Дөнья бу
14 Января 2025, 06:20

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (7)

– Нəрсə булды тагын? – диде мулла, тəмам гаҗəпсенеп. – Мондый буранда яхшы хуҗа этен дə чыгармый!.. Фу, төшереп тə алгансың шикелле. – Юк, юк, эчмəдем, элеккелəре чыгадыр, – дипмыгырдады Айнур, акланырга тырышып. – Чынлап та, ант итеп əйтəм, башкача... авызга да капмаячакмын!

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (7)Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (7)
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (7)

(Дәвамы.)

Коръəнне кулына алды да кадерлəп күкрəгенə
кысты. Кайчандыр Акъəбисе бу китапны кулыннан да
төшермəгəндер, авыр чакларында көне-төне укыган-
дыр? “Җитте, җитте, – дип пышылдады Айнурның
иреннəре. – Ант, ант итеп əйтəм, ант...”
Ир, күз яшьлəрен сөртеп, китапны урынына куйды,
шəҗəрəне кадерлəп түш кесəсенə тыкты. “Нуриямə,
Саматыма укыйм, шаккатсыннар əле!”
Кабаланып киенде дə, кесə фонарен алып, урамга
чыкты. Тəрəзəлəреннəн яктылык сибелгəн мəчет
янына җиткəч, икелəнеп, озак кына урынында таптан-
ды. Күңелендə муллага шəҗəрə хакында белгертү
тойгысы көчəйгəннəн-көчəя барды. Ниһаять, Аллаһ
йортында ут сүнде һəм Хисмəт урамга чыкты. Айнур,
бүреген батырыбрак киеп, тун якасын күтəрде дə аңа
каршы атлады.
– Нəрсə булды тагын? – диде мулла, тəмам
гаҗəпсенеп. – Мондый буранда яхшы хуҗа этен дə
чыгармый!.. Фу, төшереп тə алгансың шикелле.
– Юк, юк, эчмəдем, элеккелəре чыгадыр, – дип
мыгырдады Айнур, акланырга тырышып. – Чынлап та,
ант итеп əйтəм, башкача... авызга да капмаячакмын!
Хисмəт мулла башта елмайды, азактан җитдилəнде.
– Чираттагы тукран тəүбəсе булмасын! Адəм бала-
сы бу дөньяда... йə Аллаһ, йə хəмер колы булыр,
диелгəн изге китапта.
– Хак сүз, əлегəчə аракы колы булдым, җитте! –
диде Айнур кинəт. Һəм көр, ышанычлы тавыш белəн,
Хисмəт мулланы шаккатырып:


Кеше чери каберендə, берни калмый,
Күзəнəклəр бер-берсен саклый алмый.
Аһ, нинди бу исерткеч соң – бəндəлəрнең
Кыямəткə чаклы шулай исен ялмый? –


дип, яттан белгəн риваятен сөйлəп бирде. Күкрəгеннəн
чыккан бу яңгыравыклы сүзлəргə хəтта үзе дə
гаҗəплəнде.
– Нəрсə, əллə шигырь яза башладыңмы? – диде
тегесе Айнурга, сəерсенеп.
– Юк, моны Гомəр Хəйям язган.
– Гомəр Хəйям? Ə-ə-ə, ишеткəнем бар, тик укыганым
юк, – диде Хисмəт мулла. – Гомумəн, яшəеш, тормыш,
язмыш хакында акыл иялəре, борынгы заманнарда ук
баш ватканнар. Төшендеңме инде?
– Ыһы.
– Күбрəк укы һəм уйла, балакай! Их, синең яшьтə
булсаммы? Белер идем тормышның ничек кадерен
белеп яшəргə!
– Мин дə!
– Фатыйма апаң да... бакыйлыкка күчкəн, – дип
сүзен дəвам итте Хисмəт мулла, бераз дулкынла-
нып. – Əле генə килеп əйттелəр!
Айнур, ни əйтергə белмичə, бертын сүзсез торды.
Шуннан:
– Урыны оҗмахта булсын инде! – дип пышылдады.
Мулла, аның сүзлəрен хуплап, дога укыды да, битен
сыпырды.
– Əллə йокың качтымы?
– Башта Нуриямне, улымны алып кайтам. Аннан
мəчеткə йөри башласам... ярыймы?
– Сөбханалла! – диде Хисмəт мулла, авызын
ерып. – Бик мəслихəт, авызыңа май да бал, мəчет
ишеге һəркемгə ачык.
– Рəхмəт!
Хисмəт мулла, дəртлəнеп, кабат китап сүзлəрен
тезеп китте:
– Аллаһы Тəгалə: “Үз тырышлыгы белəн үзгəрмəсə,
бəндəнең хəлен үзгəртмəм”, дигəн. Син...
– Əйе, мин адаштым...
Əмма бу əңгəмə Шайтанга охшамады, Айнурны
кулыннан ычкындырасы килмəде, аңын томаларга,
юлдан яздырырга омтылды. “Мəчет хакында уйла-
ма, – дип пышылдады ул өзлексез. – Хатының, малаең
янына ашык... Яратасың бит аларны... Бигрəк тə
улыңны, Саматыңны өзелеп яратасың. Ул да сине бик
нык сагынган... Ашык, ашык, Адəм баласы, җиде
чакрым ара үтəсең бар. Ашык!”
Айнур бүреген батырып киде дə, авыл башына
юнəлде. Җил-бураны да каршы яктан, каһəр суккы-
ры... Кем җиңəр бу алышта? Акман-токманмы, əллə
минме?
– Тукта, тилермə! – дип кычкырды арттан Хисмəт
мулла, тегенең дуамаллыгына шаккатып. Аның тавы-
шында гəҗəплəнү дə, борчылу тойгылары да сизелə
иде. – Акман-токман басылганын көт!
– Миңа Нуриям, Саматым кирəк шул, Хисмəт агай!
– Тукта, иртəгə, Фатыйма апаңны җирлəгəч,
барырсың!
– Əй, шулай бит əле, тфү, хəтердəн чыккан, – диде
Айнур, кире борылып. Кемне, кемне, əмма Фатыйма
апаны соңгы юлга озатырга тиешмен... Тиешмен!
– Аек башта – айнык акыл! – диде Хисмəт мулла,
канəгать елмаеп. – Хəзер кайтып йокла, ял ит, таң
белəн мəчеткə килерсең!
Айнур, тəкъдимгə риза булып, өенə таба атлады.
“Чынлап та, кая ашыгырга? Иртəгə Фатыйма апаны
соңгы юлга озатырбыз. Төштəн соң юлга чыгармын,
Аллаһы боерса! Бəлки, буран да басылыр...
Өйдə күңелсез, суык. Ашарга да ризык калмаган.
Өстəл астындагы Шамилнең “күчтəнəче” генə вакыт
үткəн саен эчне кытыклап, үзенə тартып, чакырып
тора. Түзəм, эчмим, сүз бирдем, ант иттем! Ир, түш
кесəсеннəн шəҗəрəне алып укый башлады. Килгəч
килə бит!
Шулчак, үч иткəндəй, ут сүнде. Айнур тəрəзəгə
капланды. Тирə-як кап-караңгы. Көчле буранда авыл-
да мондый хəллəр еш була, нишлисең? Электрик
Рəхимулла, зыян вак-төяк булса, тиз арада эшлəп куя.
Кулыннан килмəсə, район үзəгеннəн бригада чакыра...
Кайда качты бу, йокы дигəн нəрсəкəй? Ике күзнең
берсендə юк! Элек рəхəт иде – эчəсең дə, вəссəлам,
ничек йокларга ятканыңны да хəтерлəмисең...
Айнур өстəл артына утырды да шешəгə үрелде.
Əллə бер стакан... Барыбер йокларга ласа!..
Шайтан суы тамакны яндырып, тəнгə таралды, тиз
арада башына менде.


Ашамагач та эчмəгəч,
Бу дөнья нигə ярый? –


дип сузды Айнур, стаканга яртылаш аракы салып.
Беткəн баш... беткəн!
Шайтан суы үзенекен эшлəде. Ирнең йокымсырап
яткан көч-гайрəте, ургылып, тəненə сыймый башла-
ды. Ниндидер сихри, сəер дулкыннар, күкрəгенə
тулып, миенə агылды. Нуриям, Саматым нишли икəн?
Бая ук юлга чыккан булсам, яннарына барып җитə
идем! Тфү, майт якасын, мулла абзый тəки тыйды
бит... Ə мин, җебегəн, аның сүзен тыңладым. Хəзер...
юлга чыгам!..
Лаякыл исерек адəм баласы, капкасыннан чыгып
көчле буранга каршы атлады. Мəчет яныннан үткəндə:
“Вəт, кəҗə хəтер... Фатыйма апаны соңгы юлга озата-
сы бар ласа?! – дип, борынын лышык-лышык тартып
торды да алга атлады. – Өлгерəм, җитешəм, таң
белəн əйлəнеп кайтырмын!”
Ашкынып, абына-сөрлегə буранга каршы атлады...


6
Айнур, куен дəфтəрен алып, фонарен кабызды.


Гаҗəп тə соң бу Ходайның кылганнары!
Йөрəгебез əрнү белəн тулган бары:
Ни мəгънəсен, ни ахырын, башын белми,
Китəбез бит дөньясыннан без – коллары!


– Ахыры, башы? Мəгънəсе? – диде шулчак, кайда-
дыр яшеренеп яткан Шайтан, шашынып көлеп. –
Башы булгач, ахыры була инде аның... Сабыр, тыныч
кына көт, сиңа да озак калмады.
– Кечтеки дə курыкмыйм, кит янымнан.
– Абыеңны сугышка алып киттем. Көчле, яшь иде –
рухын сындыра алмадым. Тик азактан барыбер үз
сүземне сүз иттем – аракы, наркотик белəн җиңдем!
– Ышандым, ди, тот капчыгыңны... Һəркемнең үз
язмышы!
Чүмəлə артында тегенең:
– Адəм баласына гомер генə бирелə! Ə язмышны
ул... үзе сайлый! – дип шашынып көлүе ишетелде. –
Агаең мисалында...
– Тел чарлама, хакың юк! Ул үз телəге белəн чит
җиргə барып сугышып йөрдеме əллə?
– Адəм Җəннəттəн куылганнан бирле, Җирдəге бар-
лык сугышларны мин оештырам! – дип, кабат шашы-
нып көлде, теге. – Күрсəтермен əле...
Аның тавышы ерагайганнан-ерагая барды.
“Киткəндер, мөгаен? Бер Айнур гынамыни Җир шарын-
да? Адəм балалары саны җиде миллиардтан артты
түгелме?.. Ай-һай, эше бигрəк күп икəн?”
Айнур соңгы сүзлəрнең мəгънəсенə төшенеп җит-
мəде. Кайчаннан башлап Шайтанның уй-фикерлəрен
яклый башлады əле ул? Нишлəп?
Шулчак ул мəчет ачканда ишеткəн сүзлəрне
хəтеренə төшерде. Курыкмыйча, туп-турысын əйткəн
бит Шайтан Аллаһы Тəгалəгə: “Сиңа омтылучыларны
юлдан яздырыр өчен зур тырышлык куячакмын. Ант
итеп əйтəм ки, аларны аздыру өчен бер алларына,
бер артларына төшəчəкмен, уңнан да, сулдан да
котыртып торачакмын. Ахыр чиктə син аларның
күбесендə шөкер итү күрмəссең”, – дигəн.
Тукта əле, тукта!.. Əллə теге көнне диванда минем
белəн сөйлəшеп утырган зат, чынлап та, Шайтан үзе
булдымы?
Кем гаепле соң, кем? Ə бит, Ходай Тəгалə Адəмне
балчыктан яратырга булгач, фəрештəлəр əйткəн, ди:
“Анда бозыклык кылачак һəм кан коючы затны
булдырырсыңмы?” Лəкин Хак Тəгалə җавабында
болай дигəн: “Сез белмəгəн күп нəрсəлəрне белəм Мин...”
Моны ничек аңларга, ничек юрарга? Фəрештəлəр дə
белмəгəн сернең мəгънəсе нидə? Адəм балалары
бозыклык кылуларын, кан коюларын килəчəктə дə
дəвам итəрме? Чиге булырмы соң бу дуамаллыкның?
Бу очракта Шайтанның нияте, максаты аңлашылмый.
Нигə бəхетле яшəгəн кешелəргə аяк чалырга? Күктə
Кояш балкый, төннəрен иксез-чиксез йолдызлар
җемелди. Тормыш-көнкүрешне ямьлəп ел фасылла-
ры, көн белəн төн алышына. Җиребез тулы табигый
байлык! Юмарт, хикмəтле кара туфрак барлык адəм
балаларын, тереклекне туйдыра ала. Аллаһка шөкер,
өстебез бөтен, тамагыбыз тук! Дөрес яшəү өчен тагын
ни җитми безгə, адəм балаларына?
Айнур түш кесəсеннəн Акъəбисенең шəҗəрəсен
алды.
– Их, абыем, – диде ул, ачынып. – Хəрби хезмəтең
хакында ишетеп белгəннəремне шушында теркəп
куярмын, яме?! Белəм бит, белəм. Сезне Уфадан
Төркестан хəрби округына, Термез шəһəренə укырга
алып килгəннəр. Егерме көннəн соң, төнлə, ашыгыч
рəвештə хəрби ант кабул иткəнсез. Күп тə үтми,
Төркестан хəрби округының 40нчы армиясе составы-
на кергəн, син хезмəт иткəн 56нчы бригаданы төнлə
“ИЛ-76” самолетына төяп Əфгəнстанның Кундуз
шəһəре янына илтеп ташлаганнар. Парашют белəн
сикергəнсез. Өлкəн лейтенант Сергей Козлов
җитəклəгəн ротага аэропорт янындагы күперне
дошман кулыннан тартып алырга дигəн боерык
бирелгəн. Бу каты бəрелештə, сигез яугир батырлар-
ча һəлак булган. Шуларның берсе, җан дустың, шушы
“куен дəфтəре”нең хуҗасы Венер, каты ярадан соң
кулыңда җан биргəн. Ə синең бот сөягеңə дошман
пулясы кереп утырган. Госпитальдə яткансың, опера-
ция ясаганнар. Хезмəттəн кайткач, авылда бəлтерəп
йөрдең дə, “озын акча” эзлəп Себергə чыгып киттең,
шунда гаилə кордың. “Күрше шəһəрдə əтине эзлəп
таптым. Берни сорашмады, юньлəп кызыксынма-
ды”, – дип өзгəлəнеп сөйлəгəн идең... Нишлəп, ни
сəбəптəн ташлап киттең безне, əтием?.. Чү, тукта...
Айнурның бала йоннары кабарды, тəне калтырады.
Үзем дə аның язмышын кабатлыйм түгелме? Əтием,
мин бишенче сыйныфта укыганда... яшь, сылу хатын-
га ияреп Себергə чыгып китте... Бу, əлеге дə баягы,
чибəр хатын-кыз корган зəхмəтме, əллə соңлап килгəн
мəхəббəтме?.. Мəхəббəт!.. Бу уй-фикердəн Айнур
хəтта көлеп куйды. Əткəем дə, яратып, тилереп йөргəн
лəса? Үзем дə Гүзəлне эзлəп җəһəннəм тишегенə
китəргə əзер идем бит! Ярый əле... акыл өстенлек
алды...”

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас