Дини чаралардан ерагаю иманны көчсезләндерә. Мәсәлән:
Мүгаз ибн Җәбәл кайсы вакыт сәхабәләрне: «Әйдәгез, берәр сәгать иманны ныгытып алыйк әле», – дип чакырыр булган.
Әйе, кайсы вакыт дәрескә барасың-баруын, әмма дәрестә сөйләнелгәннәр ныклап аңлашылмый. Шулай да мондый чара-җыелышларга якын булырга тырышыгыз, дин кардәшләр! Чөнки Аллаһның Аны зикер итәр өчен җыелган кешеләр төркемен эзләүче фәрештәләре бар. Һәм Аллаһы Тәгалә шундый җыелышта булганнарның бөтенесенең дә гөнаһларын ярлыкый.
Фәрештәләр аңа:
– И Аллаһ! Алар арасында бер кеше сине зикер итәр өчен түгел, ә икенче бер кешене күрергә дип килгән иде, – ди.
Аллаһ исә:
– Алар – бәхетлеләр, һәм алар белән бергә утыручыларга да зыян булмас, – дип җаваплый.
Гомум торакта студентлар, мәсәлән, бер-берсенең бүлмәләренә кереп, көне буе сөйләшә икән, ди. Ә берәрсе: «Әйдәгез, берешәр аять укып алыйк!» – дидеме, «Шулай иткән ди! Минем бит вакытым юк! Дәресләр…» – дип, калганнары таралышырга ашыга. Яки мөслимәләрнең чәй эчәргә йөрүләрен алыйк: самавырны екканчы чәй эчәләр, ә Аллаһны аз зикер итәләр, яисә бөтенләй искә алмыйлар.
Ә бит әгәр дә без сөйләшүләр өчен вакыт табабыз икән, Мүгаз ибн Җәбәл әйтмешли, «берәр сәгать иманны ныгытып алу» өчен дә вакыт табарга тиешбез. Мәсәлән, бергә Коръән укып алырга, «СүбхәнаЛлаһ» дип зикерләр әйтергә, бер-беребезгә ниндидер хәдис сөйләргә.
Бервакыт Әбү Һүрайра, базарга чыккан да, болай дигән:
– Нишлисез монда? Мәчеттә Мөхәммәтнең (ﷺ) мирасы таратыла, ә сез монда сату итәсез!
Моннан соң бөтенесе дә мәчеткә – Пәйгамбәр (ﷺ) мирасыннан берәр нәрсә эләктереп алырга ашыга. Барсалар, анда берәү Коръән укый, икенчесе – намазда, кайсыберәүләре зикер белән мәшгуль икән. Әбү Һүрайраның янына кире әйләнеп кайтып, алар:
– И Әбү Һүрайра! Нинди мирас?! Анда намаз торалар да, Коръән укыйлар! – ди, аның мирас турындагы сүзләрен ялганга санап.
– Ә сезгә нәрсә кирәк? Нәкъ шушы да инде Пәйгамбәр (ﷺ) мирасы. Нигә соң аны алмыйсыз?..
Һәр кеше үзен берничә яхшы дус белән уратып алырга тиеш, чөнки кайсы чак кеше түбән тәгәрәп китеп барганын үзе сизмәве дә бар. Ә яхшы дус иманны көчәйтергә ярдәм итә. Әгәр дә синең әйләнә-тирәңдә яман иптәшләр икән, аларның берсе: «Син нәрсәгә бүген намазга тормадың әле?» – дип әйтерен көтмә. Андыйлар синең телевизорны озак караганыңа, намазга тормаганыңа куаначак кына.
Аллаһ Коръәндә: «И сез, иман китергән кешеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм дөреслекне сөйләүчеләр белән булыгыз!», – дигән («Тәүбә» сүрәсе, 9:119).
Хаклык юлыннан барган кеше генә дөреслек турында искә төшерер. Инде әгәр синең яныңдагыларны кичә телевизордан нәрсә күрсәттеләр, кем кичә футболда җиңде, ни өчен шул-шул җырчы әле саман сәхнәгә чыкмай – шушылар гына кызыксындыра икән, алардан нәрсә көтәргә? Андыйларның берәрсе сиңа иман турында исеңә төшерер дисеңме?
Аллаһы Тәгалә шулай дигән: «Аның йөзенә юнәлеп, иртә һәм кич Раббыларына дога кылганнар белән бергә җаныңны түземле ит, бу дөнья зиннәтенә омтылып, күзләрең алардан борылмасын, һәм Безне искә алудан күңелләрен Без битараф иткән кешеләргә һәм нәфсесенә ияреп эше чиктән тыш булган кешегә буйсынма» («Мәгарә» сүрәсе, 18:28). Бу – Пәйгамбәргә (ﷺ) мөрәҗәгать итү, әмма ул һәммәбезгә дә кагыла. Әгәр дә без иманыбызны саклап калырга теләсәк, үзебезгә яхшы дуслар табарга тиешбез.
Галимнәр әйтүенчә, шундый кешеләр була: аларны күреп калдыңмы, Аллаһны искә төшерәсең. Шундыйлар белән дус булырга кирәк. Җәмгыятьтән бөтенләйгә аерылырга кирәк димим, уку буенча яхшы мөнәсәбәттә булган иптәшләрең, эш буенча коллегаларың булыр. Әмма диндә дә дуслар булырга тиеш. Үзебезгә иман турында искә төшереп торган якын кешеләрне җыярга тиешбез әйләнә-тирәбезгә.
Мөхәммәт пәйгамбәр дә (ﷺ) яхшы дусны ислемай сатучы белән тиңләгән – ул сиңа ислемай сата яки бүләк итә, бик булмаса, аның янында утыруы да рәхәт. Ә начар иптәшне ул (ﷺ) тимерче белән чагыштырган – сине эссе һава белән көйдермәсә дә, аның янында утыруы бик эссе.
Гомум торакта студент егетләр бүлмәсенә керсәң, еш кына стеналарында Майкл Джексонның я башка җырчыларның плакатын күрергә була. Андый кешедән нәрсә көтәргә? Шушыны: озын чәч йөртә, кулында – зонтик, хас Джексон кебек бии. Чөнки аның өчен үрнәк – шушы җырчы. Шуңа да ул аңа охшарга тырыша.
Ә синең өчен кем үрнәк? Әгәр дә ул иман, Исламга кагылышы булмаган бәндә икән, иманың хәвеф астында, кардәш. Бәлки сиңа картәти-картәниең үрнәктер. Еш кына кешеләр: «Картәнием намаз укый иде», – ди. «Ул сиңа яхшылыкта үрнәк булсын – син дә укы», – диярбез андыйларга. «Картәтием матур итеп Коръән укый иде, аны саклады», – дисәләр, «Син дә укы аны, син дә сакла!» – диячәкбез.
Ә бит кешеләр өчен иң яхшы үрнәк – ул Мөхәммәт (ﷺ). Аллаһы Тәгалә: «Аллаһны һәм Ахирәт көнен өмет иткән һәм Аллаһны күп искә алган кеше өчен Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар», – дигән («Фиркаләр» сүрәсе, 33:21).
Мөхәммәт пәйгамбәр (ﷺ) безгә бөтен яклап та үрнәк: яшьләргә дә, олыларга да. Пәйгамбәр (ﷺ) яшь чагында нинди булган, яшлеген ничек үткәргән, нинди әти булган, нинди картәти, нинди ир, нинди хаким – боларның барысын да без беләбез. Шуңа да һәркем Мөхәммәт пәйгамбәрдә (ﷺ) үзе өчен үрнәк табар. Шуңа да бер кяфер кеше Аллаһ рәсүле (ﷺ) янына килеп, сәхабәләрнең аңа карата булган мөнәсәбәтенә хәйран калган. Кабиләсенә әйләнеп кайткач, ул болай дигән: «Беләсезме, Рим патшасында да булдым мин, фарсы патшасында да. Әмма аларга карата Мөхәммәткә күрсәтелгән кебек игътибар күрсәтүләрен күрмәдем».
Бервакыт бер сәхабә төнен Пәйгамбәр (ﷺ) артыннан ул күрмәслек итеп иярә. Нәрсәгә дисезме? Бу кеше Пәйгамбәрнең (ﷺ) нишләргә җыенганын күрергә теләгән. Ягъни үрнәк алу өчен. Аллаһ рәсүле (ﷺ) күзәтүне сизеп калып: «Син нигә минем артымнан күзәтәсең?» – дигән. Әмма сәхабәләрнең Аллаһ рәсүленә (ﷺ) шундый игътибар итүе безгә дә аңа иярергә, аңардан үрнәк алырга ярдәм итте (сәхабәләр тапшырган хәдисләрне генә алыйк! – ред.). Ә Аллаһы Тәгаләнең «Сезнең өчен күркәм үрнәк бар» дигән сүзләре сәхабәләргә генә төбәлмәгән, ә Хөкем көненә тиклем бу дөньяда яшәячәк бөтен мөселманнарга – димәк, безгә дә – төбәлгән.
Аллаһы Тәгалә шулай дигән: «Аллаһтан аның колларыннан белемле кешеләр генә курка бит. Чынлап та, Аллаһ – көчле, Ярлыкаучы!» («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 35:28).
Гыйлемең күберәк булган саен иманың да ныграк булыр, ин шәә Аллаһ. Кайсы чак китап укыйсың да, моңа тиклем ишетмәгәнеңне белеп каласың. Гыйлем алу бервакытта да тукталырга тиеш түгел. Иманын көчәйтүгә омтылган кеше кемнән булса да – яшьтән дә, карттан да, дәрәҗәледән дә, гади кешедән дә – гыйлемне кабул итәргә әзер. Шуңа да Муса (галәйһис-сәләм) үзендә булмаган гыйлемгә ия булган кеше турында ишетеп калгач: «Бу кешене еллар буена эзләргә туры килсә дә туктамам», – ди.
Кайсы вакыт гади кешеләр дә безгә гыйлем бирә ала. Имам әл-Газали бер авылга килгәч, кешеләр аны шатланып каршы ала, хәтта күтәреп үк җибәрә. Бу тамаша яныннан бер әби үтеп барган.
– Кем бу? – дип сораган ул.
– Әл-Газали, – дигәннәр.
– Ә кем ул әл-Газали? – дип сораган әби.
– Имам әл-Газалиның Аллаһның барлыгына җитмештән ашу дәлиле бар! – дип җаваплаганнар.
– Әгәр дә аның җитмештән ашу шиге булмаса, җитмештән ашу дәлиле дә булмас иде, – дигән карчык.
Моннан соң әл-Газали:
– Аллаһым! Миңа аныкы кебек үк иман дәрәҗәсе бирче! – дигән.
Иманыбызны арттырыр белемне нинди кешедән булса да алырга кирәк. Һәм монда без дин белемнәрен генә күз уңында тотмыйбыз. Аллаһы Тәгалә бар иткән нәрсәләр турында да гыйлем кирәк – үрдә телгә алынган аятьтән нәтиҗә бу. Ә кем гыйлем эзләүдән ерак, шул иман зәгыйфьлеген тоячак.
Кайсы вакыт кеше үзенең тормышында урталык тота алмый – Ахирәт өчен дә, бу дөнья өчен дә эшләми. Күпләрнең «тормыш үлчәве» бу дөнья ягына авышкан. Намаз укымаган теләсә кемнән: «Нигә намаз укымайсың?» – дип сора, нәрсә дияр ул? «Вакытым юк, миңа балаларымны ашатырга кирәк ләбаса!» – дияр. Ә кем әйтте, намаз укысаң ачтан үләрсең, дип? Димәк, андый кеше үз вакытын файдалы итеп куллана белми. Ә бит намаз укыганнар, шул ук вакытта бай да булганнар аз түгел. Аллаһы Тәгалә шулай дигән: «И сез, иман китергән кешеләр! Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз сезне Аллаһны искә алудан читкә юнәлдермәсен. Моны эшләгән кеше – зыян күрүчеләрдән» («Ике йөзлеләр»сүрәсе, 63:9).
Кайбер яхшы хуҗабикәләр ашарга пешергәндә дә «сүбхәнаЛлаһ», «әлхәмдүлиЛләһ», «лә иләһә илләЛлаһ», «Аллаһу әкбәр» дип кабатлый. Мәсәлән, шундый азык төре бар: йөзем яфраклары эченә дөге белән ит төреп пешерәләр. Ничә яфрак – шунча тапкыр Аллаһны зикер итәргә була! Чираттагы һәр яфракны алган саен «әлхәмдүлиЛләһ» диген әле, күпме тапкыр Аллаһны мактау килеп чыгар? Кемнең үз иманы өчен дә вакыты юк икән, иманы үзеннән-үзе көчәеп китәр дип көтмәсен!
Бу дөньяга бәйле булу, аңа гына омтылу иманны көчсезләндерә. Бервакыт Мөхәммәт пәйгамбәр (ﷺ) комда ике сызык төшереп куйган: озын сызык – бу дөнья өметләре, һәм аны кисеп үткән сызык – үлем. Өметләребез үлем сызыгыннан һәрвакыт ерак китә шул…
Кайсы вакыт кеше белән очрашасың да, хәлләрен сорашасың. «Менә, – ди, – быел шуны-шуны эшләргә иде, киләсе елга – шуны-шуны. Ә инде биш елдан соң тагы да бер хыялымны тормышка ашырмакчымын…» Ә кичен ул үлеп киткән дигән хәбәр килә. Димәк, бу кешенең өмете үлеменнән биш елга (!) арырак киткән булган. Ә кемнең өмете үлеменнән ары китә, шул кеше һәрвакыт Ахирәт эшләрен сузып йөрер. Әлбәттә, без, план корырга ярамый, димибез. Әмма үлемгә дә әзерләнергә кирәк, биш намаз укый башлауны сузып йөрергә түгел. Тот та укый башла, дияргә кирәк андыйларга. Кем белә, бәлки, кичкә тиклем дә яшәмәссең. Хәтта шул намазыңны укып бетереп өлгермәсәң дә, иң мөһиме – син аңа бастың. Намаз укый башлау өчен вакыт киртәләрен куйма.
Бервакыт кешенең бу дөньяга күңеле белән бәйле булуы турында шигырь укыган идем. Әсәрнең герое урманнан утын җыеп сата һәм бик начар яши. Менә ул агач тотып торганда егылып китә. «Минем шул-шул кешегә бирәчәгем бар, тагы да шул-шул кешегә… Минем балаларым бар… Үлем килсә, яхшы булыр иде», – дип уйлый ул. Һәм аңа үлем килә. «Кем син?» – ди ярлы. «Үлем», – дип җаваплый үлем. «Үлем, миңа агачны күтәрергә ярдәм итче әле...».
Иманлы кеше һәрвакыт үлем килү мәлен исендә тотарга тиеш. Бу аңа үзенең иман дәрәҗәсен тикшереп торырга булышлык итәр. Чөнки мондый кеше белә: Ахирәттә аңа иман гына файда китерә ала.
Дини матбугаттан.