(Ахыры.)
– Нинди малай ул тагын? Ат бит
синең хуҗалыкныкы, хуҗа була то-
рып, əллə бер малайдан куркып
торасыңмы? Алай булгач, җайдагы
белəн бергə бир. Атланып чапсын,
буш итмəм.
– Бу атнада җайдакның апасының
туе. Гармунда шəп уйный, чукынган.
Ансыз туй үтмəс, шулай булгач, са-
бантуйга баралмас.
– Ярый инде, кəнфитлəнмə, малай
нəрсə, ул көчек, аны алыштырыр-
га була, тьфү! Мин бит бушка түгел.
Элитный семена кирəк, дигəн идең,
əзрəк тамызырмын. Үлəн орлыгы да
бүлермен, көтүлеклəрең шəрəлəнеп
бара, минем пелəш шикелле.
Малай, дигəннəн, синең улың да,
минем “ташбаш” кебек, мəктəпне
тəмамлый түгелме əле? Сельхозда
минем баҗай укыта, əйдə, шунда
урнаштырыйк үзлəрен, бергə-бергə
укырга да, кайтып йөрергə дə җайлы
булыр.
Мин тынны да чыгармый аран ар-
тына посып тыңлыйм, ыргып чыгып
əллə җакасына ябышыйм микəн дигəн
идем, безнең хуҗадан раштуада
җауган карны да алалмассың. Дивана
түгел, Буза хəтле Бузаны бернигə дə
алыштырмас, дигəн уй гына тыныч-
ландырды.
Хуҗалар бəхəслəшə-бəхəслəшə,
иномаркаларына утырып, Сөн буена
төшеп киттелəр.
Икенче көнне машиналар бизəп,
баян тартып, шау-гөр килеп күрше
авылга загска чыгып киттек.
Яшьлəр балдаклар алышкан мəлдə
генə туш сыздырып җибəрүем булды,
күзгə күренəме дип торам, чəчен-
башын туздырып, җөгерүдəн сулышы
кабынып янып-пешкəн, өй сакларга
калдырган Мекетə апай атылып килеп
керде.
Килеп керешкə бөтен залны
җаңгыратып акырып та җибəрде:
– Тулька, Бузаны машинага салып
алып киттелəр!
Уйный башлаган көй өзелде, баян
кулдан күреген киереп шуып төште.
Урамга чабып чыктым да, апай атла-
нып килгəн вилəйне элəктереп, күрше
район сабантуена җилдердем.
Чачаклы-чуклы трибуналардан са-
бантуй хөрмəтенə костюмнарын са-
лып, кыска җиңле ак күлмəк кигəн,
лəкин барыбер авторитет төшмəскə
галстукларын чишмəгəн капкорсаклы
түрəлəр, яннарына зур эшлəпəле,
тавис кошы кебек ялтыр-йолтыр ки-
емле хатыннарын утыртып алып,
бинокльлəрдəн “ах, ух” килеп ат ча-
бышын күзəтəлəр иде.
Каршыга төшкəн милициялəргə дə
тоттырмый җан-фəрман финиш ягы-
на элдердем.
Атлар финал ярышына киткəннəр
иде инде.
– Нинди атлар китте? – дип сорыйм
таныш судьядан.
– Карат, Бекас, Конкорд, бер иппо-
дром аты, Буза, калганнарын үзең
белəсең, – диде судья.
Җөрəк төшеп китте. Карат белəн
Бекасны бəрə инде ул, Конкорд та
əллə ни түгел, калган өч ат чутка кер-
ми, ə менə ипподром аты… М-да!..
– Акбүз – Кроссворд – иң зур
хуҗаныкы, – дип, баш бармагын күккə
төртеп күрсəтте судья. Сабантуйга
атын да алып килгəн, күрəсеңме? Ул
трибуна ягына ымлады.
Кунак ат чыннан да шəп иде.
Нəселле, дəрəҗəле икəне күренеп
тора. Гəүдə сыгылмалы, ныклы, ян-
башта көч, бəкəллəрдə җитезлек, бер
сүз белəн əйткəндə – элита.
Ə минем Буза? Ул да матур, ул да
көчле, ул да минем өчен иң-иңе!
Атлар башта өелеп чаптылар, анна-
ры Конкорд алга чыкты. Аның артын-
нан – Бекас, калган атлар арасыннан
группаны Акбүз җитəкли, Буза – арт-
тан икенче.
Җайдак – яңа, атның холкын бел-
ми.
– Кума, – димен, кума, иртə əле, –
дип акырам. Əйтерсең, ишетə инде.
Ул аның саен атны каезлый. Чабыш
кискенлəшə бара. Күрəм, Конкорд
мышный башлады, Бекасның да арт
санында өстерəлү галəмəте шəйлəнə.
Акбүз алга омтылды, аны Буза куа.
“Əйдə, малкай!” Җөрəк – читлегеннəн
чыгардай булып тибə.
Кинəт Кроссворд чабуына “хут” бир-
де. “Бетте, болай булгач, Буза кала,
беренчелекне ипподром аты алачак
икəн”, – дигəн əрнүле уй аңны чолгап
алды. Чабыш соңгы кругка керде.
Трибунада халык ауга ташланган
ерткыч кебек шашына. Акыра, аяк
тибə, кул болгый, сызгыра, үкерə.
– Буза! Кроссворд! Буза! Кроссворд!
Чабыш мəйданында ике ат иде. Ат
түгел, алар, əйтерсең, ике кош.
Атлар финиш турысына чыкты.
Кроссворд алда, Бузаның
бөрешебрəк чабуында арыганлык си-
зелде.
– Их, – дим мин, – малкай, күрсəт
үзеңне. Җирдəн көч алып күктə канат
ныгыткан лачын бит син. Бирешмə
“зəңгəр кан”га. Буыннарыңда айлы
төннəрнең үлəн суты, борыныңда,
үпкəлəреңдə иркен кырларның
ягымлы җиллəре исе, ялтлап тор-
ган тиреңдə тозлы туфрак шифасы,
ялларыңда иртəнге чык дəвасы, син
җиңəргə тиеш, – дип, дога укыган ке-
бек такмаклыйм.
Əллə чыннан да ат мине ишетте,
əллə җөрəк дулкыннарым аныкына
барып кагылды, кинəт Бузага канат
үскəн кебек булды, ул алга ыргылды.
Менə ул Кроссвордны куып җитте,
менə бер башка, менə бер гəүдəгə,
менə дилбегə буена, аннан да озын
арага аны ташлады. Əйтерсең, Бузага
яңа көч керде, моңача черем иткəн,
йоклаган дəрманы уянды, чəме куз-
галды. Икенче тыны ачылды. Хəзер
инде чабыш ни белəн бетəсе ачык
иде. Мəйдан киеренкелеге хəттин
ашты.
– Буза! Буза! – дип үкерə трибу-
на. Түрəлəр ни эшлəргə белмилəр,
берəүлəр җодрык төйнəп кычкыра,
икенчелəр олы түрəгə карап башын
тоткан. Чабыш чигенə җитəргə санау-
лы гына ара калды.
Оча, малкаем, яшен кебек атыла
гына.
Кинəт җир җарылдымыни?! Буза
алгы уң аягына сөренде, мəтəлеп
төште. “Булмас, бу мөмкин түгел, бу
төш кенəдер”, – дип уйлыйм, ышан-
мыйча.
– Буза! – дип кычкырып җибəрдем.
Җайдак атның тезгененə җəбеште.
Ат: “Ни булды бу?”– дип уйлап өлгерде
микəн, бер секундка гына тынып тор-
ды да, ыргып өч аягына басты, егет
ялт итеп атның сыртына кунды, кал-
ган биш метр араны Буза чабып
түгел, бөтен гəүдəсе белəн финишка
томырылып керде, дөресреге – ыргып
тəгəрəде. Көрəшче иде ул ат!
Мин йөгереп килгəндə атның
күзлəрендə кыргый сызлану катыш
тантана иде.
Авызында – ак күбек, бəкəленнəн
ал кан ага.
– Аягы сынган, бахыркайның, – дип
кычкырып җибəрде кемдер.
Атны мал табиблары, судьялар сы-
рып алды.
– Йомран оясына туры килгəн, – диде
берəүсе, атның егылган урынын ба-
рып карагач. Нишлəп күрмəгəннəрдер
инде шул тишекне?
– Үлəн каплаган булган, – диде,
акланып, оештыручыларның берсе.
– Ярый əле “теге” ат туры килмəгəн,
– диде судья, трибуна ягына ымлап.
– ”Кызыл камыт” кидерергə кирəк, –
диде бер абзый, белдекле булып.
Бузаны суярга бирмəдем, гəүдəм
белəн муенын каплап:
– Башта мине чалыгыз, аннан
Бузаны, – дидем мин үксеп. Əллə
юату өчен, əллə халыкның:
– Ипподром атларын нигə сабан-
туйга кертəсез, үзебезнең атлар
җитмимени, ул атлар бөтенлəй икенче
төрле ярышларга əзерлəнгəн, икенче
төрле тəрбиялəнгəн, ипподромда чап-
сыннар. Сабантуй булгач, үзебезнең
атлар чабышсын. Гаделлек кайда? –
дип кычкырышканга, əллə талəпнең
урынлы булуын аңлап, шау-шуны басу
өчен, “ат хуҗасына” дип, миңа шушы
“Минск” матаен бирделəр. Шулай
итеп, менə аттан төшеп, ишəккə утыр-
дым.
Озак төзəлде сынган аягы. Метри
дəдəйгə рəхмəт инде. Атны асып та
куйды, яткырып та дəвалады, гипс та
салды, əллə нəрсəлəр эшлəде шун-
да!
Мин Бузаның яныннан да китмəдем.
Озын кышлар үтеп, яшел үлəн борын
төртүгə ул терелеп аякка басты. Каны
җазылсын, буыннары ныгысын, дип,
ялан-кырларда җөрттем. Шымып, та-
гын да бəлəкəйлəнеп калган атта тор-
мышка дəрт уятырга тырыштым.
Лəкин аны гүя алыштырып куй-
дылар. Бузаның, аягы белəн бергə,
дөньяга, кешелəргə карата ышанычы
да сынган кебек булды.
Терелсə дə, башка беркайчан да
“чабам” дип ашкынмады, каударлан-
мады, ярсымады. Башка атлар чабы-
шып уйнаганда ул ял астыннан ялкау
гына, “болар барысы да фани”, дигəн
төсле, аларны тын гына күзəтеп тора
иде.
Аның белəн бергə мин дə үзгəрдем.
Һəр чорның үз герое булган кебек,
һəр сабантуйның да үз фавориты
була.
Хəзер сабантуйлардагы таныш түгел
яхшы атны, яки көрəш түгəрəгендə
чит көрəшчене күрсəм, “нинди түрə үз
дəрəҗəсен күтəрү өчен кайсы яклар-
дан, ни бəрабəренə алып кайтты яки
чакырды икəн бу геройны”, – дигəн
шикле уй туа.
Үз белəк көчеңне, үз җөрəк җылыңны
биреп алынмаган бүлəк нихəтле зур
булмасын, куанычы барыбер икеле.
Яшьлек хыяларым да, ватылган Буза
язмышы шикелле, тормышка ашмый
калды.
Җугары уку йортына бармадым,
авыру Бузаны ташлап китү дуска
хыянəт итү булыр иде. Ə рəиснең ма-
лае, укырга кереп, укып бетереп бел-
геч булып чыкты. Җук, мин зарланып
əйтмим. Эшем менə дигəн, гаилəм,
яраткан хатыным бар. Тик, “аты бер
булса да, заты башка”, дигəндəй, бу
инде бөтенлəй икенче тарих.
Ə Бузаны, хəзер дəрəҗəсен
кечерəйтеп, Бузи дип йөртəлəр. Ул
акрын гына хуҗалык мəшəкатьлəрен
тарта. Аны малчылыкта эшлəгəн
күрше Хəмбəл җигеп җөри. Яз бакча-
лар сөрə, җəй бозауларга яшел печəн,
кышын силос ташый. Корсагы тəртə
арасына сыймый.
Тик сирəк-мирəк очрашканда
икебезнең караш аша ниндидер ток,
энергия кабынып үткəн кебек була.
Буза да, мин дə тетрəнеп, нəрсəдер
көткəн кебек ярсып китəбез. Тик бу
очкыннар Хəмбəлнең дилбегə ка-
гуы белəн шунда ук сүнəлəр һəм ат,
гаепле кеше сыман башын иеп, лырт-
лырт юыртып, акрын гына үзенең
юлын дəвам итə.
Толя тынып торды. Аннары нинди-
дер бер җылылык белəн:
– Шулай да теге Тимеркүктə Бузаның
каны ага, күрсəтер əле ул сезгə. Тик
ул атка инде башкалар утырып чабар,
– дип көрсенеп алды.
Толя белəн минем ир сүзсез генə та-
гын берне салып эчтелəр.
Кичке савуга җитешергə кирəк дип,
яңа танышларыбыз безнең белəн
хушлаштылар. Каскаларын киеп,
Катя руль артына, Толя, хатынын ко-
чаклап, арткы урындыкка кунаклады.
Алар кыска хушлашу гудогы биреп,
Сөн күпере аша икенче ярга чыгып
киттелəр.
Без дə, басу юлы аша турыга гына,
туганнарга җилдердек.
Дүрт тупыл үсеп утырган көмеш
чишмə, тай кыңгыравы шикелле, ни-
дер сөйлəп-көйлəп безне озатып кал-
ды.