(Дәвамы.)
Кызу килгəн машина, тузан өере куптарып, капка
янына килеп туктады. Нурия сыер сава, ə улы Самат
аңа сыенып, җиленнəн сиптереп чыккан ак сөткə
карап утыра иде. Ул əтисен күрү белəн, кулларын
як-якка җəеп, каршы йөгерде. Айнур аны кочаклап кат-
кат югарыга чөйде. Самат рəхəтлəнеп көлде. Азактан
ихата буйлап куышып йөрделəр.
– Җитте, – диде Нурия, Айнурның белəгеннəн то-
тып. – Əйдə, аш суына.
Вəлəкин аталы-уллы адəм балалары уеннарын
дəвам итте. Нурия сөт тулы чилəген болдырга куйды
да, күтəрмəгə утырып, аларны күзəтте.
– Ачыкмадыңмы əллə? – диде ул бераздан,
үпкəлəгəндəй. – Əйдə, эшкə соңга каласың.
Айнур токмачлы аш ашап, яңа савылган сөт эчте.
Чəйне нишлəптер өнəп бетми, сирəк-мирəк кенə эчə.
– Рəхмəт, җаным! – диде ул, Нуриянең битеннəн
үбеп. – Тəмле пешергəнсең, телемне йота яздым.
– Печəнне чабып бетердеңме əллə?
– Ыһы!
– Берүзеңə... авыр булгандыр?
Нурия, күзлəрен тутырып, Айнурга текəлде.
– Авыр, дип ни?.. Белəсең дə инде, мин балачактан
печəн чабып үстем.
– Мине ияртмəдең шунда. Барыбер ашханəдə эш
булмады.
– Теге... Аннан соң... күрше авыл Ринат ярдəм ит-
те, – диде Айнур, шамакайланып.
– Кем ул?
– Ə-ə-ə, син белмисең аны... “Беларус” тракторы
белəн күл ягыннан кайтып килə иде. Биш-ун минутта
калган өлешне чапты да бетерде.
– Бəхиллəдеңме соң?
– Үзе кат-кат рəхмəт əйтте: туйларында баянчы бул-
ган идем.
– Алай булса ярый – кешедə бурычың калмасын!
Ышанды бугай... Айнурның юкка-барга Нурияне
хафага саласы килмəде. Болай да артык борчыла,
көялəнə. Күптəн түгел, район хастаханəсендə сакла-
салар да, кабат авыры төште. Икенчегə бала табарга
җыенган иде, барып чыкмады. Шифаханəдə
дəваланырга тəкъдим иттелəр...
Айнур капкадан чыгып клуб ягына атлады. Шунда
эшли ул, мөдир булып. Мəктəптəн соң мəдəният-
агарту техникумын тəмамлады. Армиягə алдылар.
Ерак Көнчыгышта, Тын океан буенда хезмəт итте.
Курай белəн баянын автоматка алыштырды. Исəн-сау
йөреп кайтты. Ярты ел да үтмəде, үзе кебек клуб
мөдире, күрше авыл кызы Нуриягə өйлəнде. Районда,
семинарда очраклы рəвештə бергə утырганнар иде,
шунда ныклап таныштылар. Төштəн соң мəдəният
хезмəткəрлəре өчен əзерлəгəн “Исемең матур, кем
кушкан?” дигəн чара күрсəттелəр. Сəхнəгə чыккан
мулла:
– Аллаһның рəхмəте белəн, “тəн” дигəн киемгə кие-
неп, тагын бер “җан” имтихан өчен якты дөньяга туды.
Ни өчен? Кайдан килде һəм яңадан кайда китəчəк?
Без “матур” дип сокланып, лəззəтлəре артыннан куа-
куа, яшəп туеп булмый торган шушы якты дөньяга
килгəч, нигə көлеп җибəрмəде, ə елады? – дип, үзенə
игътибар талəп итеп, кашларын җыерып, залда уты-
ручыларны җентеклəп байкап чыкты. – Бала дөньяга
килү белəн... Шайтанны күрə икəн. Аның елавы – əти-
əнисенə һəм барча кешелəргə мөрəҗəгате. Бала
нинди дөньяга һəм ни өчен килүен сизə. Шуңа күрə:
“Газиз əти-əнием, кешелəр, зинһар өчен, сез мине
менə бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз,
туры юлны табарга ярдəм итегез”, – дип кешелек
дөньясына оран сала...
Бу сүзлəрне ишеткəч, Айнур, елмаеп, тыйнак кына
көлеп куйды. Мин дə тугач... Шайтанны күрдемме
əллə? Хəтерлəмим... Шулчак Нурия терсəге белəн аңа
җиңелчə генə төртеп куйды. Тыныч утыр, янəсе...
Залда караңгы иде. Егет, батырчылык итеп, сак кына
кызның белəгеннəн, азактан кулыннан тотты. Тегесе
карышмады.
Нурия башка егет-җилкенчəклəрне янына якын
җибəрмəсə дə, Айнурны тиз арада үз итте. Егет чибəр!
Кыйгач кашлар, куе керфеклəр, зур кара күзлəр аның
йөзен матурлап кына калмый, карашына ниндидер
сер өсти кебек. Энҗедəй ак тешлəр, ике яктан бит
“мəхəббəт чокырлары” Нуриянең сылу йөзенə тагын
да матурлык өсти иде.
Өйлəнү хакында сүз чыккач та, кызыкай ык-мык
итмəде, шундук ризалыгын бирде.
Айнур, елмаеп, Нурияне кыюсыз гына кочаклап
күкрəгенə кысты.
***
– Ходай Тəгалəгə рəхмəтемне җиткереп, дога кылыр-
мын, – диде əнисе, җыйган акчасын улына биреп. –
Кирəк-яракка файдаланырсыз. Бүлəгем шул булыр!
– Рəхмəт, əнием!..
Никах табынында катнашучылар мулланың
дəфтəрдəн карап укуын, чəрелдек тавышын яратма-
ды.
– Мулла, имеш! – диде Нуриянең өлкəн агасы Фəрит,
күрше-күлəн таралгач, мыскыллы елмаеп. – Белəбез
инде Шəмсинең кем икəнен!
– Авылына күрə мулласы! – дип каршы төште аңа
Фатыйма балдызы. – Алай бик белдекле булгач,
яхшырагын табарлар.
Əмма Фəрит бирешергə телəмəде:
– Дөрес укылган никах кына ныклы, гомерле була,
балдызкай! – дип, тегенең авызын томаларга уйлады.
– Кайгырма, дөрес укымаса, гөнаһы үзенə булыр, –
диде Фатыйма, елмаерга тырышып. Шəмси мулланы
табынга ул чакырган иде шул.
– Фəрит улым дөрес əйтə! – дип бəхəскə кысылды,
Бибинур əби. – Дөрес итеп, җиренə җиткереп укылган
никах кына гомерлек була. Аллам сакласын, аралары-
на Шайтан керə күрмəсен!
Айнур ул чакта бу бəхəскə, əңгəмəгə бөтенлəй игъ-
тибар итмəде. Аның хəзер яраткан хатыны – Нуриясе
бар! Ул чиксез шат, бəхетле!
Берничə көннəн район үзəгенə барып язылышып
кайттылар да вəссəлам! Гөрлəшеп яши дə башлады-
лар...
Айнур килгəндə клуб янындагы бер төркем яшьлəр
тəмəке пыскытып, сыра-аракы чөмереп, кəефлəнеп
утыра иде. Хəл-əхвəл сорашкач, шау-гөр килеп эчкə
үттелəр.
Җыештыручы Фатыйма апа көндез килеп идəнне
юган, залны пөхтə итеп җыештырган. Тырыш, уңган
хатын, алты бала анасы! “Гомерем шушында мунчала
борып үтте, – дип зарлана ул, еш кына. – Элек җəй буе
утын əзерлəп, көздəн язга кадəр мич ягып җəфаландык.
Əл дə ярдəмчелəрем – тормыш иптəшем, дүрт кызым,
ике улым булды... Улларым, мəктəптəн кайту белəн
клубка, мич ягарга йөгерə иде. Шунда баянда уйнарга
өйрəнделəр... Хəзер җайлы, клуб электр белəн
җылытыла...” Фатыйма апа хаклы ялда булса да,
бəлəкəй эш хакына риза булып эшлəп йөри. Өендə дə,
монда да күптөрле чəчəк-үсемлеклəр үстерə. Тик
соңгы вакытта сəламəтлеге какшады: кан басымы еш
күтəрелə, башы авырта, күкрəге əрни...
Яшьлəр ишектəн керү белəн доминога ябышты,
өлкəннəр шап та шоп кəрт сугарга тотынды. Азактан,
тирлəп-пешеп, заманча котырып биеделəр. Стена-
ларга эленгəн кызыл-яшел, зəңгəр-сары-шəмəхə
яктырткычлар туктаусыз җемелдəде. Чит-ят көйлəр
колак барабаннарын ярырдай хəлгə җиткəч кенə,
Айнур түшəмдəге гадəти яктырткычларны кабызып,
милли бию көен куйды. Бу исə кайтырга вакыт дигəн
ишарə иде. Яшьлəр барыбер авылча биеми, шуңамы,
дəррəү ишеккə юнəлде. Урамда кабат тəмəке тартып,
сыра, аракы эчеп алдылар.
Бүген нишлəптер “көрəш мəйданының” уртасына
“Озын танау” Ринат белəн “Чокыр баш” Əмирҗан
чыкты. Аның сəбəбен Айнур азактан гына белде.
Баксаң, авылга кунак кызы килгəн икəн. Исеме –
Гүзəл, ди. Шəфкать туташы. Бибисара апага фатирга
урнашкан. Аны беренче булып “Озын танау” Ринат
күргəн. Район үзəгеннəн автобуста бергə кайтканнар.
Юл сумкаларын күтəрешеп, Бибисара апаларга кадəр
озатып та куйган. “Исеме җисеменə туры килə, вəт
чибəр! – дип, үтереп мактый Ринат теге кызны. –
Клубка чыгам дигəн ие...” Тик дүрт күз белəн көтсəлəр
дə, Гүзəлкəй дискотекага килмəгəн. Егетлəр ни арада
шобага тотып өлгергəн. Өскə Əмирҗан чыккач, Ринат
моның белəн ризалашмыйча, шаулый башлаган, шун-
нан төртешеп киткəннəр.
Чираттагы кич шулай тəмамланды.
3
Айнур белəн Гүзəл беренче тапкыр урамда очраш-
тылар. Күзгə-күз карашып күрештелəр дə, һəркем үз
юлы белəн ары китте. Аһ, нинди караш! Җаныңны,
тəкатьне көйдерерлек сөйкемлелек!
Бу очрашу эзсез үтмəде – ир-егетнең бар булмы-
шын ут-ялкын чорнады. Кабат ничек күрешергə бу
чибəркəй белəн, кайда?.. Йөз төрле хəйлə корып,
Гүзəл-Гүзəлкəйне ничек тə үзенə каратыр иде дə...
Кызганыч, буйдак чак түгел, арада – Нурия...
Очрашу көтмəгəндə булды. Ул көнне Самат барма-
гын пычак белəн яралады. Нурия, ашык-пошык бинт
белəн бəйлəгəч:
– Җəрəхəте тирəн күренə, тиз генə медпунктка
барыгыз! – дип ашыктырып, өйдəн куып ук чыгарды.
Нишлəп үзе дə иярмəде соң? Кəҗəне кəбестə янына
җибəрүен аңладымы икəн, бичаракай? Юктыр...
Машина килеп туктагач, Гүзəл, борчылып, каршы
чыкты.
– Нəрсə булды? – диде ул, Айнурның күзлəренə
текəлеп.
Тегесе баш кагып күрешкəндəй итте дə:
– Менə, улымның бармагы... теге... ни, – дип, көч-хəл
белəн мыгырдап куйды.
– Əйдəгез!
Гүзəл Саматның канга буялган бинтын сүтте,
җəрəхəтен юды, дару сөртеп, яңадан бəйлəде. Малай
йөзен җыерды, əмма тавыш-тын чыгармады, түзде.
– Җəрəхəте тирəн, иртəгə тагын килерсез! – диде
Гүзəл, Айнурга карамыйча гына. Азактан нишлəптер,
сəер генə өстəп куйды. – Килсен, əнисе белəн...
– Рəхмəт, апа, сау булыгыз!
Самат ишеккə юнəлде. Гүзəл, кинəт борылып тəрəзə
янына барып басты.
– Əйе, əйе, сау бул... ыгыз!
– Рəхмəт... Г-г-гүзəл!
Айнур, башына кепкасын киде дə кызу атлап чыгып
китте...
Өченче тапкыр алар күрше авылда, туйда очрашты-
лар. Əлфия, яшь кəлəш, кунакларны кысрыклап,
Гүзəлне Айнурның каршысына китереп утыртмасын-
мы?!
– Чүегез əле, тс-с-с... Якын дустым Гүзəл матур
җырлый! – диде ул, ап-ак тешлəрен җемелдəтеп. –
Айнур, “Туй күлмəге”н уйнале!
– Эһе!..
Бармаклар, шуны гына көткəндəй, баян төймəлəре
буйлап йөгерде. Гүзəл Айнурның күзлəренə текəлде.
Күтəрə алмады бу матур, көйдергеч карашны ир,
күзлəрен читкə алды. Кушымтаны уйнап беткəч, кызы-
кай баянга кушылды.
Туй күлмəге ак ефəктəн,
Кызлар – гүя аккошлар...
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын əле алкышлар!
Кайдан чыга бу сихри моң-аһəң?! Төрле шəлəй-
вəлəй җырчыларны күп күрде Айнур. Тик бəлəкəй генə
авылда шəфкать туташы булып эшлəгəн кызның
җырны шулкадəр аңлап, җиренə җиткереп, өздереп
башкаруы баянчыны хəйран калдырды. Менə тавыш,
моң, ичмасам!
Шушы онытылмас мизгелдəн табын таралганчы
Гүзəл белəн Айнур күз-карашлары белəн “аңлашты”.
Байтак җырларны бергə башкардылар. Табын тара-
лыр алдыннан Гүзəл халык җырын сузды:
Каз канатларын санадым,
Тезелеп кагынганда.
Тулган айга мин карармын
Өзелеп сагынганда, –
дип, Айнурның күзлəренə тутырып карады. Ə нигə
“айга мин карармын” диде?.. Җырда бит “тулган айлар-
га карадым” дип җырлана?
Бу сүзлəргə баянчыдан башка игътибар итүче бул-
мады. Ни-нəрсə бу? Əллə Гүзəл миңа гашыйкмы?
Юктыр ла, кызыкай кызыл шəраб йотып утырды,
шуның шаукымыдыр?..
(Дәвамы бар.)