(Дәвамы.)
Борынгы көйне матур итеп көйлəгəн
шикелле, исəн күзе белəн бер нокта-
га төбəлеп, бабай тагын сүз йомгагын
сүтте.
– Шулай матур күл, салкын сулы
елга буенда балачак үтеп китте. Мин
туган елларны колхоз төзегəн бул-
ганнар. Безнең авылның урта хəлле
крəстияннəренə кулак дип сөргенгə
озатулар артык кагылмады. Нинди
сөрген? Киресенчə, сөргенгə безнең
үзебезгə җибəрəлəр. Тирə-якта лагерь-
лар бик күп иде.
Минем əти сугыштан исəн кайтты,
күкрəгендə орден-медальлəр белəн
бергə дүрт кызыл полоска да бар
иде – бу дүрт тапкыр каты яраланып
госпитальдə булганын аңлата икəн.
Озак яши алмады əтием.
Мин ул чагында, əнием мəрхүмə
əйтмешли, “кул арасына кергəн идем”
инде. Игенен дə, печəнен дə кул чал-
гысы белəн чаптык. Сугыш беткəч,
бер елдан мине тракторчыга укырга
җибəрделəр. Гəүдəгə таза, дулкынла-
нып торган бөдрə чəчле, зəңгəр күзле
тракторист егет идем, өстəвенə, гар-
мун да тарттым. Уйнадым дип авыз
тутырып əйтə алмыйм, үзлектəн
генə өйрəнгəн идем бит. Армиядə
Польшада хезмəт иттем, танк води-
теле булып. Өч ел йөреп кайттым.
Өстə – килешеп торган солдат киеме,
өстəвенə гармун – барлык кызлар да
миңа караган сымак. Тик берсенə дə
җаным ятмады. Əни мəрхүмə: “Кайчан
өйлəнəсең инде, кайчан мине оныклар
белəн шатландырасың?”– дип теңкəмə
тиеп бетə торган иде.
– Кайда, улым, кайнаган суың юкмы?
Авызым кипте, – дип эндəште ул
Илсурга.
– Хəзер, абзый, электр чəйнеге “һə”
дигəнче кайнап чыгар, миндə бал да
бар.
Илсур чəй кайнатып, пешереп бир-
де, балын да бабай алдына куйды.
Чынаягын уч төбенə тотып, балны
чəй калагының очына гына элəктереп,
кайнар чəйне иркəлəп кенə өреп каба.
Эндəшми дə, тирə-ягына да каранмый.
Тирə-якта беркемне дə күрмəгəн ке-
бек.
Матур итеп сөйлəгəн кешене яра-
тып тыңлый белə иде Илсур. Уйлап
карасаң, халкыбыз тарихыннан бөтен
бер буынның тормышы күз алдыннан
уза бит.
– Көз, əбилəр чуагы алдыннан, кол-
хозда туңга сөрү тəмамлангач, бəрəңге,
чөгендерлəр алынып беткəч, колхоз
рəисе чакыртып алды, – дип сүзен
дəвам итте Габдерəшит карт. – “Бездəн
алтмыш чакрымдагы авылдан урман
дилəнкесе бирəлəр кисəргə. Анда усак,
юкə, каен күбрəк бит, бездəге нарат-
чыршы кебек түгел. Тагын алты ир-ат
бирермен, кар төшеп каты суыклар
башланганчы шул дилəнкəне эш итəргə
кирəк. Якында гына авыл бар, шунда
кунып яшəргə. Көннəр əйбəт торганда
озакка сузмый гына эш итəргə кирəк, ə
инде кар төшкəч, чанага төяпме, тарт-
тырыпмы алып кайтырбыз”, – диде.
Икенче көнне таң белəн, кичтəн үк
əзерлəп куйган балта-пычкыларны,
игəү, арканнарны алып юлга чыктык.
Атлар тук, юл коры. Төшкə кадəр ярты
юлдан артыгын уздык. Туктап, атларны
ашатып-эчереп, үзебез дə коры гына
булса да йомырка-икмəк капкалап
алып, юлыбызны дəвам иттек. Сəгать
дүртлəргə барып җиттек. Зур булма-
ган, утыз-кырык йортлык кына авыл.
Бригадир егетлəрне парлап урнаш-
тырды. Ə мине авыл читендəге яңа
булмаса да, койма белəн əйлəндереп
алынган, ихатасы чиста гына йортка
алып барды.
– Гəүһəр апа-у, кунаклар кабул
ит! – дип ихатадан ук кычкырды да,
тавышын əкренəйтə биреп, миңа: –
Сугышта ирен, ике малаен югалткан,
элекке укытучы апа, бик пөхтə. Аның
белəн бер ятим кыз да тора, рəнҗетеп
куйма! – дип искəртте.
Тагын тирəн сулап туктап калды
Габдерəшит карт. Матур зəңгəрсу күзе
түбəгə төбəлгəн, ə икенче күзенең чо-
кырына яшь тулган иде. Чын йөрəктəн
еласаң, сукыр күздəн дə яшь чыга,
диюлəре дөрестер. Бу мизгелдə нин-
дидер сүзлəр əйтеп юату, үгетлəүлəр
артык иде. Эндəшми торуың мең ар-
тык. Киресенчə, вакытсыз əйткəн сүзең
белəн карт кешене рəнҗетеп куюың
бар. Авыр сулап, бик озак уйланып
ятты карт. Аннан соң торып, тастымал
белəн битен сөртеп, коридорга чыгып,
йөреп керде.
– Ишектəн Гəүһəр апа чыкты, –
диде ул, караватына килеп утыргач.
– Ə аның артында коңгырт калын
чəчлəрен үреп, җəйге күлмəк өстеннəн
күзе шикелле зəңгəрсу бəйлəм кофта
кигəн кыз күренде. Танау өстендə, бит
урталарында сипкеллəр əйлəн-бəйлəн
уйный. Үзе елмая. 18-19 яшьлəр ча-
масында булыр. Гəүһəр апаның
исəнлəшкəнен, “түргə узыгыз” дип ча-
кырганын, бригадирның Гəүһəр апага
нəрсəдер əйткəнен дə ишетми, мин
шул кызыкайга карап катып калдым.
Бригадир кабыргама төрткəч кенə ай-
нып киткəндəй булдым. Үзем һаман
кызыкайдан күземне ала алмыйм. Ə
ул миңа карап тагын бер елмайды да,
йортка кереп китте. Шунда гына аңыма
килдем.
– Атларыңны тугарып ашарга сал да,
кулыңны ю, əнə комган. Гəүһəр апа кич-
ке чəйгə чакырды, – диде бригадир.
Ат тугарганда камыт бавын бутап
беттем, эшлиялəрен салдыра алмый
азапландым, хəтта көне буе өстенə
утырып йөргəн солы капчыгын да таба
алмыйм. Ярыйсы гына үткен егетмен,
югыйсə, югалдым да калдым, мине
əйтерсең лə, ниндидер бер сихри көч
уратып алды.
Йорт эче тактадан икегə: түр һəм
кече якка бүленгəн. Түр якка өстəл
əзерлəнгəн: урталай ярып пешергəн
бəрəңге, кыяр, суган, тозлы кəбестə.
Уртада самавыр. Гəүһəр апа, брига-
дир, күзлəремнең нурын алган теге
чибəр кызыкай инде табынга утырыш-
каннар.
– Əйдə, түрдəн уз, улым, кич
җиткəн бит инде, юлдан арып, ачыгып
килгəнсездер, алда нəрсə бар – авыз
итик, – дип каршы алды мине Гəүһəр
апа. Ашаганымны юньлəп хəтерлəмим,
Гəүһəр апаның сорауларына өзек-өзек
җавап биргəнемне генə белəм, ə үзем
кызыкайдан күземне ала алмыйм.
Шулкадəрле бер күрүдə гашыйк бу-
лырмын икəн, дивана! Кызыкай, əллə
оялып, əллə əдəп саклап, рəхмəт
əйтеп, кече якка чыгып китте.
– Ятим кызыкай ул, исеме – Сөмбел.
Сөргенгə җибəрелгəн əтисе артын-
нан əнисе белəн монда килгəннəр.
Авылыбызның икенче очында сəяси
тоткыннар өчен төрмə бар иде. Əтилəре
шунда вафат булган, Сөмбел белəн
əнисенə хəбəр итмəгəннəр. Барысы да
бергə килə, дилəр бит. Көтелмəгəн кай-
гы аяктан ектымы – əнисе үлеп китте.
Жəллəп кызыкайны үземə алдым, мин
бит барыбер берьялгызым. Иш булдык
бер-беребезгə. Төрмəне 1953нче ел-
дан соң яптылар, төзегрəк баракларда
хəзер кара төлке фермасы ачтылар.
Сөмбел дə шунда эшли, – дип аңлатты
Гəүһəр апа. – Ярый, əйдəгез, чəегез
суынып бара, үрелегез тəм-томга, –
дип сөйлəнə-сөйлəнə, безне кыстады
хуҗабикə.
Боларда чəйне чынаяк белəн
түгел, пыяла белəн эчəлəр икəн. Ул
башкортларның касəсенə охшаш. Уч
төбенə утыртасың да, баш һəм чəнчə
бармак белəн тотасың.
– Гəүһəр апа миңа урынны түр якка
җəяргə уйласа да, ай-ваена карамый,
кече якка җəйдерттем. Сылтау да та-
былды, төнлə чыгып атларымны ка-
рарга кирəк, дигəн булдым. Төн шулай
ярым йоклап, ярым саташып дигəндəй
үтте. Таң белəн бригадир безне эш
урыныбызга, урман дилəнкəсенə
алып китте. Алдан урманчы белəн
сөйлəшеп куйган булганнар. Вак-төяк
кəгазь-документ мəсьəлəлəрен, ур-
ман кисү кагыйдəлəрен караганнан-
сөйлəшкəннəн соң эш башладык.
Урман кисүнең дə үз җае бар бит ул:
башта төзелеш өчен ярарлык агачлар-
ны, аннан утынга дигəнен сайлыйсың.
Кайда өяргə, кайда тарттырып чыга-
рырга урын əзерлисең. Ə кискəндə иң
элек куакларны кисеп яндырырга кирəк,
аннан – утынлыкка, иң соңыннан гына
эшкə яраклыларына тотынасың. Шул
чагында агачны егарга, тарттырып чы-
гарырга да җиңел була.
Парларга бүленеп, эшкə керештек
– дүртебез агач ега, бер кеше бутап
тора, ə калган икесе ат белəн тартты-
рып өемнəргə өялəр. Дəррəү тотынып
куаклардан башладык, белəктəн юан-
ракларын, корыган агачларны утынга
аерсак, вак-төяген күбəлəп яндыра-
быз.
Бирелеп эшлəгəч, вакыт тиз үтə, эш
тə кызу бара, төшке ашка кабыклы
бəрəңгене юып, чилəк каплап учак-
та пешердек. Мич төбендə пешкəн
арыш икмəге, пары чыгып торган
бəрəңге, суган, кыяр, эчеп җибəрергə
сөт бар – ашханəң дə кирəкми! Эш
белəн сизелмəгəн икəн, ашап алып,
хəл җыярга, тəмəке тартырга утыру
белəн күз алдыма Сөмбел килеп ба-
сты. Шулай беренче эш көнен куаклар
белəн “сугышып” үткəреп, авылга кай-
тырга əзерлəнə башладык. Арбага
Гəүһəр апага ягарга дип коры утын
да салып алдык. Ул заманда йорт
җылыту, ашарга пешерү, су кайнарлау
кебек эшлəрнең барысына да утын
кирəк иде бит.
Гəүһəр апа мине елмаеп каршы
алды. Кыстый-кыстый кичке аш ашар-
га утыртты. Лəкин күңел тыныч түгел
– Сөмбел юк. Юксынулы-аптыраулы
карашымны Гəүһəр апа да сизде:
– Ашап утыр, энем, Габдерəшит,
ə Сөмбелне югалтма – аларның
бүген эшлəре күп. Фермадагы кара
төлкелəрне аеру вакыты җитте.
Аналарын, аталарын, яшь төлкелəрне
аерым-аерым бүлмəлəргə, оялар-
га аерырга кирəк. Яшерен-батырын
түгел бит инде, төлкене ни өчен
үрчеткəннəрен белəсең, тирегə
дигəннəрен аерым ашатырга кирəк,
шул чагында гына аларның тирелəре
күзнең явын алырлык матур булалар,
юкка гына “йомшак алтын” дип атама-
ганнар.
Аш өчен рəхмəт əйтеп, ихатага чык-
тым, арбадагы утыннарны бушатып,
турап-ярып куйдым да Сөмбелне кар-
шы алырга киттем. Авылның икен-
че очына барып җиткəндə биш-алты
хатын-кыз ферманың капкаларын ябып
чыгып килəлəр иде инде. Шулар ара-
сында Сөмбел дə бар. Басынкы тавыш
белəн əкрен генə исəнлек сораштым.
Хатыннар Сөмбелгə карап елмаешып-
көлешеп, кайтыр якка атладылар, ə ул
туктап калды. Шул көннəн башлап без
һəр кичне сөйлəшеп йөри башладык.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.