Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 декабрь 2024, 09:25

Ирек ХӨСӘЕНОВ. Көт мине. Булган хәл (4)

– Габдерəшит улым, син икəнсең! Соңладың, улым, син, нык соңладың. Берничə елга алдарак килергə кирəк иде! – Тавышы əкрен, күңел төбеннəн сызланып чыккан сымак. – Сөмбел юкинде, Ходай менə карт булсам да мине алмый, ə аны алды. Кызы ятим калды! – диде дə озак кына эндəшми ятты...

Ирек ХӨСӘЕНОВ. Көт мине. Булган хәл (4)
Ирек ХӨСӘЕНОВ. Көт мине. Булган хәл (4)

(Ахыры.)

– Кем бар анда?
– Миңа Хəсəновлар кирəк иде,
мөмкин булса.
Ишекне минем яшьлəрдəге хатын
ачты:
– Үтегез, əнə уң яктан соңгы ишек,
алар йоклый торганнардыр, үтегез, –
дип сөйлəнə-сөйлəнə, мине коридорга
уздырды. Ишек ачылды, анда минем
хезмəттəшем Салих басып тора иде.
– Салих, исəнме? Бу мин – Рəшит!
– Рəшит! Исəнме, нинди җиллəр
белəн, шайтан малай? Колагыма та-
ныш тавыш ишетелүе дөрес булган
икəн, əйдə, үт! Нəрсə ишек төбендə
басып торасың? – дип, мине аш
бүлмəсенə чакырды. Чишенеп, аяк
киемнəремне салып, аның артыннан
уздым...
Шулчак, Габдерəшит абзыйның сүзен
бүлеп:
– Хəерле көн, авыру əфəнделəр, ярты
сəгать коридорда утырып торыгыз, ə
мин палатагызны кварцевать итəм, –
дип сөйлəнə-сөйлəнə, үзе белəн зур
булмаган тəгəрмəчлəргə беркетелгəн
кварц лампаларын тартып, бер хатын
керде. Коридорга чыктык.
– Мин сөйлим дə сөйлим, ялкытып
беткəнмендер инде, үзең кайсы як-
тан, Илсур улым? Кем булып эшлисең,
гаилəң бармы?
– Карагай районында туганмын, кы-
рык елга якын Уфада торам, төзүче
мин. Картəтимен инде – улым белəн
киленем бик шук онык бүлəк иттелəр.
Алар үзлəренə башка яшилəр. Ə без
өчəүлəп – хатыным, кызым белəн
яшəп ятабыз. Хатыным пенсиядə
инде, авыр эштə эшлəп илле яшьтəн
чыкты. Кызым эшлəп йөри. Элекке ке-
бек үк бик ыратып булмаса да, мин дə
һаман тезəм кирпечне, үткəн ел чирлəп
киткəн идем, “мотор” тигез эшлəмəскə
маташа. Менə шуны тикшертергə дип
хастаханəгə кереп яткан көн. Шул ми-
нем хəллəр. Бер кызыгы да юк.
– Алай дип əйтмə, Илсур улым.
Һəркемнең үз язмышы, үзенең
күрəчəге. Һəркемнең үз үткəн юлы бар.
Дөнья шуңа матур да ул, яхшы якла-
рыннан үрнəк алырга, ə начар якла-
рын сызып ташларга тырышасың. Тик
һəрчак без телəгəнчə генə булып бет-
ми.
Мин дə үземне төзүче дип əйтə
алам. Мин Уфага килгəндə дусым
Салих төзелеш идарəлегендə меха-
ник булып эшли иде. Алар өч бүлмəле
фатирда яшилəр иде ул вакытта. Зал
бүлмəсендə Салих, хатыны һəм уллары
тора. Калган ике бəлəкəйрəк бүлмəне
ике баласы белəн Гөлфирə исемле
хатынкай били икəн. Аның ире нефть
эшкəртү заводында янгын сүндерүче
булып эшлəп, авариядə һəлак булган.
Гөлфирə дүрт яшьлек малае белəн тол
калган. Кызы ирен күмгəн айны туган.
Мин Уфага килгəндə ул кызыкайга өч
яшь иде инде.
Дүшəмбе көнне Салих эшкə китте.
Мин аңа үземнең баштан кичкəннəрне
түкми-чəчми сөйлəгəн идем инде.
Көндезен Черниковка белəн танышып
йөрдем, төштəн соңгы вакытымны
Салихларның фатирында үткəрдем.
Аш бүлмəлəрендəге краннары агып
тора иде, сүс урап аны ныгыттым.
Коридорларында ике балалар велоси-
педы бар иде, шуларның чылбырла-
рын тарттырып майлап куйдым.
Төштəн соң Салихның улы белəн
Гөлфирəнең улы мəктəптəн кайттылар,
аларны ашатып, чəй эчереп алдым.
Гөлфирə дə бəлəкəй кызыкаен күтəреп
кайтып җитте. Ул кызын балалар бак-
часына йөртə, ə үзе Пушкин урамында
урнашкан Күз авырулары институтын-
да шəфкать туташы булып эшли икəн.
Минем күзем турында да сорашты,
бик уңайсызланып булса да аңлатып
бирдем, башым сызлаганын əйттем.
Уфада бөтенлəйгə калырга исəп тоту-
ымны белгəч, кулдан килгəнчə ярдəм
итəргə вəгъдəлəде. Аннан ул кичке аш
əзерли башлады. Кем алдарак кайта,
шул əзерли дə, ике гаилə бергə ашый-
лар икəн.
Хатыны белəн Салих та эштəн
кайткач, күмəклəп табынга утырдык.
Салих минем тракторчы таныклыгым-
ны, башка кəгазьлəремне карап чык-
ты. Компрессор корылмасына маши-
нист итеп урнаштырмакчы икəн мине.
Эш артык авыр түгел, ком-таш вату
чүкечлəрен төзек хəлдə тотарга кирəк.
Баштагы ун көннəрдə берүзем түгел,
ə пенсиягə китəчəк абзый кул астын-
да эшлəячəгемне аңлатты. Тик тулай
торак соңрак – берəр айдан гына бу-
лачак икəн. Əңгəмəбезгə Гөлфирə дə
кушылды. Аның улы тиздəн лагерьга
китəчəк. Миңа шул бүлмəдə яшəп то-
рырга тəкъдим итте. Менə шундый
ярдəмчел, ачык күңелле кешелəр бул-
гач, яшəве дə күңелле, авырлыклар
читтəрəк кала ул, улым.
Əйдə, палатага кереп ятып алыйк,
син əйтмешли, “мотор” тигез эшлəми,
ахрысы.
Палатага кергəч, кайнаган сөт
китерделəр, аны баллап эчтек.
Шəфкать туташы Габдерəшит абзый-
га укол кадагач, карт йоклап китте.
Йокысы тыныч түгел иде: иреннəре
нəрсəдер пышылдый, ниндидер
сүзлəр кабатлаган кебек. Бераздан
уянып, Илсур ягына борылып, аның
китап укып ятканын күреп:
– Ике күзем дə исəн чагында, мин
дə вакыт тапкан саен, кулга нинди ки-
тапмы, гəзитме элəгə, укырга ярата
торган идем. Ə инде бер күзсез кал-
гач, башым да авырткач, табиблар
ун-унбиш минуттан артык укымаска,
соңрак телевизорны да озак карама-
ска куштылар, – дип, тагын сүз башла-
ды. – Телевизор караганда дикторның
тавышын хəтерлəп калырга тырыша
идем дə, күземне йомып тыңлый тор-
ган идем. Яңа тавыш ишетелсə, карап,
хəтеремə сеңдерəм дə, тагын күземне
йомам. Эшемдə дə компрессорның
ничек эшлəвен тавышына карап аера
башладым. Кайсы төше “авырта”,
нəрсəсе “чирли” – шунда ук сизеп ала
идем.
Шулай итеп, Салихлар, Гөлфирəлəр
фатирында бер гаилə кебек яши баш-
ладык. Кулдан килгəнчə ялгыз ханым-
га ярдəм иттем: йə урындыклары как-
шаган була, йə электр розеткасын, йə
үтүген төзəтергə кирəк. Бик якынайдык
без аның белəн, баштарак яшерергə
тырышып күрешкəн булсак, беркөнне
Гөлфирəнең өч яшьлек кызы “əти” дип
дəшкəч, шул көннəн башлап ачыктан-
ачык бергə тора башладык. Салих та
шат иде безнең өчен.
Тормыш дəвам итте. Лəкин Гөлфирə
миңа ничек кенə якын булмасын,
төннəрен Сөмбел белəн саташып чыга
идем. Мин аңа барысын да яшерми-
батырмый сөйлəп бирдем, үпкəлəмəде
ул.
Көннəр шулай узды, көннəр түгел
еллар да узды, тик саташуларым гына
туктамады. Кичен Гөлфирəнең йомшак
түшəгенə ятсам да, үземне Сөмбел
белəн дип, Сөмбелне сөям дип са-
ташып чыга идем. Əнием дə керде
төшемə: ул тəрəзəдəн еракка-еракка,
офыкка карап, мине эзли сымак...
Гөлфирə миңа үпкəлəмəде, бəлки,
үпкəлəсə дə сиздермəгəндер.
Җиде ел вакыт узды шулай.
Гөлфирəнең элек тə: “Ял ал да, кайтып
кил, əти-əниеңнең каберенə барырсың,
Сөмбелеңне дə күрерсең, бəлки", –
дип əйткəне бар иде. Быел инде ай-
ваема карамыйча, йə ачуланып, йə
үгетлəп-иркəлəп юлга əзерли башла-
ды. Үзгəргəн идем инде мин ул чакта,
чəчем коелмаса да, ап-ак. Гөлфирəгə
рəхмəт, башым да ул чаклы авыртмый,
сыңар күзем дə əйбəт кенə күрə баш-
лаган иде. Тик менə икебезнең уртак
балабыз булмады, аның улы белəн кы-
зын үземнең, икебезнең балалар кебек
күрдем. Соңрак булса да улы да “əти”
дип дəшə башлады.
Авылыбызда мине бик җылы каршы
алдылар. Əбилəргə Гөлфирə биреп
җибəргəн кулъяулык-сабыннарны та-
раттым. Ир-егетлəрне яхшы сигарет
белəн сыйлаган булдым. Колхоз рəисе
шул ук абзый, хəл-əхвəл сорашканнан
соң, бер ел элек Гəүһəр апаның мине
сорашып хат язганын əйтте. Минем
авылдан китүем турында, адресымны
белмəүлəрен аңлатып, җавап хаты
җибəрүлəрен əйтте. Авылларына
барып килергə машина бирергə
вəгъдəлəде. Икенче көнне иртəн үк
шофер белəн юлга чыктык. Элекке
ат юлына хəзер ком-таш түшəлгəн,
асфальт булмаса да зур, олы юлга
əйлəнгəн.
Башта, ни өчендер, бригадирны
күрəсем килде, аны эзлəп таптык,
Гəүһəр апа, Сөмбел турында сораш-
тым. Ул башта шəһəрчə киенгəн, сыңар
күзле, ак чəчле ир уртасын танымады,
ахры. Аңлатып, үземне яңадан таныш-
тыргач та, мин аның йөзендə шатлык
төсе күрмəдем. Гəүһəр апаның район
хастаханəсендə ятуын əйтеп, ə Сөмбел
турында аңардан сорашырга кушып,
ашыгып китеп барды. Менə шулчакта
йөрəгемнең нык итеп чəнчеп куйганын
сиздем.
Гəүһəр апа ике кешелек кенə пала-
тада ята иде. Күзе йомык, əллə йоклап
киткəнме дип уйлаган идем, минем
кергəнемне сизеп, күзен ачты. Озак
карап торды ул миңа томанлы күзлəре
белəн. Шулай да, танып:
– Габдерəшит улым, син икəнсең!
Соңладың, улым, син, нык соңладың.
Берничə елга алдарак килергə кирəк
иде! – Тавышы əкрен, күңел төбеннəн
сызланып чыккан сымак. – Сөмбел юк
инде, Ходай менə карт булсам да мине
алмый, ə аны алды. Кызы ятим калды!
– диде дə озак кына эндəшми ятты...
Һəм салмак кына тавышы белəн
ике ел элек булган фаҗигане сөйлəп
бирде. Сөмбел колхозда бригадир-
хисапчы урынында эшли башлаган
булган. Көзен кара төлке тирелəрен
районга əзерлəү пунктына тапшырыр-
га киткəннəр. Тирелəрне тапшырып
кайтырга юллангач, каршыларына ма-
шина килеп чыгып, маңгайга-маңгай
бəрелешкəннəр. Ике шофер да,
Сөмбел дə һəлак булганнар...
Минем күз алдым караңгыланып кит-
те.
– ...Менə ачкыч, өйне ачып керерсең,
анда Сөмбелнең көндəлек дəфтəре
бар сандыгымда, шуны алырсың, көтте
бит ул сине, көн дə көтте... Кызыгыз
Илсөяргə дə гел генə: “Əтиең кайтыр,
ул командировкада, ерак командиров-
када, кызым!” – дип əйтə торган иде.
“Минем кызым бар?! Сөмбелемнең
кызы бар? Кайда ул?” – тагын əллə
нинди уйлар башымнан узды. Элекке
яра урыннары тагын сызлый башлады,
аңымны югалта яздым.
Сөмбел һəлак булгач, Илсөярне бер
ел караган Гəүһəр апа. Нык чирлəп
киткəч, аны балалар йортына бирми
булдыра алмаган. Илсөяргə инде алты
яшь икəн.
Гəүһəр апага тизрəк терелүен
телəп, хушлаштым. Шофер мине
Сөмбеллəрнең йортына илтеп куйды
да үзе кайтып китте.
Таныш ихата, таныш йорт, тик чак
кына чүккəн генə кебек. Ачкыч белəн
йозакны ачып, йортның эченə кердем.
Элеккечə үк пөхтə итеп җыештырылган.
Җиде-сигез ел буена бернəрсə дə
үзгəрмəгəн сымак. Сандыктан калын
гына дəфтəрне алдым, тышын ачкач
та беренче битендə Сөмбел белəн
кызының фотосы. Чəчəклəрдəн такыя
үреп кигəн. Кызыкай əнисенə шун-
дый охшаган, битендəге, танавында-
гы сипкеллəренə кадəр Сөмбелнеке.
Мин бит Сөмбелгə дə көзге сирəк
чəчəклəрдəн такыя үреп алып кайта
торган идем урманнан! Фотоның ар-
тына “Баһаветдинова Сөмбел, кызым
Илсөяргə биш яшь” дип язылган. Ə
көндəлек дəфтəрендə – ул көндəлек
дəфтəре генə түгел, һəрбер бите миңа
багышлап язган хат сыман – сагыну,
мəхəббəт хатлары...
Иртəнгə кадəр укып утырдым. Һəм
мин аларны гомерем буена укы-
дым. Бик таушалып, туза башлагач,
Марат улым (Гөлфирəнең малаен
мин күптəн "улым" дип йөртəм) ксе-
рокс аша күчермəлəрен эшлəп бир-
де, ə дəфтəрне кадерлəп төреп алып
куйдым. Таң белəн зиратка бардым,
Сөмбелнең кабере өстен чистарттым,
урман чəчəклəреннəн такыя үреп сал-
дым.
Гəүһəр апа əйткəн балалар йор-
ты күрше районда урнашкан, шунда
юл тоттым. Лəкин таба алмадым мин
Илсөяр кызымны. Балалар йортын яп-
каннар, ə андагы балаларны төрлесен-
төрле якка урнаштырганнар булып чык-
ты. Ялым беткəнче биш-алты балалар
йортына барсам да, Баһаветдинова
Илсөяр берсендə дə юк иде. “Бəлки,
аны берəр гаилə алгандыр, минем аны
күрəсем генə килə”, – дип карасам да,
закон буенча минем бернинди хокукым
юк икəн кызыма.
Гомерем буе үземне гаепле дип сана-
дым: əниемнең үлемендə дə, Сөмбел
өчен дə, кызым Илсөяр өчен дə.
Марат улым фотоларын зурайтты-
рып бирде.
– Əти, кара əле, нинди матур елма-
еп карап торалар Сөмбел апам белəн
Илсөяр сеңлем! – дигəн була.
Шулай алар безнең гаилəбезнең
үз, якын кешелəренə əверелделəр.
Мин ике елга бер барып булса да
Сөмбелнең каберен чистарттым, та-
кыя үреп калдырып китə торган бул-
дым. Һəйкəлташ урнаштырдым.
Гомер узды, тик Илсөярем генə бер-
вакытта да уемнан чыкмады. Кайда
гына язмадым, кемнəрдəн генə сораш-
мадым – бернинди дə хəбəр булмады.
Үткəн ел Марат улым шатланып ки-
леп керде безгə. Аның инде үз гаилəсе,
Рəшит исемле оныгыбыз бар, фатир
алып аерым яшилəр.
– Əти, əни, җыеныгыз! Мəскəүгə
алып барам үзегезне! – ди.
Без Гөлфирə белəн аптырап кал-
дык. Улым безгə борчылмаска кушып
сөйли башлады. Телевидениегə “Көт
мине” тапшыруына хат язган булган
икəн. Сөмбелнең, Илсөярнең фотосын
зурайтып, редакциягə җибəргəн. Хəтта
фотоның арткы ягындагы сүзлəрне дə
язган. “Беркайчан да өметеңне өзмə”,
дилəр бит. Өч ай узганнан соң, җавап
алган. Шундый ук фото белəн, “əти-
əниемне эзлим” дип хат килгəн булган,
хəзер Мəскəүгə очрашуга чакыралар
икəн.
Илсөяр! Илсөяр кызым бит бу! Ул да
мине эзли!
Ничек əзерлəнеп, ничек Мəскəүгə
барганыбыз төштəге сыман гына. Алып
баручы Игорь Кваша минем яшьлегем,
тормыш юлым турында сөйлəде, “зал-
да беренче рəттə утырганнар арасын-
да таныш кеше күрмисезме?” дип со-
рады. Күзлегемне киеп, беренче рəттə
утырган кешелəрне берəмтеклəп карап
уздым, тагын бер карадым да, чайка-
лып киттем. Ярый əле Марат улым то-
тып калды. Каршымда Сөмбел утыра
иде. Юк, Сөмбел түгел, Сөмбелнең чак
кына олыгая төшкəн игезəге!.. Илсөяр
кызым!
Шатланышып, елашып, кочаклашып
күрештек, аннан безне сəхнə артына
чакырдылар.
Башка балалар йортына күчергəндə
Илсөярнең исемен урысчалатып –
“Инесса”, фамилиясен “Багаева” дип
язганнар. Югары белем алган, кияүгə
чыккан, өч ул үстерə икəн. Ə мин бит
аны фото артына язылган үз фамилия-
се, үз исеме белəн эзлəдем!
Гəүһəр апага рəхмəт, “югалтма, бу
– əниеңнең бердəнбер фотосы!” дип
балалар йортына озатканда Илсөяргə
биргəн булган.
Мин бай хəзер, Илсур улым, нык бай!
Гөлфирə апаң белəн улыбыз, кызыбыз
бар, мин аларны үз балаларым дип са-
ныйм, Илсөяр кызым бар, киявем һəм
оныкларым! Тик менə “мотор” гына
бирешмəсен, яшисе дə яшисе əле! –
дип, сүзен тəмамлады Габдерəшит
бабай.

Фото: Freepik.

Ирек ХӨСӘЕНОВ. Көт мине. Булган хәл (4)
Ирек ХӨСӘЕНОВ. Көт мине. Булган хәл (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: