(Дәвамы.)
Уйлар, уйлар... Алар ирекле, алар азат!.. Аларга
Җиһан-галəмнең акыл иялəре, хəтта көдрəтле Аллаһы
Тəгалə дə чик куймаган. Упкын төбенə тəгəрəгəндə,
тик якты уйлар гына килəчəккə өмет, ышаныч тудыра
ала! Көндəлектə бу хакта уйламыйсың, хəтта искə дə
алмыйсың. Ə бит Аллаһ Адəм өчен берни кызганма-
ган: яшəр өчен – Аң, яратырга – Хис, аңла шырга Тел
биргəн!.. Ə без, кешелəр, шушы юмартлык,
мəрхəмəтлелекнең кадерен белəбезме? Юк, юк, юк!..
Ə менə Шайтан – яман кара көч – һəрчак яныңда,
сагалап кына йөри. Аракы тарафыннан җимерелгəн
аңыбызга җиңел үтеп керə һəм җан-тəнебез белəн үзе
телəгəнчə, ничек кирəк, шулай идарə, хакимлек итə
башлый.
Айнур аңлы рəвештə уй-хислəрен үзенə буйсынды-
рырга тырышты. Аң тəн белəн хакимлек итə. Ə аның
белəн үзем идарə итəм, ул миңа буйсына! Ə кем ул...
тəн һəм аң белəн идарə итүче “мин” Җан-рухмы? Мин
– җан! Җан ул – мин!.. Ул, канəгать елмаеп, тирəн итеп
тын алды. Əллə шушымы уяну, айну? Начар
уй-хислəрдəн арыну? Адашып, заяга үткəн гомереңнəн
ваз кичү, яңача яшəргə омтылу?.. Тукта əле,
тормышның мəгънəсе нидə соң?
Түш кесəсеннəн тузып беткəн куен дəфтəрен чыгар-
ды. Айдар абыйсы аны Əфганстаннан алып кайткан
иде. Авыр җəрəхəттəн соң кулында җан биргəн дусты
Венерныкы булган ул. Мəрхүм егет, мəктəптə үк иран-
таҗик əдəбиятының бөек вəкиле Гомəр Хəйямнең
иҗатына гашыйк булып, байтак риваятьлəрен күчереп
язган! Гаҗəп, абыйсы Айдар берничə куплетны яттан
белə иде. Шуңамы, ул сүзлəрне Айнур да хəтерендə
калдырды.
Кем элəккəн бу дөньяның тозагына,
Чыкканы юк һич башына, азагына.
Беркем əле əйткəне юк мəгънəсен
Китүеңнең, кайдан килеп, кайда гына...
Бөек шагыйрь, тормыш, яшəешнең мəгънəсен
эзлəгəн – мөгаен, ул да кайчандыр адашкан һəм
айныгандыр? Ə мəрхүм Венер?.. Ул ни уйлап куен
дəфтəренə бу риваятьлəрне күчереп язды икəн? Ə
абыем? Димəк, аларның һəрберсе көндəлек тормыш-
та үзлəрен борчыган сорауларга җавап эзлəгəн.
Билгеле, мин дə... Яшь чак – исəр чак! Тфү... Улымны
да, Нуриямне дə бинахакка рəнҗеттем! Тиргə, өзгəлə
үзеңне, азгын адəм баласы, күңелеңə җиңел булыр...
Əзмəвердəй ир-егет печəн чүмəлəсендə җантəслим
кылырга тиешме? Юк, юк!..
Шулчак тəмам үзəгенə үткəн буранга кушылып, кем-
дер: “Дөрес фикерлисең! Гаилəңə ашык, качып-посып
ятма, чык куыштан!” – дип, колак төбендə шыңшыган-
дай тоелды. Котыртма, кит янымнан... Белəсең килсə,
минем əле... озын-озак гомер кичерəсем бар, Аллаһы
боерса!.. Айнур ирексездəн көлеп куйды. Армиядəн
кайтканда, тимер юл вокзалында багучы чегəн хаты-
ны, учындагы сызыкларга карап, аңа озын гомер
вəгъдə иткəн иде.
Ир, куыштан чыгып, чүмəлəгə бастырылган озын
колганы сөйрəп төшерде дə, шарфын бəйлəп, кире
өскə күтəреп куйды. Эзлəп чыксалар, бəлки, күрерлəр.
Беравык тыныч кына басып торды. Таң атадыр
инде?.. Азактан, үзе дə сизмəстəн, ачынып, ярсып,
кычкырды да кычкырды.
Юкка үҗəтлəнү, өметлəнү иде бу. Таң атудан ни
файда?.. Əлегə мизгелдə Җир шарының дала белəн
тау-таш, күллəр урнашкан чигендə акман-токман көч-
гайрəтен чəчə, хакимлек итə... Авызлыгыннан ычкын-
ган буран котырып исүен белə.
Айнур куышына кереп ятты.
Ə нидəн башланды соң? Авылның “беренче” егете
ни галəмəттəн мондый хəтəр-аяныч хəлдə калды соң
əле?..
Арыган, талчыккан җир бəндəсе, уй-фикерлəреннəн
арып, йокы дөньясына күчте.
2
Үткəн ел элекке колхоз идарəсе рəисе, хəзерге
мулла Хисмəтнең тəкъдиме, акчалата ярдəме белəн
авыл уртасындагы иске кибет бинасына манара
күтəреп, очына ялтыравык ярымай куйдырды.
Өлкəннəр моңа шатланды, кайберəүлəр елады хəтта.
Берəүлəре – хəер биреп, бəгъзелəре ата-бабаларын-
нан ишеткəн аять-догаларын укып, кылган
гөнаһларыннан котылырга тырышты. Ə яшь-
җилкенчəк, билгеле, бу яңалык-үзгəрешкə битараф
калды.
Мəчетне сабан туе алдыннан, тантаналы рəвештə
ачтылар. Авыл хакимияте башлыгы: “Тирə-яктан,
район үзəгеннəн, хəтта башкаладан кунак килəчəк,
бик җаваплы эш”, – дип кисəтеп, мəчеткə тавыш
көчəйтү аппараты, микрофоннар алып килергə кушкан
иде.
Җыелышны район хакимияте башлыгы Радик
Сабирҗан улы башлап җибəрде. Берничə кеше
сөйлəгəннəн соң, сүзне өлкəн яшьтəге башкала куна-
гына бирде.
– Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим! Əссəлəəмүгалəйкүм
үə рахмəтуллааһи үə бəрəкəтүһ! – дип
башлады ул. Аннан барысына да аңлашылган телдə
дəвам итте: – Аллаһы Тəгалə Адəм белəн Һəваны
барлыкка китергəч, фəрештəлəренə Адəмнең
өстенлеген танып, сəҗдə кылырга боерган. Барчасы
моны эшлəгəннəр, тик Шайтан гына карышкан. Аллаһ
аңардан: “Мин кушканны үтəмəскə ни сəбəп бул-
ды?” – дип сораган.
– Мин Адəмнəн өстенрəк, чөнки мине уттан
яралттың. Аны исə балчыктан гына, – дип җавап
биргəн тегесе.
Буйсынудан баш тарткан Шайтанга Аллаһ:
– Алайса, чыгып кит! Син Җəннəт бакчасында
калырга тиеш түгелсең. Кит, син – каргалганнар
сафында, – дигəн.
– Сиңа омтылучыларны юлдан яздыру өчен зур
тырышлык куячакмын. Ант итеп əйтəмен ки, аларны
аздыру өчен бер алларына, бер артларына
төшəчəкмен, уңнан да, сулдан да котыртып торачак-
мын, – дигəн Шайтан, һаман карышып. – Ахыр чиктə,
Син аларның күбесендə шөкер итү күрмəссең.
Аллаһ:
– Бар, каргалып һəм мескенлеккə төшеп кит моннан!
Кем сиңа иярсə, алар белəн Җəһəннəмне тутырыр-
мын! – дип вəгъдəлəгəн.
Аллаһы Тəгалə Адəм белəн Һəваны Җəннəт бакча-
сына урнаштырган һəм урталыкта үскəн агачка кагыл-
маска боерган, аның җимешлəрен татып караудан
тыйган.
Ə Шайтан аларны үгетлəргə, күңеллəренə коткы
салырга керешкəн, яман максатын тормышка ашыру
өчен еланны да җəлеп иткəн. Тегесе:
– Раббыгыз бу агачтан файдалануны сез фəрештə
яки үлемсез зат булмасын өчен тыйды, – дип
хəйлəлəгəн.
Һəва, еланның ялган сүзлəренə ышанып, агачның
җимешен татып караган һəм Адəмгə дə ашаткан.
Аллаһы Тəгалə Адəмгə:
– Бу агачның җимешен ашаудан тыйган идем. Ни
өчен фəрманыма каршылык кылдың? – дигəн.
Адəм:
– Аллаһым, ул җимешне... Һəва ашатты, – дип җавап
биргəн.
– Ə миңа, – дигəн Һəва, акланып, – елан ашатты.
Билгеле ки, елан бу хыянəттə Шайтанны гаеплəгəн.
Аллаһы Тəгалə:
– Əй, Һəва, син ул агачтан кан агыздың, шуның өчен
һəр айда каның аксын. Ə синең елан, аякларыңны
кистем. Моннан соң гəүдəң белəн җирдə шуышып йөр.
Адəм балаларыннан һəркем сине күрсə, үтерергə
максатлансын. Əй, Шайтан, сине адəм балаларына
дошман иттем һəм син мəңгелек лəгънəттə булыр-
сың, – дип, үз сүзен əйткəн.
Шулай итеп, Раббыбыз, боерыгын үтəмəгəн өчен
Адəм белəн Һəваны Җирдə яшəргə, балалар
үстерергə, тир түгеп азык табарга һəм үлгəннəн соң
җиргə күмелергə хөкем итə. Алар Җəннəттəн куылып
Җиргə төшерелə.
Коръəндə Адəм белəн Һəваның яралтылу тарихы
шундый сүзлəр белəн тəмамлана: “Шулай Адəм Аллаһ
сүзен тыңламады һəм туры юлдан язды”, – диелə.
Җəмəгать! Күрүебезчə, Раббыбыз күрсəткəн дөрес
юлдан читкə тайпылган адəми затның Җирдəге тор-
мышы, кабат шул ук Шайтанның коткысына бирелеп,
үзара ызгышуга, бер-береңне күралмаучылыкка,
дошманлыкка, вəхшилеккə корылган. Бүген ачылган
күркəм мəчет – Аллаһ йорты, безне Шайтан коткысы-
на бирелмəскə, гомерең буе Ходай Тəгалəгə тугры
булып, дин тотып, дөрес яшəргə өндəп торачак!..
Иншалла!
***
Сабантуйдан соң авыл бушап калды. Бар халык
дəррəү печəн əзерлəргə тотынды. Айнур да кирəк-
яракларын: чалгы, тырма, сəнəк, янагычларын алдан
барлап куйды. Печəн чабарга ул бəлəкəйдəн əвəс.
Гомумəн, тау-ташлар, күллəр илендə кулына чалгы,
тырма, сəнəк тотмаган ир-егетлəр юк ул! Айнур да
шулар рəтендə. Менə бүген дə көн буе туктаусыз
печəн чапты, сабанга җигелгəн аттай арыса да, кояш
тау артына кереп югалганчы уйсулыктагы печəнне
барыбер чабып бетерде. Лычма су булган күлмəген
ике куллап сыгып, кыр чиясе куагына элде. Сөлге
алып битен, тəнен сөртте. Үзе, күк йөзен байкап, ява
күрмəсен, дип, туктаусыз көялəнде. Югыйсə, чапкан
печəне харап булачак...
Камышлы күл буенда икенче көн инде Галиулла
бабайның нəсел-ыруы ял итə: зур чуенда аш
пешерəлəр, җиз самавырларда кайнатып чəй эчəлəр,
көлешəлəр, туктаусыз җырлап биилəр. Валлаһи,
йөздəн артык кеше бардыр. Җиңел машиналар гына
утызга якын. Алар ел саен җыела. Башкалар кебек
үлəн-чəчəк чабып җəфаланмыйлар – шəһəрдə яшəгəн
төпчек кызы Айбикəнең өлкəн улы Ишбулат акчалы
кеше – ел саен картəтисенə əзер печəн кайтарып
өйдерə.
Алдагы җəйдə бабайның туксан бише тула. Район
күлəмендə нəселенең шəҗəрə бəйрəмен үткəрергə
җыеналар. Əлеге дə баягы Ишбулат оныгы
башкаланың үзəк архивында унынчы буынына кадəр
шəҗəрə агачы эшлəтə икəн, дип сөйлəделəр.
Айнур авыр сулап, уфтанып куйды: “Ə кайда минем
туганнарым?..” Бердəнбер агасы Айдар үз телəге
белəн бакыйлыкка китте. Əнисе Биксылу каты авыру-
дан соң мəрхүм булды. “Мин бəхетле ана – киленем
Нуриямне, оныгым Саматымны күрдем”, – дип,
ыңгырашып, күзлəрен мəңгелеккə йомды. Нишлəп бу
фани дөньядан икесе дə иртə китте соң?
...Ул төенчектəге соңгы йомырканы əрчеп ашады,
термостагы чəйне чөмереп эчте дə, əйберлəрен җыеп,
кабинага кереп утырды. Машина бераз тырхылдады-
пырхылдады да, торган җирендə кара төтен калды-
рып, урыныннан кузгалып китте.
Камышлы күл ягыннан авылга кайтканда юл зират
яныннан үтə. Соңгы вакытта Айнурның анда тукта-
мыйча үткəне юк – туганнарының каберлəренə күз
сала, уйлана...
Авылда электəн шундый тəртип килə – туганнарны
бер тирəгə җирлилəр. Əнə, əнисе Биксылуныкы,
картəнисе Фатиха, əнə, Гөлбикə əби – Акъəбинең
кабере... Тегесе – Айдарныкы...
Үткəн ел район клубларында Шəҗəрə бəйрəмнəре
үтте. Шуннан соң Айнур да, ата-бабалары, нəсел-
токымы хакында белешергə ниятлəп, калын дəфтəр
белəн ручка əзерлəде. Əти-əнисенең, абыйсы
Айдарның биографиясен теркəп куйды, картəнисе
Фатиханың язмышын белеште. Дөрес, балачактан
бишенче буыны – Гөлбикə-Акъəбисенең каберен,
Бөркет-Төйсəкəй белəн Аййолдыз хакындагы риваять-
не белə иде. Ə менə башка туганнары, ата-бабалары
хакында лəм-мим.
– Гөлбикə-Акъəбиеңнең язмышы кызганыч та,
фаҗигале дə булды, – дип сөйлəгəн иде Галиулла
бабай. – Хəтерлим, 1965 елда... йөз дə өч яшендə
вафат булды. Гасырдан артык гомер! Байтак бит бу,
сөбханалла! Гомеренең соңгы мизгеленə кадəр,
Нурлан белəн заяга үткəн яшьлеген, казахлар янында
калган ике сабые – улы Төйсəкəй белəн кызы
Йолдызны сагынып, аларның язмышларын белмичə,
нəсел-токымнарын күрмичə сагыш тулы əрнү белəн
гомер кичерде, соңгы сулышына кадəр күктə очкан
кошка карап: “Əнə, сагынып, улым Бөркет-Төйсəкəем
килгəн”, ə кичлəрен Ай янындагы якты йолдыздан
күзлəрен алалмыйча: “Əнə, кызым Аййолдызым...
мине күзəтə”, – дип саташып йөрде.
Ə кем ул Нурлан?.. Нишлəп, ни сəбəптəн Гөлбикə-
Акъəби чит халык – казахлар арасына барып юлык-
кан? Ə ике бала-нарасый?.. Кайда, кемнəр алар?
Бөркет-Төйсəкəй тау-таш, күллəр илендə Айнур исем-
ле туганы яшəгəнен белəме икəн? Белəдер, югыйсə,
туктаусыз шушы төбəктə əйлəнеп очмас иде... Ə
Аййолдыз?
Айнур җəйлəүдə маллар көткəндə əтисеннəн
Гөлбикə-Акъəби хакында кат-кат сораша иде. Азактан
белгəннəрен түкми-чəчми улы Саматка сөйлəде.
Хəзер малай күлгə су керергə яки балык тотарга
барса, фирүзəдəй саф зəңгəрлектə очкан Бөркет-
Төйсəкəйне, ə кичлəрен, түземсезлəнеп, Ай янындагы
Аййолдызны күзли.
– Кайда сез, туганнарым?..
Айнур авырлык белəн бугазындагы төерне йотып
җибəрде. “Печəнне чабып бетердем, берүземə авырга
төште”, – дип пышылдады, абыйсының каберенə
текəлеп. Һəм, корт чаккандай, кинəт урыныннан кузга-
лып, машинасы ягына атлады. Əрнү катыш сагыш
күңелен өтте, күкрəгендə хасил булган төер кабат
бугазына килеп тыгылды, күзлəреннəн яшь бөртеклəре
бəреп чыкты.
(Дәвамы бар.)