Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 гыйнвар , 11:20

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (2)

Күзенә төшкән ай нуры яктысына уянып китте Разим. Сабыен юындырып салгач, янына ятып кына торган иде, йоклап киткән, күрәсең. Хатыны баланы урынына салып, Разимның өстенә юрганын ябып куйган. Сөйгәненә карата бигрәк игътибарлы шул Айгөл: артык сораулар бирмәс, юкка зарланып йөдәтмәс, ашарга да бик тәмле пешерә, нәкъ үзенең әнисе кебек...

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (2)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (2)

(Ахыры.)

Әнисе “мультфильм” дип атаса
да, “Дюймовочка” кебек кечкенә
гәүдәле хатынын бик ярата Разим.
Ирләргә ошамаслык бер кимчеле-
ген дә күрми аның. Хәзерге вакытта
бик модалы саналган калын иренле
олы авыз, күз салган саен җаныңны
җилкетеп торган зур түшләр... Төз
ботлары, нечкәрәк булсалар да,
күпләрне әйләнеп карарга мәҗбүр
итә кебек тоела иде аңа. Сөйгәненең
нәкъ менә кыска буе әзмәвердәй
егетне бер күрүдә гашыйк итте дә
инде. Шул кечкенә буй-сында “сине
сөям” дип типкән йөрәк булуы, аны
бары син – мәһабәт гәүдәле ир
заты – бәхетле итә алуыңны тою
Разимның һушын ала, горурлык
өсти, ирлек дәрәҗәсен күтәрә иде.
Айгөлнең үзен беркемгә дә бурыч-
лы тоймыйча, әйтәсе килгән сүзен
әйтеп, үзе теләгәнчә яшәвенә
дә сокланды ул. Әни әтине гафу
итмәү аркасында бәхетсез үстем,
дигән фикердә яшәгән Разимның
күңелендә танышкан көннән үк ха-
тынына карата хөрмәт хисе яшәде.
Кызның әниле көе әнисез калып,
әбисе тәрбиясендә үсүе бигрәк тә
гаҗәпләндерде аны. Айгөлне сай-
лап, әнисен үпкәләткәнен аңласа
да, моңа әллә ни игътибар бирмәскә
тырышты.
Әнисе йортыннан чыгып киткәндә,
укып бетереп диплом алган иде
инде ул. Башкалага барып эшкә ур-
нашты. Айгөлне дә үзе янына алды.
Мәчеткә барып никах укыттылар.
Айгөле читтән торып югары уку
йортына укырга керде. Вакытлыча
фатирга кереп яши башладылар.
Әнисе үзе килер, Айгөле белән
дуслашырлар дип уйлады.
Ә гомер бик тиз уза икән ул, ай
артыннан еллар үткән, ышанмас-
лык хәл – дүрт ел узып та киткән.
Елга бер абыйлары янына Яңа ел
каршыларга кайттылар. Җиңгәсе
белән Айгөле бик тиз уртак тел
табып, сердәшкә әйләнделәр.
Кайткан саен Разим түземсезлек
белән әнисен көтте, килер, бар-
ча үпкәләр артта калыр дип уйла-
ды. Тик горур әнисе күренмәде, ни
гаҗәп, абыйсы да әнисе турында
сүз кузгатмады, кеше тормышына
кысыласы килмәдеме, әллә әнисе
кисәтеп куйган идеме.
Айгөлнең авырга калганын бел-
гәч, ЗАГСка керделәр. Әти-әниләренә
хәбәр бирделәр. Разимның
әтисе аларга бер бүлмәле фа-
тир бүләк итте. Ике яктан да
әниләре килмәде дә, котламады
да. Разимның өмете өзелде. Ә улы
тугач дөньяны бөтенләй башкача
кабул итә башлады Разим. Шушы
кечкенә җан иясен тугыз ай буена
йөрәге астында йөрткән хатын-кыз
затына рәхмәте чиксез иде аның.
Сабыен кулына алганда, аның
шулкадәр дә ярдәмгә мохтаҗлыгын
тоеп, кечкенә өч бала белән ялгыз
калган әнисен аңлап, аның каршын-
да тезләнеп гафу үтенәсе килде.
Шуңа да, әнисе оныгына исем ку-
шарга чакыргач, берсүзсез кайтыр-
га риза булды.
Тик Айгөле аны аңламады.
– Гафу үтенсен, минем бер гаебем
дә юк. Кеше аша җиткерсә, ышан-
мас идем, үземә язды бит, ичмасам!
Нәрсә, минем бәхетле булырга ха-
кым юкмы? Газиз әнием ташлады,
чит ил корткаларын карарга яллан-
ды, каенанам кабул итмәде, яшь
дигәч тә, әллә саташканмы олы-
лар? Бар, үзең бар, ә без бармый-
быз, – дип, үз сүзен кабатлады.
Аптырауда калган Разим:
– Кайткач аңлашырбыз, – дип тә
карады.
– Сорамыйча ризалашмаска иде,
– дип кырт кисте хатыны.
Аңлады Разим әнисен рәнҗеткәнен.
Ризалык бирмәгән булса,
яхшырак булыр иде дә, нишлисең,
әнисе, хатыны, баласы белән тулы
тормышта яшисе килә иде шул
аның...
Уйланып яткан Разимның ирексездән
күзләре яшьләнде. Тулган
айның нурларыннан оялып, юрга-
ны белән башын да каплап кара-
ды. Гүя дүрт ел буена күңелендә
җыелган сагыш күз яшенә әйләнеп
ага, әнисен сагынып, әнисен юк-
сынып йөрәге елый. Үкенечле,
әрнүле күз карашын тулган айга
төбәде. “Синең бәхетең түгәрәк,
нурларың белән җылыта алмасаң
да, төнге караңгылыкны яктыр-
тып, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп,
кешеләрнең моң-зарын тыңлыйсың.
Минем бүген бар нәрсәм дә бар –
югары белемем, яраткан эшем,
яшәргә фатирым, сөйгән хаты-
ным, газиз балам, ә бәхетем ки-
тек, чөнки газиз әнием белән ур-
так тел таба алмадым. Шунысы
кызганыч, нәрсәдер үзгәртеп ка-
рарга тырышмадым да хәтта... Ә
син, һәрвакыттагыча, әнием кара-
ваты янындагы тәрәзәдән елма-
еп, әниемне күреп торасыңдыр...
Тулган ай, кермә син кара болытлар
арасына, син бит аларны урап үтә
аласың. Китек ай китек бәхеткә тиң,
китек бәхет җан тынычлыгын ала,
вакытсыз утка сала... Балачагымда
синең белән бергәләп төннәр буе-
на әниемнең елаганын күзәтә идек.
“Әнинең елаганын күрмәмешкә са-
лыш, эндәшмә”, – дип кисәткән иде
абыем. Абыем! Син минем ыша-
нычым, терәгем булдың, күп вакыт
миңа әтиемне алыштырдың.
И-и-их! Ул әтиле буласы килүләре!
Малайлар әтиләре турында сөйләгәндә,
әти кеше нинди була
икән дип, алар авызыннан чыккан
һәрбер сүзне, һәрбер авазны йотып
бара торган идем. Урамнан кайт-
кач машиналарым белән әтиле уй-
ныйм, кайсысын тиргәп, кайсысын
ирләрчә мактый идем. Соңгы кай-
туында әтиемне кабул итмәгәч, бик
озак әниемә үпкә саклап йөрдем.
Әтием янына китәргә теләдем. Ә
ул: “Улым, син мине аңларсыңмы
икән, минем бит сезнең алда гае-
бем зур. Хәзер мин сине үз яныма
алсам, әниең генә түгел, кешеләр
дә гафу итмәс мине. Сөйләшеп,
аралашып яшәрбез, улым. Әниегез
– дөньядагы иң яхшы кеше, аны саклагыз”,
– дигән иде шул. Саклагыз!
Саклагыз!..
Кинәт әнисе караңгылыкка, кара
болыт арасында йөзгән тулган
ай астына очып кереп бара кебек
тоелды. Разим, куркып, тотып ка-
лырга теләп, әнисенә кулын сузды:
“Әни, әни, китмә, әнием!” Үз тавы-
шыннан үзе куркып, яткан урынын-
нан сикереп торды. Саташумы бу,
оеп китеп төш күрдемме, дип, кире
ятты. Йөрәген курку алды, әнием
белән бер-бер хәл булмадымы дип
борчылды. Түземлеге бетеп, аш
бүлмәсенә чыгып әнисенә шылты-
ратты. Тик әнисе җавап бирмәде.
Тагы, тагы шылтыратты... Разимга,
нигәдер, ул кайчан гына, тәүлекнең
кайсы вакытында шылтыратса да,
әнисе телефонны алыр кебек то-
ела иде. Алыр, сөйләшер, чиксез
сөенер кебек иде... Әмма телефон-
нан өзек-өзек гудок тавышлары
гына ишетелде...
Һәм Разим, киенеп, такси чакыр-
ды да ашыгып тышка чыкты. Туган
йортының капкасы төбенә килеп
туктаганда, бар тәрәзәләрдә бал-
кып ут яна, “Ашыгыч ярдәм” ма-
шинасы килеп туктаган, гомергә
авызына тәмәке алмаган абыйсы,
тәмәке тартып, ишегалдында арлы-
бирле таптана иде...
***
Баласы шыңшыганга уянып
киткән Айгөл, иренең урынын-
да юклыгын күреп, сагаеп калды.
Кухня өстәлендә яткан язуны ку-
лына алды. “Айгөл, аптырама, мин
әни янына китәм”, – дип язган иде
сөйгәне.
Баласына күз салды да яшь
хатын, у рынына я тып, у йга к ал-
ды. Биш ел элек Разимны очрат-
кач кына елмайды бәхет Айгөлгә.
Бишенче класста укыганда әнисе,
аны әбисенә калдырып, чит илгә
чыгып китте. Кыз башта ирекле кош
кебек хис итте үзен. Әбисе йомшак
күңелле кеше иде, тиргәшмәде,
төпченмәде. Оныгын булдыра ал-
ганча йорт эшләренә өйрәтергә
тырышты. Яши-яши бар дөнья
мәшәкатьләре Айгөлнең иңенә
күчте, чирле әбисен тәрбияләү дә
аңа калды. Сине дә үзем белән
алып китәм, дип вәгъдәләгән әнисе
чит ил тормышына тәмам күнекте,
ике елга бер кайтып, бер ай гына
торды да, ашыга-ашыга кире китеп
барды.
Айгөл, әнисенең аңа битараф-
лыгын тоеп, тулы гаиләдә үскән
яшьтәшләреннән гел кимсенеп
яшәде. Бар ышанычы булган әбисе
бакыйлыкка күчкәч, бөтенләй
берүзе калды. Әнисе, мәрхүмәне
җирләде дә, тагын чит илгә очты.
Укуын дәвам итәргә теләге бул-
са да, бер эшкуарга сатучы булып
урнашты кыз. Разим белән шунда,
эш урынында танышты. Зәвыклы
итеп киенгән, укымышлы егетне
әти-әнисенең иркә кочагында үскән
йомшак малай итеп кабул итте ул.
Очраша башлагач, чираттагы ма-
выгудыр дип, сөешеп-кавышуларга
артык мәгънә бирмәде. Разимның
әнисе язган СМСка килгәч, аңа
авыр булсын өчен генә: “Без бары-
бер бергә булачакбыз”, дип язды
да аларның гаиләсе белән кызык-
сынырга булды. Разимның әтисез
үскәнен белгәч, үзебезнең кеше
икән, дип сөенде. Ә инде Разим ту-
ган йортыннан ачкычын куеп чыгып
киткәнен белгәч, үзенең кемгәдер
кирәклеген тоеп, чиксез куанды.
Тик шунысы: өлкән буын
кешеләренә ышанычы беткән
кыз иренең әнисен генә кызга-
на белмәде. Айгөлгә бүген рәхәт,
иртәгәсен уйлый белми иде, аны
язмышы шулай тәрбияләде. Разим
белән кавышкач, үзенең сүзен сүз
итәргә өйрәнде. Балага исем ку-
шарга да, аның белән киңәшләшми
кайтырга ризалык биргәнгә күрә
генә, иренә каршы килде.
Дөрес, үзе әни булгач, ул дөньяны,
якыннарын аңларга тырышты,
үзендә эчке бер җаваплылык тоя
башлады. “Улым тулы тормыш-
та бәхетле булып үссен өчен мин
тормыш дилбегәсен каты тотарга
тиеш, үзем дә иремне, аның әти-
әнисен хөрмәт итәргә тиеш”, –
дип, үзен кат-кат битәрләде. Тик
ничә еллар төзелгәнне берничә ай
эчендә җимереп буламы соң, тагын
үзсүзләнеп каршы төште бит иренә.
“Нишләп соң болай уятмыйча чы-
гып киткән? Уятасы килмәгәнме,
җибәрмәс дип курыкканмы, әллә
берәр куркыныч хәл булдымы?
Минем бит Разимның әнисе белән
бер дә аралашканым юк, аңа бер
кабат авыз тутырып “әни” дип
эндәшкәнем юк. Их, әнием белән
рәхәтләнеп серләшергә, дип, төннәр
буе елап чыга идем. Һич югы,
иремнең әнисе белән сердәшләр
булырбыз, дип хыял кора идем. Их,
булмады!
Сез, әниләр, ник үзегезне генә
хак дип уйлыйсыз икән? Тышкы
кыяфәтебезне генә күрәсез. Ә эчке
дөньябызны, күңел матурлыгыбыз-
ны күрергә теләмисез. Минем дә
бәхетле буласым килә! Үз әнием
мине чит ил корткаларына алыш-
тырды. Анда да аны алтын тәхет
көтеп тормый, үз акчасы үзенә
җитми, үзе генә үзен бәхетле дип
санап йөри ул.
Каенанамны да аңларга тыры-
шып карыйм. Бик матур ханым әле
ул, яше барса да, төс ташламаган!
Аңламыйм, ник кабат тормышка
чыкмады икән ул? “Әтиемне ярат-
кан”, – ди Разим.
Сораулар, сораулар... Шулкадәр
катлаулы икән бу тормыш... Тулган
ай, с аумы! Н ишлисең к ара б о-
лыт астында? Мин әбием белән
яшәгәндә син гел минем бүлмәмә
карый идең, мин сиңа моң-
зарларымны сөйли идем, ә Разим
белән кавышкач, мин сине оныт-
тым, чөнки хәзер минем төнге йокы-
ларым тыныч та, татлы да. Бәхетле
мин, бәхетле! Тик бәхетемнең ките-
ген генә ямасам, каенанам белән
дуслашсам”...
Телефон тавышына сискәнеп уян-
ды Айгөл. Сөеклесе шылтыратка-
нын күреп тиз генә төймәгә басты.
Һәм Разимның хәбәрен ишетеп,
акрын гына караватка чүкте...

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (2)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: