(Дәвамы.)
***
Көзнең көйсезлəнгəн мəле: пыскаклап көне-төне
ява... Күңелдə бушлык, моңсу-сагышлы чак... Ул көнне
Бибисара апа шəһəрдə яшəгəн кияве Нурихан, кече
кызы Мөршидəлəргə кунакка барырга чыккан иде.
Айнур белəн район үзəгенə кадəр автобуста бергə
бардылар.
– Күптəн чакыралар, – дип сүз башлады Бибисара
апа. – Якты чырай күрсəтсəлəр... бəлки, бер-ике көн
кунармын, Аллаһ боерса!
Айнур эндəшмəде, тəрəзəдəн биек текə тауларны
күзəтте. Башында икеле-микеле уйлар кайнашты.
Димəк, аулак өй – килгəч килə бит, əй! Гүзəл ялгыз
кала. Үзе ни уйлый икəн? Хатын-кыз күңелен,
уй-фикерлəрен, бар, аңлап кара!.. Əгəр дə, янына бар-
сам?.. Ə бəлки, ул икенче берəүне көтəдер?
– Баянда, курайда бигрəк оста уйный, җырлый, дип,
сине искə алмаган көне юк балакайның, – дип, сүзен
дəвам итте Бибисара апа, Айнурның янган йөрəгенə
ут өстəп. – Мəйтəм, берүзен калдырып... дөрес
эшлəдемме икəн?
Соңгы сүзлəрне ишеткəч, Айнурның чигəсенə кан
бəрде, чəч төплəре кызгандай тоелды. Ничек аңларга
Бибисара апаны?.. Уй-фикерлəренең мəгънəсе, төбе
нидə?..
Район үзəгеннəн кайткач, Айнур кичкə кадəр
ут-хəсрəт йотты. Аулак өй, аулак өй! Элек-электəн
булган ул йола. Хуҗалар кунакка киткəч, башта кыз-
кыркын, азактан егетлəр җыелган. Уйнаганнар,
җырлаганнар, биегəннəр... Ə хəзер? Дөрес, авылда,
элеккеге кебек яшьлəр юк. Булганы да уен-көлке
хакында уйламый: аларга тик сыра-хəмер генə бул-
сын!.. Айнурның икеле-микеле уйлардан саруы кайна-
ды.
Көттереп, күңелне җəфалап килде ул көзге кич.
Пыскаклап яуган яңгыр да туктамады. Шуңа да яшь-
җилкенчəк телевизордан барган сериалларны карап
утыруны өстен күрде – клубка килүче булмады. Хуп,
хуп, минем файдага, дип шатланды Айнур, кулына
баян алып. “Каз канатын” җырлыйм да, китəм... Гүзəл-
Гүзəлкəй янына!”
Каз канатларын санадым,
Тезелеп кагынганда;
Тулган айларга карармын
Өзелеп сагынганда.
Баянның моңлы тавышы, клуб залына сыймыйча,
ачык тəрəзəдəн тышка ургылды. Онытылып, кат-кат
уйнады Айнур Гүзəлнең яраткан җырын.
Айнур кинəт уйнаудан туктады. Калай түбəгə
өзлексез сибелгəн вак яңгыр, эчпошыргыч тавыш
чыгарып, күңелне пошаманга салды. Сəгатенə күз
ташлады да, клубны биклəп, урамга чыкты. Кайсы
якка юл алырга? Бəлки... өйгəдер?.. Ə Гүзəл-Гүзəлкəй?..
Уйла, мондый мөмкинчелек башкача булырмы? Айнур,
аягы өшегəн каздай, бер урында таптанып торды да...
үзе дə сизмəстəн, Бибисара апа яшəгəн якка юл алды.
Əйтерсең дə ниндидер сəер көч алга сөйри: баш
дөрес фикерли, ə аяклар аңа буйсынмый... Икелəнеп
кенə ишекне шакыды.
Гүзəл келəне ачмыйча гына эч яктан:
– Ник килдең, Айнур? – дип сорады.
Нəрсə-нəрсə, əмма ул мондый сорауны һич көтмəгəн
иде. Шуңамы, бер мизгелгə югалып ук калды хəтта.
Димəк... Гүзəл тəрəзəдəн күргəн! Бəлки... башка
берəүне көткəндер?.. Алай булса, кит, зинһар, комачау-
лап йөрмə дияр иде. Əллə, чынлап та... мине
көткəнме?.. Бу фикер Айнурга дəрт, кыюлык өстəде.
Ул, үз-үзен кулга алып:
– Синең янга, – дип, көч-хəл белəн əйтеп куйды.
– Гаилəңə, Нурия, Самат янына кайт!
Айнур үзе дə йөз, мең тапкыр уйлагандыр бу хакта.
– Үзеңнең дə... балаң бар, дип сөйлилəр.
– Өч яшьлек кызым бар... Гаилəм юк. Бер кабахəт...
– Җитте, аңладым...
– Ишегеңне ачмагач, нигə елмаеп, күзлəреңне туты-
рып карадың соң?
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда;
Тулган айларга карармын
Өзелеп сагынганда.
Өзелеп сагынганда? Кемне? Бəлки, хислəреңне
миңа шул сүзлəр белəн җиткерергə уйлагансыңдыр?
Гафу ит, карашыңнан ниятеңне аңлый алмадым...
Айнур, авыр сулап, аркасы белəн бикле ишеккə
сөялде. Шул чакта гына, күкрəк читлеген ватып-
җимерердəй булып иреккə омтылган, ярсып типкəн
йөрəгенə игътибар итте. Яшел тугайда тибешə-
тибешə кешнəп, көч-гайрəтен кайда сарыф итəргə
белми ярсыган яшь таймыни?! Таныш хəл, таныш
тойгылар.
Нурияне озатырга барганда да шундый ук
уй-кичерешлəрдə яна иде. Тик ул тойгылар онытылды
инде. Хəзер хəл-əхвəллəр башкачарак. Ничə ел гомер
кичергəн хəлəл җефетең белəн бер рəткə əлегə
күңел-тəне яуланмаган чибəркəйне куеп булмый:
өр-яңа сылу затның эчке дөньясына, куенына,
лəззəткə чуму – җир белəн күк арасы! Бу, Хисмəт
мулла əйткəнчə, гөнаһ кылу була!.. Бер яктан, яшь,
чибəр хатын гаилəле ирне ни уйлап аулакка кертергə
тиеш соң? Бəлки, шүрли, куркадыр – без капчыкта
ятмый, кырын эш кырык елдан соң да беленə! Ə
Бибисара апаның автобуста əйткəн сүзлəре? Аның
уй-фикерен дөрес аңласа, Гүзəл үзе дə еш кына
мине...
Шулчак келə тавышы ишетелде. Айнур, ышанмыйча,
кармаланып, тотканы тапты, ишек ачылды. Өй эче
караңгы иде. Урам баганасындагы лампадан төшкəн
сүлпəн яктылык тəрəзə аша үтеп, сүрəн генə бүлмəне
яктырта.
Гүзəл, күз яшен яшереп, читкə борылды. Айнур сак
кына аның кулбашына кагылды. Хатын дертлəп китте,
борылып, яшьле күзлəрен Айнурга төбəде.
– Мин... мине... – дип пышылдады ул, чак-чак
иреннəрен селкетеп. – Гаеплəмə, яме?!
Ир хатынга якынайды да кочагына алды. Шайтан
коткысына бирелеп, Аллаһы Тəгалə алдында гөнаһ
кылырга ният иткəн адəм баласының күкрəге Гүзəлнең
калкып торган түшлəренə терəлде һəм ул үзеннəн-үзе
аның йомшак, татлы-тəмле иреннəренə үрелде.
...Бу төнге очрашу беренче һəм соңгысы булды.
Таңга кадəр мəхəббəт хислəрендə йөзеп-чумып
лəззəтлəнгəн, шул ук вакытта язмышын каһəрлəп,
үксеп елаган Гүзəл бу хəлдəн соң тиз арада авылдан
хəбəрсез-нисез чыгып югалды.
Айнур өчен зур югалту, сагыш иде бу. Бəхетсезгə
җил каршы. Таң белəн саубуллашканда, Гүзəлнең
ачыргаланып-өзгəлəнеп: “Гаилəңне сакла, гаилəңне,
җаным... Ялгыштым, хислəремне йөгəнли алмадым. И
Ходаем, гафу ит!” – дип əйткəн сүзлəре хəтерендə
гомерлеккə уелып калды.
Билгеле, авылда төрле имеш-мимеш, фаразлар күп
булды. Серлəштелəр-чəйнəштелəр дə, ниһаять, тын-
дылар. Тик Гүзəлнең авылдан кинəт чыгып китүенең
төп сəбəбен Айнурдан башка беркем белмəде. Төнге
очрашу ир белəн хатын арасындагы мəңгелек сер
булып калды!
Кыен иде! Сагыш күңелен телгəлəде. Хəтта яшисе
килмəгəн мизгеллəр дə булды. Ни арада Гүзəлгə бул-
ган мəхəббəт шулкадəр тамыр җибəреп өлгерде соң?
Юк, хислəрне тиз генə җиңеп булмый, булмый. Алар
сиңа буйсынмый, киресенчə, зəхмəт элпəсендəй чол-
гап алып туктаусыз яндыра, көйдерə! Ə бит Гүзəл
үзендə көч-гайрəт тапты, араларны шартлатып өзде
дə, чыкты да китте! Мондый очракта хатын-кыз чыдам-
лы, кыю була! Көчле зат – баһадир ир-егетлəр – башка
чара тапмыйча, аракы-хəмер белəн дуслаша. Эчсəң,
диңгез тубыктан! Күңел, йөрəк ял итə, дөнья мəшə-
катьлəреннəн вакытлыча булса да арынып торасың. Ə
Шайтан һəрчак яныңда, аңа шул гына кирəк тə...
4
Шушы хəл-вакыйгадан соң Айнур еш төшерə, салга-
лый башлады. Машина йөртү таныклыгыннан колак
какты. Элек хəмерле табыннарда тыелып утырган
баянчыны хəзер өенə гел лаякыл исерек китерə баш-
ладылар. Башта Нурия түзде. Əмма беркөнне чыгы-
рыннан чыкты.
– Ни булды, Айнур... җаным? – диде ул, күз яшьлəренə
буылып. – Зинһар, сəбəбен аңлат!
– Соң... ни... – Айнур, авыз эченнəн мыгырданып,
өске киемен дə салмыйча диванга ауды. Гүзəлне яра-
там, сагынам дияргəме? Юк, тормыш бит, яшəргə
кирəк – икейөзлелəнергə, алдашырга туры килə.
Көндəлек бу күренешкə күнегеп барган Нурия аның
аяк киемнəрен салдырды да, моңсу карашын
Айнурның сакал баскан йөзенə төбəде. “И Аллам!..
Күзгə күренеп ямансулады, эчə башлады. Алай-
болай... Гүзəл киткəнгə түгелдер бит? Чү, əллə
икесенең арасында... берəр хəл булдымы? Тəүбə!..
Юктыр, сəбəпсез бəла тагарга ашыкма, адəм баласы-
на – гөнаһы яман булыр.
Нурия, ире белəн иртəн сөйлəшергə ниятлəп,
йокларга ятты. Тик ул уйлаганча килеп чыкмады –
Айнур таң белəн үк торып, лəм-мим эндəшми, өйдəн
чыгып китте.
Иртə белəн баш төзəтергə күнегеп китте ул. Җаен
да тапты – чара үткəн йортта баянын мəхсус рəвештə
калдырып китə дə таң белəн шунда бара. Ял
көннəрендə, дискотекага бушка керер өчен, кыюрак
малай-шалай хəтта сыра-хəмер тəкъдим итə. Үткəн
атнада Вəлиулла абзыйның улы Хəбир:
– Айнур абый, хəлең мөшкел бугай? – ди, хəйлəкəр
елмаеп. Аның əтисе үзешчəн – җырчы, ə əнисе – сату-
чы, төннəрен туктаусыз көмешкə куа. – Сыра алып
килимме?
– Юк, теге... “чикүшкə” тапсаң, яхшырак булыр!
– Хəзер, бер минут...
Бу тəкъдимгə Хəбир шатланып риза булды: болай
очсызга төшə! Дискотекага билет хакы кыйбатрак бит.
Малай урап килгəч, Айнур:
– Бар, кер! Тик... кара аны! – дип кисəтте һəм күз
ачып йомганчы теге шешəне тун кесəсенə тыгып та
куйды. Шəп бит, əй! Барыбер билет саткан акчаны
бухгалтерия кассасына тапшырырга кирəк. Болай...
үзеңə файда! Юк, айнык чакта Айнур бу алыш-бирешкə
юл куймас иде, Аллам сакласын! Əле үтереп башы
чатный! Ə Хəбир һəрчак янында!
Айнур шимбə көнне, дискотекада җаен китереп,
бармы, дигəндəй, малайга ишарə ясады.
– Айнур абый, бер ярты шəп “сəмəй” алып кил-
дем, – диде тегесе, ишек төбендə кеше юклыктан
файдаланып. – Зилəне дə бушка кертерсең əле.
Һе, бала гына бит ул Зилə, Зəкиянең бердəнбер
кызы!
– Ə ничəнче сыйныфта укый?
– Зилəме?.. Без бер партада утырабыз. – Тик аның
буе бəлəкəй, шуңа гына...
Айнур болай гына, юри сорады. Белə бит ул Зилəне...
Яше җитмəсə дə кертер иде – Хəбирнең кесəсендəге
шешəнең хикмəте яман көчле!
– Ярар, ярар, керерсез.
– Рəхмəт!
Айнур дискотеканы башлады да сəхнə артындагы
бүлмəсенə ашыкты. Утыра торгач... шешə ялт буша-
ды.
Гүзəл-Гүзəлкəй, кайда син?.. Белсəм, яныңа барыр
идем. Бу якта – тау-ташлар, күллəр илендə кəрəзле
телефоннар да юк, дөресрəге, тотмый. Алдагы җəйгə,
Кораган тавына вышка утыртырга тиешлəр, дип район
гəзитенə яздылар, ничек булыр. Гүзəлнең кесə теле-
фоны бар иде. Айнур, район үзəгенə баргач, берничə
тапкыр шалтыратып та карады. Бушка гына. Номерын
алыштырган, күрəсең...
Сəрхүш, башын өстəлгə салып, тəмле йокыга талды.
Ничек кенə булмасын, аның бер яхшы ягы бар – күп
эчсə, утырган килеш йоклый, таңга хəтле котырып,
аракы таптырып, эзлəп йөрми. Мəрхүм Айдар абыйсы
шундый булды. Аны көйлəп-чөйлəп йокларга яткыр-
ганчы таң əтəчлəре кычкыра иде.
– Тор инде, тор – уян! Əйдə, өйгə кайтабыз... Айнур,
дим...
Ир ыңгырашып күзлəрен ачты. Кайда ятам соң?..
Ə-ə-ə, хатын белəн Самат монда нишлəп йөри?
– Кайдан алдың? – Нурия өстəлдəге буш шешəгə
күрсəтте. – Кесəңдə акчаң юк иде, кем сыйлады?
– Барыбер түгелмени? – дип мыгырдады Айнур
ваемсыз гына. – Нигə монда, эш урынына килеп, шау-
лап, кеше көлдереп йөрисең?
– Көлəрдəй кеше калмаган – клубта синнəн башка
җан иясе юк!
– Шулаймы?
– Сине бит юри эчерəлəр! – диде Нурия, ачынып. –
Шуны аңлыйсыңмы, юкмы?
– Катышма, эшең...
Айнур, баядан бирле үзен күзəткəн улының кара-
шын тоеп, туктап калды. Оялып китте. Бераз айныган-
дай булды хəтта.
– Əйдəгез...
Айнур, утларны сүндереп, ишеккə юнəлде. “Башкача
эчмим, эчмим... эчмим”, – дип мыгырдады ул, тунының
якасын күтəреп.
Нурия белəн Самат, җитəклəшеп, алпан-тилпəн
атлаган Айнурга иярделəр.
(Дәвамы бар.)