Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 декабрь 2024, 16:14

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Шәһәргә сәяхәт

Әби уңга карады, сулга күз салды. Ишек дисәң – тоткасы юк. Басарга төймәсе дә күренми. Ары барды, бире килде. Монда ничек керергә, дип уйга калды. Аптырап байтак басып торды.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Шәһәргә сәяхәт
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Шәһәргә сәяхәт

Миңлеямал карчык апасының оныгының улын күрергә дип, пешеренеп-төшеренеп, бүләкләр, уенчыклар алып юлга чыкты.

Апасының кызы:

– Барып күреп кайт инде, һаман бармыйсың, сузасың, – дип аны ашыктырды. – Теге чакта бармаган булдың. Фатирларын да күрмәгәнсең әле. Бигрәк иркен инде фатирлары, – дип сөйләнә-сөйләнә, адрес бирде. Кабат-кабат кайда автобустан төшәргә, кая борылырга, нинди урамнан аларның тыкрыгына керергә икәнлеген аңлатты.

– Куй әле, шулай күп талкымасаң. Мин өйдән чыкмый моңаеп утырганнардан түгел. Ул якларда күп йөрдем. Табармын, борчылма!

Тукталышын яхшы белә. Бер түгел, биш үткәне бар. Менә килеп тә җитте. Автобустан төшкәч тә бераз тирә-якка каранып торды.

– И-и, монда харап күп, харап биек йортлар төзелгән, имеш тә. Тукталышның аргы ягын танырлык та түгел. Биек кызыл кирпеч йорт дигән иде, – дип сөйләнде әбекәй.

Ә-ә, әнә тора үзе. Урамны аша чыгасы гына. Шунда юнәлде. Әллә ни шиге булмаса да, каршыга килгән кешедән:

– Шундый-шундый йорт кайдарак икән? – дип белешергә булды.

Ул бик миһербанлы ачык күңелле кеше булып чыкты.

– Әнә үзе, сезгә каршы йорт. Тик сез моннан керә күрмәгез. Арырак барыгыз. Анда олы юл, машиналар керә торган урын. Шул юлдан чыкмагыз, – дип, җентекләп аңлатып, керер юлны күрсәтте.

Әбекәйнең күңеле булды. Рәхмәтләр әйтеп бетерә алмады. Изге күңелле кешеләр бар бит әле, Аллаһыга шөкер!

Машиналар йөри торган юл туп-туры подъезд төбенә илтә, имеш. Шатланып, рәхмәтләр әйтеп, юлын дәвам итте. Бәхеткә, бер малай мәктәптән кайтып килә. Ул нәкъ Миңлеямал әби бара торган подъездда яши икән. Сөйләшергә әвәс тә әле. Бергә керәләр булып чыкты. Лифттан әбине кирәкле катта төшереп калдырып, үзе ары менеп китте.

Әби уңга карады, сулга күз салды. Ишек дисәң – тоткасы юк. Басарга төймәсе дә күренми. Ары барды, бире килде. Монда ничек керергә, дип уйга калды. Аптырап байтак басып торды. И Аллаһым! Эшләгәннәр бит таш сарай. Үтеп кермәле түгел ләса.

Ярый, ишек ачылып китте, аннан бер хатын килеп чыкты. Әбекәй җитез генә эчкә ташланды. Ишек ябылганчы кереп өлгерде. Ярар, коридорга кердек. Фатирлары кайсысы икән? Биш ишекнең берсендә генә саннар бар. Ә болары ничә икән, дип уйланып торды. Монысыннан санап китсәк, өченче ишек аларныкы булырга тиеш. Бәй, ничек керергә? Ишек тоткасы да, басарга төймәсе дә юк. Керерлек түгел. Торды-торды да өченче ишеккә шакып карарга булды.

Ишек ачылды. Кемнеңдер башы күренде. Әмма ул карчыкны үткәрергә теләмәде. Юлга аркылы басты да:

– Мин сезне чакырмадым. Мин чакырмаган килеш килгәнсез. Юк, кертмим. Минем эшем күп. Бала имезәсем, аны киендерәсем, йоклатасым бар, – дип җикерде.

Көлсәң көл, еласаң ела. Нәни баланы имезә, имеш. Бик яхшы. Әби сиңа комачауламас. Эшлә эшеңне. Имез әйдә. Шул баланы күрергә дип килгән дә бит инде.

– Ничек инде кертмисең? Әллә күпме җыенып, чак бүген килә алдым. Теге вакытта Сания белән барырга дип, алардан шылтыраткач, каядыр барасы бар, дигәч, кире сүрелдек. Аннан соң да килергә булган идек. Тагын тукталырга туры килде. Юк, ишек төбенә килеп җиткәч, керми кайтмыйм, – дип әрсезләште. Үзенең бик тә хәтере калды. Олы башын кече итеп, яңа туган баланы күрергә, аннан ары фатирны котларга дип килде. Аны кертмиләр. Ничек инде? Күзләреннән яшь бәреп чыкты. Чак кына кычкырып елап җибәрмәде. Бу нинди хәл бу?! – Ничек инде? Сания шылтыратмадымыни?! Менә гаҗәп, менә әкәмәт! Без ни үзебез гади кешеләр, безнең ишек һәрчак һәркемгә ачык, һәрчак рәхим ит!

– Ярар, керегез, – дигән булды килен кеше.

Карчыкның үтә гаҗәпләнүе, хәтта елар чиккә җитүе, күзләреннән бәреп чыккан яшьләре тәэсир итте булса кирәк. Карчык китәргә дип, борылган иде дә, кабат-кабат йөргәнче, бер килгәч, кереп чыгыйм инде дип, эчкә атлады. Фатирларын сатып, яңа йорттан фатир алып, ремонтлап, дүрт бүлмәле итеп, коридор кебек нәрсә эшләтеп өлгергәннәр икән. Бер уңайдан күреп чыгыйм инде, дип уйлап, кермичә китмәскә булды.

Әмма аның кәефе кырылган иде. Фатирларын караган булды. Үзен көчләп булса да хуплау, мактау сүзләре әйтте. Фатир, әлбәттә, зур иде. Ишектән кергәч тә башланган озын коридор, коридор буйлап берничә бүлмә, ишекләре ябык. Килен кеше, аларның ишекләрен ачып:

– Монысы – йокы бүлмәсе, монысы – балаларныкы, монысы – ял бүлмәсе, – дип, аңлатмалар бирә барды.

Горурлык белән, басым ясап әйтте. Әйе, һәрберсе исеменә ярашлы җиһазландырылган. Балалары өчәү. Берсе – мәктәптә, икенчесе – балалар бакчасында, өченчесе – яңа туган.

Аннары чәй эчкән булдылар. Өстәлдә хәлвә, конфет-печенье, кайнатма, бал тезелешкән. Сөтле чәй тәмле булса да әбинең күңелендәге көенеч, әрнү, үкенү төенен чәй җебетә алмады. Ул тизрәк кайтып китү ягын карады.

Әни кеше эшләми, өйдә. Ә баласы нишләптер балалар бакчасында. Үзе янында, энесе янында булса, көйлерәк булыр иде бит. Кемдер бакчага баласын бирә алмый. Шул сәбәпле эшкә урнашуны кичектерергә мәҗбүр. Ә монда эшкә йөрмәгән, шундый уңайлы шартларда яшәгән килеш, нигә баланы бакчага бирергә? Бергә үссәләр, бер-берсенә ияләшеп, дуслашып, ярдәмләшеп яшәрләр иде. Әни кешенең үзенә дә җиңелрәк булыр иде. Менә гаҗәп, дип уйланып кайтты.

Миңлеямал арып-талып кайтып керсә, өйдә аны кунак көтә, имеш. Авылдан күршесе Хәмдия килгән икән.

– Исән-сау гына йөрисеңме? Нинди җилләр ташлады? – дип кулын сузды Миңлеямал.

– Бәлнискә, дип килгән идем. Үзең нинди эшләр бетереп йөрисең? – дип җаваплады Хәмдия.

Куш куллап күрешеп, шатланышып исәнләштеләр.

– Юлдан сусагансыңдыр, хәзер чәй эчәрбез.

– Оныгың бик булган, бик уңган икән. Өйгә дә кертте, кайнатып чәй дә эчерде.

– Шулаймы?! Чәйнең урыны чиксез. Гөрләшә-гөрләшә бергәләп эчкән чәй тәмлерәк була, – дип, Миңлеямал чәйнек астына ут кабызды. Суыткычтан ит алып, пешерергә куйды.

Хәмдия исә үз мәшәкатьләрен сөйләми булдыра алмады:

– Шәмсенаһар кызына күчтәнәч, бүләкләр җибәрде. Кияве белән кызына яңа зур йорттан фатир биргәннәр икән. Башка җирләргә кереп торма, туры аларга бар, дип адресын язып бирде. Ничек барырга икәнен аңлатты.

– Кәефең юк. Әллә тапмадыңмы?

– Табуын җиңел таптым.

– Өйдә юклармы?

– Анысын әйтә алмыйм. Кызык инде. Кызык. Өй янына барып җиттем. Ике йорт янәшә бер-берсенә терәлеп диярлек тора, бер төрлерәк бизәлгәннәр. Янәсе эчен генә түгел, тышын да матурлыйлар. Берәү подъезддан чыкты. “Кайсысы шундый санлы йорт?” – дип сорадым. Белмим, дигән була. Үзе шушы йорттан чыкты.

Ике балалы бер яшь хатын һавада йөрергә, ял итәргә чыккан. Берсе йөгереп йөри, икенчесе коляскада. Бу шушы йортта яши инде, дип уйлыйм. Сораган идем, анысы да, белмим, дигән була.

– Нишләп белмисең, шул йортта яшисең түгелме?

– Әйе... Оныттым.

Йөгереп йөргән баласы нидер әйтергә омтылган иде, аны ымлап туктатты. Өйнең бер башыннан икенче башына хәтле барып, почмагына беркетелгән санны эзләп таптым. Миңа кирәкле йорт. Берәүләргә ияреп кердем. Фатирның номерын әйттем. Сигезенче катта икән. Мине шул катта төшереп калдырдылар да, үзләре югары менеп киттеләр.

Озынчарак зур гына коридор. Бер генә ишек. Ишектә фатир саны да, басарга төймә дә, ишек тоткасы да юк. Тордым-тордым, каранып коридорда йөрим.

Бер бәләкәй ишек бар. Этәрдем – бикле. Балконга ишек бар булып чыкты. Балконга чыгып урап кердем. Теге ишеккә шакып-шакып карадым. Чыш та, пыш та юк. Тып-тын. Бер җан иясе юк. Тагы ишек шакыйм. Кемдер ишек артында йөргән кебек. Ничектер шомлы. Әмма ачучы юк. Әллә ниләр уйлый башладым. Урамга чыктым. Биек йортка гаҗәпләнеп карап торам. Нинди зур! Бер түгел, ике авыл сыйгандыр. Күрше күршесен белми, үзе яшәгән йортның санын да әйтә алмый. Әллә әйтәсе килми. Куркалармы? Бу карчык үтереп китәр, ди микән? Бу ни галәмәт! Кая барабыз? Күрше күршесе белән аралашмый, ишекләре терәлеп тора. Шулай булса да, бер-берсен белмиләр. Белергә дә теләмиләр, күрәсең.

Тукта, мин әйтәм, күршесенең ишегендәге төймәгә басып карыйм әле. Бәлки, ул ни дә булса әйтер. Күчтәнәчләрне өстерәп йөреп тә арыдым. Авыр гына. Тора-бара, җитмәсә, баса. Күршесенә булса да калдырыр идем.

Күршесенең ишеген дә ачучы булмады. Әллә үлеп беткәннәр инде. Бераз тордым. Тагын звонокка басам – дәшүче юк. Тукта! Мин әйтәм, кемгә килгәнмен, шуның төймәсенә басыйм әле! Бәлки, ачар. Көтәм. Юк. Төкерим лә! Икенче күршесенә басып карыйм да кайтып китәм, дим. Ташлап кына китәр идем, әманәткә хыянәт була инде. Аннары җәл дә. Әни кеше баласына ниләр генә салмагандыр. Үзенең авызыннан өзеп, баласына җибәргәндер. Бастым звонокларына. Сөбөханаллаһ! Дәштеләр. Барысы да үлеп бетмәгәннәр икән. Сорашам.

– Хәзер генә өйдә иделәр. Чыгып китмәгәннәрдер әле, – ди бу, әйкәем!

Тәнгә җылы йөгерде, җан керде. Ниһаять, бу авыр йөктән котылам шикелле. Аларның ишек кыңгыравына басам да көтәм. Их! Ник риза булып алып килдем. Тәүбә, тәүбә, бүтән аласы-итәсем юк. Бигрәк үтенгән иде шул. Күрше хакы – Тәңре хакы, дигән булдым.

Менә шулай итеп, сиңа килеп егылдым. Ярый, улың ачты, чәй эчерде. Югыйсә харап булган идем. И күршекәем, Миңлеямалкаем, ярый да син бар әле. Торам да сиңа киләм. Үз өемә кайткан кебек инде. Рәхмәт! Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларны насыйп итсен, озын гомер бирсен. Сәламәт бул инде.

– И Аллаһым! Эт кебек арыгансың инде алайса. Ятып ал. Бездә кунарсың да иртән тагын барып карарсың. Кешегә ияреп кермә. Түбәннән генә фатир саннары язылган төймәгә басып кара. Бәлки, шикләнәләрдер. Яңа йорт, яңа күршеләр.

– Әйе шул. Шулай итеп карармын.

– Барыбер яхшы күңелле кешеләр күбрәк. Берәрсе ярдәм итәр әле.

...Хәмдия иртән чәйләр эчеп, күчтәнәчләрен күтәреп, тагын теге йортка китте. Әмма сәгать ярымнан, елар чиккә җитеп, күчтәнәчләрне өстерәп, кире килеп керде.

– Әллә өйдә юклармы? Берәр ары киткәннәрдер. Вакытсыз туры килгәнсеңдер шул.

Хәмдия баш селкеде.

– Өйдәләр?!

– Кертмәделәр. Убырлы карчык, кичәдән бирле безгә тынгы бирмисең. Алдакчы, алдашып кермәкче буласыңмы? Я террорчы, я бер алдакчы, ялганчы бурсыңдыр әле. Төенчек тоткан булган. Ышандырмакчы буласыңмы? Кит! Югыйсә, полиция чакыртам, дип чәрелдәп тора. Миңлеямал, сиңа гына калдырып китәрмен инде. Син барып карарсыңмы әллә? Син бит шәһәр кешесе.

– Юк-юк, калдыра күрмә! Кире алып кайт. Әнисенә илтеп бир. Икенче андый нәрсә алма! Әманәткә хыянәт итмә инде. Кызының эче, әйдә, янсын. Әнисенең тәм-томнары күз алдына килеп җәфаланыр әле! Исәрлегенә үкенсен. Әнисе дә яхшы гына орышыр әле үзен. Кара инде, адәм баласын җәфалап шулай кылан, имеш! Бер дә булмаса, төшеп карасын иде. Әйдә, чәй эч! Йончып беткәнсең.

– Әйтмә дә инде. Бу сабак миңа.

– Борчылма! Аллаһы Тәгалә сиңа бер урынына ун савап язар. Бу Аллаһы Тәгалә алдында зур сынау булды. Син аны җиренә җиткереп үтәдең. Тынычлан! Әнә, чәй кайнап чыкты. Әйдә, утыр!

Менә сиңа мә! Нинди көнгә төштек! Ахырзаман җитүедер инде. Кешеләр бигрәк шашты. Акча да акча, дип, кеше талаудан, хәтта үтерүдән курыкмыйлар. Кешедә кешегә ышаныч бетте. Тимер ишекләр, әллә ничә төрле йозаклар белән сакланырга маташалар. Шундый бозык күңелле кешеләр аркасында изге күңеллеләренә дә ышаныч калмады. Ләә Илааһә Иллалаһ, Үзең сабырлыклар насыйп итсәң иде.

Боларның сүзләрен ишетеп торган оныгы аларның сүзенә кушылды:

– Картәни, синең юлың уңган. Мөгаен, Аллаһ ярдәм иткәндер. Шулай да алдан сөйләшеп, вакытын билгеләп йөрегез. Кешегә ияреп кермәгез. Кирәкле фатир санына подъезд төбендә куелган домофонга басыгыз. Шулчакта сезне елмаеп каршы алырлар. Сиңа, Аллаһының рәхмәте белән, яңа туган баланы күрергә насыйп булган. Югыйсә, андый киленнең беркайчан да вакыты булмый. Ул сине түбәннән домофоннан шылтыратсаң да кертмәс иде, – диде.

Фото: Freepik.

 

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Шәһәргә сәяхәт
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Шәһәргә сәяхәт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: