(Дәвамы.)
Буза – тəмле эчемлек икəнен белəм.
Ул исерткеч тə түгел, күңелне дə
күтəрə, сусынны кандыра, ачыкканда
тамакны ялгый, көч тə бирə.
Бузаның ничек дөньяга килүе бары-
сына да мəгълүм булды. Əткəй, мал-
чылар: “Метри дəдəң шикелле вет-
врач булырсың, мəктəпне тəмамлагач,
шəһəргə укырга китəрсең, синдə өмет
бар”, – диештелəр. Үзем дə шул
көннəн башлап мал табибы булырга
хыяллана башладым. Менə ак халат
киеп сумка асып атлар дəвалыйм,
имеш. Мин дəвалаган ат иң шəбе,
иң җитезе, иң матуры, имеш. Шуңа
атланып сабантуйларда, сабантуйда
гынамы соң, республика ярышларын-
да, юк, ил, ил генə дə түгел, чит иллəр
арасында үткəн ярышларда да мин
беренче, имеш.
Гəүдəгə Буза зур түгел иде, җыйнак
кына үзе. Ə матурлыгы… Кечкенə
очлы башлы, ныклы күкрəкле, үткен
колаклары арасыннан җəя шикелле
сыгылмалы муенына кара ялы ишелеп
төшкəн, янбашларында, көзгедə ча-
гылган шикелле, кояш ялтлап уйный,
койрыгы чем кара – кызлар чəче кебек
сибелеп тора, озын, көяз бəкəлле. Ə
күзлəре… Хисле кеше күзлəре сыман
төпсез, тирəн, җаныңның иң түренə
үтеп керə, күңеленең, кəефенең һəр
мизгелен чагылдыра кебек.
Ə холкы… Холкы торганы җен инде
менə. Якын килеп кагылырга җөрьəт
иткəн кешегə шунда ук үзенең кем
икəнен күрсəтə, тибешү генə түгел,
бүре шикелле элəктереп алырга да
күп сорамый. Бер сүз белəн əйткəндə,
кечкенə булса да, эче тулы төш кенə.
Мин мəктəптəн кайту белəн колын
җанына чыгып чабам. Шикəр, икмəк
кисəклəре, тəм-том белəн сыйлыйм
үзен, иркəлим, сөям. Ул, билгеле,
һəрчак хəрəкəттə. Бозауларга җəшел
үлəн ташудан бушамаган əнкəсе ар-
тыннан уйнап, чабып, күбəлəклəр
белəн куышып, кояш астында
иркəлəнеп, имеп, Буза бик тиз үсте,
канат җонын катырды.
Баш бирмəс колын минем белəн
генə исəплəшə иде.
Вакыт үтеп тора. Менə Буза да тай
яшенə җитте.
– Тайны өйрəтергə вакыт, – диде
əткəй.
Бер-ике абзый килеп карасалар
да – Буза баш бирəме соң! “Җен бу!
– диделəр. – Кем тудырган – шул
өйрəтсен”. Шулай итеп, өйрəтер кеше
табылмады. Шуңа да беренче кыты-
гын үзем качырдым. Əллə миңа ыша-
нычы зур булганга, ни хикмəт, артык
чыгымламады да үзе.
Канында кайнарлык, буыннарында
гайрəт, гəүдəсендə эчке көч бар иде
бу атның. Кыр-яланнар буйлап чап-
канда күзлəреннəн һəм тоякларыннан
көлтə-көлтə йолдызлар чəчелəмени.
Ике җəше тулыр-тулмастан, кешегə
сиздерми генə Бузаны чабышка да
үзем əзерли башладым.
Əткəйнең: “Бу балага ат җене кагыл-
ган, дөнҗа көтмəс, җен тетмəс”, – дип
сукрануына да карамыйча, мин һаман
ат янында булашам.
Ə Буза көннəн-көн матурая,
көязлəнə, ныгый бара. Күплəрнең күзе
кызды минем атка, лəкин кагылырга
жөрьəт иткəн кеше булмады. Хəтта
персидəтел дə, берничə тапкыр җигеп
карарга дəрт белдерсə дə, Бузаның
усал холкын белеп, кул селтəде.
Əйтелмəгəн килешү буенча ат миңа
беркетелде дə куйды.
Ниһаять, сабантуй көне килеп җитте.
Өлкəн дəдəйлəр үз дəрəҗəлəрен бе-
леп, җарышта катнашасы атларны тик-
шереп, фикер алышып, бəхəслəшеп
чабышкылар тирəсендə урала. Хатын-
кыз җиңүче ат ялына салу өчен чуклы
сөлгелəрен, аллы-гөлле яулыкларын
барлап, старт-финиш янына судьялар
тирəсенə елыша.
Борын асты кибеп бетмəгəн бала-
чага, кызыксынып, сарылы-кызыллы
футболкалар кигəн җайдаклар
тирəсендə бутала.
Мин вакыт җиткəнче атны читтəрəк,
каенлыктарак тотуны кулай күрдем.
Үзем дə дулкынланам, бер икелəнəм,
бер кабынам. Ə Буза ярсый, тыпыр-
дый, бии, əйтерсең, кеше кебек ба-
рысын да аңлап, сизеп тора, аның
да җөрəге минеке шикелле, очар кош
булып талпына. Ниһаять, стартка ча-
кырдылар. Көч-хəл белəн генə атны
тигезлəдем.
Əткəй җанга килеп: “Улым, баш-
та ук артык кума, алга чыкма. Атыңа
килеп җитəрəк кенə сук, җалына нык
җəбеш”, – диде.
Атлар кузгалу белəн, Буза, əллə
күмəк чабышып өйрəнмəгəнгə, əллə
шау-шуга башта каушап, югалып кал-
гандай булды, пошкырып алды, арткы
аякларына күтəрелеп, мине өстеннəн
төшерергə маташкандай итте, уңга
каера башлады.
“Беттек, адəм көлкесенə калдык, ба-
зар төшə болай булгач”, – дип əрним
эчтəн. Башка атлар инде күптəн алда,
дилбегə буе ара ташлаганнар, алар
арттыннан күтəрелгəн куе, кара ту-
зан күзлəргə, авызга тула, гарьлектəн
елыйсы килə.
Мин бар көчемə үкчəлəремне атның
бөеренə батырам. “Əйдə инде, мал-
кай, канатым, кеше алдында мəсхəрə
итмə, күрсəт кем икəнлегеңне, оч ка-
натланып, ал бирмик башкаларга”.
Буза, əйтерсең, кинəт һушына кил-
де, борын тишеклəре белəн һаваны
суырып алды, бер секундка гына
туктап торгандай итте. Аннан соң
гəүдəсен сөлек шикелле җыерып
алды да, бушлыкка төбəп аткан уктай
алга ыргылды. Ничек ат өстеннəн
очып төшмəдем, үзем дə аңламыйм.
Җил иде шул, юк, җил генə түгел,
пуля иде.
Буза күз ачып йомганчы башкаларны
куып җитте, узып китте. Кире килгəндə
кара тиргə батып, өстерəлеп чапкан
атларны, атларын кыйный-кыйный,
артка карый-карый җан-фəрман ты-
рышкан җайдакларны узып, канатлы
кош шикелле очып кына финишка ки-
леп тə керде.
Мəйдан “аһ!” итте. Ə Буза тирлəмəде
дə, назлы сылу кебек үз бəясен үзе
белеп кенə, башын горур тотып фи-
нал ярышыннан соң сабантуй яланын
əйлəнеп үтте.
“Мондый ат моңынчы тумаган иде
əле”, – диештелəр картлар.
“Ат түгел бу, феррари, болид”, –
диделəр ислəре китеп яшьрəклəр.
Атны урнаштырып, өйгə кайтуга
əткəй аҗгырып торган симез тəкəне
суеп элгəн, əнкəй тəбə пешерергə
əзерлəнə. Малның тəпəлгəн үпкə,
җөрəк, бавырына күп итеп суганын,
тозын, борычын, тəмлəткечлəрен
кушып, җахшылап болгатып, май-
лы җарысына төреп, табаны кайнар
мичкə юллады…
Ул арада күршедəн Мəрҗə
җиңгəчəйне ияртеп Метри дəдəй, үрге
очтан Пикла түти белəн Ычтапан туга-
найлар килеп керде.
Кызарып майлары куырылган, чы-
жылдап торган тəбə өстəл уртасын-
нан урын алды. Əткəй чолан эчендəге
лардан, бодай арасыннан бер чирек
первачны суырып алып өстəл түренə
утыртты. Мəрҗə җиңгəчəй бəлеш
кискəн кебек тəбə өстен ачып җибəрде.
Өйгə хуш исле тəбə пары таралды.
Əнкəй ул арада булары бөркелеп
торган кабырга ите, кайнар бəрəңге,
кəбестə турады, җамаякларга токмач-
лы аш состы. Табын уртасына ачы ка-
тык кунаклады.
Буза белəн минем җиңү зур бəйрəмгə
əверелде.
– Булырдайның нəрсəсеннəн бил-
геле, ди, кайнага, бу малайдан рəт
чыгар дип əйттем бит мин сиңа, –
дип дəртлəндереп җибəрде əткəйне
Ыстапан дəдəй.
– Əйе, ыһы, шуны əйтəм, үзебезнең
абзыкайның малае шулай булмый, ни-
чек булсын, канатым, – дип җөплəде
ирен Пикла түти.
– Обязательно укырга, укырга ба-
рырга кирəк, – дип күтəреп алды Метри
дəдəйнең хатыны Мəрҗə җиңгəчəй.
– Шулай дисең лə ул, каенигəч, укы-
тырга бик күп акча кирəк, дип əйтəлəр
бит əле, аны каян алырбыз, – дип
кыяр-кыймас сүз кушты əнкəй.
– Əй, чүпрəк баш, чүпрəк баш,
бер малайны да укыта алмый дип
уйлыйсыңмыни мине? Мин əле, мин
əле… – Əткəй хислəреннəн буылып
туктап торды, аннары хəлиткеч тавыш
белəн өстəде: – Ике үгезне суеп сата-
быз да аны, и алга!
– Сезнең ни, ел да мал суела инде
анысы, – дип җөплəде Пикла түти.
– Үгез ите тыгыз була, үлчəүгə
дə авыр килə. Главные үзе укыр-
га телəсен, – дип өстəде Ычтапан
дəдəй.
Метри дəдəй дə:
– Син малны нык карыйсың инде,
абзыкай, белəбез, – диде, – ə син,
Тулик, курыкма, үзем ярдəм итəм мин
сиңа. Əзер лекциялəрем, əнə төргəге
белəн чормада ята. Хет бүген алып
чык!
– Безнең халыктан да җүнле берəр
70
кеше чыгарга тиеш бит инде. Шагыйрь
дə, җырчы дигəнмени! Алар хəзер буа
буарлык, шулай бит, Гөргери кайна-
га, – дип, Ычтапан дəдəй стаканын
чəкештерергə əткəй ягына сузды.
Шулай итеп, туганайлар, “эрлəмəгəн,
сукмаган, Шакай, сиңа бер ыштан”,
дигəн кебек, вакытыннан алда минем
язмышны хəл итеп тə куйдылар.
Берничə ел дəвамында авыл, рай-
он, тирə-як сабантуйларында Бузаны
үтүче ат булмады.
Күптəн көтеп алган чыгарылыш елы
да килеп җитте. Бар телəк-омтылыш
– имтиханнарны яхшы биреп авыл
хуҗалыгы институтының ветеринария
факультетына укырга керү. Тик ул ва-
кытта сабантуйлардан да каласы кил-
ми. Имтиханнар арасында барыбер
чабышларда катнашабыз, сабантуй-
лардан бер дə буш кайткан юк, Буза
һəрчак алда.
Ул елларда республика
дəрəҗəсендəге җитəкчелəрнең сабан-
туйларга йөрүе модага кергəн иде.
Югары абзыйларның район сабан-
туена килүе – бу инде районны да,
аның җитəкчесен дə тану, указ белəн
беркетелмəгəн югары бəя. Шуңа да
андый сабантуйларга əзерлек тə күпне
сорый. Күпкə өмет тə ителə иде.
Безнең якта бəйрəмнəр үткəн,
күрше районда сабантуй буласы атна
җитте.
Сабантуйдан сабантуйга йөреп,
чабышып, хəтсез бүлəклəр җыйган
Бузага да ял кирəк. Мин Бузаны юып,
тазартып, солы салып аранга керт-
тем.
Кич кайтырга җыенган гына мəлдə
малчылар йорты алдына ике иномар-
ка килеп туктады. Берсеннəн безнең
персидəтел чыкты, икенчесеннəн
күрше районнан колхоз түрəсе.
Шактый кызып алганнар "бөркетлəр".
– Жəллəмə, урламам, кондыры да
коелмас, күз тия дисəң, төкерермен, –
ди кунак.
Мин читтəнрəк сагаеп күзəтəм.
Ошамады миңа боларның кыланыш-
лары. Күренеп тора, төшереп алган-
нар, күңел шомланып куйды. Акрын
гына артларыннан иярдем.
– Юк, булмый. Извини, брат. Нəрсə
сорасаң да сора, любой атны, но
Бузаны бирə алмыйм, – ди безнеке.
Ə кунак ныкыша:
– Ну бер көнгə, бер ярышка гына бит.
Олы түрəлəр килə. Миңа күренергə
кирəк, аңлыйсыңмы? Район башлы-
гы əйтə: “Телəсə ни эшлə, ярыл, ну
атларың шəп булсын”, – ди. Аннары,
соңгы вакытта бəйлəнə башлады.
“Эшеңнең рəте юк, показательлəрең
түбəн тəгəри, төшергəлисең дə бугай,
шулай ишетелə, кара аны, оргвопрос
карарга туры килмəсен”, – дип куркы-
та.
Əйтерсең, мин генə “салам”.
Барысы да эчə. Эчми ни, эчəрсең дə,
иртəн таң атмас борын аяк өсте, кич –
ярты төнгə чаклы эш. Кайтыр алдын-
нан, кичке оперативкадан соң, “тар
киңəшмə” уздырмый булмый.
Беркөнне зам, беркөнне белгеч,
беркөнне җирле хакимият башлыгы,
завсклад бер ярты куя – шулай атна
обоймада. Иртəн баш авыртмаска
йөз-йөз илле граммны секретарь кыз,
чукынчык, графин белəн өстəлгə куеп
та өлгергəн. Ну эшлибез бит, хуҗалык
туктамый, эш бара, акча килə.
– Хуҗалык, дип, – безнең хуҗа
көлеп җибəрде, – үзара əйткəндə,
колхоз чагында акча кая киткəнен
үзебез дə белми идек: уңга, бераз сул-
га, бераз хөкүмəткə, азрак колхозчы-
ларга, кем кесəсенə күпме кергəнен
ревкомиссия белəн халык контроле
чутлаган була да, ашап-эчеп тарала
иде. Ə хəзер, дөресен генə əйткəндə,
барысы да безнең кесəгə ага. Колхоз
белəн хəзерге хуҗалыкның аермасы
шул гына инде. Алар канəгать көлеп
җибəрделəр.
– Менə күрсəтим əле мин аларга
кем икəнемне, – дип дəвам итте ку-
нак, – чəчү, уру, ит, сөт кенə түгел,
ял да итə белəбез. Спорт белəн
дə шөгыльлəнəбез, уйныйбыз да,
җырлыйбыз да. Сер итеп кенə əйтəм,
шəһəрдəн бик шəп җырчы кызны ча-
кырдым, комиссия йөргəндə тирмəдə
җырлап торырга. “Үзебезнең өметле
яшь талант”, – дип тəкъдим итəчəкбез.
Ат кына җитми, йə, үтермə, "мат" куй-
ыйм əле шуларга. Бу сабантуйда ми-
нем язмыш хəл ителергə мөмкин.
– Бу ат кешегə бирелми, дип əйттем
бит дус, үпкəлəмə, ул особый ат, анна-
ры атның малае да риза булмаячак.
(Дәвамы бар.)