Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 декабрь 2024, 10:19

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (1)

Нəкъ шул вакытта тəрəз чиртеп кемдер дəшə: "Җегет, атың колынлый, тор!"

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (1)
Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (1)

Машина эче түзеп тормаслык бөркү
иде.
Актаныш сабантуеннан кайтып ки-
леш. Илек белəн Сеңрəн арасында
Сөн аша салынган күпердəн чыгуга уң
яклап ямь-яшел тау битлəвендə дүрт
тупыл агачы астында көмеш чишмə
челтери. Чишмə янында – кирелəнгəн,
сөзəргə əзерлəнеп, мөгезлəрен тыр-
пайткан бозау шикелле кырын карап
туктаган "Минск" матае, өстəрəк –
каен күлəгəсе астында юлчылар өчен
эшлəнгəн өстəл артында эскəмиядə
ир белəн хатын ял итəлəр.
Ирем Солтан өр-яңа җиңел машина-
ны текə таудан чажлатып алып менеп,
чишмə янында гына кискен борылыш
ясап туктатты. Сусаудан əлсерəгəн
ике бала белəн без шунда ук чишмəгə
ябырылдык.
Сусын канганчы боздай салкын
суны эчеп кинəнгəннəн соң, бераз хəл
алыр өчен чишмə янындагы эскəмиягə
утырдык. Балалар нидəндер кызык
табып, тау битлəвенə үрмəлəделəр.
– Абзый, җат итмəсəгез, килегез
безнең җанга, монда җилəсрəк, – диде
сары чəчле, сары керфекле, зəңгəр
күзле, урта буйлы, какча гəүдəле,
урыс кешесенə охшап торган утыз
яшьлəрдəге ир. Янындагы, хəлəл
җефете икəне күренеп тора, яшел
күзле, йөзенə үзенчə бер ягымлы-
лык биреп, чигə, җилкə тирəлəрендə
бөдрəлəнеп торган арыш көлтəсе
шикелле матур чəчлəрен артка
җыеп бəйлəгəн ныклы гəүдəле, кояш
астында янган, шулай да алсулы-
гын, нəфислеген югалтмаган мөлаем
йөзле хатын да:
– Əйдəгез, урын җитəрлек, түгəрəк
өйнең түре юк. Кырда барыбыз да
хуҗа, – дип, безне кыек астына чакыр-
ды.
Без утырышып та өлгермəдек, яңа
танышыбыз:
– Абзый, синең савытың-фəлəнең
булмасмы, монда безнең бер сабан-
туй күчтəнəче бар иде, кəнишне, "ак"
түгел-түгеллеккə. Əйттем монау ха-
тынга, акны ал, дип. "Кызыл ул даруга
əйбəт", дигəн булып, монау нəстəне
алган. Əллə акча жəллəде. Ну,
ярый, булмаганда монысы да бата.
Сабантуйга нокта куймыйча кайтып
китəсе килми бит əле. Бу чишмəнең
суы татлы, эчмичə ничек китəсең.
Шуңа сезнең якка чыктык. Эш сəгате
башланырга бераз вакыт бар, – дип,
өстəл өстенə шапылдатып "Кагор"
шəрабен утыртты.
Солтан машинасын ачып бардачок-
тан рюмкалар, бераз кабымлык һəм
бер "ак" чыгарып өстəлгə куйды.
– О-һо-һо, – дип канəгать гөрлəде
егет. – Менə мин моны аңлыйм, ичма-
сам.
Өстəл артына утырышканчы таны-
шып та өлгердек: Толя – күрше авыл-
дан, фермада эшли, Катя – аның ха-
тыны – савучы.
Ирлəр тəүге рюмканы сабантуй өчен
күтəрде. Безгə, хатын-кызларга “дару
өчен генə” дигəн булып, шəраб койды-
лар. Ирен тидереп куйган булдык. Гəп
куерып китте. Чишмə суында юынып
тынычланган һəм сүрелгəн йөзлəргə
тагын алсулык йөгерде.
– Сабантуй шəп булды, – диде Толя
сузыбрак. – Ат чабышы хəрəмлерəк
булды-булуын. Шайтан алгыры,
Актанышның Турыбиясе кисеп чык-
маса, Яркəйнең җирəне беренче
килəсе иде. Судьялар да барыбер
дөрес бəялəмилəр. Əллə бераз “сал-
мытдин” иделəр. Əмəкəйнең Кашкасы
Матының Тимеркүгенə барыбер
җитми. Их, кая үзебезнең атлар! – дип
уфтанып куйды Толя.
Солтан нəрсəдер əйтергə телəп,
авыз ачарга гына дигəндə, Толя та-
гын:
– Тимеркүк – Тимеркүк инде, му-
енын, җанбашларын гына кара,
бəкəллəре, тояклары тупырдап, биеп
кенə бара, кызлар аягымыни, андый
ат тирə-якта юк.
Катяның кояшта янган тулы белəге
Толяның кабыргасында уйнап та
алды.
– Əй, шушыны, картаясың бит
инде. Һаман “кыз да кыз”, “гыж да гыж”
килəсең, – хатынның озын керфеклəре
арасына яшеренгəн яшел күзлəре оч-
кыннар чəчрəтте.
– Нəрсə ул утыз яшь! Безнең ха-
лык, ягъни чукынган татарлар, иң
сəламəт, иң дəртле, иң уңган халык,
кем əйтмешли, “сөтнең каймагы”
инде менə. Кырыкта да, илледə дə,
сиксəндə дə шушылай булам əле
мин, – дип шаркылдап көлеп җибəрде
Толя.
– Җүнлерəк кылан, бала-чага бар.
– Алар ишетми, əнə тау битлəвендə
йөрилəр.
Икенче рюмканы салып алгач,
Толя:
– Төкерим мин Турыбиягə, Тимеркүк
– знаменитый ат, аның атасын минем
əткəй карап үстергəн иде, дөресрəге,
əткəй, дип əйтүем генə. Мин үстердем
инде аны. Ай-яй, ул чакта сабан-
туйга халык уш китмəле күп җыела
иде. Башкортстаннан гына түгел,
Татарстаннан, Сөн аръягыннан да ат-
лар алып килəлəр иде.
Хəзер генə ул Сабантуй циркка
əйлəнеп бара. Озын-озын нотыклар
сүлəнə, мактаулар, мактанулар, са-
бантуйга кагылышсыз əллə нинди
җарышлар оештырыла. Түрəлəр ча-
тыр астында, бертөрле халык сарык
көтүе кебек тегендə-монда җөреп
бер-ике җарыш карый да исереп
ава. Шулай да күпчелек халык көрəш
һəм ат чабышы мəйданы тирəсендə.
Бу инде иң комарлы, иң бəхəсле
җарышлар. Кайчакта бу җарышлар
фаҗигагə дə əйлəнə.
Толя фикеренең читкəрəк тай-
пылуын аңлап, алдындагы рюм-
каны бераз уртлап алганнан соң,
сары керфеклəре арасыннан зəңгəр
күзлəрен кысыбрак, моңсу карашын
еракка төбəп тынып калды.
– Җарар инде, Толя, үткəн-беткəн,
онытырга вакыт. Əллə кайчан булган
хəлне суга сал, агып китсен, дип ничə
тапкыр кабатлыйм инде сиңа, – диде
Катя сабыр гына.
Толя, əйтерсең, хатынының сүзен
ишетмəде. Рюмкасына аракы коеп та-
гын берне эчте.
– Чабыш атлары аңлы зат кебек,
сабантуй җитү белəн канатланып, яр-
сып, дəртлəнеп китəлəр, – дип дəвам
итте ул. – Их, дөлдел шикелле канат-
лы иде ул ат!.. Туганда аркылы килеп
туды үзе. Ул төнне əткəй дежур иде.
Əллə бозаулыйсы сыерлар бозаулап
бетеп барганга, əллə кызып китеп,
əллə миңа ышанганга, дилбегəсе шак-
тый йомшарды аның ул кичне. Кемдер
алып килгəн сəмəйне чөмереп төн
уртасына чаклы кəрт сукканнан соң,
корешлары таралышкач, гырлап йо-
клап китте. Мин иске гəҗит өстендəге
ыстаканнарны җыеп, калган икмəк
кисəклəрен Тузикка ыргыттым да мич
башына үрмəлəдем.
Төн таңга авыша башлаганчы
җокылы-уяулы ятам. Тəмəке төтене
эчендə – балачак хыяллары.
Мин – җиткəн җегет, баһадир,
дөлдел шикелле чаптар өстендə
җефəк күлмəк, кызыл билбауда ат
җалына җабышып сабантуй финишы-
на җилəм. Җəш кенə матур кызлар
ат җалына бəйлəргə дип җефəк тас-
ма, чиккəн сөлге, яулык, минем өчен
чəчəкле-чуклы кулъяулыклар тотып
каршыга җөгерəлəр, имеш.
Менə-менə якын ул финиш, ат ки-
леп терəлə, терəлə, җитəм, җитəм, тик
финиш җебен өзеп кенə булмый, каты
бау икəн димен, ат күкрəгенə түгел,
минем иңсəгə урала, и тырышам, и
тыпырчынам, ычкынып кына булмый
бит! Нəкъ шул вакытта тəрəз чиртеп
кемдер дəшə:
– Җегет, атың колынлый, тор!
Сикереп мич башыннан төшəм, бер-
кем юк. Ат җене тавыш бирде бит, əй!
Əткəй гыр-гыр килеп җоклый.
Тарткалап та карыйм үзен. Əллə ни
мыгырдый да тагын əйлəнеп ята.
Тиз генə кесə фонарен алып тыш-
ка чыктым. Тышта җаңгыр ишə, күзгə
төртсəң күренмəс, җил котыра, көч-
хəл белəн абзарга үтəм.
Чыннан да, аран арасында авырту-
га түзə алмый бия бəргəлəнə. Туымга
килгəн колын əнисенең җəфалануына
һич исе китмичə тоягын бер чыгара,
бер кире ала. Нишлəргə? Əткəй исе-
рек. Авылга чаклы шактый ара кайта-
сы, кайту белəнмени, гөнаһ шомлыгы-
на – ветврач Метри дəдəй дə Уфада
белемен арттыра, курсларда диме
шунда. Ə бия шулхəтле җəфалана,
шулкадəр арыган, күзлəреннəн
мөлдерəп җəш ага. Үзе миңа: “Җəрдəм
итсəнə”, – дип ялвара кебек. Чыгымчы
гына бия булса да авыртудан аның да
коры талканы коелган иде.
Акрын гына бия артына килəм,
тибəр микəн, əгəр типсə, стенага гына
сылый инде.
– Тпру, малкай, тукта, наныем, ты-
нычлан, зинһар. Əнə бит, колының да
матур булырга охшаган, аның да бу
дөнҗага тизрəк килəсе килə. Əгəр без
синең белəн аны бу дөнҗага чыгарсак,
ул иң шəп ат булып үсəчəк, юк, шəп
кенə түгел, иң беренче чабышчы итеп
үстерербез аны, чабышчының да нин-
дие əле, беркемгə дə ал бирмəгəне.
Һəр сабантуйда ул җиңүче булачак.
Һəр чабышта ул алда булачак. Исемен
кем куярбыз аның?
Мин əкрен-əкрен генə малкайның
артына җитəм, уң кул белəн колынның
тышка чыккан бер тоягын кире
анасының карынына тыгам, кул белəн
юллап, бөклəнеп калган икенче тоя-
гын чамалыйм… Ярый Метри дəдəй
белəн сыер бозаулаткан бар. Əзрəк
чамалыйм. “Исеменме? – дип уйла-
нам үзем, исемен – “Акбай”, юк, ул
маэмайлар исеме бугай”. ...Бөклəнгəн
тоякны анасының карынында көч-
хəл белəн турайтып, ике кул белəн
юллап бергə кушам… Типсə бетте,
типсə – мин тəбикмəк, стенага сылан-
ган – коймак. Кара бия əллə аңлап,
əллə авыртуга һушы китеп тик тора.
"Исемеме, исеме аның коймак, кай-
мак, əйрəн, сөт…”
Башка курку катыш əллə нинди
сүзлəр килə. Ниһаять, ике тоягын ике
кулыма элəктереп, сул аякны утлау
баганасына терəп, колынны тыш-
ка сөйрим. “Коймак, каймак, əйрəн,
сөт, кымыз, буза, тучы хет…” – үзем
дə сизмəстəн, курку катыш кызулык
белəн такмаклап җибəрүем булды,
кара биядəн туры колын шуып төште.
Минем ярдəм белəн дөнҗага килгəн
бу җан иясе күңелгə аеруча якын һəм
матур иде.
Колынга мин “Буза” дигəн кушамат
бирдем.

(Дәвамы бар.)

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (1)
Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: