Бәләкәй чагында хәтта әти дә өйдән өйгә Яңа ел кертеп йөргән. Ул, бәлки, шуңа күрә дә Таһир белән безнең үтенечкә каршы төшмәде. Әни юньле генә, ипләп кенә йөрү буенча нотык сөйли башлауга, тиз генә өске киемне элеп, Таһир белән кулга берәр пәрәмәч тотып, Яңа ел кертергә чыгып киттек.
Тыкрыкны үтү белән каршыбызга Самат белән Әнвәр килеп чыкты. Күрешеп, бәйрәм белән котлап, сөйләшеп алдык. Эшне ник сузарга? Тәвәкәлләдек тә тәрәзәсендә уты күренгән якынрак өйгә таба атладык. Тәбрикләү сүзләрен сөйли-сөйли, кысык кына бүлмәгә үттек. Ялгызы гына бәйрәм каршылаган әби ишеген бикләми безне генә көткән, диярсең.
– Рәхим итегез, балакайларым! Тагын Яңа еллар күрергә насыйп булсын!, – дия-дия елмаеп, дару исе сеңгән сумкасын ачып, төенчеген чиште.
Һәм һәммәбезгә дә кәгазь акча сузды. Без дә җанландык. Әбигә озын гомер, сәламәтлек теләп, кире урамга чыгарга ашыктык. Багана төбендәге ут яктысында унар сум акчаны әйләндереп карадык. “Кул арты җиңел булсын!” – диештек.
– Егетләр, болай дүртәүләшеп йөрү дөрес түгел. Чирле булса да, ярый әле әби ныклы булды. Берьюлы шулкадәр күп Яңа ел кертүче күреп, йөрәге тотып куйса? Үпкәләштән булмасын. Сез югары очка барыгыз, – дип кырт кисте Самат.
Әнвәр, гадәттәгечә, аның сүзен хупларга тиешлеген исенә төшереп:
– Әйе, йөрәгенә “сердце” булса! Икәү генә керсәк, егермешәр сум акча эләгер иде, ә? – дип, мышкылдаган борынын тартып куйды.
– Кыстыбый сыныгы, эч пошырып тора. Иллә мәгәр Яңа ел кертүче синең кебек грипп өләшеп йөрергә тиеш түгел инде. Үзеңә булмаган акылны сатма, – дип, сүз көрәштерә башлаган Таһирны туктатырга ашыктым.
Чынлап та, гади төнмени бу? Акча бүлешергә түгел, шатлык өләшергә ашыгырга кирәк. Безнең кебек егетләргә бүген һәр өйдә куаналар гына.
– Әйдә, авылдашларның кәефләрен күтәрик! – дип, югары очка таба атладым.
Таһир да миннән калмады. Анда зур мәһабәт өйләр күп. Мул тормышта байлар яши. Акча янчыгыбыз тиз тулырга охшаган, дип өметләнеп, биек тимер капканы ачып үттем. Әй, күзнең начар күрүе хөрт инде. Караңгыдан бозау кадәр эт килгәнен абайламый калганмын. “Бәхет белән килсен Яңа ел!” – дип, Таһирның дәшүе булды, теге эт, ырылдый биреп, өрә башламасынмы! Тизрәк чигендем һәм, дустымны этәрә биреп:
– Күрмисеңмени, бәхетең күзенә төчкерим! – дип, атылып капкага менеп утырдым.
Ятлаган теләкләрен тезәргә исәпләп, авызын ачкан Таһир, каршына килгән этне абайлап, күз ачып йомганчы коймага үрмәләп менеп тә кунаклады. Абалап өрә башлаган эт тавышын, ниһаять, хуҗалар ишетте. Аракы шешәләрен кыстырып, рюмкаларны кулларына тотып ишектән килеп чыктылар.
– Соңга калганнарга – штрафной! – Ләкин капкада – мине, коймада Таһирны шәйләп, шып туктадылар.
– Төш, иблис, койманы бөгәсең! – дип, хуҗа, теш арасыннан сызгыртып җиргә төкерде.
– Яңа ел котлы булсын! Бәхет алып килсен! – дип тезә башлаган Таһир, әңгәмәдәшенең ачулы кыяфәтен күреп, туктап калды.
Хуҗаның кәефе тәмам кырылды булса кирәк.
– Төш, дим, уҗым бозавы! Моннан хәзер үк ычкынсаң, син дә бик бәхетле булырсың! – дип, чыпчыкны оясыннан тартып алгандай, Таһирны җилкәсеннән тотып җиргә төшерде.
Мине дә тәнгә кадалган талпанны каерып алгандай, капкадан йолкып төшерделәр. Эт исә, койрыгын болгап, хуҗасыннан боерык көтте.
Исән чакта бәласеннән баш-аяк дигәндәй, тизрәк урамга чыгып чаптык. “Молодец, Боцман! Йөриләр инде эч пошырып, кәеф төшереп. Бәйрәм ямен җибәреп,” – дип, көр тавыш белән этне мактаганнары ишетелеп калды.
– Бәй, Яңа ел кертүчене куып чыгарырга ярыймыни?” – дип, җан үртәде юлдашым.
Киләсе йортка шүрли-шүрли аяк бастык. Анда безне көткәндәй ачык йөз белән каршы алгач, өшегән йөрәкләребез бераз эреде сыман. Кесәләребездә мул гына акча җыелды. Дустым да тәмам остарды. Кергән саен хуҗаларга ялкынлы теләкләрне яңгырата торды. Кыш Бабаең читтә торсын.
Менә чираттагы өй ишеге янына килдек. Кыңгырау төймәсенә басабыз: ләм-мим. Ут бар сыман, ә җавап юк. Янә басабыз. Безнең белән бергә өйгә үтәргә ниятләп, мәче дә ишек төбенә килеп утырды. Беребезне дә кертергә ашыгучы юк. Нык ашатылган, тәрбияләнгән әзмәвердәй мәчегә күз салдык. Аны сыйпаганда башка уй килде. Мәчене куенга тыктык та кирегә теге черегән байлар йортына ашыктык.
Артына кем типкәнне эт тә онытмый, диләр. Таныш капканы ачу белән шул ярыкка Боцман борынын тыкты. Коты очкан мәченең йоннары үрә торды. Ашаган малкай бирешә торганнардан түгел, күрәсең. Бер мизгелдә кылычтай тырнакларын чыгарып этнең борынына батырды. Боцман шыңшыган арада капканы ачып, мәчене карга төшердек. Инде бу юлы хуҗа этенең бездә кайгысы юк иде. Бар максаты мәчедән үчен алу иде хәзер. Алар икәүләшеп чарылдашып күздән юк булдылар. Хуҗалар күренмәсме дип, без дүрт күзләп көттек. Сизүче булмады. Эчтә көй яңгырый, шау-гөр килеп җырлыйлар, бииләр. Ни күзем белән күрим, Таһир кесәсеннән шырпы алды.
“Нишләвең бу? Кызыл әтәч җибәрергә уйлыйсыңмы әллә? Тукта! – Уеннан уймак чыкмагае дип, котым алынды.
– Аны яндырмый гына да үч алып була, – дип, иптәшем кулындагы берничә шырпыны тиз-тиз генә сындыргалады. Алан-йолан каранып, шырпы кисәкләрен ишектәге эчке йозакка тутырды. Гадәттә һушын җыялмаган Таһирны бу төнне танырлык түгел: хәрәкәтләре җитез, үзе үткер, койган да куйган шымчы инде. Чылт иткән тавыш ишетелү белән тизрәк шылу ягын карадык. Ишекнең теге ягында кемнәрдер мәш килде. Без ерактан күзәтәбез. Шулчак кемнеңдер ишекне ачарга маташты. Ишек ачылмады. Бераздан евротәрәзәләр ачылды. Өйдән чыккан җылы һавадан тышкы суыкта пар болыты хасил булды. Кыш Бабай, Карсылулар, хайваннар дөньясы вәкилләре, бер-берсенә булыша-булыша тышка чыкты. Кире керү өчен тупса-утыргыч калдырылды. “Куян” тәмәке кабызды, “Төлке” ишекне барып тарткалап, ачкычын тыгып борып карады. “Кыш Бабай”, һаваны ут чәчәкләренә күмеп, салют атты. Кунаклар кычкырыша-сөйләнә тәрәзә аша янәдән өй эченә чумдылар. “Төлке”, шыр ачылган тәрәзәне ябарга теләгән иде, тәрәзә каерылып калды. Өйдәге җылы һава янә тышка бәрде. Кәеф-сафа коручылар арасында оста куллы кеше табылмады. Бер һушлырагы тәрәзәдәге бушлыкка мендәр тыгып куйды.
Бу мәрәкә ахырында борыны канаган Боцман да, койрыгын кысып, йортына кире кайтты.
Таһир, учын-учка ышкып:
– Әйдә, кузгалдык. Инде күтәренке кәефләре озакка барыр, – дип, сәгатенә күз салды. – Бәй, дүртенче киткән лабаса. Арытты. Әйдә, батырга да ял кирәк. Киттек кафега! Нәкъ бүген анда укытучылар юк.
– Яшәсен үзаллылык, – дип көлешеп, без ”Бәхет утравы” кафесына юл алдык.
Төн уртасы булуына карамастан, бәйрәм итүчеләр байтак. Утлар җемелди, яшьләр дәртле биюгә төште. Өстәлләр тирәсендә дә кеше күп. Без яшьрәкләр янына бардык. Самат, Әнвәр, Илшат һәм күрше сыйныфтан ике кызга тап булдык. Аларның өстәлләренә күз салсак: шәраб, сыра шешәләре, тозлы арахис. Яңа ел кертеп җыелган акчаларына шулай ял итәләр, имеш.
Хәл сорашып та өлгермәдек, безнең арттан нәзек, озын ханым ялт итеп килеп җитте. Монда кафега керү өчен дә хак куелган икән. Һәркемнән иллешәр сум түләү каралган. Тимер сумнарны җыеп, аңа бер уч акча суздык. Ләкин теге апа кире китәргә ашыкмады. Саматка керү билетын күрсәтергә кушты. Шунда гына игътибар иттек: баксаң, дусларыбыз “олыларча” бәйрәм иткән икән. Күзе тонган Әнвәр кесәсеннән билет сузды. Һәркайсы үзенекен эзли башлады. Ханым аларны бер үк билетны алмаштырып бирүләрендә гаепләде. Чак аумый утырган Илшатның кабыргасына төрттеләрмени:
– Апа, ап-па, кара мин бит үземнекендә исемемне язып куйдым, – дип, көрмәкләнгән телен буйсындырырга тырышып, акланырга омтылды.
Әнвәр исә, борынын тарта-тарта:
– Мин дә билетыма хәзер үк үз исемемне язам. Берсе дә аны үзенеке димәс, – дип ручка алып, эшкә тотынды. Төчкереп тә җибәрде. Юешләнә төшкән билетын хатынга сузды. Ханым чирканып кына күз атты да ачу белән кинәт борылып китте.
Самат сүз кушты:
– Бу апа инде дүртенче тапкыр килеп тикшерә. Саный белми микәнни? Биш кеше генә утырабыз бит. Эчсәк ни, ялгышып яңадан берәр билет алырбыз, дип уйлый микән?..
Зилә:
– Яңа ел төнендә егетләр кебек үк аның да бизнес эшлисе киләдер. Кызларга өйдән-өйгә кереп акча җыярга рөхсәт юк бит”, – дип көлеп җибәрде...
Таһир белән пепси, әфлисун суты алып дуслар янына килеп утырдык. Арыткан икән шул. Тик эчкән кеше белән нинди хәбәр сөйләшәсең.
Саматка:
– Изгелек теләп җыйган акчага алкогольле эчемлек алу дөрес түгел, – дип кенә әйтә алдым. Ә аларның күңеле инде башка үлчәүләрдә тибрәлүе инде мәгълүм.
Янәшәдәге өстәл янындагы Вәзирәнең генә бу күренешкә эче пошты. Кафе тулы кеше. Тик беркемнең дә үсмерләрнең шәраб эчеп утыруында эше юк. Ахирәтләре Әлфия белән Зөлфия Вәзирәне тынычландырып та карады. Авылдашлар берсен-берсе белә инде. Вәзирә “Пепси” алганымны күргәнгә:
– Чын егетсең икән. Молодец! – дип, кулбашыма кагылып үтте. Һәм билет тикшерүче нәзек ханыма:
– Ни өчен балигъ булмаган балаларга шәраб, сыра сатасыз? Укучылар гына икәнен күрмисезмени? Сезнең башыгызда акча эшләүдән гайре берни юкмени соң инде? Намусыгыз мәрткә киттеме әллә? – дип уйлаганын ярып салды.
Нәзек хатынның бирешәсе килмәде:
– Яшьләре маңгайларына мөһер итеп басылмаган, – дип кырт кисте.
– Сукыр түгелсездер ич! – дип, Вәзирә һөҗүменнән баш тартмады. – Сез минем кайда эшләгәнне беләсезме? Яңа елда махсус тикшерү өчен монда килдем.
Хатын исе китмәгәнен күрсәтеп:
– Беләм, оптовый кибеттә. Шуннан? – дип борын чөерде.
Вәзирә аңа:
– Кибеттән тыш мин милициядә ярты ставкага эшлим, – дип алдак хәбәр әйтте.
Йөзе качкан “тикшерүче“ тиз арада күздән югалды.
Ул да түнгел, яныма килеп:
– Тикшерү килгән, шылыгыз! – дип әйтеп киттеләр.
Чын тикшерү түгеллеген белеп торсам да, башкалар белән кафедан чыгып качтык. Ун минут өчен илле сум түләү дә әлләни зур югалту түгел лә. Таһир белән икәүләшеп, көч-хәл белән Илшатны өенә илтеп куйдык. Эчкән килеш берәр кайда туңып калмасын дигән баштан инде.
Шулай Яңа елның тәүге таңын урамда каршыладык. Баягы зур йорт яныннан үткәндә анда ишекне ачканнарын күрдек. Эчке йозакны сүтеп алганнар, тик тәрәзәдә һаман кызу бәйрәм чагылышы – мендәр тора. Аны төзәтү ансат булмагандыр, күрәсең. Ә бит безгә бары тик җылы сүз, якты йөз дә җитә иде...
Таһир белән хушлашып, алга атладым. Никтер, бу юлы иң тәүдә Яңа ел керткән иске өй яныннан үтеп китә алмадым. Янә ул ишекне шакыдым. Тәбәнәк буйлы әби, элекке танышын күргәндәй:
– Рәхим ит, улым! – дип дәште.
Мин өйгә үттем.
– Хәлең ничек, әби, терелдеңме? – дип кызыксындым.
– Рәхмәт, балам, безнең яшьтә хәлдән хәлгә инде, – дип җаваплады ул. – Ялгызлык яман. Чәй эчүе дә иптәш булганда күңеллерәк.
Шунда өйдәге су савытының әйләндереп куелганлыгы күзгә ташланды.
– Чәй эчү өчен иң элек су булуы шарт бит, – дип, чиләкләрен эләктереп, чыктым. Коедан су алып кереп савытны тутырдым һәм: – Чирләмә, әби, чәй эчәргә башка көнне килермен әле, – дип кузгалдым.
Әби миңа янә акча сузды. Ә мин бу юлы акчасыннан баш тарттым.
– Изге күңелле икәнең йөзеңә чыккан, балам. Үзеңнең һәм әтиеңнең исемен әйт. Дога кылырмын, – диде.
Мин, аның сорауларына җавап биреп, кайтыр юлга чыктым. Саф һавада иркен итеп тын алдым. Шыгыр-шыгыр тавыш чыгарып кардан атлыйм. Күңелемә шундый рәхәт. Бәлки, бу дөньяда бары да акчага гына бәйле түгелдер ул дигән уй килде башыма. Дөнья яме шуңа гына кайтып калмыйдыр ла...