (2)

И əнкəем, бердəнберем, бу авыруыңны җиңеп яшəрсеңме, əллə... Юк-юк, мин сине тере итеп күрəм. Өметем сүнми, сүнми...

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (2)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (2)

(Дәвамы.)

– Кирəкмəс, – диде əнкəй ни өчендер. – Шешлəрем
бүген яман сызлый, түзəр əмəл юк.
Нигəдер тавышы бик кысылып, гадəттəгедəн дə əкрен
чыкты. Моңа əллə ни игътибар итмəдек. Мин, үзе шулай
телидер, дип уйладым. Əмма апа нидер сизенгəндəй,
казанлык ягыннан, кулларын култастымалга сөртə-сөртə,
аның янына килеп: “Əнкəй, əнкəй”, – дип эндəште. Лəкин
җавап булмады. Апа, куркып, əнкəйне чак кына селкетеп
карады: бернинди җавап тоелмагач, күзлəреннəн эркелеп
яшьлəре агып китте. Əнкəбез үлгəн икəн, дип, идəн урта-
сында тетрəнеп катып калдым. Шунда ук башымнан:
“Əнкəйсез ничек яшəрбез?” – дигəн уй үтте. Йөрəгем
əрнеп, ихтыярсыз күзлəрем яшьлəнде. Ичмасам, ни абый
юк. Аны мəҗбүри рəвештə вербовка белəн Кузбасска
алып киттелəр.
Апа күршебездəге Хəмидə əбигə йөгерде. Аның ире
Əхтəм бабайның əтисе Вəлиəхмəт карт безнең картəтие-
без Хуҗахмəт белəн бертуган. Хəмидə əби шуңа да безне
туганы итеп саный. Үзе ул Ишембай районының Түбəнге
Əрмет авылыннан килен булып төшкəн.
Хəмидə əби көттермəде. Иске генə катырга тышлы
Коръəн китабын тотып килеп керде. Ул, минем карашка,
олы гəүдəле, коңгырт йөзле, кара күзлəре кешелəргə
елмаебрак караган кебек. Кəефе яхшы чагында юмор
белəн сөйлəшергə, əңгəмəдəшлəрен көлдерергə ярата.
Хəмидə əби əнкəбезнең баш очына аягын бөклəп уты-
рып, китабын ачып “Ясин” догасын укый башлады. Аның
тавышы көйле һəм моңсу иде. Бəлки, безгə, олы кайгы
кичергəн балаларга, шулай тоелгандыр. Əмма əби дога-
сын укып бетəргə өлгермəде, əнкəй күзлəрен ачты,
пышылдап кына:
– Җиңги, əлегə теребез əле, – диде.
– Əй, килен, киленкəем, хəллəреңнең авырлыгын
аңлыйм. Балалаларың хакына Ходай саулык бирсен
иде, – диде Хəмидə əби.


4
Əнкəй, тəүге тапкыр һуштан язып, котыбызны алган иде.
Янə бер ун көннəн аның хəле хөртəйде. Хəмидə əбине
чакырдык. Ул градусник алып килгəн иде. Температурасын
үлчəдек: кырык бергə җиткəн.
– О-о, – диде əби аптырап, – йөрəгең нык икəн. Шул тота
сине, килен. Шундый чакта, ичмасам, бер даруы да юк бит.
Ни анау Ахурдины эшкинмəгəн медик кисəге булып чыкты.
Югары очта үпкə туберкулёзы белəн чирлəп бер туташ
үлəргə ята. Аңа да бер дару юк икəн. Андыйлар аръякта
да бар, ди. Берсенə дə ярдəм юк. Ахурдинның үзендə бул-
маса, даруны районга барып дауларга тиеш бит ул. Ə ул
тыныч кына утыра бирə...
Хəмидə əби сукранган арада əнкəй һушыннан язды. Əби
нидер əйтергə телəп:
– Килен, килен, – дип эндəште. Лəкин əнкəйнең җавабы
булмагач, Хəмидə əби, нишлəргə белми катып торган
апага төбəлеп:
– Тиз генə салкын суга манчып чүпрəк китер, – дип
эндəште.
Апа теге култастымалны салкын суга тыгып борды да
əбигə бирде. Игътибар иттем: аның куллары калтырый
иде; ап-ак йөзенə, чигəлəренə кызыл таплар калыккан.
Минем дə кичерешлəрем йөземə чыккандыр: йөрəгем
кысылып, елар чиккə җитеп торам. Əнə, энем ятты да
йоклады. Ул əлегə авыр кайгы – əнисезлек янаганын
белми шул.
Хəмидə əби апа биргəн чүпрəкне əнкəйнең маңгаена
куйды. Янə суы сыгылган икенче чүпрəкне алып, авыруның
күкрəген, йөрəк тəңгəлен сөрткəндəй итте. Шуннан, биш
минут та үтмəде, əнкəй күзлəрен ачты. “Карале, сулы
чүпрəк ярдəм итте, – дип уйладым мин. – Үткəн юлы ни
өчендер əнкəй аны маңгаена куйдырмады”.
Əнкəйнең тере йөзен күргəч, эчке киеренкелек язылган-
дай булды. Апа да тынычланды бугай, чигəсендəге кызыл
таплары югалды диярлек.
– И килен, безне тагын куркытып алдың, – диде Хəмидə
əби, елмайгандай итеп. – Ничек сине савыктырырга?
Уйлап уй җитми. Нишлəмəк кирəк, соңгы исəптə, Ходай
Тəгалəнең шəфкатенə өметлəнəбез инде.
Əнкəй шым гына:
– Шулай, җиңги, бөтен ышанычым Ходай Тəгалə
кодрəтенə бəйле, – диде.
– Ярый, килен, – диде Хəмидə əби, тəрəзəгə карап
алды. – Караңгы төшеп килə, кайтыйм. Балалар, сез дə
исəн-сау булыгыз!
Хəмидə əби киткəч, бераздан без дə йокларга яттык.
Əнкəйнең сызланудан ыһылдавын тыңлап, озак кына кер-
фек тə какмадым. Аны жəллəп күңелем əрнеде. Нигə кеше
авырый икəн? Нигə үлə икəн? Күршебездə Флүрə исемле
җиткəн кыз үпкəсенə салкын тидереп, ничəдер ай йөрде-
йөрде дə үлде дə китте. Ахурдин аңа да аспирин биргəн,
хастаханəгə салу турында хəстəрлек тə күрмəгəн. Аңа да,
кабул итмилəр, урын юк, дигəн. Нигə кешене мəңге яшəтə
торган көчле дарулар уйлап тапмыйлар икəн? Əкиятлəрдə
тере су бар бит. Шул су белəн үлгəн кешене терелтəлəр.
Ə тормышта үлгəнне терелтү түгел, еш кына авырган
кешене дə савыктыра алмыйлар. И əнкəем, бердəнберем,
бу авыруыңны җиңеп яшəрсеңме, əллə... Юк-юк, мин сине
тере итеп күрəм. Өметем сүнми, сүнми... Мин шулай уйла-
нып ята торгач, йоклап киткəнемне сизми дə калганмын.
Икенче көнне соң гына уяндым. Башны күтəреп, əнкəй
ягына күз салдым. Ул уяу, əллə йокламады микəн? Йөзе
тагын да сула төшкəн, җыерчыклары тирəнəйгəн; гадəттə
ак бите көл төсенə тартым. Əнкəй янында энем утыра. Ул
да əле генə торган, ахры: йодрыклары белəн күзлəрен уа.
Апа, казан астын дөрлəтеп, бəрəңге пешерə. Исе өйгə таралган...
Гадəттəгечə, үтə ярлы табыныбыздан иртəнгене аша-
гач, əнкəй яткан килеш сүз башлады:
– Кызым, улым, быел яз иртə килде. Җир кипте.
Кайберəүлəр бакчага чыкты. Безгə дə кузгалырга вакыт.
– Аның тавышы, гадəттəгечə, сүлпəн, əмма без аны яхшы
ишетəбез. – Ие, кузгалырга вакыт. Хəзер үк башламасак,
ул бакчаны кайчан казып бетəбез. Бөтен ышаныч сездə,
балалар... Уф, хəл бетте. – Əнкəй бераз тынып торды.
Аннан янə берничə җөмлə пышылдады: – Бəрəңге безнең
өчен алтын урынына. Шуны ел əйлəнəсенə ашыйбыз.
Үзегез күрəсез, бездə кеше турында кайгыртучы юк. Ачтан
үлмик дисəгез, бакчаны казып, бəрəңге, кабак чəчəргə
кирəк. Башка мөмкинлек юк.
Апага ияреп, мин – сигез яшьлек малай – бакчаны
казырга чыктым. Көрəк миңа авыррак. Шулай да тыры-
шам, əнкəйнең сүзлəре колагымда яңгырап торган кебек.
Ападан күрмəкче, көрəкне җиргə батырып, каерып алам.
Лəкин көрəкне тиешенчə батырып бетмим икəн. Апа:
“Тирəнрəк казы”, – дип кисəтте. Урам як читəн буенда җир
катырак шул. Тырышам, борчактай тирлəрем тама.
Җитмəсə, җир монда юешрəк, көрəккə сылаша. Төшкə
кадəр читəн буеннан шактый ераклашып, тиресле җиргə
чыктык. Монда эш җиңелрəк. Кичкə чаклы өй артындагы
өч сутыйга якын мəйданны əйлəндереп ташладык. “Их,
абый да булса, безгə ансатракка туры килер иде”, – дип уйлап куйдым.


5
Тугызынчы майның иртəсе иде. Апа бакчага чыгарга
əзерлəнə башлады. Мин иренебрəк утыра идем, кемдер
безнең бəлəкəй өйнең кечкенə тəрəзəсенə килеп каплан-
ды. Аның башы тəрəзəдəн өстə булганлыктан, кем икəнен
таный алмадым. Ул хатын-кыз тавышы белəн: “Безнекелəр
җиңгəн, сугыш беткəн!” – дип кычкырды да шундук боры-
лып китеп барды.
Əнкəй əкрен генə яткан урыныннан торып утырды. Соры
болыт төсендəге чəчлəре маңгаеның уртасыннан аеры-
лып, ике якка таралып төшкəн иде. Миңа йөзендəге тирəн
җыерчыклары бераз язылгандай күренде. Ни дисəң дə, бу
җиңү зур шатлык иде.
– Сəүит солдатларының җиңəчəгенə тамчы да
шиклəнмəдем. Əлбəттə, җиңү үтə авырлык белəн яулан-
ды. Сугыш кырында күплəр ятып калды. Əтиегез дə
шуларның берсе инде. Кара пичəтендə кайда үлгəнлеге
күрсəтелсə дə, күңел бер могҗизага өметлəнə, – диде ул.
Əнкəйнең күзлəрендə яшь күренде. – Хет əтиегез кайтып,
аны күрсəм, үлсəм дə үкенмəс идем. Юк, үлемне берəү дə
телəп алмыйдыр. Чарасыздан əйтүем.
Сəке йөзлегендə əнкəйгə каршы утырган апа аның
күңелен күтəрергə телəгəндəй:
– И əнкəй, синең сəламəтлəнеп, безнең белəн бергə
шатланып яшəвеңне телибез, бик тə, – диде.
Əнкəйнең йөзе бер мизгелгə яктырып:
– И кызым, аны син əйтəсеңме, мин əйтəмме, – диде. –
Тик язмыштан узмыш юктыр инде. Уф!.. Җиңү турында
ишеткəч, кəефем яхшыргандай булган иде. Тагын сызла-
на башладым.
Ул урынына ятты. Апа, йөзе караңгыланып, аңа карап
торды да:
– Əнкəй, без бакчага чыгабыз инде, – диде. Шуннан
миңа төбəлде: – Əйдə бакчага!
Мин энемə Əмирдəн ишеткəн əкиятне сөйлəп кенə
беткəн идем. Аны идəнгə төшердем дə:
– Апа, əзрəк урамда йөреп керим əле. Җиңү көне бит, –
дидем.
– Күл кебек бакчаны кем казый? Мин берүземмени?
Шулчак əнкəй үзенең пышылдауга тартым тавышы
белəн:
– Кызым, иркəң бераз йөреп килсен. Бу арада юньлəп
урамга да чыкканы юк, – диде, аннан миңа төбəлеп əйтте:
– Эй, улым, уйнап кына йөрер чагың да бит, нишлəмəк
кирəк, мөмкинлегебез юк. Кемнəр бакчасын казымады,
бəрəңге чəчмəде, шулар гаилəлəре белəн шешенде,
ачтан үлде. Бəрəңгене əйбəт үстерү аркасында
бирешмəдек. Ярар, бар, тик озак йөрмə.
Кызым, син дə берəр ахирəтең белəн күрешеп, сөйлəшеп
кил.
– Əнкəй, мин Шəйдəлəргə барыйм əле, – диде апа. – Ул
үткəн ел да ике көн бакчаны казышты.
Мин чыгып киттем. Капка төбенə җиткəч, тирə-якка күз
ташладым. Берничə өйдəн хатын-кызлар чыгып, түбəн
очка таба киттелəр. Югары оч ягына караган идем,
Мөшəрəфə җиңги капкаларыннан килеп чыкты. Артында
Əмире күренде. Алар, безнең турыга җиткəч:
– Исəнме, Мөшəрəфə җиңги, – дип эндəштем.
– Шөкер, – диде ул. – Рəшит, əнкəң нихəлдə?
– Ята, бик каты чирли.
– Ходай ярдəм бирсен, – диде Мөшəрəфə җиңги, безне
узып китте.
Əмир минем янга килде.
– Сəлам! – дип кулын сузды.
Мин, сəламен алып:
– Кая китеп барасыз? – дип сорадым.
– Аръякта, сельпо янында митинг була, ди.
– Нəрсə ул “митинг”?
– Митинг ул... – Əмир тынып торды, аннан анык белмəсə
дə, уйлаганын əйтте: – Ул авылның зур җыелышы кебек
нəрсəдер инде. Безгə кергəн хатын шулайрак аңлатты.
Əйдə, без дə барыйк. Митингның нəрсə икəнен белербез.
– Əйдə соң...
Без əрле-бирле сөйлəшкəн арада Мөшəрəфə җиңги
шактый ерак киткəн. Əмир белəн ашыкмый гына атладык.
Тегене-моны сөйлəшеп, авылны урталай бүлгəн чокырга
барып җитүебезне сизмəдек тə. Чокыр утыз-кырык метр
тирəнлектə, төбеннəн инеш ага. Яр астында саф сулы
чишмə бар. Монда чəйгə су алучылар байтак. Шулар сал-
ган сукмак буйлап аръякка – көнбатыш ярга чыгабыз. Яр
башында алты почмаклы агач йортта почта урнашкан.
Моннан магазин күренеп тора, өч телеграф баганасы
арасы. Ул да зур гына алты почмаклы йортны төяк иткəн.
Уң ягында сəнəгать товарлары, сул ягында азык-төлек сатыла.
Без килеп җиткəндə халык күп җыелган иде. Күпчелеге
хатын-кыз, карт-коры ир затлары. Магазин бинасының бер
метрдан биегрəк киң күтəрмəсенə авылның һəртөрле
башлыклары менеп баскан.
Менə мəктəп ягыннан пионерлар сафы якынлашты.
Һəрберсенең диярлек муенында кып-кызыл галстук. Саф
алдында кызыл əлəм җилферди. Озынрак буйлы, ак
йөзле малай барабан кага. Араларында Сəйфетдин белəн
Салих та күренə. Мин аларны Əмиргə күрсəттем. Ул миңа
елмаеп карап алды. “Без дə, укырга төшкəч, пионер
булырбыз əле”, – диде. Мин аны хуплап: “Булырбыз”, –
дидем.
Пионерлар артыннан өлкəн сыйныф укучылары да
килеп җитте. Күренеп тора: күпчелегенең йөзе шат, елма-
юлы. “Озакламый əтилəре, абыйлары кайтачак. Ə минем
əти кайтмасмы? – дип уйлап алдым. – Юк, өметемне
өзмим, өзмəячəкмен...”

(Дәвамы бар.)

Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (2)
Рәшит Сабит. Бала күңеле анада. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: