(Дәвамы.)
Ун көннəн артык вакыт сизелмичə
үтеп тə китте, урманда да эш уңай
барды. Алай да бер зур булмаган ча-
таклык килеп чыкты. Дилəнкəне кисеп,
ташып бетереп бара идек инде. Мин
өелгəн агачларны кубометрлап санап
маташам. Киселəсе дилəнкəгə паспорт
бирəлəр бит. Шундагы мəгълүматлар
белəн чагыштырам. Егетлəрнең та-
вышланганына йөгереп барсам, бер
егетем аягын тотып сызланып утыра.
– Нəрсə булды?
– Менə чаган ярылып китеп, төбе
аягының йөзеннəн сызырып узды!
Итеген салдырып карасак, аяк
йөзенə кара-зəңгəр булып кан сава
башлаган.
– Балта бир! – дип кычкырган идем,
башта мине аңламый аптырап карап
тордылар, үзем тиз генə балта алып
җирне чокыдым да, балтырының ярты-
сына кадəр җиргə күмеп куйдым.
Ничəмə еллар яфрак, үлəн череп ян-
ган йомшак туфрак бар сызлауларны
да баса. Ярты сəгатьлəп шулай тоткан-
нан соң, җайлап кына аягын җирдəн ал-
дык, шеше кайта төшкəн. Сөткə чүпрəк
манып, ярасын урап бəйлəп куйдым.
Моңа мине əтием мəрхүм өйрəткəн
иде. “Җир-ана дəвалый да, җылысын
да бирə кирəк чакта, Җир-ана ул –
əнкəй шикелле!" – дип əйткəннəре
хəтердə.
Без дə, урман кискəндə, тизрəк ко-
рысыннар өчен, агач төплəренең
тирə-ягын чокып, тамырларын балта
белəн чаптык. Чөнки бу дилəнкəне та-
зартып, сөреп, кискəн агачлар урыны-
на яшьлəрен утыртырга да кирəк бит.
Табигатьне яратсаң, ул да сине ярата.
Мүклекүлгə юкə кабыгы батырганда
да, судан кабыкларны алгач, чүбен
калдырмый җыеп ала торган идек.
Юкə мунчала белəн мунча керсəң,
бернинди массажың да кирəкми, бар
арыганнарың коелып кала.
Ə безнең егетебезгə килгəндə,
иртəгəсен хəтта аксамыйча атлап йөри
иде инде ул.
Урманда эшебез бетте, агачлар
тəртип белəн өелеп куелган, дилəнкə
чистартылган, урманчы да бик
канəгать.
Кайтып китəр вакыт җитте. Көндезен
ару-талуны белми эшлəсəм дə,
кичлəрен сөю хисендə янып, ун көнлəп
вакыт сизелми дə калды. Иртəгə кай-
табыз дигəн көнне Гəүһəр апаның
йорт-курасын карап чыктым. Əзлəп
кенə алып кайтсак та, утын да байтак
кына җыелган. Коймаларын, абзар
тирəлəрен юньгə керткəн булдым, тик
күңел генə тыныч түгел. Баштан бер
уй чыкмый. Сөмбелемə: “Миңа кияүгə
чык!” – дип əйтсəм, ничек җавап бирер?
Кичтəн үзе: “Син тагын килерсеңме?”
– дип сораган иде дə ул. “Кар төшү
белəн килеп җитəм дə, бəгырем,
үзеңне бөтенлəй алып китəм!” – дигəч,
күзлəремə тутырып карап, куеныма
сыенды. Аның матур сипкеллəре тагын
да матуррак булып, балкып торгандай
күренде миңа. Юкка гына “сипкел –
кояш үпкəн урын ул”, – дип əйтмəгəн
икəн бер акыллы кеше.
Икенче көнне, таң атып кояш чыккач,
кайту ягын хəстəрли башладык. Сөмбел
дə эшеннəн сорап йөгереп кайтып
җиткəн. Гəүһəр апа миңа зур булмаган
төенчек тоттырды: “Монысы – юлда
кайтканда ашап, капкалап алырга һəм
əниеңə бəлəкəй генə күчтəнəч: җилəк,
милəш, балан каклары”. Рəхмəт əйтеп
саубуллаштык. Сөмбелнең авыл чык-
канчы озата барганы, калын коңгырт
чəч толымнарын күкрəгенə салып, ка-
лын матур иреннəре белəн: “Көтəм,
җаныем, озаклама!” – дип əйткəннəре
əле дə хəтеремдə.
Габдерəшит абзый тагын туктап кал-
ды. “Йөрəгем чəнчеп куйды, тын алуы
авыр”, – дип пышылдады карт. Тиз генə
шəфкать туташын чакырттылар, анысы
табибка йөгерде. Кан басымын үлчəп,
күчмə аппарат белəн ЭКГ ясап, дару
кададылар. Карт бераздан йоклап кит-
те. Кереп, йөрəк тибешен тыңлап тор-
дылар. Дүрт-биш сəгать йоклагандыр,
уянгач, “мин кайда?” дигəндəй, сыңар
күзе белəн палатаны күзəтеп чыкты.
– Габдерəшит абзый, менə, лимон-
лап чəй эчеп җибəр! – дип, Илсур аңа
чынаяк сузгач, ул, чынаякны уч төбенə
утыртып, җайлап кына чəй чөмерде.
Өзелгəн сүз икенче көнне генə дəвам
итте. Төшке аштан соң ял сəгате иде.
– Кавыша алмадык без, беренче
мəхəббəтем, Сөмбелем белəн – диде
карт. – Барысына да, барысына да мин
генə гаепле, үзем турында гына уйла-
ган бер юлəр мин...
Авылыбызга кайтып җиткəч, өйгə ке-
реп:
– Котла улыңны, өйлəнəм, əнкəй!
Кар төшеп, җир туңдыргач алып кай-
там, килен көт! – дигəнемне хəтерлим.
Ə үзем Сөмбел турында гына уй-
лыйм, шул бер айдан артык вакыт
миңа еллар булып тоелды.
Җир туңдырып кар төшкəч, ур-
ман ташырга əзерлəнə башладык.
Көннəрем тимерлектə уза. Тимерче
тимердəн ыргаклар коя, ə мин тросны,
унлап бүрəнəне озын килеш буарлык
итеп кисəм дə, тимерче ясаган ырга-
кларга бəйлəп, трактор белəн тартты-
рып ныгытам. Ике ыргак кына калган
иде инде. Караңгы төшеп килгəн чак.
Əллə мин тракторчыга вакытында тук-
тарга кушмадым, əллə ул минем кул
селтəгəнемне күрми калды, белмим,
лəкин трос өзелеп тə китте, ыргакның
башы китереп тə бəрде.
Аңыма килгəндə караватта ятам.
Куллар, аяклар селкенə, тик бернəрсə
дə күрмим. Əкрен генə тотып карадым,
башым-күзем бөтенлəй бинтка уралган
икəн, танау тишеклəрем белəн авызым
гына калган. Су сорадым, ə үзем тавы-
шымны ишетмəгəн кебекмен, кемдер
шунда йомшак куллары белəн кулым-
ны тотты. “Сөмбел!” – дип дəшмəкче
булам – тавышым чыкмый, башымны
уратып бəйлəгəн бинтлар авызым-
ны ачарга бирмилəр. Тагын һушсыз
калдым... Күпме ятканмындыр, көнне
төннəн аермыйм. Шунда əллə кайдан,
ерактан:
– Ишетəсезме? Ишетсəгез, башыгыз-
ны əкрен генə борыгыз яки кулымны
кысыгыз, – дигəн хатын-кыз тавышын
аердым. Лəкин бу Сөмбел тавышы
түгел, ят тавыш, əнием дə түгел. – Менə
шулай, бик яхшы, тик борчылмагыз,
сезгə борчылырга ярамый. Озакламый
бинтларны чишəрбез, тирə-якны күрə
башларсыз, – дип сөйлəнə-сөйлəнə,
иреннəремне юеш мамык белəн чыла-
тып шулпа эчерде. Əкрен генə сөйлəшə
дə башлагач, Пермь хастаханəсендə
икəнлегемне белдем. Миңа инде ике
операция ясаганнар, бер күземне ал-
ганнар, икенчесе күрерме-юкмы – бил-
гесез. Бөтенлəй яшиселəр килми баш-
лады...
“Кемгə кирəк мин күзсез гарип? Яшь,
чибəр Сөмбелгəме? Юк, ул миңа га-
рип итеп кенə караячак”, дип уйладым
мин. Алты айда биш операция ясады-
лар. Өчесен – күзгə, икесен – башы-
ма. Трос өзелеп түгел, ə ыргак сынып
китеп, трос очындагысы – башыма,
калган сыныгы күземə бəргəн бул-
ган. Башта районга алып барганнар,
аннан Пермьгə җибəргəннəр. Шулай
итеп, алты ай вакыт узды. Əниемнең
дə йөрəге түзмəгəн. Мине алып киткəн
көнне мəрхүмə булган. Сөмбел Пермь
больницасына мине күрергə килгəч,
яныма кертмəгəннəр, "исəн калмая-
чак" дигəннəр. Дүрт-биш тапкыр яны-
ма керə алмагач, кайтып киткəн. “Ярый
əле мине шушы хəлдə күрмəде”, – дип
уйлап куйдым.
Үлеп булмады, исəн кешегə ничек тə
яшəргə кирəк. Исəн күзем бераз күрə
башлагач, хастаханəдəн чыгардылар.
Кая барырга? Кемгə барып, башымны
күкрəгенə салырга? Тик Сөмбелгə генə
түгел, яшь, чибəр, яраткан кешемне
бəхетсез итəсем килми.
Юл уңай туры килгəн машинадан
авыл башындагы зират янында төшеп
калдым. Əтием, əнием каберлəре
янында күпме торганмындыр,
хəтерлəмим, караңгы төшеп яңгыр ява
башлагач кына аңыма килгəндəй бул-
дым. Туган йортыма кереп, керосин
лампасы кабызып, озак уйланып утыр-
дым. Нəрсəгə генə карасам да, нин-
ди əйбергə генə тотынсам да, əнием
күз алдыма килə. Мəрхүмə, мине уй-
лап, улым дип көеп вафат булды бит.
Аның үлеменə үземне гаепле сана-
дым. Юк, юк, монда яши алмыйм мин!
Шулчагында стенадагы саргаеп беткəн
фотоларга күзем төште. Əнə сугыш ал-
дыннан əтием, əнием һəм мин өчебез
төшкəнбез. Армиядə Уфа егете белəн
икəү төшкəн фото. Ул егет бит чакырып
хат та язган иде.
Батып баручы кеше саламга да
ябыша дигəндəй, шул хатны эзли
башладым. Ул əниемнең сандыгын-
да, минем армиядəн язган хатлар
арасында булып чыкты. Китəм, Уфага
китəм! Ничек тə туган яктан ераккарак,
бу фаҗигалəрне онытырлык җиргə
китəргə кирəк!
Иртəн авыл советына бардым.
Кирəк-ярак кəгазьлəрне əзерлəп,
паспорт алырга ярдəм итəрбез
диделəр. Элек бит авыл кешелəренең,
колхозчыларның паспортлары да юк
иде. Аннан колхоз идарəсенə кердем.
"Чит-ят җирдə авыр булыр", – дип,
рəис башта үгетлəп караса да, нык
тордым. Бер атна-ун көн дигəндə па-
спорт, өченче төркем инвалид дигəн
таныклык, Уфадагы хезмəттəшемнең
адресы белəн хаты кесəмдə иде инде.
Уфага килеп төштем. Сорашып,
хезмəттəшем торган урамны, йортны
таптым. Черниковка бистəсендə ике
катлы иске генə агач йорт икəн. Ишек
алдында эскəмия бар, шунда барып
утырдым. “Дустым ничек яшəгəнен
дə белмим, ерак юлга чыгуым ялгыш
түгелме, бəлки, мин аның гаилəсенə
бишенче тəгəрмəчтер”, – дигəн уй ба-
шыма килде. Якшəмбе көн иде. Май
башы. Агачлар яшел. Куаклар чəчкəгə
бөрелəнгəн. Кошлар сайраган тыныч
урамда мине беркем дə белми, мин дə
беркемгə дə кирəкмим, дип, тагын бор-
чылуга бирелеп киттем. Аннан: “Тукта,
җитəр!” – дип, үземне үзем əрлəп, ишек
шакыдым.
(Дәвамы бар.)