(Ахыры.)
– Әйдә, балам, җиз самавыр чәе икенче төрле тәмле була ул, – дип, әби йомшак диванга күчеп утырды, аннан сүзен дәвам итте: – Балам, Мөкәрәмә, төп йорттагы бәләкәй сәкене әйтәм, әллә келәттән китереп куябызмы? Сәкем булса, һич шул диван дигәннәренә утырмас идем! – дип өстәде.
Икәүләп, бер-берсен кыстый-кыстый тәмләп чәй эчтеләр, ахырда, Сираҗия әби түзмәде, бик зур әйтер сүзе бар шикелле килененә карады:
– Мөкәрәмә балам, әллә теге Әсгатьнең иптәше язган хатны тагы бер кат укып күрсәтәсеңме?
Ул, килененнән җавап та көтмичә, җайлап кына урыныннан кузгалды, үзе ята торган караватның мендәр астыннан ак яулыкка төрелгән төргәкне алып килде. Кулына бик кадерле әйбер тоткан шикелле, җай гына яулыкны чиште, битләре өзгәләнеп беткән Коръән китабы эченнән саргаеп, юллары юылып беткән хатны чыгарып, Мөкәрәмәгә сузды.
Мөкәрәмәгә 22 яшендә Динарасын кочаклап тол калды, кызлар кебек, җиләктәй чаклары иде. Гомере буе мәктәптә балалар белән эшләде, авылның дәрәҗәле укытучысы булы. Инде менә килеп пенсиягә дә чыкты. Кызы Динара нефть институтын тәмамлады, гаиләле булды. Күмертау шәһәрендә хөрмәтле кешеләр. Ничә ел инде Мөкәрәмә ялгыз. Соратып та килделәр, озатып йөрүчеләр дә булды. Беренчедән, ул Әсгатен оныта алмады, икенчедән, гомере буе балаларын көткән каенанасын кызганды. Әле дә ул аның үтенечен кире кага алмады, таушалып беткән хатны кулына алды. Бу хат Әсгатьнең окопташ дусты – күрше авыл кешесе Хәлимнән иде.
“Хөрмәтле вә гыйззәтле Мөкәрәмә, кызыгыз Динара, Сираҗия апа! Сезгә бу хатны Әсгатьнең окопташ дусты Хәлим яза. Хатның беренче юлында ук әйтеп үтәм: сугыш корбансыз булмый. Минут эчендә үлем дә, исән калу да сагалап йөри. Берлинга җитәргә санаулы гына көннәр калган иде. Каты бәрелешләр булды, шунда Әсгатьнең башы җиңелчә яраланды, мин аңа ярдәмгә ашыктым. Аның башын бәйләп торганда, икенче дошман пулясы килеп корсагын ярып китте. Минем кулымда җан бирде. Кесәсеннән сезнең адресны алдым. Шуннан алда гына ул миңа сезне бик сагынуын, окоп өстендә кош сайравын, шул кош белән сөйләшүен сөйләгән иде.”Тизрәк кайту көннәрен күрәсе иде, Хәлим дус! Хатынымны, кызымны, әнкәемне сагындым”, – дигән иде. Без аны батыр, онытылгысыз окопташ дус, совет солдаты итеп, туганнар каберлегенә җирләп калдырдык. Аның исеме үлемсез! Ярый, Мөкәрәмә, ил белән килгән кайгыны бернинди күз яше белән дә кайтарып, юып бетереп булмый. Сезгә иминлек, исәнлек теләп, Хәлим. 1944 ел”
Өй эчен авыр тынлык басты. Сугыш беткәнгә ничә еллар үткән булса да, искә төшеп йөрәк өзелгән саен шул хатны укый алар. Сираҗия әби яулык очы белән генә күз яшьләрен сөртеп, пөхтә генә бөкләп хатны урынына салды һәм төргәкне Мөкәрәмәгә сузды:
– Мә, балам, сабырлан, бу Коръән китабы сиңа булсын. Минем төсем итеп тотарсың. Үземнең әнкәйдән калган китап бу! – диде. Ул, әкрен генә урыныннан кузгалып, ашыга-ашыга үзенең серле сандыгын ачарга кереште. Аннан укалап чигелгән көрән төстәге калфагын алды, ике көмеш тәңкә, ике көмеш беләзек чыгарып Мөкәрәмәгә сузды:
– Бу беләзекләрне үземнең әткәй мин Ибраһимга кияүгә чыгарга булгач, алып кайтып биргән иде. Тәңкәләре әниемнән калган. Борынгы көмеш, тартынмыйча киеп йөрегез. Берсен Динарага бирерсең, минем төсем итеп тагыгыз, – диде. Аннан әкрен генә урыныннан торып кәлүшләрен киде дә: –-Балам, мин төп йотка барып, атаңа, Әсгатькә, Шаһинурга, Газинурыма Коръән укып кайтыйм әле! – диде.
– Әнкәй, аның ишеген ачу куркыныч, өстән бүрәнәләр килеп төшүе бар! – диде килене.
– Ярый, бәбкәм, ярый, самавырны урынына чыгарып куй, ташлама!
Әби, җай гына таягына таянып, ашыкмыйча гына барды. Төп йортта ул, шулай эче пошкан саен, үз-үзе белән сөйләшеп, күңеле булганчы утырып, намазын укып кайта торган иде.
Салкын җил җиргә сеңеп беткән бу йортның тәрәзә капкачларын, аварга торган капка келәсен шалтырата. Ишек төбен каплап әрем, кычыткан, бәбкә үләннәре үскән. Алар таныш аяк тавышын ишетеп, ниндидер гаҗәеп бер җанлылык чыгарган кебек. Капкадан кергәч тә, ул, таягына таянып, йорт алдын барлап, бик озак басып торды. Бар да урынында икәнен күргәч, әкрен генә ишек тоткасына үрелде. Калтыранган куллары белән ишекне ачты һәм, иркен сулыш алып, тупсага утырды. Үзе дә сизмәстән, Сираҗия әби авыз эченнән үзе белгән Коръән сүрәләрен кабатларга тотынды. Шул ук вакытта бикле торган йортның һавасы бик бөркү кебек тоелды. Ул, камзул төймәләрен ычкындырып, эчкә узды. Кинәт аның башы әйләнеп, күзенә ниндидер таныш түгел шәүләләр күренгәндәй булды, ул, чайкалып, тузанга манчылып утырган, үзе ничә еллар буе ипи пешергән мичкә килеп сөялде.
Гөрләтеп яшәгән чак... Ибраһим коры матур утыннар кертеп бирә, мичтә, кып-кызыл булып, каен күмере төшә. Сираҗия таза көчле беләкләре белән сәке өстендәге күәстә ипи баса. Янында гына уллары йөгерешеп йөри. Сабый чаклары иде шул. Сәке өстендә балаларның бәллүләре – бишек эленеп тора. Түшәмдәге бишек боҗырын да Ибраһимы үз куллары белән кагып куйган иде, ул әле дә урынында тора...
Сираҗия әбинең күз аллары караңгыланып китте, хәле бетте. Авыр көрсенеп, ул үзе белән гомер кичергән сәке өстенә ауды, күз алдыннан кызыллы-каралы нокталар йөгерде, ул сабый бала кебек сыгылып төште. Аның колагына каяндыр, җир астыннан, тау-ташлар арасыннан килгән кебек, ниндидер авазлар ишетелде:
– Гомер юлыңны намуслы үттең, Сираҗия, балаларыңның йөзенә, ил язмышына тап төшермәдең, ил өчен баһадирдай уллар үстердең! Җир өстендә синең горурлыгың зур!
Бу шомлы тавыштан иске йортның черек бүрәнәләре дерелдәп калтырана иде. Көчкә тын алып яткан Сираҗия әбигә сәке өстеннән аның кечкенә сабыйлары мүкәйләп үткәндәй булды, тыны кысылды... Нидер эндәшмәкче булды – тавышы чыкмады, ул шул сабыйларга таба кулларын сузды, бөтен көчен җыеп:
– Сезгә озын гомер бүләк итә алмадым, балаларым, кан тамырларым минем, яшәү сукмагым үз нигеземдә туктала, сезне үстергән нигез ташлары өстендә сулышым өзелә. Гомерем буе сезне көтеп яшәдем... Мин генә түгел, нигез ташлары да, Акташ таулары түбәсендәге кыя өстендәге карагайлар да, капка төбендә үсеп утырган карт алмагач та сезне көтте, балаларым!..
Бу – Сираҗия әбинең соңгы сүзләре, соңгы бәхилләшүе иде...
Кинәт тышта давыл чыкты. Акташ өстендәге карагайлар чайкалдылар, алар арасындагы мәгарәләр, үзләренә хас моң чыгарып, яшьсез еладылар. Әйтерсең дә алар үзләренең яшьтәшләрен, замандашларын, сердәшләрен югалттылар!
Әйе, Сираҗия әби бу тормышның үзе бер тере тарихы, нигезе, шунда янган утның бер чаткысы иде.
Карагайлар төне буе тынгы белми пошынып шашынды да таң атканда бар дөньятирән тынлыкка чумды. Табигатьнең күз яше булып, көзге җылы яңгыр тамчылары сирпелде...