Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 гыйнвар , 20:30

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (1)

Айнур һаман алга атлый. Күрше авылга – тормыш иптəше Нурия, улы Самат артыннан бара ул. Соңгы вакытта хаталар күп булды – айный алмады диярлек, хəтта, хатынына кул күтəрергə дə базнат итте. Ялгыш, əлбəттə... Айнык булса, песине дə рəнҗетмəгəн бəндə бит ул.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (1)
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (1)

1
Иксез-чиксез дала, уба-калкулыкларда кылган
тибрəлə. Көнчыгыштан, Казахстан ягыннан искəн
көчле җил, аларны төбе-тамыры белəн йолкырга
телəгəндəй, тарткалый-тарткалый, Урал ягына ашыга
һəм юлында очраган тау-кыяларга бəрелеп,
хəлсезлəнеп тынып кала.
Җир шарының шушы төбəгендə иксез-чиксез дала
белəн таулар, таш-кыялар очраша! Исəпсез-хисапсыз
еллар элек монда каты бəрелеш булган...
“Борын-борын заманнарда таулар, бер-берсе белəн
сыеша алмый, дала ягына күчə башлаган”, – дип
сөйли иде авыл аксакалы Галиулла бабай. – Ə тегесе,
аларны үз билəмəсенə кертмəс өчен барлык көчен
салып, хəтəр карышкан. Əле булса җəен тынны куы-
рырдай эссе җиллəре, кыш көчле бураннары белəн
тауларга туктаусыз һөҗүм итə”...
Бу сүзлəрнең асылына төшенəсең килсə, авыл ягын-
дагы тауларның берсе – Кораганның иң биек сыртына
менəргə кирəк. Аннан тирə-як уч төбедəй күренə.
Əйтерсең син кайчандыр булган зур алышның шаһиты:
аерым-аерым таулар дошман гаскəрлəре арасына
барып кергəн яугирлəрне хəтерлəтə. Алышның иң
кызган мəлендə көчлəре җитенкерəмəгəн, һəм алар
дала куенында мəңгелеккə əсирлектə торып калган-
нар кебек.
Кораган тавының көнчыгыш итəгендə, боргаланып
аккан елганың уң ягында, авыл җəйрəп ята. Дөрес

булса, аның ике йөз елдан артык тарихы бар. Астарак,
тауның көньяк калкулыгында каберстан – иске зират.
Аны күптəн биек-биек агачлар, шилек куаклары
баскан. Монда кем, кайчан күмелгəн – беркем белми
һəм белерлек тə түгел. Каберлəр күптəн җир белəн
тигезлəнгəн, тик өслəрендə яткан ташлар гына, үзəк
өзгеч салкыннарда өшеп, ачынып искəн җил-
давылларда кибенеп, болытларның күз яшенə чыла-
нып, мəңгелек кояшның нурларында кызып ятсалар
да, əлегə кадəр үзлəрен саклап килгəннəр. Ташларның
да җаны бар: аларның да гомере башлана һəм бетə!
Ə яңа зират авылның көнбатыш ягында. Үткəн гасыр
башында, ил патшасын тəхеттəн куып, байлар, мулла-
мөəзиннəрне тукмап, мал-мөлкəтсез, ач-ялангач кал-
дырып, нəселлəрен – яңа туган сабыйдан үлем
түшəгендə яткан əби-бабайларга кадəр – Себергə
куганнар. Азактан, бу якта бердəнбер мəчетне
җимереп, яңача яшибез дип, мəетлəрне дə, яңа урын-
га җирли башлаганнар.
“Без өр-яңа җəмгыять, Җир шарында тиңе булмаган
дəүлəт, бөек ил төзибез! Борын-борыннан ата-
бабаларыбызның, халкыбызның аңын томалаган дин,
Аллаһы Тəгалəгə ышану, иске гореф-гадəтлəр безгə
юлдаш түгел!” – шулай ярсып-ярсынып нотык
сөйлəгəн, ди, волость үзəгеннəн килгəн вəкил, мəчетне
җимергəндə.
Бу тетрəндергеч хəл-вакыйганы, очында ярымай
торган манараның шыгырдап-ыңгырашып җиргə ауга-
нын бала чагында үз күзлəре белəн күргəн Галиулла
бабай. Шулай дип мəктəптə, укучылар белəн очраш-
канда сөйлəгəн иде.
Ə кем булган ул Аллаһы Тəгалəгə каршы котыртучы
адəм баласы? Ни-нəрсəгə өндəгəн бу явыз бəндə
гади, ихлас күңелле авыл кешелəрен?
***
Тау-таш, күллəр илендə бишенче көн буран котыра.
Көчле җил кайдадыр ашыгып-кабаланып атлаган
адəм баласына, дөрес бармыйсың, борыл, дигəндəй,
шашына, ниятеннəн ваз кичертергə телəп, битенə,
муен-җилкəсенə мəҗбүрилəп кар бөртеклəре тутыра.
Əмма тегесе карыша-тырыша алга атлый: аяклары
көрткə бата, салкын һава бит очларын чеметə,
бүрегенə сыймый калган маңгай чəчлəреннəн, каш-
керфеклəреннəн, танау очыннан туктаусыз су тама.
Табигатьнең яман, мəхшəр көче – Акман-Токман бура-
ны – ничек кенə шашынып котырмасын, Айнур һаман
алга атлый. Күрше авылга – тормыш иптəше Нурия,
улы Самат артыннан бара ул. Соңгы вакытта хаталар
күп булды – айный алмады диярлек, хəтта, хатынына
кул күтəрергə дə базнат итте. Ялгыш, əлбəттə... Айнык
булса, песине дə рəнҗетмəгəн бəндə бит ул. Район
үзəгеннəн кайтса – хуш, Хəйрүш! Өй буп-буш! Нуриясе
инде икенче тапкыр, кирəк-яракларын җыеп, улы
Саматны ияртеп кабат əнисенə кайтып киткəн.
Барысына да үзе, тик үзе генə гаепле: соңгы вакытта
ансат, хəсрəтсез яшəде – көне-төне эчте, холыксыз-
ланды, хəтта “тилерде” дисəң дə дөрестер?.. Хəмер-
аракының иге-чиге, төбе бармы? Азынып-тузынып,
икейөзлелəнеп күпме яшəп була? Ə Гүзəл-Гүзəлкəй
белəн булган хəл-вакыйга? Барлык бəланең дə
башында шул очрашу төп сəбəп булып тормыймы
икəн?
Ə кайда соң кымыз фермасы – җəйлəү? Анда бура-
лап салынган йорт, калай белəн тышланган вагон бар.
Шуннан Нуриянең авылына кадəр электр баганалары
тезелеп китə. Тик, кайда соң алар?.. Айнур дертлəп
куйды, йөрəге сыкрады. Рас бугай – дөрес китмəгəнмен!
Ник чыктым бу каһəрле юлга?
Быел бу араны күп таптады Айнур. Чəчү, урып җыю
чорында колхозчыларга кымыз ташыды. Их, буран-
гарасат котырмаса, күптəн җəйлəүдə булыр иде,
валлаһи!
Айнур, туктап, як-ягына карады. Кай тарафка китеп
барам соң? Мөгаен, җил үз уңаена, сул якка, дала
ягына каергандыр? Юк, юк, аңа читкə тайпылырга яра-
мый, ул – тау-ташлар, күллəр илендə туган ир-егет!
Күңелен шик-шөбһə басты. Адашу!.. Буранда, тойгы-
хислəрдə, тормышта адашу?! Юк-юк, һичшиксез, кире
борылырга...
Шулчак, буран ыжгыруына кушылып илəмсез көлү
яңгырагандай булды. Соңгы вакытта тəмам теңкəгə
тигəн тавыш! Айнур, сагаеп, җиргə чүгəлəде. Əһə,
шатланасыңмы?.. Алдан кычкырган кəккүкнең башы
авырта, хəтереңнəн чыгарма! Барыбер морадыма
ирешəм – табам, табачакмын җəйлəүне, биллəһи...
Ир-егет, могҗизага өметлəнеп, кесə фонарен кабыз-
ды. Зинһар, ярдəм ит, алтындай нурларыңа
мохтаҗмын...
Аяк астына яктылык сирпелде. Айнур кире борыл-
ды, вəлəкин ерак китə алмады: əүвəлге эзлəрен кар
тигезлəп өлгергəн иде. Ыңгырашып, җиргə чүкте. Ни
хаҗəттəн чыктым юлга? Буран басылганын җылы
өйдə көтəргə була иде бит. Җитмəсə, Хисмəт мулланың
да кисəтүенə колак салмадым... Җил авыл башыннан
исə иде, сулгарак каерырга кирəк. Җəйге ферма якын-
да гына булырга тиеш...
Суык җил туктаусыз өрə торды. Кул, бигрəк тə бар-
маклар күптəн өшеде. Чүгəлəп, кар белəн кулларын
уды. Бармакларыңны сакла, хөрəсəн!.. Югыйсə баян-
да, курайда ничек уйнарсың?.. Өшеп йодрыкка
бөгəрлəнгəн бармакларга сиздереп кан төште, күзлəр
ачылып киткəндəй тоелды. Əллə таң атамы?.. Арыган
күзлəре белəн могҗизага өметлəнеп, як-якны айкады.
Тукта, янəшəдə нинди шəүлə ул?.. Бүре булмасын,
Аллаһ сакласын!..
Үткəн ел, Камышлы күл янындагы фермага һөҗүм
итеп, сарыкларны кырып чыкканнар иде ул ерткыч-
лар. Азактан аучылар, өерлəре белəн атып
бетергəннəр икəн, дип сөйлəделəр, сөйлəвен. Юк,
селкенми, бер урында тора... Нəрсə соң бу?.. Айнур
алга атлады. Печəн чүмəлəсе бит!..

– Ур-р-ра!.. Ур-р-ра!!!
Айнурның күптəн болай рəхəтлəнеп, шашынып кыч-
кырганы юк иде. Ир чүмəлəнең ышык ягына ашыкты.
Шулчак əйтерсең җил-буран басылды. Күңеленə-
тəненə, кайдандыр гайрəтле җылы ургылды. Котылды,
котылды лабаса!
Печəнне йолкып куыш эшлəде дə бөкрəя-янтая
эчкə кереп утырды. Бу мизгел соңгы вакытларда
кичергəн бəхет-шатлыкның иң татлысы иде. Оҗмах
бит – ышык, җылы, тыныч, рəхəт! Кемнең чүмəлəсе
икəн? Йə, Аллаһ бəндəсе, мең-мең рəхмəт сиңа!
Тышта дəһшəтле җил ыжгырып-сызгырып, кар
бөртеклəрен пырхылдатып як-якка туздыруын белде.
Айнур, азмы-күпме хəл алгач, чүмəлəне кабат чокып
эчкəрəк үтте: өшегəн аякларын тез астына җыерып,
кулларын тунының тирəн кесəсенə тыкты. Котылды,
исəн-сау калды, болай булгач!.. Ə бит чүт элек, Айнур
яшəү белəн үлем арасында иде. Хəзер барысы да
көлке тоела. Чынлап та, ике авыл арасында юл тапма-
ды, адашты бит! Адəм хурлыгы! Авылдашлар эчлəре
катканчы көлəр инде, валлаһикаем, гарьлек!
Озакламый буран басылыр, Аллаһ боерса, юлны
табармын!.. Бəгырькəемнəн, валлаһикаем, соңгы тап-
кыр, гафу үтенермен. Акыллы, галəмəт сабыр ул
Нуриям, кичерер! Эчеп-исереп күп тилердем, тормы-
шыбызны яңадан башлыйк: кат-кат тəүбə иттем,
күңелем сабый баланыкыдай чистарды, диярмен,
үзен тиз арада дəваханəгə җибəрермен. Табиблар
бала табарга ышаныч бар, дип өметлəндерə. Бəлки,
бу юлы, үзе телəгəнчə, кыз бала...
Кинəт гəүдəсе калтырады, белəклəрендə бəбкə йон-
нары кабарды. Сабый, нарасый!.. Гаилəгə икенче бала
күптəн кирəк иде лəбаса! Нишлəп бу хакта ныклап
уйламадым, гамьсезлек күрсəттем соң? Аракы
зəхмəте аңымны бутап, башымны əйлəндердеме?
Əллə соңлаган мəхəббəт хислəре тилерттеме?..
Чынлап яраттыммы соң ул Гүзəл-Гүзəлкəйне?
Кабат күңеле төште, бугазына төер тыгылды. Юк,
юк, хаталарны төзəтергə соң түгел, түгел! Тик
Нуриякəем генə, риза булып, кабат ярлыкасын –
белер идем ничек яшəргə!
Бөтен ихтыяр көчен җыеп елмаерга тырышты.
Аллаһы боерса, кеше көнлəшерлек итеп яшəрбез,
Хисмəт абзыйның, тфү... мулланың киңəшлəренə
колак салырмын, мəчеткə йөрермен. Буран гына
басылсын!
Акман-токман, киресенчə, юлдан язган адəм бала-
сын кат-кат тəүбəгə китерергə телəгəндəй, дулавын
белде.
...Аллаһы Тəгалə саташып адашкан адəм балала-
рын айнытып акылга утыртыр өчен Җиргə ак Томан
белəн яман Буранны җибəрə икəн! Беренчесе алай ук
куркыныч булмаса да, икенчесе кешелəр өчен элек-
электəн мəшəкать, җəфа тудырган – атна буе тукта-
мыйча котырган. Ул чорда кунакка йөрмəгəннəр, юлга
чыкмаганнар. Халык сабыр гына буранның тынганын
көткəн.
Ə акман-токманнарның үз тарихы. ...Борын, Баймак
йортына кайдандыр Акман белəн Токман исемле
агай-энеле ике кеше күчеп барып утырган. Алар
Талкас күле буена утар салып, шунда дөнья көтə баш-
лаган.
Берчак, бишенче февраль көнне, Акман белəн
Токман Исəнгол авылыннан кайтырга чыккан. Ярты
юлга җиткəч, күз ачкысыз буран башланган. Тегелəр
юлда адашып, армансыз булып, чүмəлə төбенə хəл
алырга утырган. Уникенче февральдə буран туктаган.
Шул көнне бер карт, иленə кайтып барышлый, чүмəлə
төбенə килеп юлыккан. Караса, ике адəм кочаклашып
утырган көе өшеп үлгəн, ди. Карт тиз генə Исəнгол
авылына барып, хəлне сөйлəгəн: шулай-шулай, фəлəн
җирдə ике кеше вафат булган.
Шуннан ил халкы, бу яз көне була торган җил-карлы
гарасатны “акман-токман бураны” дип атаган.
Айнурның күңелен шом-шөһбə билəде: тиктомал-
дан печəн чүмəлəсе астында хəрəкəтсез яткан гəүдəсе
күз алдына килде. Тəүбə, шулкадəр дə булыр икəн!
Əйтерсең дə җаны тəненнəн аерылып, югарыга,
Бөркет-Төйсəкəй туганы янына менгəн һəм биектə-
биектə, болытлар арасында очып, җирдəге хəрəкəтсез
гəүдəсен күзəтə, имеш.
Юк-юк, иртə əле! Саматымны үстерəсем бар!..
Нуриям, улыкаем, сезне алып кайтырга бара идем,
җанкисəклəрем!
Айнур, ирексездəн, елмаеп куйды. Кара əле, авы-
зымнан нинди ягымлы сүзлəр чыга, гомергə булмаган-
ны! Ə бит, ныклап уйласаң, Нурия белəн Самат
чынлап та, җанкисəклəре лəса!.. Тукта!..
Йөзендəге елмаю чаткылары сүрелə төште. Чынлап
та, буран тиз арада басылмаса? Эзлəп чыкмасалар?..
Ирнең йөзендə борчылу җыерчыклары күбəйде,
зиһене чуалды. Кемгə кирəк син, җан көеге, сəрхүш,
азгын, хөрəсəн ир?.. Тиргə, тиргə үзеңне... Ярый əле,
юлга җыенганны Хисмəт мулла белə. Бəлки, ул, хəлне
аңлап, берəр əмəл-чарасын күрер? Элек-электəн,
буранда югалган кешелəрне эзлəгəннəр. Югыйсə,
абау... язга кадəр шушында җансыз гəүдəң ятса...
Тəүбə, тəүбə!..

(Дәвамы бар.)

АВТОР ТУРЫНДА

Драматург, балалар язучысы, прозаик Мөдəрис Гайнелгыйлем улы
Мөсифуллин 1957 елның 25 мартында Дүртөйле районының Түбəн Əлкəш
авылында туган. 1974 елда Исмаел урта мəктəбен тəмамлый. Армия
сафларында хезмəт итеп кайта, 1977-82 елларда Уфа дəүлəт сəнгать
институтының театр факультеты студенты, режиссура бүлегендə укый.
Дипломлы яшь белгеч Дүртөйле район мəдəният сараенда режиссер булып
эшли башлый. 1984-2005 елларда Дүртөйле шəһəр һəм район хакимиятенең
мəдəният идарəсе җитəкчесе вазыйфасын башкара. Дүртөйле
район Мəдəният йорты,  Башкортстан Республикасы милли
музееның Дүртөйле Тарих һəм тирə-якны өйрəнү филиалы директоры булып эшли.
Тырыш хезмəте күпсанлы Мактау кəгазьлəре һəм күкрəк билгелəре белəн
бəялəнгəн.
М. Мөсифуллин беренче очерк, нəсер һəм хикəялəрен хəрби хезмəттə
чагында ук яза. 1987 елда үзен тəүге драма əсəре язуда сынап карый.
Пьесалары дүрт профессиональ, иллелəп халык, үзешчəн драма коллектив-
ларында башкорт, татар, урыс, мари теллəрендə куела. “Тискəре ир, начар
хатыннар” комедиясе 1996 елда Мəҗит Гафури исемендəге Башкорт дəүлəт
академия драма театрында сəхнəлəштерелə. “Урман рыцаре – 95”, “Алтын
Урал”, “Аманат” журналының М. Акмулла исемендəге, Дүртөйле районының
Наҗар Нəҗми исемендəге премиялəре лауреаты. Республика сценаристлар
конкурсында Гран-при, Р. Солтангəрəев исемендəге хикəячелəр конкурсы
дип ломанты, сигез китап авторы.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (1)
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Тәүбәгә килү (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: