Җылы автобуста изрәп йоклап
киткәнмен. Йөз илле чакрым араны
үткәнемне сизми дә калдым. Чатта
төшеп калырга кирәк. Автобусның
алгы ишеге янынарак барып, шофер-
дан мине төшерүен сорадым. Шофер,
өлкән яшьләрдәге абый:
− Егет, машиналар бик сирәк,
авылыңа еракмы? − дип сорады.
− Утыз чакрым гына. Безнең якка
машиналар йөреп тора ул, − дип
җавапладым.
− Район үзәгенә хәтле барыр
идең, суык көчәя бит, − дип, мине
үгетләмәкче булды ул.
− Рәхмәт, абый, һә дигәнче кайтып
җитәбез аны, сау булыгыз, − дип, юлга
аяк бастым.
Автобус китеп барды. Чынлап та,
әллә җылы автобустан чыкканга, һава
салкыная төшкән кебек тоелды. Чатта
өшеп торганчы дип, юл кырыеннан,
шәп-шәп атлап киттем.
Артка борылып-борылып, берәр ма-
шина килми микән дип, күз салгалыйм.
Барысы да кайтып беттеләр микәнни?
Юктыр. “Әле кайтучылар булыр”, −
дигән өмет күңелне җылыта.
Аяз көн. Күктәге кояш инде офык-
ка авыша. Күңелдә бәйрәмчә танта-
на. Мин бит авылга кайтам. Сюрприз
булсын әле үзләренә. Күрше кызы
Рәсимә дә кайткандыр әле. Кич клуб-
ка чыгып, дус-ишләр белән күрешеп,
берәр кино да карап алырбыз. Мөгаен,
Рәсимә дә чыгар клубка. Шушы кызга
күзем төште бит, әй! Беткәнмени баш-
ка кызлар, җитмәсә, үзен эрерәк тота.
Чынлап йөрешергә иде исәп, диюемә:
− Әй, Рәшит, мин бит калада яшәр
өчен туган кеше, йә актриса, йә җырчы
булырга хыялланам. Ә сиңа шул маши-
на белән трактордан башка бернәрсә
дә кирәкми бит.
Дөрес сүзгә җавап юк шул. Чынлап
та, ныклабрак уйлап карасаң, тиң
түгел шул мин аңа. Ә күңел дигәнең...
Аңлатып буламыни соң аңа бу
тиңсезлекне? Кайсы ягы белән тарта
соң мине бу кызыкай? Матур, чибәр,
акыллы... Мин дә төшеп калганнар-
дан түгел лә ул. Эх, булмагач, булмый
инде... Ә бәлки, ул мине сынап карар
өчен генә шулай әйтә торгандыр?
Артистка кешедән көт тә тор андый
кылыкны. Үзе, очрашканда, серле
итеп карый. Йөрәген яндырыйм әле,
ялкыны күпмегә җитәр ди микән? Эх,
Рәсимә, күпме янарга да риза булыр
идем мин бу ялкынлы сөю утларында,
күпме сыналырга да...
Шулай уйланып бара торгач, байтак
кына юл үтелгән. Каршы килүче, узып
китүче бер машина да күренми. Әллә
Яңа ел икәнен оныттылар микән?
Сәгатьне күчермәгәннәрдер бит инде?
Ну, очрамагач, очрамый бит бер ма-
шина да. Йөрмәгән юл түгел, түгелен.
Бу утыз чакрымны җәяү үтеп, төнге
өчләрдә өйгә кайтып кергән чаклар
әз булдымыни? Тик мондый салкында
гына кайткан булмады.
Шулай уйлар артыннан уйлар
йөгереп кенә тора башта. Ә юл тап-
такыр, яңа гына трактор белән чистар-
тып үткәннәр. Минем өчен генә шулай
чистартып куйганнармыни! Чынлап
та, юлда беркем дә күренми ич. Тагын
да шәбрәк атлый башладым. Суык
көчәйгән кебек, бит очларын,танауны
чеметеп алгалый, шулай ук суытты
микән? Утыз биштән дә түбәнәйде
микән? Юктыр, шәбрәк атлаганга һава
шулай ныграк бәрелә торгандыр...
Еракта күрше авылның өйләре
күренә башлады. Әһә, егерме чакрым-
ны үткәнмен дә икән инде. Бу авылны
чыксам, өч чакрым урман юлыннан,
аннан җиде чакрым яланнан гына ат-
лыйсы кала. Караңгы төшә башлады.
Әзрәк арыганлык та сизелә. Тик әле
бирешерлек түел. Шушы күрше авыл-
да әниемнең бертуган апасы Хөсния
түти тора. Әллә аларда гына кунып
калыргамы? Иртән, якты күз белән, ул
ун чакрымны атлап түгел, йөгереп тә
үтәргә була инде. Бәлки җизни кеше
машинасы белән озатып та куяр әле.
Тик, чиләгенә күрә капкачы дигәндәй,
саранрак кеше шул ул. Бензин аз,
районга барып җитәлмәм, дияр инде.
Хөсния түти үзе дә туганнар дип әллә
ни өзгәләнеп тормый. Бер чынаяк чәй
артында бөтен серләреңне сөйләтеп,
булмаган эшен табып, “җизнәңнең
кулы бер дә тиялми, шул көздән
ярылмыйча калган ун түмәрне генә
ярып бир инде”, диячәк бит. Шуңа бик
кергәләп йөрисе дә килми үзләренә.
Анысы да монысы, шулкадәрле юлны
үтеп, тәмле күчтәнәчләрне күтәреп
өйгә кайтмыйча, ничек инде тыныч
кына кунып ятасың? Түтиләр авылы-
на бер генә борылып карадым да, ары
киттем.
Урманга килеп кергәч, суык бабай
битне ул кадәрле өтми башлады.
Әйтерсең лә, өскә җылы тун яптылар.
Тик юл начарайды. Бураннан соң мон-
да бөтенләй чистартмаганнар, ахры-
сы. Кар тездән югары булса да, йом-
шак, әкрен генә атларга ирек бирә.
Аяктагы кыска кунычлы итекләр эченә
кар тула да, эреп яңадан туңа. Туктап
чистарткан булам,тик озакка түгел,
итек эче янә туп-тулы була. Күп вакыт-
ны ала дип, байтак кына чистартмый
да барып карадым, булмый, аяк өши.
Тәмам караңгы төште. Ләкин ай якты-
сы, кар яктылыгы белән юлны шәйләп
киләм. Ябалакның уфылдаганы ише-
телеп кала. Бигрәк шомлы шул ябалак
тавышы. Башыма әллә нинди куркы-
ныч уйлар килә. Куркуны басар өчен
кычкырып җырлап җибәрдем:
Кердем карурманнарга,
Калдым караңгыларга.
Газиз башлар сау булганда,
Нигә ямансуларга...
Күңел күтәрелеп ките, малай, шушы
җырны җырлагач. Арыганнар онытыл-
гандай булды. Чыннан да, нәрсә яман-
суларга? Тиздән урман юлы бетәчәк,
ачык җирдә авыл утлары да күренә
башлар. Җиде чакрым гына кала бит!
Тизрәк атлый башладым. Эх, клуб-
тагылар гына тарала башлар инде.
Бәлки, Рәсимә дә, Рәшит нишләп
кайтмады икән дип уйлап куйгандыр.
Юри генә булса да өйләре яныннан
урап үтәргә кирәк булыр. Очрый кал-
са, шаяртып: “Нихәл, Рәсимә, Яңа ел
белән сине”, − дип, күчтәнәчкә алган
шоколадны бүләк итәргә булыр. Эре
генә кыланып йөрсә дә, барыбер әйбәт
кыз ул! Ә эрелеге кирәктер дә инде
үзенә. Актриса булам, ди бит. Бәлки,
ул премьерасына мине дә чакырыр.
Һәм мин, спектакльдән соң сәхнәгә
күтәрелеп, бөтен зал ишетерлек итеп:
− Кадерле тамашачылар, бу бит
безнең Рәсимәбез, мин аның белән
сигез ел буе бер мәктәптә укыдым, −
диярмен.
Юк, болай бик матур килеп чыкмый.
Кемгә кирәк инде синең аның белән
сигез ел буе бер мәктәптә укып йөрүең!
Менә болай булсын. Мин дә атаклы
артист. Ә Рәсимә үз ролен башкара.
Спектакль беткәч, халык аягүрә басып
кул чаба. Бәйләм-бәйләм чәчәкләрне
миңа да, Рәсимәгә дә бүләк итәләр.
Һәм мин шунда бөтен тамашычыларга
да мөрәҗәгать итеп:
− Кадерле дуслар, мин сигез ел буе
бергә укыган сыйныфташым Рәсимә
белән шушы спектакльне уйнавыма
чиксез шатмын. Салкын кыш уртасын-
да, утыз чакрым җәяү кайтып, мин аңа
Яңа ел бәйрәменә менә шушындый
шоколад бүләк иткән идем”, − дип,
гөлләргә төрелгән, алтын тасмалар
белән бәйләнгән шоколад бирермен.
Тамашачылар тагын да көчлерәк кул
чабып, безне алкышларга күмәр...
Менә шунда инде Рәсимә дә, залга
мөрәҗәгать итеп:
− Кадерле тамашачыларым.
Рәшитнең күңелендә нинди ялкынлы
талант йоклап яткан бит. Мин аны га-
дилеге һәм таланты өчен гомерлеккә
яр иттем, − дияр. Яисә, гомерлек яр
иттем димәсә дә, нык итеп ихтирам
итәм, дияр...
Эх, уйлар, кая гына алып барып
җиткермисез сез мине? Күңелгә шун-
дый җылы, шундый рәхәт булып китте,
әйтерсең лә, әйләнә-тирәмдә өнсез
агачлар түгел, йөзләгән-меңләгән та-
машачылар.
Бара торгач, урманны да чыктым.
Кырга чыккач, юл тәмам югалды.
Чокыр-чакыр җирдән барам, ахрысы,
бер җирдә муеннан дигәндәй, карга
чумып киттем, көч-хәл белән чыгып,
каты юлны табарга тырышам, ләкин
юл юк. Ап-ак кар белән капланган тип-
тигез кыр өсте. Ориентирга бер үсеп
утырган агач та юк, ичмасам. Юл буй-
лап нигә посадка итеп булса да агач-
лар утыртмыйлар икән?
Тәмам алҗытты, чалбар балакла-
ры бер юешләнеп, бер туңып, боз-
лы торбаларга әйләнде. Асмалы
сумканы күтәрергә көч тә калма-
ды. Тасмасыннан гына тотып, кар
өстеннән өстерим. Күренеп тора, бу-
ран монда шәһәрдәгегә караганда да
ныграк котырган, бөтен чокырларны
кар белән тутырып, кырны тигезләгән.
Кайсы якка барырга соң? Бер ут та
күренми...
Үзе чатнама суык, үзе үтереп йокы
килә. Шулай ук арылды микән? Утыз
чакрым нәрсә инде ул яшь кешегә?
Элек Уфага хәтле җәяү йөргәннәр
бит. Кешеләр көчлерәк тә, чыдамлы-
рак та булганнардыр шул элек. Менә
шушылай җебеп калмаганнардыр әле
минем кебек... Шулай димен дә тагын
берничә адым ясыйм. Кар өстеннән
шуышып та барам, алай да арыта,
ныграк йокы баса.Тәмам сусатты.
Иреннәргә кар тидереп алам, тик фай-
дасы әз. Кар ирендә эрергә өлгерми,
бозланып туңа. Сумканы ачып, кол-
басаны капшап таптым. Шыкыраеп
туңган теге. Ә ашыйсы килә. Ашасам,
көч керер кебек. Әкрен генә кимерергә
тырышам. Һәм янә алга шуышам.
Булачак артист Рәшит Байназаров
туңып үләргә тиеш түгел, алга, Рәшит,
алга!
Тик көч юк инде... Берзаман баш
очында вертолет тавышы ишетел-
де. Карасам, вертолеттан миңа бау-
баскыч ыргыттылар. Ә вертолетның
ачык ишегендә комбат Бәширов ба-
сып тора. Үзе миңа:
− Старшина Байназаров, безнең ва-
кыт бик әз. Духлар камап алдылар, бар
көчеңне җыеп баскычка тотын, маши-
наны утырта алмыйбыз, канатларын
тишкәләп беттеләр, − дип кычкыра.
Хәлсез кулларым белән бау-баскычка
ябышам. Шулвакыт вертолет кинәт
югарыга ыргыла, мин җирдән берничә
метр күтәрелеп, баскычны кулдан ыч-
кындырам һәм гөрселдәп җиргә ба-
рып төшәм...
...Сискәнеп уянып киттем.
(Дәвамы бар.)
Автор үзе турында
Мин, Әнвәр Ибраһим улы
Әбүбәкеров, 1963нче елда туган-
мын. Башта Дүртөйле районының
Яңа Кәңгеш сигезьеллык мәктәбен,
аннан соң Дүртөйле шәһәренең
1нче санлы урта мәктәбен
тәмамладым.
Совет Армиясе сафларында
хезмәт итеп кайтканнан соң, яз-
мыш җилләре Уфа якларына алып
китте. Уфа шәһәрендә гаиләм
белән яшим. Тормыш иптәшем
Әлфия белән Динә, Лилия һәм дә
Алсу исемле өч кыз үстерәбез.
“Уфанефтехим” берләшмәсендә
эшлим. Читтән торып, Уфа
авыл хуҗалыгы университетын
тәмамладым. Буш вакытларда
шигырьләр язам, әдәбият белән
кызыксынам.
Ризван Хәкимовның “Сөю җыры”,
“Сайланма син”, Мөфтәдин
Гыйләҗевның “Туган җирдән
китмәгез”, Илгиз Закировның
“Сөю бураны”, Афәрим Акчуринның
“Дуслык җыры”, “Агыйдел дулкын-
нары”, Мөдәрис Гыйзетдиновның
“Кайтам туган якларга”, Наил
Шәймәрдановның “Уфам”, “Пар ал-
магач”, “Китмәгез, аккошлар”, Илдар
Шәриповның “Ак пароход”, “Илле
яшь”, “Апама”, “Эзлим”, “Шофер
дуска”, Илназ Мәсәлимовның
“Туганлык сере”, Раил Өметбаевның
“Көнбагышым”, “Әниемә” дигән
җырларының сүзләрен иҗат иттем.
Композитор Афәрим Акчурин белән
“Аклы-каралы мәрәкә” спектакленә
“Бәхетле ана” дигән шаян җыр яз-
дык.
Бәләбәй шәһәрендә үткәрелүче
“Илһам чишмәләре” төбәкара
фестивалендә катнаштым,
шигырьләрем “Салават күпере”
альманахында басылып чыкты.
Әлеге көндә зур хыяллар белән
яшим, музыкаль пьеса иҗат итәм,
хикәяләр һәм шигырьләр язам.