Америка футурологы Роберт Райс моннан берничә ел элек озакламый видеокүзлекләргә һәм проекторларга ихтыяҗ зур булачак, дип фаразлаган иде. Әлеге күзлекләр, ул уйлавынча, безнең аңны кирәкле мәгълүмат белән тулыландырачак, имеш. Әйтик, берәр кичәдә сезнең белән бик үк таныш булмаган кеше килеп исәнләшсә, сез аның кемлеге турында баш ваткан арада, күзлек сезгә әлеге кешенең исеме һәм кыскача биографиясе турында мәгълүмат бирәчәк. Бик кызыклы ачыш булачак, әлбәттә, әмма миңа калса, андый күзлекләр уйлап чыгарылса да, алар киң кулланышка кереп киткәнче күп еллар узачак.
Ә менә British Telecom компаниясе футурологы Робин Мэннингс кешенең кәефенә һәм эмоцияләренә карап төсе үзгәрә торган макияж барлыкка киләчәк дип фаразлый. Кешенең никадәр күңеле күтәренке – макияж да ачык-чагу төсләр кабул итә, ә инде төшенкелеккә бирелгәндә, соры-кара төскә әйләнә. Мондый иннекләр, кершәннәр барлыкка килерме-юкмы, билгесез, тик әлеге ачышның никадәр кирәклеге генә бик аңлашылып бетми. Безнең, аеруча хатын-кызның, кәефе һава торышы сымак, көненә йөз төрле үзгәреп торуын исәпкә алсаң, үзгәрә-үзгәрә макияжың да арып бетәр.
Кайбер футурологлар безгә инде 2019 елга йорт эшләрен эшләү мохтаҗлыгы калмаячак, дип вәгъдә иткән иде, имеш, ул эшләрне роботлар башкарачак. Моны технологлар Иен Пирсон һәм Иен Нилд та вәгъдә итте. Шәп, шулай бит? Тик безнең тормышны җиңеләйтә торган роботлар күренми әле. Аннары «йорт эшләре» дигәндә, бу галимнәр нәрсәне күз уңында тотты микән? Ул «тимер бәндәләр» бәрәңге күмә, колорадо коңгызы җыя, утын яра, печән чаба, мал астын ала, сыер сава белерме икән? Шул эшләрне аткарырдай роботлар ясасалар, чыннан да шәп булыр иде! Ә кер юу белән ашарга пешерүне үзебез ничек тә башкарыр идек әле.
Tech Cast Америка аналитик төркеме безгә шулай ук тәүлекнең 24 сәгате буена кешенең тәнен контрольдә тотачак биосенсорлар вәгъдә итә, имеш, сәламәтлектән тайпылышлар булганда, алар бик тиз бу турыда хәбәр итәчәк. Яхшы хәбәр. Кытай, Япония кебек алга киткән илләрдә алар чыннан да эшли башлады. Әмма кешенең бик күп чирләре – эчкечелектән, тәмәке тартудан, наркотиклардан, начар уйлардан. Бу категория кешеләрнең биосенсор йөртүе, йөрткән очракта да аның кисәтүләренә игътибар итүе генә икеле. Ә менә кеше миенә тәэсир итеп, шушы начар гадәтләрдән мәңгелеккә котылдырып була торган ачыш ясалса, ул вакытта кешелеккә никадәр зур файда булыр иде!
Процессорлар уйлап чыгаручы Intel фирмасы киләчәктә клавиатурага мохтаҗлык калмаячак, компьютерлар белән уй ярдәмендә генә идарә итүче интерфейс барлыкка киләчәк, дип фаразлый. Бик кызык, димәк, компьютер син уйлаганнарны язып барачак. Ә алар татарча белерме икән? Ә марича, удмуртча? Әллә инглиз телен генә аңлармы? Кешенең сөйләмендә дефект булганда компьютер аны аңлый алырмы? «Р» хәрефен әйтә алмаган сакауларның уйларын да «р»сыз гына язып барырмы? Әллә кеше уйлаганда «р»ны уйлый, әйтә генә алмый микән? Шул ук компьютерларга кагылышлы фаразларны Tech Cast футурологлары да бирә. Имеш, киләчәктә квант компьютерлар барлыкка киләчәк, алар хәзерге заман машиналарыннан шул тиклем алга киткән булачак ки, аерма җир белән күк арасы кадәр булачак. Безгә, гади кулланучыларга, боларны күз алдына китерү дә кыен.
Яңалыклар телевизорларга да кагылачак: Американың Мэриленд штатында урнашкан Киләчәк проблемалары җәмгыяте 2025 елга күзлексез карап булачак өчүлчәмле телевизорлар барлыкка килерен вәгъдә итә.
Автор фотосы.