Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 гыйнвар , 20:09

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (1)

Кыска эш көне булса да, ашыгып кайтты бүген Нәфисә. Улы гаиләсе белән капка төбендә көтеп торадыр кебек тоелды. Шылтыратырга уйлап, телефонын кесәсеннән бер алды, бер кире салып куйды. Күзен юлдан ала алмады. Тик, никадәр көтсә дә, капка төбе буш иде. Өенә кереп киемен алыштырды, мунча ягарга дип, ишегалдына чыкты. Күбрәк ягыйм, кызурак булсын, бүген оныгым кайта бит, мунча чабармын, улымның дәвамы – нәселебезнең дәвамы, дип уйлады ул. Яратмаган-өнәмәгән киленен исенә дә төшермәгәнлеген шәйләп, тагын бер елмаеп куйды. Йортына кергәч тә күзен тәрәзәдән ала алмады, еш-еш сәгатькә карады. Автобус белән кайтсалар, инде кайтып җитәргә тиешләр иде. “Юк инде, яшь бала белән ничек автобуста йөрсеннәр, такси белән кайтырлар”, – дип, үзен юатты...

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (1)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (1)

Өстәл әзер, мунча ягылган, кунаклар гына кайтып җитми, дип, ял итәргә утырган иде, күзе ишек төбендә тумбочка өстендә яткан ачкыч бәйләменә төште. Дүрт ел элек улы Разим куеп чыгып киткән иде аны. Ничек куеп чыгып киткән, шулай ята – беркемнең дә көче җитми аңа кагылырга, астына калын катлам булып утырган тузанны да сөртергә кыйган кеше юк. Сөйгән кызы Айгөле янына чыгып китте бит улы.
Егерме алты ел элек әтисе дә шулай ук, ачкычын куеп, Нәфисәне берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән калдырып, сөяркәсе янына чыгып киткән иде. Яратып кавышып, алты елда өч бала бүләк иткән иренең хыянәте Нәфисәнең күңелен таштай катырса, газиз баласы чәчен вакытсыз агартты, зиһенен чуалтты, төтенсез утта яндырды.
Кәрәзле телефон тавышына сискәнеп китте Нәфисә. Улы, газизе шылтырата!
– Улым, улым, кайтып җитәсезме әле? – диде ул, ашыгып, башка сүз ишетүдән куркып.
– Әни, хәлең ничек? – диде Разим, тиз-тиз. – Ни бит әле, әни, Айгөл, исемне монда, мәчеттә генә кушабыз, ди, кайтып торып булмас инде.
– Ничек, улым, мин бит әзерләндем, мулла чакырдым иртәгәгә, оныгыма исемне бездә кушарбыз, дигән идек бит.
– Ярый, инде, әни. Айгөл шулай ди бит, бала әзрәк үскәч кайтырбыз. Син үзең кил. Ярый, сау бул, – дип, ашыгып телефонын куйды улы.
Телефонын, кулына эләккән утлы күмердәй тоеп, караватка атып бәрде Нәфисә. Үзе тумбочкадагы ачкыч бәйләменә үрелде. Бу минутта ул аңа иң кадерле әйбер кебек тоелды. Аны учлап иреннәренә китерде дә бертуктаусыз “улым, улым” дип өзгәләнеп, кычкырып кабатлады. Шулчак, көннәр буена сөйләгән радиоалгыч тавышы колагына чалынды. Алып баручы, гүя, Нәфисәдән уздырырга теләп, “Гаепне үзеңнән эзлә!” – дип, тапшыруын дәвам итте. ”Нинди гаеп, нәрсәдә минем гаебем? Якты дөньяга өч бала бүләк итүдәме? Берүзем шул балаларны укытып кеше итүдәме, әйт, нәрсәдә?” – дип, радиоалгычка ачулы караш ташлап, аның шнурын розеткадан тартып алды да, урынына ауды Нәфисә. Учындагы ачкычларын үбә-үбә, тәгәри-тәгәри елады ул. Уянып киткәндә, тулы ай аның караваты янындагы тәрәзәгә килеп, уяндыңмы дигәндәй, елмаеп карап тора иде.
“Аем, тулган аем, син бәхетле, синең бәхетең түгәрәк, ә мине рәнҗеттеләр. Газиз балам мине олы авызлы, зур түшле, нечкә аяклы, бер метр да егерме сантиметрлы кызга – “мультфильм”га алыштырды. Син генә минем язмышымның тере шаһиты. Әтисе чыгып киткәндә ике яшьлек кенә иде бит ул. Бигрәк бәләкәй, төпчек, ятимлеген сизмәсен дип, мин аңа бөтен назымны бирдем, тәмле ризыкларны абый-апасыннан качырып аңа ашаттым. Нинди матур, мәһабәт гәүдәле булып үсте! Кара чәчләре дулкынлы, кашлары кыйгач, күзләре коңгырт – нәкъ әтисенең яшь чагы инде. Әтисе дә шулкадәр матур иде без кавышканда.
Югары уку йортында укыган вакытта смотр концертына әзерләнгәндә танышканнар иде алар. Хәлим баянда сыздыра, Нәфисә җырлый иде. И-и-их! Ул вакытлар, мәхәббәт утында янган бәхетле мизгелләр! Укып бетергәч, өйләнешеп, Хәлимнең туган ягына кайттылар, бер-бер артлы улы, кызы, төпчеге дөньяга килде.
“Артык бәхетле булырга ярамыйдыр, күрәсең. Бөтенләй дә шикләнмәдем шул Хәлимемнән, әллә әзрәк койрыгын кыссаң, болай да булмас иде!.. Горур идем, “балаларымны үзем үстерәм, мәңге гафу итмәячәкмен”, дип, үз-үземә сүз бирдем. Өчәр эштә эшләдем, бәйләмен дә бәйләдем, бакчасын да карадым, балаларым югары уку йортларында укып, һөнәрле булдылар.
Чыгып китеп өч ел яшәгәч, кайткан иде Хәлим. Разим: “Әни, әти кайтмаска китте, дигән идең, менә бит кайтты!” – дип, аның кочагына ташланды. “Җан тартмаса, кан тарта”, диләр бит, әтисе чыгып киткәндә ике яшьтә калган бала, ничек таныгандыр. Аңардан өлкәнрәк улы белән кызы урыннарыннан да кыймылдамый басып калдылар, ә төпчегем, тупсаны кочып: “Әтием, китмә! Әтием, мин синең белән барам!” – дип, үксеп елап калды.
Төпчегемә тугыз яшь тулганда тагын кайтты ул. Гафу сорады. Разим тагын йөгереп барып аның кочагына чумды. “Әни, әти бездә калсын, ул гармунда уйнар, син җырларсың. Зөлфия апага: “Гәвис абый матур уйнамый, әтием матур уйный”, – дип сөйләгән идең бит”, – дип, хәйләләр корды. Әтисе чыгып киткәч, сүз гел аның турында гына барды. Хатамны аңлап, мин төн буе еладым.
Аем, хәтерлисеңме, анда да син, бәхетле елмаеп, минем тәрәзәмә килгән идең. Хәлилемне кочып, җылы күкрәгенә башымны салып, татлы йокыга таласым килде, бу якты дөньяның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен онытып, сөясем- сөеләсем килде. Юк, горур идем – сүз биргәнмен, имеш. Әллә шул вакытта мин сабыемның өметен өзеп, миңа ышанычын югалттыммы?
Төпчегемә унбиш яшь булганда өченче кабат кайтты Хәлимем. Олы улым өйләнгән, кызым югары уку йортында, төпчегем мәктәптә укып йөри. Ул кайтканга иң сөенгән кеше Разим булды, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Төпчегеннән башкаларга кирәкмәгәнлеген тоеп, Хәлим китәргә ашыкты. Моны сизеп, Разим коңгырт күзләрен тутырып миңа карады, мин күзләремне читкә алдым. Атна буе сөйләшмәде улым минем белән, телефоннан әтисе белән аралашты.
Шушы кайтуыннан соң Хәлим башка өйләнмәде, килеп безнең күзгә дә чалынып йөрмәде. Улым да үсеп мәхәббәт утында яна башлады. Кем белән аралашу-дуслашуына бик әһәмият бирмәсәм дә, бергә эшләгән иптәшләрем: “Киленеңне күргәнең бармы?” – дигәч, Интернетка кереп, аның белән кызыксына башладым. Төрле фигыльдә улыма сыенып төшкән бер метрлы кызны күргәч, йөрәгемә ут капкан кебек булды. Кызымнан да сораштым.
Кызым аларның күптән дуслашып йөргәнен әйткәч, эш тирәнгә киткәнче дип: “Сез минем улыма тиң түгел, калдырыгыз минем улымны!” – дип, СМС җибәрдем. “Сез Аллаһы Тәгалә түгел, каян беләсез улыгызга кем тиң икәнен, без барыбер бергә булачакбыз”, – дип язды кызый. “Минем мәетем аша”, – дип җавап бирдем мин. Ул СМСларны улым укыган.
– Әни, син минем кем белән очрашканны беләсең икән. Мин Айгөлне яратам, безгә өйләнешергә рөхсәт бир, – диде.
– Син нәрсә, мин сине бер метрлы “мультфильм” өчен үстердемме? Күрәсеңме син, беләсеңме син үзеңнең нинди мәһабәт икәнеңне? Ул сиңа тиң түгел. Берегез – тукмак, берегез – чөй! Ичмасам, белеме дә юк бит. Үз тиңеңне тапкач, өйләнерсең”, – дип кырт кистем.

Улым тынсыз калып карап торды да миңа:
– Рәхмәт, әни, миңа җил-яңгыр тидерми үстерүеңә. Тик бар нәрсә дә син теләгәнчә генә булырга тиеш дигән сүз түгел әле бу. Мин аны яратам, мин аның янына китәм”, – дип, ачкычын куеп чыгып китте.
Туганнарына барып йөрде, телефон аша минем белән дә сөйләште, әмма ишектән кайтып кермәде. Вакытсыз чәчем агарды. Җырлаганда җырларымның мәгънәсе, моңы калмады, дөньяның
яме бетте. Улым белән безне ул аерды дип, ятсам да, торсам да теге олы авызны каргадым, авырга калганын ишеткәч, баласын тапканда үлсә ярар иде, дип теләдем, начар төш күрсәм дә аңа юрадым. Каргыш ике башлы диләр бит, тулган аем, менә мин бу якты дөньяда берүзем калдым. Ул кайтармый инде улымны, ул кайтармый, олы улымның хатынына әйткән бит: “Әнисе килеп гафу үтенмичә, Разимны өенә аяк бастырмыйм”, – дип. Әллә, чынлап та, барып гафу үтенимме икән, тулган аем? Уйлап карасаң, ул олы авыз да ямьсезлекне теләп алмаган бит... Ходай биргән матурлыгы шундый гына булгач, нишләсен инде ул бала? Балакаем туган йортына аяк та баса алмый җәфалана бит. Шундый китек бәхет өчен үстердемме мин аны берүзем интегеп? Барыйм, әйеме, тулган аем?” Нәфисәнең йөрәге сөенечтән еш-еш типте, күкрәге янып, бар тәненә җылылык йөгерде. Күзләрендә өмет чаткысы кабынып, карашы кинәт яктырып китте.

(Дәвамы бар.)

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (1)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: