Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 гыйнвар , 11:05

Лена МӨХӘМӘТОВА. Нигез ташы. Хикәя (1)

Сираҗия әби бүген таң нурлары белән уянды. Тышта көз салкыны. Яңгырсыз, шомлы да, ямансу да иртәнге сәгатьләр иде. Дымлы суык көз тизрәк үзенең кануннарын корырга ашыга. Күкне каплап алган кара-соры болыт, кояшка ирек бирми тарткалаша, котсыз һәм күңелсез. Әби, авырткан сөякләрен, сызлаган буыннарын көчкә-көчкә генә кузгатып, аякларын җылы мамык юрган эченнән җайлап кына чыгарып, киленен уятмаска тырышып, урыныннан торып утырды, аннары тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышны күзәтте. Яңгыр булыр, ахрысы, дип уйлады һәм күзен бушлыкка төбәде. Тирән уйларга чумып, белгән догаларын укып, шул рәвештә утыра бирде. Тәрәзәгә, сөйләргә сүзләре күп шикелле, агач ботаклары шыбыр-шыбыр килеп сугылды. Алар да Сираҗия әби белән яшьтәш, гомер буе сердәш булдылар...

Лена МӨХӘМӘТОВА. Нигез ташы.  Хикәя (1)
Лена МӨХӘМӘТОВА. Нигез ташы. Хикәя (1)

Карчык әкрен генә урыныннан кузгалып тышка чыкты. Тыңлаусыз аякларына ныграк басарга тырышып, абзар-кура тирәләрен барлап килде. Кинәт күзе йорт уртасындагы зур шомырт агачы төбендәге коега төште. Сираҗия әби, аякларының авыртканын да онытып, кое эскәмиясенә килеп утырды, дерелдәп торган кытыршы куллары белән чиләк эленгән чыгырны күкрәгенә кысты: “И бәбекәем, балам, Шаһинурым, чит-ят җирләрдә җаннарың чыкты, сөякләрең ятып калды, фәрештәләр кабереңне нурласын, балам, укыган намазларым изге җаннардан булып, җәннәт ишекләрен ачсын, яткан җирләреңне хәтфә үлән капласын, сабыем. Күп еллар үтте, балам, әрнүләрем, үтәрлек-бетәрлек түгел. Сине юксынып, сагынып күз яшьләрем бетеп бара, шушы кое чыгырына карап юанам, әкрен генә кайлардандыр килеп чыгарсың сыман. “Ныклы чыгыр бу, әнкәй, гомер тузарлык түгел, Аккүл базарыннан сатып алдым!” – дип, төп йорттагы коега элеп куйган идең. Гомеркәйләрегез кыска булды шул, балам. Сугыш йотты, сугыш... Күпме сабыйлар әтисез, япь-яшь хатыннар тол калды. Ул вакытта үземнең дә яшь чагым, тәүге балам идең шул”. – Сираҗия әби ачы, әрнүле күз яшьләренә буылды. Сагышмы, узган гомер өчен сыкравымы, балаларын югалту ачысымы, гомернең узуына сыкранумы, алдагы билгесезлектән шомланумы – бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык ачы күз яшьләре иде бу...

Чыгыр кулыннан ычкынып, чиләк кое эченә шалтыр-шолтыр төшеп киткәч кенә, Сираҗия әби, аңына килгән кешедәй, урыныннан кузгалды. Карты Ибраһимнан калган таякны алып, и Раббым, балаларның балаларына хәерле гомерләреңне бир, Илаһым, яшәремне яшәдем, җилкенеп-җигелеп, талпынып дөнья кудым, сугышта ятып калган балаларымны өметемне өзмичә, әйләнеп кайтырлар дип, берсе кайтмаса, берсе кайтыр, дия-дия, көннәр-төннәр көттем. Ибраһимым да, миңа өч ул бүләк итеп, картлыгын да күрә алмый, бакыйлыкка күчте. Нихәл итәсең бит?! Риза, Аллаһы тәгаләкәем, тик менә киленем Мөкәрәмәне кызганам, җиләк кебек чагы ялгыз үтә. Әсгатемнән калган оныкчыгымны – Динарамны ялгыз үстерде. Аллага шөкер, киленем белән аналы-кызлы кебек яшәдек. Тәкъдиркәйләрем җитеп китеп барсам, бөтенләй ялгызы кала балакай, дип уйлады.

Ниндидер бер җитезлек белән ул кече якка узды, олы мичне ягып җибәрде, авырткан сөякләре язылып киткәндәй булды. Күптәннән тотынмаган җиз самавырны алып керде, тавышланмаска тырышып су салып, чыра кабызып җибәрде. Йомырка туглап камыр ясады, шартлап торган мичтә коймак пешерергә кереште. Ничек кенә җиңеләеп тотынса да, картлык үзенекен итә иде: суны да чиләккә ике чүмеч кенә салып күтәрде, аякларының да йөрү сәләте азайды, коймак тугларга кул буыннары тыңламады, көче бетте, күрергә күзнең дә рәте китеп бара иде. Әмма ул бүген талпынып, җиңеләеп эшләде.

Әйе, бу дөньяда йөзгә якын гомер яшәлгән! Әлбәттә, бу яшьтә коймак пешерүе бик тә зур эш саналырлык. Сираҗия әби, хәсрәткә күмелеп ялгыз калгангамы, бу дөньяда бик озак яшәгән кебек тоелды аңа. Шуңа күрә кайсы вакыт: “Сираҗия әби, сиңа ничә яшь булды әле?” – дип сораган кешегә: “Сиксәнгә җитәмдер инде, балалар”, – дип кенә җавап кайтара иде. Балаларының кыска гомерле булуында ул үзен гаепле саный иде кебек.  Менә инде, мин картайганчы яшәп ятам, әллә инде сабыйларымның гомерләрен алып, дип, күз яшьләренә буыла иде.

Бигрәк авыр еллар иде бит: ачлык, ялангачлык. Берзаман авылда, тирә-якта тиф чире чыкты. Сыер тотучы кешеләр азайды, ашатырга үлән калмады, яңгырсыз корылык килде.“Бер генә стакан сөт я катык бир!” – дип сорап керәләр иде. Сираҗия әби бер кешене дә буш чыгармады, Аллаһыга шөкер! Аның юмартлыгы, уңганлыгы-булганлыгы, шул ук вакытта бик пөхтә, юк кына әйберне дә пакьләп матур итеп кия белүе сокландыра иде. Аның өстендә, күп тапкырлар юылса да, бизәге җуелмаган матур күлмәк. Ап-ак батист яулык бәйләп йөргәнгәме, аңа хәер биреп, киңәш сорарга килүчеләр күбәйде, авыл халкы аны Ак әби дип, хөрмәтләп исем дә кушканнар иде.

Әле менә җитезләнеп эшкә тотынгач, тәннәре язылып, башыннан мең төрле уйлар үтте. Минем чорым үтте инде, балалар, үз вакытында бөтен авылга бер тәмле ипи пешерүче идем. Көненә ике тапкыр мич ягып, бишәр ипи салдым. Урак өстендә уракчылар мактап бетерә алмыйлар иде. Гает көннәре булса, киледә тары төеп, тау кебек итеп белен пешереп куяр идем. Ибраһим абзый төшке ашка кайтканда, Сираҗия әби, көмеш тәңкәләрен чылтыратып, өстәлгә әлеге шул җиз самавырны суккан киндер ашъяулык өстенә “дыңк” итеп китереп утыртыр иде. Ибраһимы олы кисәкле шикәрне вак-вак кына итеп кыстыргыч белән ваклап куяр, серләшә-серләшә чәй эчәрләр иде.

Өйләнешкән елларда авылның түбән очында яшәделәр. Заманына күрә матур гына бәләкәй генә йортлары, бакчасы, каралты-курасы бар иде. Ару, хәлле генә кешеләр булып бик тату дөнья көттеләр. Яшьли яратышып өйләнешкән иде алар.

Еллар, бернигә дә карамый, үтә торды, әлеге дә баягы, йөрәк өстен уалап-кимереп, саркытып торганы, күпме сөйләсәң дә истән юылмый торганы – балаларның кыска гомерле булуы иде.

Икенче улы Әсгать сугышның соңгы көннәрендә батырларча һәлак булды, шуңа күрә килене Мөкәрәмә каенана-каенатасын ташламады, кызы Динара белән дүртәүләп дөнья көттеләр. Ул мәктәптә укытучы булып эшләде. Авыр сугыш елларын үткәргәннән соң, Ибраһим озак яшәмәде, бик каты авырды, картлыгы җитмәстән, япь-яшь ир уртасы килеш дөнья куйды. Мәрхүмнең соңгы сүзе шул булды: “Нигезне таркатма, Сираҗия, бәлки әле Газинур үзе кайтыр, йортны сипләтеп алырсың, нигезне яңартып җибәрерсең. Җыелган акчага үзеңә мамык шәл алып ябын!” – диде.

Ибраһим сугышның соңгы көннәрендә генә фронтка киткән төпчек улы Газинурны өзелеп көтте. Ул сугышка Казан шәһәреннән алынды. Соңгы хатында ул: “Өйләндем, әткәй-әнкәй! Хәдичә исемле киленегез бар”, – дип язган иде. Шул хаттан соң бер хәбәр дә булмады, диярләр иде, көтмәгәндә, көннәрдән бер көнне Хәдичәдән хат килде. “Газинур сугышка китте, Илдус белән икәү генә калдык”, – дип язылган иде. Илдус – онык була торгандыр.

Менә шулай, алар гомер буе, бәлки, Илдус оныгыбыз әтисенең туганнарын эзләп кайтыр, я булмаса, хәбәрсез югалган Газинур кайтып төшәр, дип көттеләр. Төп йортта Газинурның кое төбендә ат бәйләп куярга дип утырткан баганасы калды. Чыгыр – Шаһинурныкы.

“Нигезне таратма!” – дигән сүзне Сираҗия әби бервакытта да исеннән чыгармады. Йортлары бик искергәч, килене белән киңәшләшеп, авыл уртасындагы, үзләренә бик якын гына туган булган Хәҗим абзыйларның йортын сатып алдылар. Икенче йортка күчеп китәсе булса да, төп йортны сүттермәде дә, саттырмады да. Бөтен гомеренең төсе, хәсрәт-шатлыклары, балаларының аяк эзләре шунда калды, ярсынган саен шунда килермен, бүрәнәләре череп беткән булса да, минем өчен бик газиз ул, дип уйлады. Карты Ибраһимның кабере өстенә шул нигездән алып  зур гына ташны илтеп салды.

Яңа йортка күчеп килгәндә дә ул, бөтен белгәннәрен укып, тәрәзә капкачларын ябып, әлеге кое чыгырын кулына тотып килде. Калын кое чыгыры аның күкрәгендә ниндидер горурлык хисе уята, учларына әйтеп бетергесез җылылык бирә иде. Хәҗим абзыйларның алар күчеп килгән йортлары бик матур гына ныклы йорт иде, ә үзләре – бик тә дәрәҗәле укымышлы кешеләр. “Чит-ят кешеләр түгел, нәселебез, тамырыбыз, ыруыбыз бер”, – дип, Сираҗия әби үзен-үзе юатып риза булды.

Әле менә шушы уйларына бирелеп, онытылып китеп, кинәт кулыннан коймак чүлмәге төшеп киткәнен сизми дә калды. Тавышка каушап, куркып киткән әби, белгәннәрен укый-укый, чүлмәкне кулына алды.

 Йокы бүлмәсендә күптәннән уяу яткан Мөкәрәмә: “Ярый инде, иркенләп, үзе теләгәнчә эшләсен, комачауламыйм әле”,– дип, Сираҗия әбинең үзенә үзе сораулар биреп, сөйләнә-сөйләнә эшләгәнен тыңлап ятты. Күптәннән болай кыланганы юк иде, нәрсә булды икән әнкәйгә, дип уйлады. Һәм җылы халатын, йомшак чүәкләрен киеп, бәләкәй якка чыкты.

– Әнкәй, нишләвең бу синең, нигә хәл алып кына ятмыйсың? – дип сорады.

(Дәвамы бар.)

Автор турында.

Лена Галәнур кызы Сөләйманова-Мөхәмәтова 1946нче елда Авыргазы районының  Әпсәләм авылында туган. Авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. Мәдәни-агарту училищесыннан соң, Туймазы Мәдәният йортында эшли. Туймазыда фарфор заводы ачылгач, икътисадчы булып урнаша. Читтән торып, Мәскәү шәһәрендәге индустрия техникумында белем ала.

Шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итә.

Лена МӨХӘМӘТОВА. Нигез ташы.  Хикәя (1)
Лена МӨХӘМӘТОВА. Нигез ташы. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: